Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»

Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»

Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»

«Көне-төне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнар [өчен] Аллаһы [«гаделлек урнаштырмасмыни», ЯД]» (ЛҮК 18:7).

1. Кемнең мисалы сиңа көч биреп тора һәм ни өчен?

БӨТЕН дөньяда яшәүче Йәһвә Шаһитләре инде күп еллар Йәһвәгә тугры булган кардәшләр белән бергә хезмәт итәргә шат. Син үзең андый мәсихчеләрнең берәрсе белән танышмы? Син, бәлки, олы яшьтәге апа-кардәшне искә төшергәнсеңдер. Ул күп еллар элек суга чумдырылу үткән һәм җыелыш очрашуларын бик сирәк калдыра. Ә бәлки, син дистә еллар җыелыш белән һәр атна тугры хезмәттәшлек иткән олы яшьтәге абый-кардәшне искә төшерерсең. Бу тугры хезмәтчеләрнең күбесе безнең көннәрдә инде яңа дөнья булачак дип уйлаган. Әмма гаделсез дөньяның әле дә яшәп килүе аларның Йәһвә вәгъдәләренә ышанычын һәм «ахырга тикле чыдарга» тәвәккәллеген какшатмаган (Маттай 24:13). Йәһвәгә тугры хезмәт иткән бу кардәшләрнең нык иманы бөтен җыелышка көч биреп тора (Мәдхия 146:11).

2. Нәрсә безне күңелсезләндерә?

2 Әмма кайбер Шаһитләр күп еллар Аллаһыга хезмәт итсә дә, вакыт узу белән аларның Йәһвәгә иманы көчсезләнгән, һәм алар мәсихчеләр җыелышын калдырган. Әлбәттә, Йәһвәгә безнең белән бергә хезмәт иткән кардәшләр Аллаһыны калдырса, бу безне күңелсезләндерә, һәм без чын күңелдән һәрбер югалган сарыкка көтүгә кайтырга ярдәм итәргә телибез (Мәдхия 118:176; Римлыларга 15:1). Әйе, кемдер тугры кала, ә кемдер иманын югалта. Моңа бәйле кайбер сораулар туа. Кайберәүләр Йәһвә вәгъдәләренә иманнарын югалткан вакытта күп Шаһитләргә андый иманны саклап калырга нәрсә булыша? «Ходайның бөек көне якын» икәненә нык ышанычыбызны югалтмас өчен, без нәрсә эшли алабыз? (Софония 1:14). Әйдәгез, Лүк бәян иткән Яхшы Хәбәрдәге бер ачык мисалны карап чыгыйк.

«Адәм Улы килгән» вакытта яшәүчеләр өчен кисәтү

3. Тол хатын белән хаким турындагы ачык мисал аеруча кем өчен файдалы һәм ни өчен?

3 Лүк китабының 18 нче бүлегендә Гайсә сөйләгән тол хатын белән хаким турындагы ачык мисал язылган. Ул үткән мәкаләдәге үз дигәнендә нык торучан кеше турындагы мисалга охшаш (Лүк 11:5—13). Әмма тол хатын белән хаким турындагы өзекнең контекстын карап чыгу шуны күрсәтә: бу мисал аеруча «Адәм Улы» патша булып килгән вакытта яшәүче кешеләргә кагыла. Бу вакыт 1914 елда башланган * (Лүк 18:8).

4. Лүк китабының 18 нче бүлегендәге мисалны сөйләр алдыннан Гайсә нәрсә турында әйткән?

4 Бу мисалны сөйләр алдыннан Гайсә үзенең патша булып идарә итүен күрсәтүче дәлил ачык күренеп торачак дип әйтә. Ул аны «күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы ялтырап киткән» яшен белән чагыштыра (Лүк 17:24; 21:10, 29—​33). Шулай да ахыр заманда яшәгән күпчелек кеше бу ачык дәлилгә игътибар итмәячәк (Данил 12:4). Ни өчен? Чөнки алар Нух һәм Лут көннәрендәге кешеләргә охшаш. Ул кешеләр Йәһвә кисәтүләрен санга сукмаган. Алар юк ителгәнче ашап эчкәннәр, сатканнар, сатып алганнар, утыртканнар һәм төзегәннәр (Лүк 17:26—29). Алар үз көндәлек мәшәкатьләренә шулкадәр чумган булганнар, хәтта Аллаһы ихтыярына игътибар да итмәгәннәр, һәм нәтиҗәдә, алар үз гомерләрен югалткан (Маттай 24:39). Бүгенге кешеләр дә тулаем алганда үзләренең көндәлек мәшәкатьләренә чумган һәм бу бозык дөнья ахырының якынлашып килүен күрсәтүче дәлилне күрмиләр (Лүк 17:30).

5. а) Гайсә кемне кисәткән һәм ни өчен? б) Ни өчен кайберәүләр иманнарын югалткан?

5 Гайсә, күрәсең, аның кайбер шәкерте Шайтан дөньясының басымы аркасында үз калдырганын «алыр өчен» кире кайтыр дип борчылган (Лүк 17:22, 31). Кайбер шәкертләр шулай эшләгән дә. Алар Йәһвә бу явыз дөньяны юк итәчәк көнне еллар буе көткән. Әмма Һармагедун алар көткән көнне килмәгәнгә, аларның өметләре өзелгән. Аларның Йәһвәнең хөкем көне якын икәненә ышанычы кимегән. Алар хезмәтләрен сүлпән башкара башлаган һәм әкрен генә көндәлек мәшәкатьләренә чума барганнар. Нәтиҗәдә, аларның рухи эшләргә вакытлары әз калган (Лүк 8:11, 13, 14). Кызганыч, әмма ахыр чиктә алар калдырганнарына кире кайтканнар!

«Һәрвакыт... дога кылырга» кирәк

6—8. а) Тол хатын белән хаким турындагы мисалны сөйләп бирегез. б) Гайсә нинди нәтиҗә ясаган?

6 Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешенә ышанычыбыз кимемәсен өчен, нәрсә эшләргә? (Еврейләргә 3:14). Гайсә үз шәкертләрен Шайтанның явыз дөньясының эшләренә кире кайтмагыз дип кисәткәч, бу сорауга кагылып киткән.

7 «Гайсә Үз шәкертләренә, һәрвакыт күңелне төшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү өчен, гыйбрәтле хикәя сөйләде»,— дип язган Лүк. Гайсә болай дип сөйләгән: «Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган. Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм ул, хаким янына йөреп: „Мине дошманымнан [«гаделлек буенча», ЯД] яклачы“,— дип әйтә торган булган. Әмма хаким озак вакыт тол хатынның дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: „Мин Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә, бу тол хатын миңа тынгылык бирмәгәнгә күрә, аның дәгъвасын [«гаделлек буенча», ЯД] хәл итим, мине башка ялыктырып йөрмәсен“».

8 Бу очракны сөйләгәннән соң, Гайсә мондый нәтиҗә ясый: «Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме? Көне-төне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнар [өчен] Аллаһы [«аларга зур сабырлык күрсәтсә дә, гаделлек урнаштырмасмыни», ЯД]?.. Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар [«гаделлек урнаштырыр», ЯД]. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?» (Лүк 18:​1—​8).

«Мине дошманымнан гаделлек буенча яклачы»

9. Тол хатын белән хаким турындагы ачык мисалның төп темасы нинди?

9 Бу мисалның төп темасы ачык күренеп тора. Бу тема тол хатын белән хакимнең дә һәм Гайсә сүзләрендә дә яңгырый. Тол хатын: «Мине дошманымнан гаделлек буенча яклачы»,— дип үтенгән. Хаким: «Аның дәгъвасын гаделлек буенча хәл итим»,— дигән. Ә Гайсә: «Аллаһы гаделлек урнаштырмасмыни?» — дип сораган. Йәһвә турында ул болай дигән: «Ул тоткарланмас, гаделлек урнаштырыр» (Лүк 18:3, 5, 7, 8, ЯД). Кайчан соң Аллаһы «гаделлек урнаштырыр»?

10. а) Беренче гасырда гаделлек кайчан урнаштырылган булган? б) Безнең көннәрдә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре өчен гаделлек кайчан һәм ничек урнаштырылган булачак?

10 Беренче гасырда гаделлек б. э. 70 елында «урнаштырылган» булган. Ул елны Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерелгән булган. Гайсә бу вакытны «үч алу көннәре» дип атаган (Лүк 21:22). Безнең көннәрдәге Аллаһы халкы өчен гаделлек «Ходайның бөек көнендә» урнаштырылган булачак (Софония 1:14; Маттай 24:21). Ул көннәрдә Йәһвә үз халкының «газап чигүендә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирәчәк»: Гайсә Мәсих «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—​8; Римлыларга 12:19).

11. Ничек Йәһвә гаделлек урнаштырырга ашыгачак?

11 Йәһвә гаделлек урнаштырырга «тоткарланмас» дигән Гайсә. Аның бу сүзләре нәрсә аңлата? Йәһвә «зур сабырлык күрсәтсә» дә, ул гаделлекне үз вакытында тиз урнаштырачак дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Лүк 18:7, 8; 2 Петер 3:9, 10). Нух көннәрендә, Туфан килгәч, бозык кешеләр тиз юк ителгән булган. Нәкъ шулай ук Лут көннәрендә, күктән утлы яңгыр яугач, бозыклар үлгәннәр. «Адәм Улы күренгән көнне дә шулай булачак»,— дигән Гайсә (Лүк 17:27—30). Һәм кабат бозык кешеләргә «кинәт һәлакәт килер» (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3). Йәһвә гаделлек буенча эш итеп, Шайтан дөньясын үз вакытында юк итәчәк. Моңа бер дә шикләнмик!

Ул «гаделлек урнаштырачак»

12, 13. а) Тол хатын һәм хаким турындагы ачык мисалдан нинди сабак алабыз? б) Ни өчен без Йәһвәнең догаларыбызны ишетәчәгенә һәм гаделлек урнаштырачагына ышанабыз?

12 Гайсәнең тол хатын белән хаким турындагы ачык мисалыннан башка мөһим хакыйкатьләргә дә өйрәнәбез. Бу мисалны кулланып, Гайсә болай дигән: «Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме?.. Үзе сайлаганнары өчен Аллаһы гаделлек урнаштырмасмыни?» Әлбәттә, Гайсә Йәһвәне хаким белән чагыштырмаган, һәм аның Аллаһы үзен иман иткән кешеләр белән бу хаким кебек тота дип әйтәсе килмәгән. Гайсә, Аллаһы белән хаким арасындагы аермаларны күрсәтеп, үз шәкертләренә сабак биргән. Нинди аермалар?

13 Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы хаким «гадел булмаган», ә «Алла — гадел хөкем итүче» (Мәдхия 7:12; 32:5). Хаким тол хатынга карата ваемсыз булган, ә Йәһвә һәрбер кеше белән кызыксына (2 Паралипоменон 6:29, 30). Хаким тол хатынга булышырга теләмәгән, ә Йәһвә Үзенә хезмәт итүчеләргә ярдәм итәргә тели һәм омтыла (Ишагыйя 30:18, 19). Безнең өчен нинди сабак? Әгәр гадел булмаган хаким тол хатынның үтенечен тыңлап гаделлек урнаштырган икән, Йәһвә үз халкының догаларын бигрәк тә ишетәчәк һәм алар өчен гаделлекне һичшиксез урнаштырачак! (Гыйбрәтле сүзләр 15:29).

14. Ни өчен безгә Аллаһының якынлашып килүче хөкем көненә иманыбызны югалтмаска кирәк?

14 Димәк, Аллаһының хөкем көненең киләчәгенә ышанмый башлаган кешеләр зур хата эшли. Ни өчен? «Ходайның бөек көненең» якынлыгын шик астына алып, алар шуны күрсәтә: алар Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанмый. Әмма беркемнең дә Аллаһы тугрылыгын шик астына алырга хакы юк (Әюб 9:12). Шунсы мөһим: «Без үзебез тугры калырбызмы?» Һәм Гайсә тол хатын белән хаким турындагы мисалның азагында нәкъ шул фикерне әйткән.

Ул андый «иман табар микән»?

15. а) Гайсә нинди сорау биргән һәм ни өчен? б) Безгә үзебезгә нинди сорау бирергә кирәк?

15 Гайсә кызык сорау биргән: «Адәм Улы килгәч, җирдә [«андый», ЯД, искәрмә] иман табар микән?» (Лүк 18:8). «Андый иман» дигән сүзләр шуны күрсәтә: Гайсә гомуми иман турында түгел, ә тол хатынның нык иманы кебек иман турында әйтә. Гайсә үз соравына җавап бирмәгән. Ул бу сорауны шәкертләр үз иманнары турында уйлансыннар өчен биргән. Аларның иманнары әкрен генә кимемәгәнме? Ул чакта аларга алар кайчандыр калдырган нәрсәләргә кайту куркынычы янар иде. Яки аларның иманы тол хатынның иманы кебек булганмы? Безгә дә үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «„Адәм Улы“ минем йөрәктә нинди иман таба?»

16. Нинди булган тол хатынның иманы?

16 Йәһвә кешеләр өчен гаделлек урнаштырачак. Безгә алар арасында булыр өчен, тол хатын кебек эш итәргә кирәк. Нинди булган аның иманы? Аның иманы аның үз дигәнендә нык торуыннан күренгән, ул хаким янына кат-кат килеп: «Мине дошманымнан гаделлек буенча яклачы»,— дигән. Бу тол хатын гадел булмаган кешедән кат-кат гаделлек таләп иткән. Нәкъ шулай ук бүген дә Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвәнең гаделлек урнаштырачагына ышана. Алар моңа күбрәк вакыт көтәргә туры килсә дә ышаналар. Алар Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанычны «көне-төне» дога кылып күрсәтәләр (Лүк 18:7). Чыннан да мәсихче гаделлек турында дога кылмый башласа, бу шуны күрсәтер иде: ул Йәһвәнең үз хезмәтчеләре хакына эш итәчәгенә ышанычын оныткан.

17. Армый-талмый дога кылыр өчен һәм Аллаһының хөкем көне киләчәгенә ышануыбызны дәвам итәр өчен нинди сәбәпләр бар?

17 Тол хатын белән үзебезне чагыштырсак, догада үз дигәнебездә нык торыр өчен башка сәбәпләр дә бар икәнен күрербез. Тол хатын белән безнең арадагы аермага игътибар итик. Тол хатынны беркем мәҗбүр итмәсә дә, ул хаким янына килүен дәвам иткән, әмма Аллаһы Сүзендә безнең өчен «армый-талмый дога кылыгыз» дип әйтелгән (Римлыларга 12:12). Тол хатын үз үтенечләренең канәгатьләндерелүенә ышанып бетмәгән, әмма Йәһвә гаделлек урнаштырылган булачак дип безне ышандыра. Үзенең пәйгамбәре аша ул болай дип әйткән: «Тоткарланса да, көт аны, чөнки һичшиксез үтәләчәк, соңга калмаячак» (Аввакум 2:3; Мәдхия 96:10). Тол хатынның ярдәмчесе булмаган. Ә безнең көчле ярдәмчебез — Гайсә бар, ул «Аллаһының уң ягында тора һәм безнең өчен Аллаһыга ялварып» тора (Римлыларга 8:34; Еврейләргә 7:25). Тол хатын үзенең авыр хәленә карамастан, хаким янына килүен дәвам иткән һәм гаделлек урнаштырылачак дип өметләнгән. Шуңа күрә без Аллаһының хөкем көне һичшиксез киләчәгенә бигрәк тә ышанырга тиеш!

18. Ничек дога иманыбызны ныгытачак һәм гаделлекнең урнаштырылганын күрергә булышачак?

18 Тол хатын белән мисал шуны күрсәтә: дога белән иман арасында якын бәйләнеш бар, һәм безнең үз дигәнебездә нык торып әйтелгән догаларыбыз иманыбызны көчсезләндерә алган басымга каршы торырга булыша ала. Әлбәттә, күз буяу өчен генә әйтелгән догалар иманны сакларга булышмаячак (Маттай 6:7, 8). Дога кылырга теләк йөрәктән чыкканда һәм без Аллаһыга тулысынча бәйле булуыбызны аңлаганда, дога безне Аллаһыга якынлаштыра һәм иманыбызны ныгыта. Ә иман котылыр өчен кирәк, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен «һәрвакыт күңелне төшермичә дога кылырга» чакырган! (Лүк 18:1; 2 Тессалуникәлеләргә 3:13). «Ходайның бөек көненең» килүе безнең догаларга бәйле түгел, бу көн һәрхәлдә булачак. Гаделлек безнең өчен урнаштырылган булачакмы, һәм без Аллаһы сугышында исән калачакбызмы? Бу безнең иманыбызга һәм дога кылып тәкъва тормыш алып баруыбызга бәйле.

19. Аллаһының «гаделлекне урнаштырачагына» нык ышанычыбызны без ничек күрсәтәбез?

19 Ачык мисалның азагында Гайсә: «Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?» — дип сораган. Бу кызык сорауга нинди җавап бирелә? Бүген Йәһвәнең миллионлаган тугры хезмәтчеләре бөтен дөнья буенча үз догалары, түземлекләре һәм ныклыклары белән андый иманнары бар икәнен күрсәтә. Без моңа шатланабыз! Шуңа күрә Гайсә соравына: «Андый иман бар»,— дип җавап бирә алабыз. Әйе, безгә дә Шайтан дөньясының гаделсезлеге белән очрашырга туры килә, әмма без бер дә шикләнмибез: «Үзе сайлаганнар өчен Аллаһы гаделлек урнаштырачак».

[Искәрмә]

^ 3 абз. Бу мисалның мәгънәсен яхшырак аңлар өчен, Лүк 17:22—33 не укып чыгыгыз. Игътибар итегез: ничек Лүк 17:22, 24, 30 да «Адәм Улы» турында искә алу Лүк 18:8 дәге сорауны аңларга булыша.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен кайбер мәсихчеләр иманнарын югалткан?

• Ни өчен без Йәһвәнең хөкем көненең киләчәгенә шикләнмибез?

• Армый-талмый дога кылыр өчен нинди сәбәпләр бар?

• Ничек үз дигәнеңдә нык торып дога кылу иманны югалтмаска булышачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә гаделлек урнаштырачак, моңа миллионлаган кеше нык ышана