Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш җил-давылларын сез дә җиңә аласыз

Тормыш җил-давылларын сез дә җиңә аласыз

Тормыш җил-давылларын сез дә җиңә аласыз

ХӘЗЕРГЕ авыр вакытларда күпләр җил-давылларга охшаш кыенлыклар кичерә. Мәсихчеләргә исә авырлыкларны җиңеп чыгарга Аллаһыны ярату һәм аның принципларына тугрылык саклау ярдәм итә. Ничек итеп? Моны Гайсә Мәсих сөйләгән ачык мисалдан күреп була. Ул тыңлаучан шәкертләрен «үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә» охшаткан. Гайсә болай дигән: «Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән. Чөнки йорт таш нигез өстенә салынган булган» (Маттай 7:24, 25).

Игътибар итегез, ачык мисалдагы кеше, акыллы булса да, кыенлыкларга очрый: яңгырга, елгалар ташуы һәм көчле җилләргә дучар була. Димәк, Гайсә үзенең шәкертләре хакында барлык авырлыклардан качып котылып, тыныч һәм рәхәт яшәячәкләр дип әйтергә теләмәгән (Мәдхия 33:20; Ягъкуб 4:13—15). Ул Аллаһының тугры хезмәтчеләре тормыштагы җил-давылларга алдан әзерләнеп, аларны җиңеп чыга алуы турында әйткән.

Гайсә ачык мисалын: «Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган»,— дип башлаган. Әлбәттә, Гайсә монда йорт салу турында түгел, ә тормыш корыр өчен кирәкле принциплар хакында сөйләгән. Мәсихнең сүзләрен игътибарга алучылар уйлап, акыл белән эш итә. Алган белемнәрен тормышларында кулланып, алар үз тормышын таш кебек ныклы нигезгә — Гайсәнең тәгълиматларына кора. Шунысы кызык, бу «таш» тигез урында ятмый. Ачык мисалдагы кешегә, таш килеп чыкканчы, җирне «тирән итеп» казырга кирәк (Лүк 6:48). Нәкъ шулай ук Гайсәнең шәкертләре дә, вакыт узуга карамастан ныгый барган сыйфатлар үстерер өчен, бөтен көчен куя, һәм мондый сыйфатлар аларны Аллаһыга якынайта (Маттай 5:5—7; 6:33).

Мәсихчеләр иманы корылган нигезнең ныклыгы тормыштагы җил-давыллар белән сыналганда нәрсә килеп чыга? Аларның Мәсих тәгълиматларын тотарга әзерлеге һәм мәсихчеләргә хас сыйфатлары шундый авырлыклар кичергәндә хәлсезләнмәскә, ә иң мөһиме якынлашкан Һармагедун давылы вакытында нык калырга ярдәм итәчәк (Маттай 5:10—12; Ачылыш 16:15, 16). Чыннан да, Мәсих тәгълиматларын тотып, күп кешеләр тормыш җил-давылларын уңышлы җиңеп чыга. Сез дә җиңә аласыз (1 Петер 2:21—23).