Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирә

Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирә

Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирә

«Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (ЛҮК 11:13).

1. Безгә аеруча нинди очракларда изге рухның ярдәме кирәк?

«МИН бу авырлыкны үзем генә җиңеп чыга алмам. Изге рух ярдәме белән генә мин моны эшли алырмын!» Күп мәсихчеләрнең мондый эчкерсез сүзләрне әйткәне бар. Ә синең берәр кайчан әйткәнең бармы? Бәлки, син үзеңнең авыр чир белән авырганыңны белгәч яки бергә озак яшәгән тормыш иптәшең үлгәч, алай дип әйткәнсеңдер. Яки тормышыңдагы шатлык бер көн боекканлык белән алмашынгач әйткәнсеңдер. Мөгаен, син андый авыр вакытларда Йәһвәнең изге рухы сиңа «гаять зур кодрәт» биргәнгә генә яши алганыңны сизгәнсеңдер (2 Көринтлеләргә 4:7—9; Мәдхия 39:2, 3).

2. а) Чын мәсихчеләр нинди авырлыклар белән очраша? б) Бу мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Чын мәсихчеләргә бүгенге бозык дөньяда һаман көчәеп барган басым һәм каршы килүләр белән очрашырга туры килә (1 Яхъя 5:19). Өстәвенә Мәсих шәкертләренә Шайтан Иблис үзе һөҗүм итә. Ул көчле ярсу белән «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче» кешеләргә каршы сугыша (Ачылыш 12:12, 17). Шуңа күрә безгә аеруча бүген Аллаһының изге рухы ярдәме кирәк. Аллаһының изге рухын моннан ары да мул итеп алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә? Йәһвә безгә авыр вакытларда кирәкле көчне бирергә бик тели. Ни өчен без моңа ышана алабыз? Бу сорауларга җавапны без Гайсә сөйләгән ике ачык мисалдан табарбыз.

Өзлексез дога кыл

3, 4. Гайсә нинди мисал сөйләгән, һәм ничек ул аны дога кылуга кулланган?

3 Бер тапкыр Гайсәнең бер шәкерте: «Раббым!.. Безне дога кылырга өйрәтче»,— дип үтенгән (Лүк 11:1). Җавап итеп Гайсә бер-берсе белән бәйле ике ачык мисал сөйләгән: беренчесе кунак кабул иткән кеше турында, икенчесе үз улының үтенечен тыңлаган ата турында. Әйдәгез, бу ике мисалны карап чыгыйк.

4 Гайсә болай дигән: «Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып, аңа: „Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы, чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, ә минем аның алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк“,— дип әйтер. Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм“,— дияр. Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенең үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, аңа нәрсә кирәк булса, шуларның барысын да бирер». Шуннан соң Гайсә бу мисалны дога кылуга кулланган: «Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба, һәм шакучыга ачарлар» (Лүк 11:5—10).

5. Үз дигәнендә нык торучан кеше турындагы ачык мисалдан без дога кылу турында нинди сабак алабыз?

5 Ачык мисалдагы кеше үз дигәнендә нык тора, һәм бу безгә дога кылганда без нинди булырга тиеш икәнен күрсәтә. Игътибар итегез: Гайсә бу кеше кирәклесен «үз дигәнендә нык торганга» алган дип әйтә (Лүк 11:8). «Үз дигәнендә нык тору» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Изге Язмаларда бер тапкыр гына очрый, һәм ул «оятсызлык» дигән мәгънә йөртә. Әлбәттә, оятсызлык — бу начар сыйфат. Әмма кеше берәр мөһим сәбәп аркасында оялмыйча үз дигәнендә торса, бу сыйфат мактаулы да булырга мөмкин. Гайсә мисалындагы кеше нәкъ шулай эшли дә. Ул үзенә кирәклесен үз дигәнендә нык торып сораганда оялмый. Гайсә бу хуҗаны безгә үрнәк итеп куя, шуңа күрә без үз дигәнебездә нык торып дога кылырга тиеш. Без өзлексез «сорарга... эзләргә... шакырга» тиеш, моны Йәһвә тели. Моңа җавап итеп ул «Үзеннән сораучыларга Изге Рухны» бирәчәк.

6. Гайсә яшәгән көннәрдә кунакчыллык күрсәтүгә нинди караш булган?

6 Гайсә безгә үз дигәнебездә нык торып дога кылуның кирәклеген дә һәм ни өчен без алай эшләргә тиеш икәнен дә күрсәткән. Моны ачыграк аңлар өчен, безгә Гайсәне тыңлаган кешеләрнең кунакчыллыкка карашын белергә кирәк. Борынгы заманда кешеләр, аеруча Аллаһы хезмәтчеләре, кунакчыл булуга бик җитди караганнар. Моны без Изге Язмаларның күп өзекләреннән күрәбез (Яратылыш 18:2—5; Еврейләргә 13:2). Кеше кунакчыллык күрсәтмәсә, бу аңа хурлык китергән (Лүк 7:36—38, 44—​46). Моны исәпкә алып, тагын бер тапкыр Гайсә сөйләгән ачык мисалны карап чыгыйк.

7. Ни өчен Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы кеше үз дустын уятырга оялмый?

7 Ачык мисалдагы кешегә кунак төн уртасында килә. Хуҗа кунакны сыйларга тиеш икәнен аңлый, әмма кунак «алдына табынга куярга бернәрсәсе» юк. Бик кыен хәл! Аңа ничек булса да ипи табарга кирәк. Ул дусты янына бара һәм аны уятырга оялмый. «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы»,— дип кычкыра ул. Ул кирәкле әйберне, аны алганчы, үз дигәнендә нык торып сорый. Хәзер генә ул кунакка тиешле кунакчыллык күрсәтә ала.

Кирәклегенә карап үтенеч

8. Безне Аллаһыдан изге рухны өзлексез сорарга нәрсә дәртләндерәчәк?

8 Ни өчен үз дигәнеңдә нык торып дога кылу мөһим? Без моны бу ачык мисалдан күрәбезме? Кеше кунакчыллык күрсәтер өчен, һичшиксез ипи кирәк икәнен аңлаган, шуңа күрә соравын дәвам иткән (Ишагыйя 58:5—7). Ипи булмаса, ул яхшы хуҗа була алмас иде. Безгә дә Аллаһыга чын мәсихчеләр булып хезмәт итәр өчен аның рухы кирәк, шуңа күрә без Йәһвәгә ул үзенең рухын бирсен дип дога кылуыбызны дәвам итәбез (Зәкәрия 4:6). Изге рухсыз без уңышлы булмаячакбыз (Маттай 26:41). Ачык мисал нинди мөһим сабак бирә икәнен күрәсеңме? Без Аллаһының рухына мохтаҗ булуыбызны аңласак, аны өзлексез сораячакбыз.

9, 10. а) Ни өчен Аллаһыдан изге рух сораганда үз дигәнеңдә нык торырга кирәк? Мисал китерегез. б) Үз-үзебезгә нинди сорау бирергә кирәк һәм ни өчен?

9 Әйтик, өегездә төн уртасында берәрсе авырып киткән. Син табибка шалтыратып, аны уятырсыңмы? Кеше хәле иртәнгә хәтле түзәрлек булса, уятмассың. Әмма аның йөрәк өянәге кузгалса, син табибны уятырга оялып тормассың. Ни өчен? Чөнки кеше хәле авыр, һәм син табиб ярдәме кирәк икәнен аңлыйсың. Аны чакырмасаң, кеше үләргә мөмкин. Мәсихчеләр турында да алар авыр хәлдә дип әйтеп була. Чыннан да, Шайтан «үкерүче арыслан кебек» безне йотарга дип йөри (1 Петер 5:8). Рухи яктан үлмәс өчен, безгә Аллаһы рухының ярдәме кирәк. Аллаһыдан ярдәм сорамасак, бу һәлакәткә китерергә мөмкин. Шуңа күрә без Аллаһыдан өзлексез изге рух сорыйбыз (Эфеслеләргә 3:14—16). Шул чакта гына бездә «ахырга кадәр чыдарга» көч булачак (Маттай 10:22; 24:13).

10 Шуңа күрә вакыт-вакыт үз-үзеңнән: «Мин үз дигәнемдә нык торып дога кыламмы?» — дип сорарга кирәк. Аллаһы ярдәменә мохтаҗ булуыбызны аңласак, догаларыбызда изге рухны тагы да тырышыбрак сораячакбыз.

Безне ышаныч белән дога кылырга нәрсә дәртләндерә?

11. Ничек Гайсә ата белән угыл турындагы мисалны дога кылуга кулланган?

11 Үз дигәнендә нык торучан кеше турындагы мисалда дога кылучы кешенең сыйфатларына игътибар бирелә. Гайсә сөйләгән икенче мисалда исә дога тыңлаучы Йәһвә Аллаһының сыйфатлары турында әйтелә. Гайсә: «Сезнең арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? Яки күкәй сораса, чаян бирерме?» — дип сораган. Шуннан соң ул әйткәнен дога кылуга кулланган: «Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:11—13).

12. Ничек улының үтенечен үтәгән ата турындагы мисал Йәһвәнең безнең догаларыбызга җавап бирергә әзерлегенә басым ясый?

12 Ничек Йәһвә үзенә дога кылган кешеләргә карый? Гайсә моны үз улының үтенечләрен үтәгән ата мисалын кулланып ачыклый (Лүк 10:22). Бу мисалны беренче мисал белән чагыштырыйк. Ул мисалда кеше дустына теләмичә генә ярдәм иткән иде, ә Йәһвә, яратучан ата кебек, үз балаларының үтенечләрен үтәргә бик тели (Мәдхия 49:15.). Йәһвә кеше хәленә керә ала. Моны күрсәтер өчен, Гайсә әти кеше белән Аллаһы арасындагы аермага игътибар итә. Әгәр кеше мирас итеп алынган гөнаһ аркасында «явыз... булып та» үз улына яхшы нәрсәләр бирә икән, күктәге Атабыз, игелекле булганга, үзенең җирдәге балаларына — үз хезмәтчеләренә изге рухны бигрәк тә бирәчәк! (Ягъкуб 1:17).

13. Йәһвәгә дога кылганда без нәрсәгә шикләнмәскә тиеш?

13 Безнең өчен нинди сабак? Без бер дә шикләнмәскә тиеш: күктәге Атабыздан изге рухны сорасак, ул зур теләк белән безнең үтенечебезне үтәячәк (1 Яхъя 5:14). Йәһвә безнең кат-кат әйтелгән догаларыбызны тыңлаганда беркайчан да: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле»,— дип әйтмәс (Лүк 11:7). Безгә үз дигәнебездә нык торырга кирәк, чөнки Гайсә болай дип әйткән: «Сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар» (Лүк 11:9, 10). Йәһвә без «чакырган көнне безне ишетәчәк» (Мәдхия 19:10; 144:18).

14. а) Сынаулар белән очрашкан кешеләрдә нинди хаталы фикер туа? б) Ни өчен сынаулар кичергәндә Йәһвәгә ышаныч белән дога кыла алабыз?

14 Гайсәнең кайгыртучан ата турындагы мисалы шуңа да басым ясый: Йәһвәнең игелеге һәркайсы кешенең игелегеннән күпкә зуррак. Шуңа күрә беркем дә: «Аллаһы безнең белән канәгать булмаганга, без сынаулар белән очрашабыз»,— дип уйларга тиеш түгел. Бездә андый уйларның булуын төп дошманыбыз Шайтан тели (Әюб 4:1, 7, 8; Яхъя 8:44). Андый үз-үзеңне гаепләүче уйларның тууына Изге Язмаларга нигезләнгән бернинди сәбәп юк. Аллаһы безне «явызлык» белән сынамый (Ягъкуб 1:13). Ул безгә «еланнар» һәм «чаяннар» җибәрми, ягъни сынаулар бирми. Күктәге Атабыз «Үзеннән сораучыларга» «яхшы нәрсәләр бирә» (Маттай 7:11; Лүк 11:13). Йәһвә никадәр игелекле һәм никадәр нык безгә ярдәм итәргә тели икәнен яхшырак аңлаган саен, без Аллаһыга тагы да зуррак ышаныч белән дога кылачакбыз. Шул чакта без мәдхия җырлаучы кебек: «Мине Алла ишетте, теләгемнең авазына аң салды»,— дип әйтә алырбыз (Мәдхия 9:38; 65:19).

Ничек безгә изге рух булыша

15. а) Гайсә изге рух турында нинди вәгъдә биргән? б) Изге рух ничек булыша?

15 Үлеме алдыннан Гайсә кабат үз шәкертләрен ышандырган: Йәһвә аларга булышырга тели. Изге рух турында әйтеп, ул: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак»,— дигән (Яхъя 14:16). Шулай итеп Гайсә бу ярдәмче, изге рух, аның шәкертләре белән, шул исәптән безнең белән дә, булачак дип вәгъдә биргән. Кайсы яктан изге рух булыша? Ул безгә төрле сынауларны җиңеп чыгарга булыша. Ничек? Күп сынаулар аша узган рәсүл Паул Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә изге рухның үзенә булышканы турында язган. Аның язганын карап чыгыйк.

16. Ничек безнең хәлебез рәсүл Паул хәленә охшаш булырга мөмкин?

16 Паул үз имандашларына яшермичә үзен интектергән «тәненә чәнечке», яки үзенең ниндидер сынавы, турында язган. Шуннан соң ул: «Аны тәнемнән чыгарсын өчен Раббыга өч мәртәбә ялвардым»,— дигән (2 Көринтлеләргә 12:7, 8). Паул Аллаһыдан бу авырлыкны алып куярга үтенгән, әмма хәл үзгәрмәгән. Бәлки, син дә моңа охшаш хәлдәдер. Паул кебек, син дә үз дигәнеңдә нык торып һәм ышаныч белән дога кыласыңдыр. Йәһвәдән: «Авырлыкны алып куй»,— дип үтенәсеңдер. Әмма өзлексез догаларыңа карамастан, хәл үзгәрми. Бу Йәһвә синең догаларыңа җавап бирми һәм изге рух сиңа булышмый дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк! (Мәдхия 9:22, 38). Рәсүл Паулның дәвам итеп язган сүзләренә игътибар итик.

17. Йәһвә Паул догаларына нинди җавап кайтарган?

17 Паул догаларына җавап итеп Аллаһы: «Сиңа Минем мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була»,— дигән. Паул: «Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте [«чатыр сыман», ЯД] торсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 12:9; Мәдхия 146:5). Башкача әйткәндә, Паул шуңа инанган: Аллаһы Мәсих аша үз көчен күрсәтә һәм аны чатырда яшергән кебек яклый. Бүген Йәһвә догаларыбызга шул ук рәвешчә җавап кайтара. Ул үз хезмәтчеләрен яклый, алар өстеннән чатыр кора дип әйтеп була.

18. Нәрсә ярдәмендә без сынауларны кичереп чыга алабыз?

18 Әлбәттә, чатыр яңгырны яки җилне туктатмый, шулай да алардан яклый. Нәкъ шулай ук «Мәсих кодрәте» аша бирелгән ышык урын безнең сынауларны яки авырлыкларны алып куймый. Әмма ул безне бу дөньяның бозык тәэсиреннән һәм аның идарәчесе Шайтанның һөҗүмнәреннән рухи яктан яклый (Ачылыш 7:9, 15, 16). Шуңа күрә шикләнмә: сынау дәвам итсә дә, Йәһвә синең көрәшең турында белә һәм «синең ялварып кычкыруыңа» җавап бирә (Ишагыйя 30:19; 2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Паул болай дип язган: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13; Филиппуйлыларга 4:6, 7).

19. Нәрсә эшләргә сез тәвәккәл һәм ни өчен?

19 Һичшиксез, без бүген бу бозык дөньяның «соңгы көннәрендә», «авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутегә 3:1). Шулай да Аллаһы хезмәтчеләренең өмет өзелүенә сәбәп юк. Ни өчен? Чөнки Аллаһының изге рухы безгә таяныч бирә һәм безне яклый. Ә бу рухны Аллаһы үзеннән үз дигәнендә нык торып һәм ышаныч белән сораган кешеләргә теләп һәм мул итеп бирә. Изге рух турында һәр көн дога кылуыбызны дәвам итик! (Мәдхия 33:7; 1 Яхъя 5:14, 15).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһының изге рухын алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

• Ни өчен без, Йәһвәдән изге рух сорасак, аның җавап бирәчәгенә шикләнмибез?

• Ничек изге рух безгә сынауларны кичереп чыгарга булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Кайгыртучан ата турындагы мисалдан без Йәһвә турында нәрсә беләбез?