Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Беренче терелү» инде бара!

«Беренче терелү» инде бара!

«Беренче терелү» инде бара!

«Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр» (1 ТЕССАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 4:16).

1, 2. а) Үлеләр өчен нинди өмет бар? б) Ни өчен син терелтүнең булачагына ышанасың? (Искәрмәне кара.)

«ТЕРЕЛӘР үләчәкләрен беләләр». Бу сүзләр Адәм гөнаһ кылган вакыттан бирле хак булып кала. Шул вакыттан алып безнең көннәргә кадәр һәр кеше, иртәме соңмы үләсен белеп, мондый сораулар турында уйлана: «Үлемнән соң яшәү бармы? Үлгәч кеше белән нәрсә була?» Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5).

2 Үлгән кешеләр өчен өмет бармы? Әйе, бар. Өмет, Аллаһының кешелеккә карата беренче нияте үтәлсен өчен, булырга тиеш. Гасырлар дәвамында Аллаһының тугры хезмәтчеләре Йәһвәнең Орлык турындагы вәгъдәсенә иман иткәннәр. Бу Орлык Шайтанны һәм ул китергән зыянны юк итәргә тиеш булган (Яратылыш 3:15). Тугры кешеләрнең күбесе инде үлгән. Йәһвәнең бу һәм башка вәгъдәләренең үтәлешен күрер өчен, алар терелтелергә тиеш (Еврейләргә 11:13). Бу мөмкинме? Әйе. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дигән рәсүл Паул (Рәсүлләр 24:15). Бер тапкыр Паул Әүтух исемле яшь егетне терелткән. Бу егет өченче каттан егылып төшеп үлгән булган. Изге Язмаларда тугыз терелтү очрагы китерелә, Әүтухне терелтү — соңгысы * (Рәсүлләр 20:7—12).

3. Гайсәнең Яхъя 5:28, 29 да язылган сүзләре сиңа нинди юаныч бирә һәм ни өчен?

3 Изге Язмаларда әйтелгән тугыз терелтү очрагы Паул сүзләренә ышаныр өчен нигез бирә. Алар Гайсә Мәсих сүзләренең үтәлүенә ышанычыбызны ныгыта. «Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дигән Гайсә (Яхъя 5:28, 29). Нинди шатлыклы сүзләр! Миллионлаган кешеләрнең якыннары үлем йокысы белән йоклап киткән. Гайсә сүзләре аларга юаныч бирә!

4, 5. Изге Язмаларда терелтүнең нинди төрләре турында әйтелә, һәм бу мәкаләдә аларның кайсысы турында әйтеләчәк?

4 Терелтелгәннәрнең күбесе җирдә яшәячәк. Җир өстеннән Аллаһы Патшалыгы идарә итәчәк, һәм анда тынычлык булачак (Мәдхия 36:10, 11, 29; Ишагыйя 11:6—9; 35:5, 6; 65:21—23). Әмма моңа кадәр башка терелтүләр булырга тиеш. Беренчедән, Гайсә Мәсих, Аллаһыга үз корбанының бәясен тапшырыр өчен, терелтелергә тиеш булган. Ул үлгән һәм б. э. 33 елында терелтелгән булган.

5 Икенчедән, күк данындагы Раббы Гайсә Мәсихкә майланган мәсихчеләр, «Аллаһы Исраиленең» әгъзалары, кушылырга тиеш. Алар «мәңгегә Раббы белән бергә булачаклар» (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә; 1 Тессалуникәлеләргә 4:17). Бу вакыйга «беренче терелү» дип атала (Ачылыш 20:6). Бу терелтү тәмамлангач, миллионлаган башка кешеләр терелтеләчәк. Аларның җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлекләре булачак. Җирдәме яки күктәме без яшәргә өметләнәбез, шулай да безне «беренче терелү» кызыксындыра. Нинди һәм кайчан ул булачак?

«Аларның тәне нинди булыр?»

6, 7. а) Майланган мәсихчеләр күккә күтәрелә алсын өчен, нәрсә булырга тиеш? б) Терелтелгәндә, аларга нинди тән биреләчәк?

6 Паул Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә беренче хат язганда, беренче терелү турында сорау күтәрә: «Үлеләр ничек терелеп торачаклар? Һәм аларның тәне нинди булыр?» Шуннан соң ул үзе җавап бирә: «Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк... Әмма Аллаһы аңа ничек теләсә, шундый тән бирә... күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла» (1 Көринтлеләргә 15:35—40).

7 Паул сүзләреннән шуны күрәбез: рух белән майланган мәсихчеләр күк бүләген алганчы үләргә тиеш. Үлемнән соң аларның җирдә булган тәннәре туфракка кайта (Яратылыш 3:19). Аллаһы билгеләгән вакытта алар күктә яшәргә яраклы тәндә терелтелә (1 Яхъя 3:2). Аллаһы аларга шулай ук үлемсезлек бүләк итә. Үлемсезлек, ниндидер үлемсез җан итеп, туганда бирелми. «Фани булган — мәңгелек булганга, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш» дип яза Паул. Үлемсезлек — Аллаһы бүләге. Ул беренче терелүдә катнашучыларга бирелә (1 Көринтлеләргә 15:50, 53; Яратылыш 2:7; 2 Көринтлеләргә 5:1, 2, 8).

8. Аллаһы 144000 кешене төрле диннәрдән сайламый икәнен без кайдан беләбез?

8 Беренче терелүдә 144000 кеше генә катнаша. Йәһвә аларны тиздән Гайсә Мәсихне терелткәч, б. э. 33 елында, Илленче көн бәйрәмендә сайлый башлаган. Аларның барысының «маңгайларында Бәрәннең [Гайсәнең] исеме һәм Аның Атасының исеме язылган» (Ачылыш 14:1, 3). Димәк, алар күп төрле диннәрнең вәкилләреннән сайлап алынмый. Алар барысы мәсихчеләр, һәм алар барысы Ата — Йәһвә исемен горурланып йөртәләр. Терелтелгәч, алар күктә билгеле йөкләмә алалар. Шулай итеп алар Аллаһыга турыдан-туры хезмәт итә алалар. Бу аларга зур шатлык китерә.

Инде барамы?

9. Ничек Ачылыш 12:7 һәм 17:14 тәге сүзләр беренче терелүнең якынча вакытын билгеләргә булыша?

9 Беренче терелү инде хәзер бара, һәм моңа җитди дәлилләр бар. Ачылыш китабының ике бүлеген чагыштырып чыгыйк. Башта 12 нче бүлекне ачыйк. Анда патшалык итә башлаган Гайсә Мәсих үзенең изге фәрештәләре белән бергә Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы сугыш алып бара дип әйтелә (Ачылыш 12:7—9). Журналыбызда инде күп тапкыр әйтелгәнчә, бу сугыш 1914 елда башланган *. Әмма анда бу күктәге сугышта Мәсихнең майланган шәкертләренең берәрсе катнаша дип әйтелми. Хәзер Ачылыш китабының 17 нче бүлегенә игътибар итик. Анда «Бөек Бабыл» юк ителгәч, Бәрән халыкларны җиңәчәк дип әйтелгән. Шуннан соң: «Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар»,— дип әйтелә (Ачылыш 17:5, 14). Гайсә белән бергә Шайтан дөньясын тулысынча юк итәр өчен, «чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар» ул вакытка инде терелтелгән булырга тиеш. Шуңа күрә Һармагедун сугышына кадәр үлгән майланган мәсихчеләр 1914 ел белән Һармагедун арасында терелтеләләр дигән нәтиҗә ясау дөрес булмасмы?

10, 11. а) Кем ул 24 өлкән, һәм аларның берсе Яхъяга нәрсә ачыклый? б) Без моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз?

10 Беренче терелү башланган вакытны төгәлрәк билгеләп буламы? Ачылыш 7:9—​15 тә безнең өчен кызык сүзләр язылган. Бу өзектә рәсүл Яхъя «һичкем санап чыга алмас» «бихисап күп кеше» турында яза. Бу бихисап күп кеше кемнәр икәнлеген аңларга Яхъяга 24 аксакалның берсе ярдәм итә. Бу аксакаллар Мәсихнең күк данындагы 144 000 варисташларын символлаштыра * (Лүк 22:28—​30; Ачылыш 4:4). Яхъя үзе күк өметенә ия булган, ләкин аның белән аксакал сөйләшкәндә ул әле җирдә яшәгән. Шуңа күрә бу күренештә Яхъя әле күктәге бүләкләрен алмаган җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрне символлаштыра.

11 24 аксакалның берсе Яхъяга бихисап күп кеше турында әйтә. Моннан нинди нәтиҗә ясап була соң? 24 аксакал символлаштырган төркемнән терелтелгән мәсихчеләр, күрәсең, безнең көннәрдә Аллаһыдан килгән хакыйкатьләрне тапшыруда катнаша. Ни өчен бу мөһим? Чөнки бихисап күп кешенең кем икәнен дөрес аңлау Аллаһының җирдәге майланган мәсихчеләренә 1935 елда бирелгән булган. Бу мөһим хакыйкать 24 аксакалның берсе аша бирелгән икән, димәк, ул күктәге тормышка 1935 елга кадәр яки шул елны терелтелгән булган. Шулай итеп, беренче терелү 1914 һәм 1935 еллар арасында башланган булып чыга. Төгәлрәк елны санап чыгып буламы?

12. Ни өчен беренче терелү 1918 елда башланган дип әйтеп була? Аңлатыгыз.

12 Моны, бәлки, Изге Язмалардагы берәр вакыйга белән чагыштырып буладыр? Әйдәгез, андый бер вакыйганы карап чыгыйк. Гайсә Мәсих Аллаһы Патшалыгының булачак Патшасы булып б. э. 29 елында майланган булган. Өч ел ярым үткәч, б. э. 33 елының язында ул куәтле рухи шәхес булып терелтелгән булган. Гайсә патша булып 1914 елның көзеннән идарә итә башлаган. Алайса мондый фараз дөрес булмасмы: Гайсәнең тугры шәкертләренең терелүе бу елның көзеннән өч ел ярым үткәч, ягъни 1918 елның язында башланган? Мондый фараз кызык. Әмма аны Изге Язмалардан шигырьләр китереп дәлилләп булмый. Ләкин Изге Язмаларда беренче терелү Мәсих Патша булып идарә итә башлагач тиздән башланган икәнен күрсәтүче шигырьләр бар. Һәм бу фараз шул шигырьләргә каршы килми.

13. Ничек 1 Тессалуникәлеләргә 4:15—17 дәге сүзләрдән беренче терелү Мәсих Патша булып идарә итә башлагач башланган икәне күренә?

13 Паул болай дип язган: «Без, исәннәр — Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр — үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе төшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр — монда калганнар — һавада Раббыны каршы алу өчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз» (1 Тессалуникәлеләргә 4:15—​17). «Раббы килгәнче» дип тәрҗемә ителгән сүзләр грек телендә «Раббының биредә булуын», ягъни Гайсәнең Патша булып идарә итүе вакытын аңлата. Әмма шунсына игътибар итегез: Паул «Раббының биредә булуының» азагында дип язмый. Шуңа күрә Мәсих патша булып идарә итә башлаган вакытка кадәр үлгән майланган мәсихчеләр, ул вакытта әле исән булганнарга караганда, иртәрәк терелтелгән. Димәк, беренче терелү Гайсә идарә итә башлагач башланырга тиеш һәм «ул килгәндә» дәвам ителергә тиеш (1 Көринтлеләргә 15:23). Беренче терелү берникадәр вакыт дәвамында бара.

«Аларның һәрберсенә ак кием бирелгән»

14. а) Ачылыш китабының 6 нчы бүлегендә әйтелгән күренешләр кайчан үтәлгән? б) Ачылыш 6:9 да нәрсә сурәтләнеп бирелә?

14 Шулай ук Ачылыш китабының 6 нчы бүлегеннән дәлилләр карап чыгыйк. Анда Гайсәне җиңүче Патша итеп күрәбез (Ачылыш 6:2). Халыклар бөтен дөнья буенча барган сугышларда катнашалар (Ачылыш 6:4). Ачлык киң җәелгән (Ачылыш 6:5, 6). Кешелек үлемгә китерүче авырулардан газап чигә (Ачылыш 6:8). Алдан ук әйтелгән бу вакыйгалар 1914 елдан башланган дөнья хәленә туры килә. Әмма башка вакыйгалар да бара. Күренештә шулай ук корбан китерү урыны астында «Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлек биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннары» күрсәтелә (Ачылыш 6:9). «Тәннең җаны [яисә тормышы] канда», шуңа күрә корбан китерү урыны астында Гайсәгә тугры хезмәт иткән хезмәтчеләрнең каны. Аларны кыю һәм ашкынып шаһитлек биргәннәре өчен үтергәннәр (Левиләр 17:11).

15, 16. Ни өчен Ачылыш 6:10, 11 дәге сүзләр беренче терелүгә кагыла? Аңлатыгыз.

15 Тәкъва Һабилның каны кебек, бу җәзалап үтерелгән мәсихчеләрнең каны гаделлек сорап ыңгыраша (Яратылыш 4:10). «Алар көчле тавыш белән: „Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хөкемдар, җирдә яшәүчеләрне хөкем итмәссең һәм безнең каныбыз өчен үч алмассың?“ — дип кычкырдылар». Шуннан соң нәрсә була? «Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Һәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды» (Ачылыш 6:10, 11).

16 Бу ак киемнәр корбан китерү урыны астында булган канга бирелгәнме? Әлбәттә, юк! Кием каннары, образлы әйткәндә, корбан китерү урынына түгелгән кешеләргә бирелгән. Алар Гайсә исеме хакына үз тормышларын корбан итеп биргән, һәм хәзер алар рухи затлар булып терелтелгәннәр. Кайдан без моны беләбез? Ачылыш китабында алдарак без мондый сүзләр укыйбыз: «Җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын». Шунсын да искә төшерик: 24 аксакал да «ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән» иделәр (Ачылыш 3:5; 4:4). Шулай итеп, җирдә сугыш, ачлык, авырулар хөкем сөрә башлагач, корбан китерү урыны астындагы кан белән сурәтләнгән 144 000 нең әгъзалары күктә яшәр өчен терелтелеп, символик ак киемнәргә киендерелгән булганнар.

17. Ак кием алганнар нинди мәгънәдә «тынычланып торырга» тиеш?

17 Бу күптән түгел генә терелтелгәннәр «бераз тынычланып торырга» тиеш. Алар Аллаһының үч алу көнен түземлек белән көтәргә тиеш. Аларның кардәшләре, «хезмәттәшләре» — әлегә җирдә яшәгән майланган мәсихчеләр — сынауларда үз сафлыкларын күрсәтергә тиеш. Аллаһының хөкем көне килгәч аларның «тынычланып торуы» тәмамланачак (Ачылыш 7:3). Ул чакта терелтелгәннәр Раббы Гайсә Мәсих белән бергә бозыкларны, шул исәптән гаепсез мәсихчеләрнең канын түккән кешеләрне дә, юк итәчәкләр (2 Тессалуникәлеләргә 1:7—​10).

Безнең өчен бу нәрсә аңлата?

18, 19. а) Ни өчен сез беренче терелү инде хәзер бара дип әйтә аласыз? б) Беренче терелү турында уйланганда, сездә нинди хисләр туа?

18 Аллаһы Сүзендә беренче терелүнең төгәл көне әйтелми, әмма бу терелү Мәсих Патша булып идарә иткәндә берникадәр вакыт дәвамында барачак икәне ачыклана. Мәсих Патша булып идарә иткән вакытта беренче булып моңа кадәр үлгән тугры майланган мәсихчеләр терелтелә. Ә Гайсә идарә иткән вакытта җирдә яшәгән тугры майланган мәсихчеләр үлү белән терелтелә. Алар «күз ачып йомганчы» куәтле рухи затлар булып үзгәрәләр (1 Көринтлеләргә 15:52). Майланганнарның барысы да Һармагедунга кадәр күк бүләкләрен аламы? Без белмибез. Әмма без шунсын беләбез: Аллаһы билгеләгән вакытта 144 000 нең барысы да күктәге Сион тавында басып торачаклар.

19 Без шулай ук шуны да беләбез: 144 000 нең күпчелеге инде Мәсих белән бергә күктә. Җирдә аларның чагыштырмача әз саны гына калган. Бу Аллаһы хөкеменең үтәлү сәгате тиз якынлашып килә икәнен ачык итеп күрсәтә! Тиздән Шайтанның бөтендөнья системасы юк ителәчәк. Шайтан үзе упкынга ыргытылачак. Ул чакта җирдә яшәр өчен кешеләрне терелтү башланачак, һәм тугры кешеләр Мәсихнең йолым корбаны ярдәмендә камил булачаклар. Андый камиллекне Адәм югалткан иде. Йәһвәнең Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлеге гаҗәеп үтәлә бара. Андый вакытта яшәү безнең өчен зур хөрмәт!

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Мәсихнең 1914 елда Патша булып идарә итә башлаганына Изге Язмаларга нигезләнгән дәлил «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 215—218 нче битләрендә бирелә. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 10 абз. Ни өчен без 24 аксакал күк данындагы майланган мәсихчеләр дип әйтә алабыз? Бу сорауга җавап алыр өчен, «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапның 77 нче битен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез аңлата аласызмы?

Ничек Изге Язмалардан алынган бу шигырьләр «беренче терелү» вакытын билгеләргә булыша?

Ачылыш 12:7; 17:14

Ачылыш 7:13, 14

1 Көринтлеләргә 15:23; 1 Тессалуникәлеләргә 4:15—17

Ачылыш 6:2, 9—11

[Өйрәнү өчен сораулар]