Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Син шатланачаксың гына»

«Син шатланачаксың гына»

«Син шатланачаксың гына»

«Ходайга багышлап бәйрәм ит... һәм син шатланачаксың гына» (КАНУН 16:15).

1. а) Шайтан нинди сораулар күтәргән? б) Адәм белән Хаува фетнә күтәргәннән соң, Йәһвә нинди пәйгамбәрлек әйткән булган?

АЙТАН Адәм белән Хауваны үзләренең Барлыкка Китерүчесенә каршы чыгарга котыртып, ике бик мөһим сорау күтәргән. Беренчедән, Шайтан Йәһвәне гаепләгән. Аллаһы намуслы түгел һәм гадел идарә итми дигән ул. Икенчедән, Шайтанның сүзләрендә кешеләр Аллаһыга үз файдаларын гына эзләп хезмәт итәчәк дигән фикер чагылган. Соңрак бу фикер Әюб яшәгән көннәрдә ачык әйтелгән булган (Яратылыш 3:1—6; Әюб 1:9, 10; 2:4, 5). Әмма Йәһвә хәлне җайга салыр өчен, тиз эш иткән. Адәм белән Хаува әле Едем бакчасында булганда, Йәһвә бу сорауларны ничек хәл итәчәген алдан ачыклап биргән. Ул «нәселнең», ягъни орлыкның, килүен пәйгамбәрлек итеп әйткән: бу орлык үкчәсенә чагылган булачак, әмма Шайтанның башын «ярачак» (Яратылыш 3:15).

2. Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлешен Йәһвә нәрсәләр аша ачыклап биргән?

2 Гасырлар дәвамында Йәһвә бу пәйгамбәрлекне ачыклый барган. Ул шулай итеп аның һичшиксез үтәләчәген күрсәткән. Мәсәлән, Аллаһы Ибраһимга «орлык» аның нәселеннән булачак дип әйткән (Яратылыш 22:15—18). Ибраһимның оныгы Ягъкуб Исраилнең 12 кабиләсенең атасы булган. Б. э. к. 1513 елда бу кабиләләр бер халык булгач, Йәһвә аларга законнар биргән. Бу законнарда һәр ел үткәрелә торган бәйрәмнәр турында әйтелгән булган. Рәсүл Паул бу бәйрәмнәр «киләчәкнең күләгәсе» булган дигән (Көлессәйлеләргә 2:16, 17; Еврейләргә 10:1). Бу бәйрәмнәр Йәһвәнең Орлыкка карата ниятенең үтәлешен күрсәткән. Алар Исраилгә зур шатлык китергән. Аларны кыска гына карап чыгу Йәһвә вәгъдәләренең һичшиксез үтәләчәгенә иманыбызны ныгыта.

Орлык килә

3. Кем булган вәгъдә ителгән Орлык, һәм ничек аны үкчәсенә чакканнар?

3 Вәгъдә ителгән Орлык беренче пәйгамбәрлек әйтелгәннән соң 4000 елдан артык вакыт үткәч килгән. Ул Гайсә Мәсих булган (Гәләтиялеләргә 3:16). Камил кеше буларак, Гайсә үлеменә кадәр Аллаһыга тугры калган һәм шулай итеп Шайтанның гаепләүләре ялган икәнен күрсәткән. Гайсә гөнаһсыз булганга, аның үлеме зур бәяле корбан булган. Аның ярдәмендә Гайсә Адәм белән Хауваның тугры буыннарын гөнаһ белән үлемнән азат иткән. Гайсә җәзалану баганасында үлгән. Шуның белән вәгъдә ителгән Орлык «үкчәсенә чагылачак» дигән сүзләр үтәлгән (Еврейләргә 9:11—14).

4. Нәрсә Гайсә корбанының прообразы булган?

4 Гайсә б. э. 33 елында, 14 нче нисанда үлгән *. Исраилдә 14 нче нисан шатлыклы көн булган: ул көнне Коткарылу бәйрәмен үткәргәннәр. Һәр ел бу көнне гаиләләрдә кич белән яшь, кимчелексез бәрән итен ашаганнар. Б. э. к. 1513 елда, 14 нисан көнне үлем фәрештәсе мисырлыларның беренче туган малайларын үтергән, ә Исраил балалары исән калган. Бу бәйрәмне үткәреп, исраиллеләр бәрән канының ролен исләренә төшергән (Чыгыш 12:1—​14). Коткарылу бәйрәмендәге бәрән Гайсәнең прообразы булган. Аның турында рәсүл Паул: «Коткарылу бәйрәме бәрәнебез булган Мәсих безнең өчен корбан ителде»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 5:7). Коткарылу бәйрәмендәге бәрәннең каны кебек, Гайсәнең түгелгән каны да күп кешеләргә котылу бирә (Яхъя 3:16, 36).

Үлеләр арасыннан беренче җимешләр

5, 6. а) Кайчан Гайсә терелтелгән булган, һәм ничек бу Канунда алдан ук күрсәтелгән булган? б) Ничек Гайсәнең терелүе Яратылыш 3:15 тәге сүзләрнең үтәлешен мөмкин иткән?

5 Гайсә үз Атасына үз корбанының бәясен тапшырыр өчен, үлгәннән соң өченче көнне терелтелгән булган (Еврейләргә 9:24). Аның терелүенә башка бер бәйрәм прообраз булып торган. 15 нче нисан көнне Төче күмәч бәйрәме башланган. Исраилдә беренче булып арпа уңышын җыйганнар, һәм исраиллеләр 16 нчы нисан көнне руханига арпаның беренче көлтәләрен китергәннәр. Ул аны Йәһвә каршында күтәрергә тиеш булган (Левиләр 23:6—14). Б. э. 33 елында, нәкъ 16 нчы нисан көнне Йәһвә Гайсәне үлемсез рухи тормышка терелткән. Шайтан Йәһвәнең «тугры һәм хакыйкый Шаһитен» мәңгегә сөйләүдән туктатырга тырышкан, әмма аның бу нияте үтәлмәгән! (Ачылыш 3:14; 1 Петер 3:18).

6 Гайсә «Мәсих үлеләр арасыннан беренче [«җимеш», ЯД] булган» (1 Көринтлеләргә 15:20). Гайсәгә кадәр терелтелгән кешеләр кабат үлгәннәр, ә Гайсә юк. Ул күккә күтәрелеп, Йәһвәнең уң кулы ягына утырган. Анда ул Йәһвәнең күктәге Патшалыгында Патша булып идарә итүе вакытын көтә башлаган (Мәдхия 109:1; Рәсүлләр 2:32, 33; Еврейләргә 10:12, 13). Хәзер Гайсә Патша булып идарә итә. Һәм ул бөек дошманның — Шайтанның — башын ярып, аны һәм аның орлыгын мәңгегә юк итәргә сәләтле (Ачылыш 11:15, 18; 20:1—3, 10).

Ибраһим орлыгының башка әгъзалары

7. Ничек Атналар бәйрәме үткән?

7 Гайсә — бу Едем бакчасында вәгъдә ителгән Орлык, һәм аның аша Йәһвә «иблис эшләрен җимергән» (1 Яхъя 3:8). Әмма Ибраһим белән сөйләшкәндә Йәһвә Ибраһим «орлыгы» бу бер кеше түгел, ә, «күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре» кебек, күп санлы кеше булырга тиеш дигән (Яратылыш 22:17). «Орлыкның» башка әгъзаларының булачагы пәйгамбәрлек итеп башка бер шатлыклы бәйрәм белән күрсәтелгән булган. 16 нчы нисаннан соң 50 көн үткәч исраиллеләр Атналар бәйрәмен үткәргәннәр. Канунда моның турында болай дип әйтелгән булган: «Җиденче атнадан соң беренче көненә илле көн санагыз һәм шунда Ходайга яңа икмәк бүләге китерегез. Йортларыгыздан ике күтәрү икмәге китерегез: алар бер ефа бодай онның уннан ике өлешеннән һәм ачы булып, Ходайга беренче җимеш булып, салынырга тиеш» * (Левиләр 23:16, 17, 20).

8. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди мөһим вакыйга булган?

8 Гайсә җирдә яшәгәндә Атналар бәйрәмен Илленче көн бәйрәме дип атаганнар. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә бөегрәк Баш Рухани, терелтелгән Гайсә Мәсих, Иерусалимда җыелган 120 шәкертенә — кечкенә төркемгә изге рух иңдергән. Шулай итеп бу шәкертләр Аллаһының майланган уллары һәм Гайсә Мәсихнең кардәшләре булып киткән (Римлыларга 8:15—17). Алар яңа халык, «Аллаһының Исраиле» булып киткәннәр (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә). Ахыр чиктә бу халык кечкенә төркемнән 144 меңгә җитәргә тиеш булган (Ачылыш 7:1—4).

9, 10. Ничек итеп Илленче көн бәйрәме пәйгамбәрлек итеп майланган мәсихчеләрнең җыелышына күрсәткән?

9 Майланган мәсихчеләрнең җыелышы һәр Илленче көн бәйрәмендә Йәһвәгә китерелә торган ачыткы белән салынган ике икмәк белән күрсәтелгән булган. Икмәкнең ачыткы белән салынган булуы майланган мәсихчеләрдә мирас итеп алынган гөнаһның «ачыткысы» әле дә кала икәнен күрсәткән. Шулай да алар Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә Йәһвәгә якынлаша ала (Римлыларга 5:1, 2). Ни өчен ике икмәк? Бу, күрәсең, шуны күрсәткән: Аллаһының майланган уллары ике төркемнән — яһүдләр арасыннан, ә соңыннан башка халыклар арасыннан алыначак (Гәләтиялеләргә 3:26—29; Эфеслеләргә 2:13—18).

10 Илленче көн бәйрәмендә китерелгән ике икмәк бодайның беренче уңышыннан салынган. Шуңа күрә рух белән тудырылган мәсихчеләр «яратканнары арасында... беренче җимеш» дип атала (Ягъкуб 1:18). Аларның гөнаһлары Гайсәнең түгелгән каны нигезендә беренче булып кичерелә. Бу аларга күкләрдә үлемсезлек алырга һәм Гайсә белән аның Патшалыгында идарә итәргә юл ача (1 Көринтлеләргә 15:53; Филиппуйлыларга 3:20, 21; Ачылыш 20:6). Шуңа күрә алар якын киләчәктә халыклар «өстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк» һәм «шайтанның тиздән [аларның] аяклары астында изеләчәген» күрәчәкләр (Ачылыш 2:26, 27; Римлыларга 16:20). Рәсүл Яхъя болай дип әйткән: «Болар — Бәрән кайда гына барса, Аның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче уңышлар иделәр» (Ачылыш 14:4).

Котылуга күрсәтә торган көн

11, 12. а) Пакьләндерү көнендә нәрсә эшләгәннәр? б) Бозау белән кәҗәләрне корбан итү Исраилгә нинди файда китергән?

11 Афаним (соңрак тишри ае дип үзгәртелә) * аеның унынчы көнендә Исраил тагын бер бәйрәм үткәргән. Бу бәйрәм ничек Мәсихнең йолым корбаны кулланылачак икәнен күрсәткән. Бу көнне бар халык Пакьләндерү көне бәйрәменә җыелган һәм халык гөнаһларын каплар өчен корбаннар китерелгән (Левиләр 16:29, 30).

12 Пакьләндерү көнендә баш рухани яшь бозау суйган һәм аның канын алып, Иң Изге урында Килешү сандыгы алдында җиде тапкыр сипкән. Шулай итеп, ул кан Йәһвә каршына алып китерелә икәнен күрсәткән. Бу баш рухани һәм «аның йорты», ягъни руханилар һәм левиләрнең, гөнаһлары өчен корбан булган. Шуннан соң баш рухани ике кәҗә алып килгән. Берсен ул «халык гөнаһы» өчен суйган. Аның канын да ул Иң Изге урындагы Килешү сандыгы капкачы алдында сипкән. Шуннан соң баш рухани, икенче кәҗәнең башы өстенә кулларын куеп, Исраил улларының гөнаһларын әйтеп биргән. Һәм кәҗәне чүлдә иреккә җибәргәннәр, һәм ул халык гөнаһларын үзе белән «алып киткән» (Левиләр 16:3—16, 21, 22).

13. Ничек Пакьләндерү көнендә китерелгән корбаннар Гайсәнең ролен ачыклаган?

13 Бу пәйгамбәрлек прообразларга туры китереп, бөек Баш Рухани Гайсә гөнаһларны кичерер өчен үз канының бәясен куллана. Беренчедән, аның канының бәясе 144 000 майланган мәсихченең «рухи йортына» кулланыла: алар Йәһвә каршында тәкъва һәм саф булып китәләр (1 Петер 2:5; 1 Көринтлеләргә 6:11). Бу бозауны корбанга китерү аша пәйгамбәрлек итеп күрсәтелгән булган. Шулай итеп майлаган мәсихчеләргә күктәге мирасларын алырга юл ачыла. Икенчедән, Гайсә канының бәясе Мәсихкә иман иткән миллионлаган башка кеше файдасына кулланыла. Бу кәҗәне корбанга китерү аша күрсәтелгән булган. Бу кешеләр Адәм белән Хаува югалткан мирасны алачак: аларга монда җирдә мәңгелек тормыш биреләчәк (Мәдхия 36:10, 11). Кәҗә Исраил гөнаһларын чүлгә «алып киткән» кебек, Гайсә үзенең түгелгән каны ярдәмендә кешелекнең гөнаһларын «алып китә» (Ишагыйя 53:4, 5).

Йәһвә каршында шатлану

14, 15. Чатыр кору бәйрәме вакытында нәрсә эшләгәннәр, һәм бу исраиллеләрнең исләренә нәрсә төшергән?

14 Пакьләндерү көненнән соң исраиллеләр Чатыр кору бәйрәме үткәргәннәр. Бу аларның иң шатлыклы бәйрәме булган (Левиләр 23:34—43). Ул Афаним аеның 15 нче көненнән башлап 21 нә кадәр үткәрелгән һәм айның 22 сендә тантаналы җыелыш белән тәмамланган. Бу бәйрәм уңыш җыюның тәмамлануын күрсәткән, һәм бу Аллаһының мул итеп биргәннәре өчен рәхмәт әйтү вакыты булган. Шуңа күрә Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Ходай, синең Аллаһың, сине, үз кулларың белән эшләгәннәреңне һәм ясаган бар нәрсәләреңне фатихалаячак, һәм син шатланачаксың гына» (Канун 16:15). Бу вакыт бик шатлыклы булгандыр!

15 Бу бәйрәм вакытында исраиллеләр җиде көн чатырларда яшәгән. Шулай итеп алар бер вакыт чүлдә чатырларда яшәгәннәрен исләренә төшергән. Бәйрәм аларга Йәһвәнең ата кебек кайгыртуы турында уйланырга яхшы мөмкинлек биргән (Канун 8:15, 16). Һәм бар кешеләр дә — байлар да һәм ярлылар да — бер үк чатырларда яшәгәннәр. Бу шуны күрсәткән: бәйрәм вакытында исраиллеләр барысы да бертигез (Нихами 8:14—16).

16. Чатыр кору бәйрәме нәрсәнең прообразы булган?

16 Чатыр кору бәйрәме — бу уңыш җыюның шатлыклы бәйрәме булган һәм Гайсә Мәсихкә иман иткән кешеләрне шатлыклы җыюга прообраз булган. Бу җыю б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә башланган. Ул көнне Гайсәнең 120 шәкерте «изге руханиларның» өлеше булыр өчен майланган булган. Исраиллеләр чатырларда берничә көн яшәгән кебек, майланган мәсихчеләр дә бу бозык дөньяда вакытлыча гына яшиләр. Аларның өметләре — күктәге тормыш (1 Петер 2:5, 11). Майланган мәсихчеләрне җыю бу «соңгы көннәрдә» тәмамланып бара һәм 144 000 нең соңгы әгъзалары җыела (2 Тимутегә 3:1).

17, 18. а) Гайсәнең корбаныннан майланган мәсихчеләрдән тыш башкалар да фатиха алачак икәнен нәрсә күрсәтә? б) Җыюдан безнең көннәрдә кем файда ала, һәм кайчан бу җыю үзенең югары ноктасына җитәчәк?

17 Шунсы игътибарга лаек: бу борынгы бәйрәмдә 70 бозау корбанга китерелгән булган (Саннар 29:12—34). 70 саны — бу 10 га тапкырланган 7. Изге Язмалар буенча, 7 саны күктәге, ә 10 саны җирдәге тулылыкны аңлата. Нух кешелекнең бар 70 гаиләсенә башлангыч биргән. Димәк, Гайсә корбаны барлык тугры кешеләргә фатиха китерәчәк (Яратылыш 10:1—29). Шуңа күрә безнең көннәрдә бар милләтләрдән кешеләр җыела. Алар Гайсәгә иман итәләр, һәм аларның җирдәге оҗмахта яшәргә өметләре бар.

18 Рәсүл Яхъя күренештә бу уңыш җыюны күргән. Башта ул 144 000 нең соңгы кешеләренең мөһерләнеп куелганы турында ишеткән. Шуннан соң ул «һичкем санап чыга алмас» «бихисап күп кешене» күргән. Алар «кулларына хөрмә ботаклары тотып», Йәһвә белән Гайсә алдында торалар. «Алар зур газап кичереп килеп» яңа дөньяга керәләр. Алар да бу иске дөнья төзелешендә вакытлыча яши һәм алга ышаныч белән карый. Алар «Бәрән аларга Көтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак» көнне көтәләр. Ул вакытта «Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртәчәк» (Ачылыш 7:1—10, 14—17). Чатырлар кору бәйрәме күрсәткән җыю Мәсихнең меңьеллык патшалык итүе тәмамлангач үзенең югары ноктасына җитәчәк. Ул вакытта бихисап күп кеше һәм терелтелгән тугры кешеләр мәңгелек тормыш белән бүләкләнәчәк (Ачылыш 20:5).

19. Исраилдәге бәйрәмнәрне карап чыгу безгә нинди файда китерә?

19 Борынгы яһүди бәйрәмнәрнең мәгънәсе турында уйланганда, без дә «шатлана» алабыз. Йәһвә үзенең әле Едем бакчасында әйтелгән пәйгамбәрлегенең үтәлешен әкрен генә ачыклап барган. Бу пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдә бер-бер артлы үтәлүен күзәтү бик шатландыра. Бүген без шуны беләбез: Орлык килгән һәм үкчәсенә чагылган булган. Хәзер ул күктәге Патша. 144 000 кешенең күпчелеге инде үзенең тугрылыгын үлеменә кадәр исбат иткән. Тагын нәрсә булырга тиеш? Пәйгамбәрлек кайчан тулысынча үтәләчәк? Бу киләсе мәкаләдә карала.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Безнең календарь буенча, нисан ае — бу март-апрель айлары.

^ 7 абз. Ачыткы белән салынган ике икмәк китерелгәндә, руханилар аларны кулларына алып күтәргәннәр һәм бер яктан икенче якка йөрткәннәр. Бу Йәһвәгә корбан китерүне күрсәткән. («Изге Язманы аңлау» (инглиз), 2 нче том, 528 нче бит. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.)

^ 11 абз. Безнең календарь буенча, афаним, ягъни тишри, сентябрь-октябрь айлары.

Аңлата аласызмы?

• Коткарылу бәйрәмендәге бәрән нәрсәнең прообразы булган?

• Илленче көн бәйрәме белән нинди җыю күрсәтелгән булган?

• Пакьләндерү көненең нинди үзенчәлекле яклары Гайсәнең йолым корбанын куллануга күрсәткән?

• Ничек мәсихчеләрне җыю Чатыр кору бәйрәме аша күрсәтелгән булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24, 25 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Коткарылу бәйрәме

14 нче нисан

Вакыйга:

Коткарылу бәйрәме бәрәне суела

Нәрсәнең прообразы:

Гайсә үз гомерен биргән

Төче күмәч бәйрәме (15—21 нче нисан)

15 нче нисан

Вакыйга:

Шимбә

16 нчы нисан

Вакыйга:

Арпа көлтәсе китерелә

Нәрсәнең прообразы:

Гайсә терелтелгән

50 көн

Атналар бәйрәме (Илленче көн бәйрәме)

6 нчы сиван

Вакыйга:

Ике күмәч китерелә

Нәрсәнең прообразы:

Гайсә Мәсих үзенең майланган кардәшләрен Йәһвәгә тәкъдим итә

Пакьләндерү көне

10 нчы тишри

Вакыйга:

Бозау һәм ике кәҗә корбан итеп китерелә

Нәрсәнең прообразы:

Гайсә бар кешелекне йолып алыр өчен, үз канының бәясен тапшыра

Чатырлар кору бәйрәме (уңыш җыю бәйрәме)

15—21 нче тишри

Вакыйга:

Исраиллеләр шатлык белән чатырларда яшәгән, уңышка шатланган һәм 70 бозау корбан итеп китерелгән

Нәрсәнең прообразы:

Майланганнар һәм «бихисап күп кешене» җыю

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Коткарылу бәйрәмендәге бәрәннең каны кебек, Гайсәнең түгелгән каны күпләргә котылу бирә

[24 биттәге иллюстрацияләр]

16 нчы нисанда китерелгән арпа уңышының беренче көлтәсе Гайсә терелүенең прообразы булган

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Илленче көн бәйрәмендә китерелгән ике икмәк майланган мәсихчеләр җыелышының прообразы булган

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Чатыр кору бәйрәме майланган мәсихчеләрнең һәм барлык халыклардан чыккан «бихисап күп кешенең» шатлыклы җыюның прообразы булган