Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек сез бәхетле була аласыз

Ничек сез бәхетле була аласыз

Ничек сез бәхетле була аласыз

АТА-АНАЛАР үз балалары турында кайгырта һәм аларның бәхетле булуларын тели. Нәкъ шулай ук күктәге Атабыз да безнең турыда кайгырта һәм бәхетле булуыбызны тели. Үзенең назлы кайгыртуын күрсәтеп, Аллаһы нәрсә ул бәхет һәм нәрсә ул бәхетсезлек икәнен ачыклый. Зәбур китабында Аллаһы әйткәненә игътибар биргән кеше турында: «Ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул»,— дип әйтелә (Мәдхия 1:3).

Алай булса, ни өчен соң күп кешеләр бәхетсез, уңышсыз тормыш алып бара? Ни өчен алар үз тормышлары белән канәгать түгел? Әйдәгез, беренче мәдхияне җентекләбрәк карап чыгыйк һәм җавап алырбыз, һәм ничек без дә бәхетле була алабыз икәнен күрербез.

«Бозыкларның киңәше»

Мәдхия җырлаучы «бозыкларга [«явызларга», ЯД] киңәшкә бару» куркыныч дип кисәтә (Мәдхия 1:1). Баш «явыз» зат — бу Шайтан Иблис (Маттай 6:13). Инҗилдә ул «бу дөньяның мирзасы» дип атала, һәм анда «бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында» дип әйтелә (Яхъя 16:11; 1 Яхъя 5:19). Әйе, шуңа күрә бу дөнья киңәшләренең күпчелеге шул явызның уйларын чагылдыра. Моңа гаҗәпләнәсе юк.

Явыз кешеләр нинди киңәшләр бирә? Гадәттә, явыз кешеләр «Аллаһыны мыскыл итә», ягъни аны хөрмәт итми (Мәдхия 9:34). Аллаһыны санга сукмый торган һәм аңа хөрмәт күрсәтми торган киңәшләр киң таралган. Бүгенге кешелек җәмгыяте «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» турында уйларга дәртләндерә (1 Яхъя 2:16). «Бу тормыштан бар теләгәнеңне ал!» — дип өйрәтәләр безне телевизор һәм газета аша. Бөтен дөнья буенча компанияләр реклама чыгарыр өчен 500 миллиард доллар сарыф итә. Бу рекламаларда безне, кирәкме алар безгә яки юкмы, төрле әйберләр алырга өндиләр. Бу реклама кешеләрнең сатып аласы әйберләргә карашын да һәм бөтен дөньяның бәхетле тормышка карашын да үзгәрткән.

Нәтиҗәдә, күп кешеләр, үткәндә алырга хыялланып яшәгән күп әйберләргә ия булса да, тагы да күбрәк әйберләр алырга тели. Алар бу әйберләре булмаса, алар бәхетле була алмый дигән уй белән яши. Бу уй дөрес түгел, һәм ул «Атадан түгел, фәкать дөньядандыр» (1 Яхъя 2:16).

Барлыкка Китерүчебез нәрсә безне чыннан да бәхетле итә икәнен белә. Аның киңәше «явызларның киңәшеннән» аерылып тора. Шуңа күрә Аллаһы хуплавын алырга омтылу һәм шул ук вакыт бу дөнья карашыннан бәхетле булырга тырышу — бу бер үк вакыт ике төрле юлдан барырга тырышу. Әлбәттә, бу мөмкин түгел. Шуңа күрә Инҗилдә: «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз»,— дип әйтелә (Римлыларга 12:2).

Дөньяга үзегезне үзгәртергә рөхсәт итмәгез

Шайтан дөньясы үзен безнең турыда кайгыручы итеп күрсәтергә тели. Әмма безгә сак булырга кирәк. Истә тотыгыз: Шайтан беренче хатынны, Хауваны алдаган. Ул моны үз-үзе турында уйлаганга эшләгән. Шуннан соң ул Хауваны Адәмне гөнаһ юлы белән алып китәр өчен кулланган. Бүген дә Шайтан үзенең явыз пропагандасын таратыр өчен, кешеләрне куллана.

Мәсәлән, үткән мәкаләдә искә алынган Давыт эштән соң калып эшләргә һәм еш кына командировкаларга барырга тиеш булган. «Мин дүшәмбе иртән китеп пәнҗешәмбе кич белән генә кайта идем»,— дип сөйли ул. Әлбәттә, моның барысы аңа бу дөньяда уңышлы булыр өчен кирәк булган. Аның якын дуслары, туганнары һәм хезмәттәшләре аңа яхшылык теләп: «Үз гаиләң өчен моны эшлә»,— дип әйткәннәр. Аңа нибары берничә ел гына, кирәкле урынга утырганчы, андый тормыш алып барырга туры киләчәк дип әйткән алар. Давыт болай дип сөйли: «Алар моның барысы гаиләмә күбрәк акча алып кайтыр өчен, минем тагы да бәхетлерәк булуым өчен кирәк дип аңлаталар иде. Мин үз гаиләм белән сирәк кенә булсам да, дусларым син гаиләңә шулай күбрәк файда китерәсең дип әйтәләр иде». Күп кешеләр үз гаиләләрендә бар нәрсә булсын дип һәм бу әйберләр гаиләсенә кирәк дип уйлап, Давыт кебек, күп вакыт эштә үткәрәләр. Әмма бу бәхет китерәме? Гаиләгә чыннан да нәрсә кирәк?

Давыт үз гаиләсенә нәрсә кирәк икәнен командировкада булганда аңлаган. Аның кызы телефон аша сөйләшкәндә: «Әтием, ни өчен син безнең белән булырга теләмисең?» — дип сораган. «Мин коелып төштем»,— ди Давыт. Кызының сүзләре аның үз эшен ташларга теләген ныгыткан. Давыт үз гаиләсенә чыннан да кирәк булганны — үзен биргән.

Аллаһы киңәшен куллану бәхет китерә

Бу дөньяда хөкем сөргән ялганга ничек каршы торырга? Мәдхия җырлаучы бәхетле кеше турында ул «иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора» дип яза (Мәдхия 1:2).

Борынгы заманда Аллаһы Исраил халкының җитәкчесе итеп Ешуаны билгеләгәч, аңа болай дип әйткән: «Син... аны [Аллаһы Сүзен] көнен-төнен... укырга тиеш». Әйе, Аллаһы Сүзен уку һәм уйлану мөһим булган, әмма Ешуага шулай ук «анда язылганнарны төгәл үтәргә» кирәк булган. Бәхетле булыр өчен Изге Язмаларны уку гына әз, сез бу китаптан алган белемнәрне кулланырга да тиеш. Аллаһы Ешуага: «Шул чакта син үз юлларыңда уңышлы булачаксың һәм акыллы эш итәчәксең»,— дип әйткән булган (Ешуа 1:8).

Күз алдыңа китер: кечкенә бала яраткан әтисе тезләрендә елмаеп утыра. Алар бергә яраткан бер китапларын укыйлар. Алар, аны инде берничә тапкыр укып чыккан булса да, бергә үткәргән вакытны кадерлиләр. Аллаһыны яраткан кеше дә Изге Язмаларны һәр көн укып рәхәтлек кичерә, чөнки ул үзенең күктәге Атасы белән бергә вакыт үткәрә. Кеше Йәһвә киңәшен тотып һәм җитәкчелеген кабул итеп, «агым сулар янына утыртылып, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач күк була... ни генә эшләсә дә, барына да өлгерә» (Мәдхия 1:3).

Мәдхия җырлаучы әйткән агач үзеннән-үзе үсеп чыкмаган. Аны агым сулары янына кеше утырткан һәм күзәтеп тора. Нәкъ шулай ук күктәге Атабыз да Изге Язмалар аша киңәшләр биреп, безнең фикер йөртүебезне үзгәртә һәм төзәтә. Шуңа күрә без гөрләп чәчәк атабыз һәм Аллаһы яраткан җимешләр китерәбез.

Әмма «бозыклар алай түгел». Әйе, алар гөрләп чәчәк атып утырган кебек күренәдер дә, әмма ахыр чиктә аларны һәлакәт көтә. «Бозыклар сорауда... тора алмаслар». Аларның «юлы юкка чыгар» (Мәдхия 1:4—6).

Бу дөнья сезнең максатларыгызны һәм сезнең өчен кадерле булган нәрсәләрне үзгәртмәсен. Сезнең талантыгыз, сәләтләрегез бардыр, һәм сез бу дөньяда берәр уңышка ирешә аласыздыр. Ничек сез талантыгызны кулланырсыз яки ничек аны бу дөньяга кулланырга рөхсәт итәрсез? Бу яктан сак булыгыз. Мәгънәсез, байлык җыюга гына багышланган тормыш аркасында кеше «яфрагын» коярга мөмкин. Ә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булу чын уңыш һәм бәхет китерә.

Ничек бәхетле булырга

Ни өчен кеше, Аллаһы киңәшен тотса, һәр нәрсәдә уңышлы булачак? Мәдхия җырлаучы бу дөньядагы уңыш турында сүз алып бармаган, юк. Тәкъва кешенең уңышы Аллаһы ихтыярын үтәү белән бәйле. Ә Аллаһы ихтыяры һәрвакыт үтәлә. Ничек Изге Язмалардагы принципларны куллану безне бәхетле итә ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Гаилә. Инҗилдә «ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш», ә мәсихче «хатын исә ирен хөрмәт итсен» дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:28, 33). Аллаһы Сүзендә ата-аналар үз балалары белән бергә вакыт үткәрергә, алар белән бергә көләргә, аларны тормыштагы мөһим нәрсәләргә өйрәтергә тиеш дип әйтелә (Канун 6:6, 7; Вәгазьче 3:4). Инҗилдә шулай ук ата-аналарга «балаларыгызның ачуын чыгармагыз» дигән киңәш бирелә. Алар бу сүзләрне үтәсә, балаларга ата-анасына «итагать итәргә» һәм «үз атасын һәм анасын хөрмәт итәргә» җиңел булачак (Эфеслеләргә 6:1—4). Аллаһының бу киңәшләрен тоту гаилә тормышын бәхетле итә.

Дуслар. Күпчелек кешегә дуслар кирәк. Табигатебез буенча, без башкаларны яратырга һәм шулай ук башкаларның да безне яратуын телибез. Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләре турында алар «бер-берсен яратырга» тиеш дигән (Яхъя 13:34, 35). Мәсихче җыелышта без яраткан һәм ышанычлы булган, безнең иң яшерен хисләребезне һәм серләребезне саклый алган мәсихче дуслар таба алабыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:24). Иң мөһиме: Изге Язмалардагы принципларны кулланып, без «Аллаһыга якын киләбез» һәм, Ибраһим кебек, «Аллаһы дусты» булып китәбез (Ягъкуб 2:23; 4:8).

Тормыш максаты. Чыннан да бәхетле кешеләр көннән-көн максатсыз тормыш түгел, ә мәгънәле һәм максатлы тормыш алып баралар. Аларның тормышлары кинәт үзгәрүчән дөнья принципларына нигезләнмәгән. Аларның максатлары чын канәгатьлек китерә, чөнки алар тормышның чын мәгънәсе белән туры килә. Нәрсә кешенең тормышын мәгънәле итә? «Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:13).

Өмет. Безнең дустыбыз — Аллаһы, шуңа күрә безнең киләчәккә өметебез бар. Рәсүл Паул мәсихчеләрне «ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки... Аллаһыга өмет багларга» чакырган. Шулай эшләп, алар «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар» иде (1 Тимутегә 6:17—19). Бу чын тормыш тиздән, Аллаһының күктәге Патшалыгы җирдә Оҗмах булдыргач киләчәк (Лүк 23:43).

Изге Язмалардагы принципларны куллансагыз да, авырлыклар барыбер булачак, әмма сез явызлар кичергән күп төрле җан газапларыннан һәм кайгы-хәсрәттән кача алачаксыз. Алдарак әйтелгән Давыт һәм миллионлаган башка кеше Изге Язмалардагы принциплар тормышта файда китерә икәнен күргән. Үзенә яраклы эш тапкач, Давыт болай дигән: «Мин хатыным һәм балаларым белән бәхетле яшим. Мин шулай ук Йәһвә Аллаһыга җыелыш өлкәне булып хезмәт итәм. Мин моңа бик шатмын». Шуңа күрә мәдхиядә Аллаһы киңәшен тоткан кеше турында: «Ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул»,— дип әйтелә.

[6 биттәге рамка]

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН БИШ АДЫМ

1 Бу дөньяга үзегезне үзгәртергә бирмәгез

Мәдхия 1:1; Римлыларга 12:2

2 Аллаһы Сүзен һәр көн укыгыз һәм уйланыгыз

Мәдхия 1:2, 3

3 Изге Язмаларның киңәшләрен үз тормышыгызда кулланыгыз

Ешуа 1:7—9

4 Аллаһыга дус булыгыз

Ягъкуб 2:23; 4:8

5 Аллаһыдан куркыгыз һәм аның кушканнарын үтәгез

Вәгазьче 12:13

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Сез бәхетле булыр өчен адымнар ясыйсызмы?