Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иремиянең елавы китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Иремиянең елавы китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Иремиянең елавы китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИРЕМИЯ пәйгамбәр 40 ел дәвамында Аллаһы хөкемен игълан иткән һәм аларның үтәлешен үз күзләре белән күргән. Яраткан шәһәренең җимерелүен күрү аңарда нинди хисләр уята? Грек телендә язылган Септуагинтада Иремиянең елавы китабына мондый кереш сүзләр язылган: «Иремия күз яшьләре түгеп утырган, үксеп Иерусалим турында елаган». Иремия бу китапны б. э. к. 607 елда язган. Ул вакытта Иерусалимның 18 ай камалышта калуы һәм яндырылуы пәйгамбәрнең хәтәрендә әле яхшы сакланган булгандыр, шуңа күрә бу китапта Иремиянең газаплары чагылган (Иремия 52:3—5, 12—14). Күңелне шулхәтле нык дулкынландырган һәм андый авыр хисләр чагылган елау Иерусалимнан башка бер шәһәр турында да язылмаган.

Иремиянең елавы китабы биш лирик поэмадан тора. Беренче дүрт поэма — бу елау җырлары, ә бишенчесе — ялвару, яки дога. Беренче дүрт җыр акростих итеп төзелгән, ягъни шигырьләрнең беренче хәрефе еврей алфавитының 22 хәрефе урнашкан тәртип буенча бара. Бишенче поэмада 22 шигырь булса да, алфавит тәртибе сакланмаган (Иремиянең елавы 5:1).

«КҮЗЛӘРЕМ ЯШЬ ТҮГЕП АРЫП БЕТТЕ»

(Иремиянең елавы 1:1—2:22)

«Кайчандыр халык белән тулы шәһәр ялгыз утыра! Ул тол хатын булган; халыклар арасында бөек, өлкәләр өстеннән мирза салым түләүче булып киткән». Шундый сүзләр белән Иремия пәйгамбәрнең Иерусалим турындагы елаулары башлана. Кайгы сәбәбен аңлатып, пәйгамбәр: «Ходай аның күп законсызлыклары өчен аңа кайгы җибәргән»,— дигән (Иремиянең елавы 1:1, 5).

Ирсез һәм балаларсыз калган тол хатын итеп күрсәтелгән Иерусалим болай дип сорый: «Минем авыруым шикелле авыру бармы?» Үз дошманнары турында ул Йәһвәгә болай дип дога кыла: «Аларның бар ачуы синең йөзең алдына килсен; һәм син аларга миңа бар гөнаһларым өчен эшләгәнне эшлә, чөнки көрсенүләрем бик авыр, һәм йөрәгем хәлсезләнә» (Иремиянең елавы 1:12, 22).

Зур кайгы кичерүче Иремия: «[Йәһвә] ачуы чыгып Исраилнең бөтен мөгезләрен сындырган, дошманнан уң кулын алып куйган һәм тирә яктагы бар нәрсәне юк итүче, яндыра торган ялкын кебек Ягъкубта кабынып киткән»,— дигән. Үзенең тирән кайгысын тасвирлап, пәйгамбәр болай дип елый: «Күзләрем яшьләр түгеп арып бетте, минем эчем дулкынлана, бавырым җиргә агып төшә». Хәтта үтеп баручылар да: «Шушымы матурлыкның камиллеге, бар җирнең шатлыгы дип аталган шәһәр?» — дип гаҗәпләнәләр (Иремиянең елавы 2:3, 11, 15).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:15 — Йәһвә «Яһүднең гыйффәтле кызының [йөзем] сыга торган урынында йөзем таптый» (ЯД) дигән сүзләрне ничек аңларга? Шәһәр гыйффәтле кыз белән чагыштырыла. Аны җимергәндә бабыллылар бик күп кан түккәннәр. Моны йөзем җимешләрен сыгу белән чагыштырып була иде. Йәһвә моны алдан әйткән булган һәм моны рөхсәт иткән. Шуңа күрә ул йөзем «сыга торган урынында йөзем таптый» дип әйтеп була.

2:1 — «Исраилнең матурлыгы күктән җиргә» ничек «ыргытылган булган»? «Күк җирдән биегрәк булганга» күрә, кайвакыт югары күтәрелгәнне кимсетү «күктән җиргә ыргыту» итеп күрсәтелә. «Исраилнең матурлыгы» — Йәһвә аны фатихалап торганда булган даны һәм көче — Иерусалим җимерелгәч һәм Яһүдия талангач, «җиргә ыргытылган» булган (Ишагыйя 55:9).

2:1, 6 — Йәһвәнең «аяклары торган урын» һәм аның «куышы» (ЯД) нәрсә ул? Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Аның йортына барырбыз, аның аяклары торган урынга баш иярбез» (Мәдхия 131:7). Шулай итеп Иремиянең елавы 2:1 дә «аяклары торган урын» — бу Йәһвәгә табыну йорты, яисә аның гыйбадәтханәсе. Бабыллылар «Ходайның йортын» куыш, ягъни бакчадагы кечкенә йортны, шикелле «яндырган» (Иремия 52:12, 13).

2:16, 17 — Еврей алфавитының тәртибе буенча булсын өчен, 16 нчы шигырь айин хәрефеннән, ә 17 нче шигырь пе хәрефеннән башланырга тиеш түгелме? Акростих буенча шигырьләрне язганда, Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучылар шигырьләрне, гадәттә, алфавит тәртибе буенча төзәгәннәр. Әмма бу стиль аркасында шигырьләр табигый яңгырамаса, алар ташламалар ясаганнар. Иң беренче урында хәрефләр тәртибе түгел, ә мәгънә торган. Чөнки хәрефләр тәртибе шигырьләрне хәтердә яхшырак саклар өчен генә булышкан. Иремиянең елавы китабының 3 нче һәм 4 нче җырларында да шундый ук үзгәрешләр күреп була (Иремиянең елавы 3:46, 49; 4:16, 17).

2:17 — Йәһвә Иерусалим турында нинди «сүзен» үтәгән? Бу сүз, күрәсең, Левиләр 26:17 дә язылган булган: «Сезгә үз йөземне борырмын, һәм дошманнарыгыз алдында егылачаксыз, һәм сезне нәфрәт итүчеләр сезнең өстеннән хакимлек итәчәк, һәм сезнең арттан беркем кумаганда йөгерәчәксез».

Безнең өчен сабаклар:

1:1—9. Иерусалим төне буе каты елый һәм аның күз яшьләре яңаклары буйлап ага. Аның капкалары җимерелгән, һәм руханилар көрсенә. Аның кызлары кайгы-хәсрәттә, һәм ул үзе өзгәләнә. Ни өчен? Чөнки Иерусалим авыр гөнаһ эшләгән. Аның шакшылыгы итәгендә. Аның гөнаһы шатлык китерми, ә, киресенчә, күз яшьләре, көрсенү, кайгы һәм әрнү китерә.

1:18. Җинаятьчеләргә җәза биргәндә, Йәһвә һәрвакыт гадел эш итә.

2:20. Исраиллеләргә кисәтү бирелгән булган: алар Йәһвә тавышын тыңламаса, каһәрләнгән булачак. Мәсәлән, алар «үз улларының һәм үз кызларының тәнен» ашаячак (Канун 28:15, 45, 53). Аллаһыга буйсынмау — акылсызлык!

«СУКРАНУЫМНАН ҮЗ КОЛАГЫҢНЫ ЯПМА»

(Иремиянең елавы 3:1—5:22)

Иремиянең елавы китабында, 3 нче бүлектә, Исраил халкы «кеше» белән чагыштырыла. Бу кеше бәхетсезлеккә эләксә дә: «Ходай үзенә өмет итүчегә, аны эзләүче җанга игелекле»,— дип җырлый. Хак Аллаһыга дога кылганда, ул болай дип үтенә: «Син минем тавышым ишеттең; ачы тавышымнан, сукрануымнан үз колагыңны япма». Ул Йәһвәдән дошманнарының явыз сүзләренә игътибар итәргә сорап болай ди: «Ходай, аларның үз куллары белән эшләгәннәре буенча кайтар» (Иремиянең елавы 3:1, 25, 56, 64).

Иремия Иерусалимның 18 айлык камалышы китергән коточкыч нәтиҗәләре турында үз хисләрен белдерә һәм болай дип елый: «Халкым кызының гөнаһлары өчен җәза Содомның гөнаһлары өчен җәзасыннан зуррак: ул бик тиз бәреп төшерелгән, һәм кеше куллары аңа кагылмаган». Иремия болай дип дәвам итә: «Кылычтан үлүчеләр ачлыктан һәлак булучылардан бәхетлерәк, чөнки соңгылар кырның җимешләре җитмәгәнгә кырыла» (Иремиянең елавы 4:6, 9).

Бишенче поэма Иерусалимда яшәүчеләр сөйләгән шикелле төзелгән. Алар болай ди: «Ходай, безнең белән булганны искә төшер; безнең хурлыкка күз сал һәм кара». Үз бәлаләре турында сөйләп, алар болай дип ялвара: «Син, Ходай, мәңге торасың; синең тәхетең — нәселдән нәселгә. Ходай, безне үзеңә бор, һәм без кайтырбыз; борынгы замандагы шикелле безнең көннәребезне яңарт» (Иремиянең елавы 5:1, 19, 21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:16 — «Тешләремне ташлар белән ваткан» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Яһүдләр әсирлеккә барганда икмәкне җирдә чокыр казып салырга мәҗбүр булганнар. Шуңа күрә икмәккә кечкенә ташлар эләккән». Мондый икмәкне ашаганда тешләр ватылырга мөмкин.

4:3, 10 — Ни өчен Иремия «үз халкының кызларын» «чүлдәге тәвә кошы [страус]» белән чагыштыра? Әюб 39:16 буенча, тәвә кошы «үз балалары белән үзен, үзенеке булмаган шикелле, мәрхәмәтсез тота». Мәсәлән, чебешләре йомыркадан чыккач, ана страус һәм башка аналар ояны ташлап китәләр, ә чебешләр турында ата страуслар кайгырта. Ә берәр куркыныч хәл туса, страуслар нәрсә эшли? Алар икәүләшеп чебешләре турында онытып, ояны ташлап китәләр. Бабыллылар Иерусалимны чолгап алгач, ачлык шулхәтле көчле булган ки, гадәттә кызганучан аналар, чүлдәге тәвә кошы кебек, үз балаларына карата мәрхәмәтсез булганнар. Ә ана «шакаллар» (АМТ) үз балалары турында һәрвакыт кайгырта.

5:7 — Йәһвә кешеләрне үз ата-бабаларының хаталары өчен җаваплы дип саныймы? Юк. Йәһвә кешеләргә ата-бабаларның гөнаһлары өчен турыдан-туры җәза бирми. «Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 14:12). Ләкин хаталарның нәтиҗәләре калырга һәм киләсе буыннар моны сизәргә мөмкин. Мәсәлән, борынгы Исраил потка табына башлагач, хәтта соңрак яшәгән тугры исраиллеләргә тәкъва юл белән бару авыррак булган (Чыгыш 20:5).

Безнең өчен сабаклар:

3:43, 44. Иерусалим бәлагә эләккәч, Йәһвә шәһәрдә яшәүчеләрнең ярдәм сорап кычкыруларын тыңлаудан баш тарткан. Ни өчен? Чөнки кешеләр тыңламаучан булган һәм тәүбә итмәгән. Йәһвәнең догаларыбызга җавап бирүен теләсәк, без аңа буйсынырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 28:9).

3:20. «Синең җаның һичшиксез искә төшерәчәк һәм минем өстән иеләчәк» (ЯД). Йәһвә, «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә», шулкадәр югары ки, аңа «җиргә дә, күккә дә күз салыр» өчен иелергә кирәк (Мәдхия 82:19; 112:6). Шул ук вакыт Иремия Аллаһы Тәгалә кешеләргә таяныч бирер өчен, алар өстеннән иелергә әзер икәнен яхшы белгән. Хак Аллаһы зур кодрәтле һәм чиксез акыллы да һәм шулай ук басынкы да, һәм без моңа бик шат!

3:21—26, 28—33. Без авыр газапларны ничек кичерә алабыз? Иремия безгә үрнәк бирә. Безгә Йәһвә күп мәрхәмәтле эшләр эшли һәм аның шәфкате бетмәгән икәнен онытмаска кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: без яшибез, һәм бу үзе инде өметсезлеккә бирелмәс өчен, сабыр булырга, зарланмыйча, Йәһвәдән коткару көтәр өчен сәбәп. Өстәвенә, без «үз авызыбызны туфракка салырга» тиеш, ягъни Аллаһының сынауларны рөхсәт итәргә мөһим сәбәбе бар икәнен аңлап, аларны басынкылык белән кичерергә тиешбез.

3:27. Яшь вакытта иман сынаулары — бу авырлыкларны һәм мыскыл итүне җиңү булырга мөмкин. Әмма «яшьлектә йөкне күтәреп бару кешегә бәхет китерә». Ни өчен? Чөнки яшь чакта авырлыкларны кичерергә өйрәнеп, кеше, үскәч, авырлыкларны җиңелрәк җиңәчәк.

3:39—42. Үз гөнаһларыбыз аркасында газап чиккәндә зарлану акылсыз. Кылган гөнаһ китергән нәтиҗәләр турында зарланыр урынына, «үз юлларыбызны сынау һәм тикшерү, һәм Ходайга борылу» яхшырак булыр иде. Тәүбә итү һәм юлларыбызны үзгәртү акыллы булыр иде.

Өмет тотканың Йәһвә булсын

Иремиянең елавы китабы Йәһвәнең бабыллылар шәһәрне яндыргач һәм җирне ташландык хәлдә калдыргач, Иерусалим белән Яһүдия җиренә карата карашын күрсәтә. Бу китапта гөнаһларны тану турында язылган, һәм бу Йәһвәнең карашын күрсәтә: булган бәла-казаларда кешеләр гаепле. Бу китапта, шулай ук, Аллаһы тарафыннан рухландырылган җырлар язылган. Аларда Йәһвәгә өметләнү һәм дөрес юлга борылырга теләк чагыла. Иремия көннәрендә күпләрнең мондый теләкләре булмаган, бу теләктә Иремиянең һәм тәүбә иткән калдыкның фикер йөртүләре чагыла.

Иремиянең елавы китабы буенча, Иерусалим хәле турында Йәһвә карашыннан ике мөһим сабак алабыз. Беренче сабак: Иерусалимны җимерү һәм Яһүдияне буш калдыру безне Йәһвәгә тыңлаучан булырга дәртләндерә һәм Аллаһы ихтыярын санга сукмаудан кисәтә (1 Көринтлеләргә 10:11). Икенче сабак: Иремиядән үрнәк алырга кирәк (Римлыларга 15:4). Хәл өметсез кебек күренгәндә дә, кайгыга төшкән пәйгамбәр Йәһвәдән коткару эзли. Йәһвәгә һәм аның Сүзенә тулысынча ышану һәм аңа өметләнү бик мөһим! (Еврейләргә 4:12).

[9 биттәге иллюстрация]

Иремия пәйгамбәр игълан иткән үз хөкемнәренең үтелешен күргән

[10 биттәге иллюстрация]

Корея илендә яшәүче бу Шаһитләрнең иманы мәсихчеләр тоткан нейтралитеты ягыннан сыналган булган