Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвәнең бөек көне якын»

«Йәһвәнең бөек көне якын»

«Йәһвәнең бөек көне якын»

«Йәһвәнең бөек көне якын, якын һәм бик ашыга» (СОФОНИЯ 1:14, АМТ).

1, 2. а) Мәсихчеләр нинди махсус көнне көтә? б) Безгә үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк, һәм ни өчен?

ШАТЛЫКТАН балкып торган кыз түземсезлек белән үзенең туй көнен көтә. Авырлы хатын үз баласының дөньяга килү көнен дулкынланып көтә. Эшеннән арып беткән кеше үзенең ял көннәренең башлануын бик нык тели. Бу кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар барысы да тормышларын үзгәртәчәк көнне — махсус көнне көтәләр. Алар төрле нәрсә көтсә дә, барысы да дулкынлана һәм борчыла. Алар көткән көн һичшиксез киләчәк, һәм, ул килеп җиткәч, алар бу көнгә әзер булырга телиләр.

2 Безнең көннәрдә чын мәсихчеләр дә бер махсус көннең килүен түземсезлек белән көтә. Бу «Аллаһының [бөек] көне» (Ишагыйя 13:9; Йоил 2:1; 2 Петер 3:11). Нәрсә ул якынлашып килүче «Аллаһы көне», һәм ничек бу көн кешеләрнең тормышын үзгәртәчәк? Без бу көннең килүенә әзерме? Ничек без моны белә алабыз? Без бу сорауларга җавапны хәзер эзләргә тиеш, чөнки дөньяның бүгенге хәле «Йәһвәнең бөек көне якын, якын һәм бик ашыга» дигән сүзләрнең дөреслеген күрсәтә (Софония 1:14, АМТ).

«Йәһвәнең бөек көне»

3. Нәрсә ул «Йәһвәнең бөек көне»?

3 Нәрсә ул «Йәһвәнең бөек көне»? Изге Язмаларда «Йәһвәнең көне» дип әйтелгәндә, сүз махсус вакыт турында бара. Ул вакытта Йәһвә үз дошманнарына чыгарган хөкемнәрен үтәгән һәм үзенең бөек исемен данлаган. Яһүдия белән Иерусалимның тугрылыксыз халкы һәм Бабыл белән Мисырның аяусыз кешеләре өстендә Йәһвәнең хөкемнәре үтәлгәндә, алар өчен «Ходай көне» килгән (Ишагыйя 2:1, 10—12; 13:1—6; Иремия 46:7—10). Әмма иң бөек «Йәһвә көне» әле алда. Бу «көнне» Йәһвәнең хөкеме аның исемен хурлаган кешеләр өстеннән үтәләчәк. Бу «көн» «Бөек Бабылны», ялган диннең бөтендөнья империясен, җимерүдән башланачак һәм бу явыз дөнья төзелеше Һармагедун сугышында тулысынча юк ителгәндә тәмамланачак (Ачылыш 16:14, 16; 17:5, 15—17; 19:11—21).

4. Ни өчен кешеләрнең күпчелеге Йәһвәнең якынлашып килүче көненнән куркып торырга тиеш?

4 Кешелекнең күпчелеге, аңлыймы алар моны яки юкмы, бу тиз якынлашып килүче көннән куркып торырга тиеш. Ни өчен? Софония пәйгамбәр аша Аллаһы җавап бирә: «Бу көн — ачу көне, авыр кайгы һәм җәфалану көне, кыру һәм җимерү көне, караңгылык һәм дөм караңгылык көне, болыт һәм төн көне». Чыннан да куркыныч! Пәйгамбәрлектә шулай ук болай дип әйтелә: «Мин кешеләрне кысачакмын... чөнки алар Ходайга каршы гөнаһ эшләгәннәр» (Софония 1:15, 17).

5. Миллионлаган кеше Йәһвә көненә нинди уңай караш белән карый, һәм ни өчен?

5 Шулай да миллионлаган кеше Йәһвә көненең килүен түземсезлек белән көтә. Ни өчен? Чөнки бу вакыт тәкъва кешеләр өчен котылу һәм азатлык алып киләчәк, бу көнне Йәһвә югары күтәрелгән, ә аның данлыклы исеме изгеләндерелгән булачак (Йоил 3:16, 17; Софония 3:12—17). Кешеләргә бу көннән куркыргамы яки аны түземсезлек белән көтәргәме? Бу аларның хәзерге тормыш итүләренә бәйле. Бу якынлашып килүче көн синең өчен нәрсә аңлата? Син бу көнгә әзерме? Йәһвә көненең якын булуы синең көндәлек тормышыңа тәэсир итәме?

«Мыскыллаучы кешеләр чыгачак»

6. Күпчелек кеше «Йәһвә көненә» ничек карый, һәм ни өчен чын мәсихчеләр моңа гаҗәпләнми?

6 Хәзер тоткарланмыйча эш итү мөһим. Әмма җирдә яшәүче күп кешеләр якынлашып килүче «Йәһвә көне» турында уйламый. «Бу көн һичшиксез киләчәк»,— дип кисәтеп йөргән кешеләрдән алар көлә һәм аларны мыскыл итәләр. Әмма чын мәсихчеләр моңа гаҗәпләнми. Чөнки алар рәсүл Петер язган кисәтүне истә тоталар: «Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Алар: „Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соң Ул? Безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына талдылар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә“,— диячәкләр» (2 Петер 3:3, 4).

7. Безгә рухи яктан уяу булырга нәрсә булышачак?

7 Андый фикер йөртүне кире кагарга һәм шулай итеп рухи яктан уяу булырга безгә нәрсә булышачак? Рәсүл Петер безгә болай дип әйтә: «Белгәннәрегез хакында хәтерегезгә төшереп, мин сезне дөрес фикер йөртүгә дәртләндерәм. Элгәре вакытларда изге пәйгамбәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә төшерүегезне телим» (2 Петер 3:1, 2). Пәйгамбәрлек итеп бирелгән кисәтүләргә игътибарлы булу безгә «дөрес фикер йөртергә» булышачак. Без бу «искә төшерүләрне», бәлки, еш ишетәбездер, әмма аеруча бүген бу кисәтүләргә игътибарлы булу мөһим (Ишагыйя 34:1—4; Лүк 21:34—36).

8. Ни өчен күп кешеләр Изге Язмалардагы искә төшерүләрне санга сукмый?

8 Ни өчен күп кешеләр бу искә төшерүләрне санга сукмый? Петер үз хатын болай дип дәвам итә: «Алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. Борынгы дөнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән» (2 Петер 3:5, 6). Әйе, Йәһвә көненең килүен теләмәгән кешеләр бар. Алар үзләренең гадәткә кереп киткән тормышлары белән яшәвен дәвам итәргә тели. Алар үзләренең эгоистик тормышлары өчен Йәһвәгә хисап бирергә теләми! Алар, Петер әйткәнчә, «үзләренең нәфес теләкләре буенча» яши.

9. Нух һәм Лут көннәрендәге кешеләр кисәтүләргә нинди караш белән караган?

9 Йәһвә үткәндә инде кешелек тормышына кискен үзгәрешләр керткән булган. Ә бу мыскыл итүчеләр «юри», ягъни үзләренә ярарга теләп, моның турында уйларга теләми. Гайсә Мәсих һәм рәсүл Петер андый вакыйгаларның икесен — «Нух көннәрен» һәм «Лут көннәрен» искә ала (Лүк 17:26—30; 2 Петер 2:5—9). Кешеләр Нухның Туфан алдыннан биргән кисәтүенә игътибар итмәгән. Содом белән Гоморра шәһәрләре җимерелер алдыннан да «кияү егетләргә Лутның сүзләре шаярту булып тоелган» (Яратылыш 19:14).

10. Йәһвә кисәтүләргә игътибар итмәгән кешеләр турында нәрсә әйтә?

10 Безнең көннәрдә дә хәл үзгәрмәгән. Әмма карагыз, Йәһвә кисәтүләргә игътибар итмәгән кешеләр турында нәрсә дип әйтә: «Чүпрәләрендә утырып, үз йөрәкләрендә: „Ходай яхшылык та, явызлык та эшләми“,— дип әйткәннәргә җәза бирәм. Һәм аларның байлыклары табышка әйләнәчәк, һәм аларның йортлары буш калачак; алар йортлар төзерләр, ә анда яшәмәсләр, йөзем бакчаларын утыртырлар, ә шәрабын эчмәсләр» (Софония 1:12, 13). Әйе, кешеләр көндәлек эшләрен дәвам итәр, әмма авыр хезмәтләре аларга бернинди файда китермәячәк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә көне көтмәгәндә киләчәк, һәм, алар байлык җыйган булса да, бу байлык аларны коткара алмаячак (Софония 1:18).

«Көт аны»

11. Без нинди кисәтүне истә тотарга тиеш?

11 Бу явыз дөнья кешеләреннән аермалы буларак, без Аввакум пәйгамбәр язган кисәтүне истә тотарга тиеш: «Бу күренеш билгеләнгән вакытка кагыла һәм ахыр турында әйтә һәм алдамас; тоткарланса да, көт аны, чөнки һичшиксез үтәләчәк, соңга калмаячак» (Аввакум 2:3). Безгә, камил булмаган кешеләргә, бу көн тоткарлана кебек күренергә мөмкин, әмма без Йәһвә озакка сузмый икәнен истә тотарга тиеш. Аның көне үз вакытында, кешеләр көтмәгән сәгатьтә киләчәк (Марк 13:33; 2 Петер 3:9, 10).

12. Гайсә нәрсә турында әйткән, һәм аның тугры шәкертләре нәрсә белән аерылып тора?

12 Йәһвә көнен көтү мөһим икәненә Гайсә басым ясаган. Ул хәтта үзенең кайбер шәкертләре турында да алар ашыгычлык хисен югалтачак дип әйткән: «Ул хезмәтче начар булса һәм: „Хуҗам тиз генә кайтмас әле“,— дип уйлап, башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, ә үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр» (Маттай 24:48—51). Киресенчә, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме ашыгычлык хисен югалтмый. Ул уяу һәм әзер торган. Шуңа күрә Гайсә аны җирдәге «бар милке өстеннән» куйган (Маттай 24:42—47).

Ашыгыч эш итәргә әзерлек

13. Ничек Гайсә тоткарланмыйча эш итәргә кирәк икәненә басым ясаган?

13 Беренче гасыр мәсихчеләренә рухи яктан уяу булу бик мөһим булган. «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч», аларга аны шунда ук ташлап китәргә кирәк булган (Лүк 21:20, 21). Иерусалим б. э. 66 елында чолгап алынган, һәм Гайсә ул вакыттагы мәсихчеләргә ашыгыч эш итәргә кирәк икәненә басым ясаган: «Өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын, кырда булганнар исә өс киеме артыннан өенә кайтмасын» (Маттай 24:17, 18). Тарихтан шуны беләбез: римлылар Иерусалимны дүрт елдан соң гына яулап алганнар. Алайса ни өчен соң мәсихчеләргә Гайсә сүзләрен тоткарланмыйча 66 елда үтәргә кирәк булган?

14, 15. Ни өчен беренче гасыр мәсихчеләренә, Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, тоткарланмыйча эш итәргә кирәк булган?

14 Әйе, Рим гаскәрләре Иерусалимны б. э. 70 елына кадәр җимермәгән. Әмма бу 4 ел тыныч булган дип тә әйтеп булмый. Бу еллар җәбер-золым һәм кан кою белән тулы булган. Бер тарихчы Иерусалим турында язганда, ул елларны мондый сүзләр белән сурәтләп бирә: «Чиксез мәрхәмәтсезлек белән тулган коточкыч чор, канкойгыч җинаятьләр вакыты». Яшь ир-атларны ныгытмалар төзергә, сугыш коралы алып армия сафларында хезмәт итәргә мәҗбүр иткәннәр. Хәрби күнегүләр һәр көн үткәрелгән. Моңа каршы торган кешеләрне хыянәтчеләр дип санаганнар. Мәсихчеләр шәһәрдә озаграк калса, куркыныч хәлгә эләгерләр иде (Маттай 26:52; Марк 12:17).

15 Шунсына игътибар итик: Гайсә сүзләрен Иерусалимдагы кешеләр генә түгел, ә «Яһүдиядәге» кешеләр үтәргә тиеш булган. Бу бик мөһим булган, чөнки Рим гаскәрләре үз сугышчыларын Иерусалимнан алып киткәннән соң берничә ай үткәч, кабат сугыш башлаганнар. Алар б. э. 67 елында Гәлиләяне, ә бер елдан соң Яһүдияне яулап алганнар. Андагы хәл бик начар булган. Иерусалимнан качу тагы да авырайган. Шәһәр капкаларын саклаганнар, ә шәһәрдән качып китүче кешеләрне Рим ягына күчәргә җыенган кешеләр дип санаганнар.

16. Беренче гасыр мәсихчеләренә шомлы елларда исән калыр өчен, нинди караш кирәк булган?

16 Моның барысын исәпкә алып, без Гайсәнең ни өчен тоткарланмаска кушканын аңлыйбыз. Мәсихчеләр төрле корбаннарга әзер булырга һәм мал-мөлкәткә алданып үзләренең рухи уяулыгын югалтмаска тиеш булган. Моннан тыш аларга, Гайсә сүзләре буенча, «үзләренең бар нәрсәсен калдырырга» әзер булырга кирәк булган (Лүк 14:33). Тоткарланмыйча буйсынган һәм Үрдүн елгасының икенче ягына качкан кешеләр котылган булган.

Рухи яктан уяу торабыз

17. Ни өчен без рухи яктан уяу торырга тиеш?

17 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән без ахыр заманның азагында яшәгәнебезне күрәбез. Аеруча бу көннәрдә безгә рухи яктан уяу булырга кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Тынычлык вакытында солдат сугыш куркынычын һәм авырлыгын сизми. Әмма ул уяу торуның кирәклеген онытса һәм аны көтмәгәндә сугышка чакырсалар, ул моңа әзер булмаска һәм бу аның үлеменә китерергә мөмкин. Рухи сугыш турында да шуны ук әйтеп була. Әгәр без әкрен генә рухи яктан уяу булуыбызны югалта барсак, без мәсихчеләр юлындагы төрле авырлыкларга каршы торырга әзер булмаячакбыз, һәм Йәһвә көне без көтмәгәндә киләчәк (Лүк 21:36; 1 Тессалуникәлеләргә 5:4). «Ходайдан читкә киткән» кешегә хәзер кабат Аллаһыны эзләргә вакыт (Софония 1:3—6; 2 Тессалуникәлеләргә 1:8, 9).

18, 19. Нәрсә безгә «Аллаһының көненең... тизрәк килүе өчен тырышырга» булышачак?

18 Шуңа күрә рәсүл Петер безне «Аллаһының көненең... тизрәк килүе өчен тырышырга» өнди! Ничек без моны эшли алабыз? Мәсәлән, безнең «тормышыбыз изге һәм Аллаһыга багланган булырга» тиеш (2 Петер 3:11, 12). Бу безгә «Йәһвә көнен» өметләнеп көтәргә булышачак. «Тизрәк килүе өчен тырышу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тизләтү» дигән мәгънә йөртә. Әлбәттә, без Йәһвә көненең килүен берничек тә тизләтә алмыйбыз. Әмма бу көнне көткәндә Аллаһыга хезмәт итүебезне дәвам итсәк, вакыт тизрәк үтәчәк (1 Көринтлеләргә 15:58).

19 Аллаһы Сүзе һәм андагы искә төшерүләр турында уйлану безгә «Аллаһының көнен көтәргә» «һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышырга» көч бирәчәк (2 Петер 3:11, 12). Бу искә төшерүләр арасында бик күп пәйгамбәрлекләр дә бар. Аларда Йәһвә көненең килүе турында да һәм шулай ук Йәһвәне «көткән» кешеләргә мул фатихаларның биреләчәге турында да әйтелә (Софония 3:8).

20. Нинди киңәшкә без игътибарлы булырга тиеш?

20 Безнең һәрберебезгә Софония пәйгамбәр аша бирелгән киңәшкә игътибарлы булырга кирәк. Ул болай дигән: «Сезнең өскә Ходайның ялкынлы ачуы килгәнче, сезнең өчен Ходайның ярсу көне җиткәнче, аның кануннарын үтәүче җирнең барлык юашлары, Ходайны эзләгез; гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз» (Софония 2:2, 3).

21. Аллаһы халкы 2007 елда нәрсәгә тәвәккәл булачак?

21 Шуңа күрә 2007 ел шигыре итеп мондый сүзләр сайланган: «Йәһвәнең бөек көне якын». Аллаһы халкы бер дә шикләнми: бу көн «якын һәм бик ашыга» (Софония 1:14, АМТ). Бу көн «соңга калмаячак» (Аввакум 2:3). Ә бу көнне көтеп һәм бу пәйгамбәрлекнең ахыргы үтәлеше якын икәнен аңлап, әйдәгез, нинди көннәрдә яшәгәнебезне һәрвакыт истә тотыйк!

Җавап бирә аласызмы?

• Нәрсә ул «Йәһвәнең бөек көне»?

• Ни өчен күп кешеләр нинди вакытта яшәгәннәре турында уйланмый?

• Ни өчен беренче гасыр мәсихчеләренә рухи яктан уяу булырга кирәк булган?

• Нәрсә безгә рухи яктан уяу булып калырга ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге өстәмә сүзләр]

2007 елның шигыре: «Йәһвәнең бөек көне якын» (Софония 1:14, АМТ).

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә үз хөкемнәрен мыскыллаучы кешеләр көтмәгәндә үти башлаячак. Бу нәкъ Нух көннәрендә кебек булачак

[10 биттәге иллюстрация]

«Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч», мәсихчеләр тоткарланмыйча эш итәргә тиеш булган