Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгы-хәсрәт белән тулган дөньяда өмет бар

Кайгы-хәсрәт белән тулган дөньяда өмет бар

Кайгы-хәсрәт белән тулган дөньяда өмет бар

«БЕЗНЕҢ көннәрдә гади кешеләрнең бар халыклар файдасына эш итәр өчен һәм кешелек проблемаларын чишәр өчен иң яхшы мөмкинлекләре бар». Бу сүзләрне 2006 елның март аенда Оттава шәһәрендә (Канада) үткән конференциядә Кушма Штатларның элекке президенты Билл Клинтон әйткән. Ул шундый нәтиҗә ясаган: 2004 елдагы цунамидан соң халыклар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар һәм оптимизм белән болай дигән: бүгенге дөнья «моңарчы булмаган үзара бәйлелек» заманында яши.

Без афәтләр кешеләрне яхшырак киләчәк төзер өчен берләштерер дип өметләнә алабызмы? «Моңарчы булмаган үзара бәйлелек» тыныч-имин киләчәккә өметләнер өчен нык нигез булып хезмәт итә аламы?

Чын өмет чыганагы

Алты мең еллык кешелек тарихыннан шуны күрәбез: кешеләр бер-берсенә өмет итсә дә, бу өметләр акланмаган. Шуңа күрә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Зәбур китабында киңәш бирелә: «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз» (Мәдхия 145:3). Бу дөньяның оешмаларына, аның байлыгына, аның нәфесләренә өметләнү канәгатьсезлек кенә китерә. Ни өчен? Чөнки «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә» (1 Яхъя 2:17).

Ләкин гасырлар дәвамында Аллаһы тәкъва кешеләр өчен ышанычлы өмет булган. Изге Язмаларда ул борынгы «Исраилнең өмете», Исраил «ата-бабаларының өмете» дип атала. Һәм анда аларның аңа өмет итүләрен, иман итүләрен, шулай ук ышануларын күрсәтүче күп өзекләр бар (Иремия 14:8; 17:13; 50:7). Чыннан да, Изге Язмаларда «Ходайга өметлән» дип язылган (Мәдхия 26:14).

Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 дагы сүзләр безне мондый эшләргә дәртләндерә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер». Сез бу вәгъдәгә тулысынча ышана аласыз, чөнки Йәһвә Аллаһы үзгәрешсез, ышанычлы һәм ул үз сүзләрен һәрвакыт үти (Малахий 3:6; Ягъкуб 1:17). Ул сезгә иң яхшысын тели, һәм сез аның Сүзендә, Изге Язмаларда, әйтелгәнне һәрвакыт тотсагыз, бу белем бүгенге куркыныч заманда сезнең өчен уңышлы җитәкчелек булачак (Ишагыйя 48:17, 18).

Аллаһы җитәкчелеген чын күңелдән кабул итүчеләр аның мондый вәгъдәсенә тулысынча өметләнә алалар: «Курыкма, чөнки мин синең белән; оялма, чөнки мин синең Аллаһың; мин сине ныгытачакмын, һәм сиңа булышачакмын, һәм сине үз дөреслегемнең уң кулы белән тотып торырмын» (Ишагыйя 41:10). Кайнар дога һәм бу өзектә әйтелгән ышандыру турында уйлану Йәһвә Аллаһыны чын күңелдән яраткан бар кешеләрне бик нык юата. Чөнки бу аларга авыр булганда һәм борчылганда көч өсти.

Андреа исемле хатын-кыз мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвә Шаһите, һәм аның ике баласы бар. Ул болай дип сөйли: «Кайвакыт мин ничек яшәргә, ничек тормыш итәргә икәнен белмим. Андый вакытларда мин Йәһвәгә дога кылам һәм аның вәгъдәләре турында уйланам, шул гына миңа көч бирә. Әгәр Йәһвә минем өчен һәрвакыт ныгытма булса, миңа барысын түзеп тору күпкә җиңелрәк».

Йәһвәгә өметегезне ныгытыгыз

Йәһвәгә өметләнеп яшәүнең мөһимлегенә басым ясап, бер мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Синең кануныңны сөючеләрнең тынычлыклары күп, һәм алар бер дә алданмыйлар» (Мәдхия 118:165). Аллаһы Сүзен эчкерсез өйрәнү акылыңны һәм йөрәгеңне рухи яктан файдалы һәм яхшы, «хак, хөрмәтле, дөрес, саф, ягымлы, шөһрәткә лаеклы» фикерләр белән тутырырга ярдәм итә ала. Әгәр андый нәрсәләрне тыңлар һәм өйрәнер өчен, шулай ук кабул итеп кулланыр өчен тырышлыклар куйсагыз, «иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр» (Филиппуйлыларга 4:8, 9).

Джон үзенең зур тәҗрибәсенә нигезләнеп болай дип сөйли: «Мин үземне һәм фикер йөртүемне үзгәртергә кирәк икәнен аңлагач кына киләчәккә башкача карый башладым. Андый үзгәрешләр генә миңа камил, күзгә күренми торган Аллаһы белән мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирер иде. Рухи кеше булып кына мин андый мөнәсәбәтләр булдыра алыр идем. Андый кеше булыр өчен миңа хәзер Аллаһыны истә тотарга һәм бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карарга кирәк иде. Ә моның өчен аның Сүзен укырга һәм укыган турында уйланырга кирәк».

Әгәр сез Изге Язмаларда язылган көч һәм яшәү бирүче хакыйкатьнең «суларын эчсәгез», сез һәр көн масса-күләм мәгълүмат чаралары аша ташып торган пычраклыкка «батмас» өчен вакыт белән сыналган, ышанычлы ярдәм алачаксыз. Изге Язмаларда әйткәннәрне кулланып, сез шулай ук гаиләгезне ныгыта аласыз һәм борчылуларны киметә аласыз. Өстәвенә, Аллаһы мондый вәгъдә бирә: ул «йөрәкләре Аңа тулысынча тугры булганнарга таяныч бирергә» әзер (2 Паралипоменон 16:9). Ул хәлне шулай үзгәртә ала ки, сез бернәрсәдән курыкмассыз.

Сугыш аша үткән һәм күп кешеләрнең үлемен үз күзләре белән күргән Финеас болай дип сөйли: «Мин үз тормышымны Йәһвәнең кайгыртучан кулларына тапшырырга өйрәндем. Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү миңа күп проблемалардан качарга булышты». Әгәр сез чыннан да Йәһвә Аллаһыга өметләнеп яшәсәгез, ул сезгә һәркайсы бәлаләрдән котылырга ярдәм итәчәк (Мәдхия 17:30). Үз әти-әнисен яратып яшәгән бала аларга тулысынча ышана, һәм алар аның турында кайгыртканга ул үзен тыныч хис итә, ул моны хәтта авырганда яки борчылганда сизә. Әгәр сез тырышлыклар куеп, Йәһвәгә өметлән дигән чакыруны кабул итсәгез, сез дә моңа охшашны хис итәчәксез (Мәдхия 36:34).

Өмет өчен ышанычлы нигез

Гайсә Мәсих үз шәкертләренә болай дигән: «Ә сез болай дога кылыгыз: күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен, Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:9, 10). Бу күктәге Патшалык — Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге хөкүмәт — аша Аллаһы җир өстеннән үзенең законлы хакимлеген башкарырга хәл иткән (Мәдхия 2:7—12; Данил 7:13, 14).

Бүгенге тормыш куркыныч, һәм бу шуны ачык итеп күрсәтә: Аллаһыга үзгәрешләр ясарга кирәк. Бәхеткә каршы, тиздән ул моны эшләячәк! Аллаһы тарафыннан тәхеткә утыртылган Мәсих-Патшага Йәһвәнең хакимлеген аклар өчен һәм аның исемен изгеләндерер өчен хакимлек бирелгән (Маттай 28:18). Тиздән Патшалык идарәсе җиргә игътибар итәчәк һәм андагы курку уята торган һәм борчылуга китерә торган һәрнәрсәне юк итәчәк. Ишагыйя 9:6 да (ЯД) Гайсә безне куркудан азат итә ала торган лаеклы Хаким итеп күрсәтелә. Мәсәлән, ул «Мәңгелек Ата», «Искиткеч Киңәшче» һәм «Тынычлык мирзасы» дип аталган.

Җылы хисләр уяткан «Мәңгелек Ата» дигән сүзләргә игътибар итик. «Мәңгелек Ата» буларак, Гайсәнең тыңлаучан кешеләргә җирдә мәңге яшер өчен мөмкинлек бирергә көче, хакимлеге һәм шулай ук теләге дә бар. Ул моны үзенең йолым корбаны нигезендә башкарачак. Ахыр чиктә кешеләр беренче гөнаһлы кеше Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһтан һәм камилсезлектән азат ителәчәк (Маттай 20:28; Римлыларга 5:12; 6:23). Мәсих Аллаһы биргән хакимлекне шулай ук үлгән кешеләрне терелтер өчен кулланачак (Яхъя 11:25, 26).

Җирдә булганда, Гайсә үзен «Искиткеч Киңәшче» итеп күрсәткән. Гайсә ничек көндәлек проблемаларны чишәргә икәнен белгән, чөнки аның Аллаһы Сүзеннән белемнәре булган, һәм ул кеше табигатен яхшы аңлаган. Күктә Патша булып тәхеткә утыртылганнан бирле Мәсих «Искиткеч Киңәшче» ролен үтәвен дәвам итә. Ничек итеп? Ул Йәһвәнең кешеләр белән аралашуында төп роль уйный. Изге Язмаларда язылган Гайсәнең киңәше һәрвакыт акыллы һәм камил. Моны белү һәм моңа ышану тормышыбызда нәрсә көтә микән дигән шикләнүләрдән һәм көчсез калдыра торган куркудан азат итә ала.

Ишагыйя 9:6 да Гайсә шулай ук «Тынычлык мирзасы» дип атала. Гайсә сәяси, иҗтимагый, һәм экономик тигезсезлекне юк итәр өчен тиздән үз көчен кулланачак. Ничек итеп? Ул кешелек өстеннән тынычлык китерәчәк бер Патшалык урнаштырачак, ә үзе аның Патшасы булачак (Данил 2:44).

Патшалык идарә иткәндә бөтен җирдә чын тынычлык булачак. Ни өчен моңа ышанып була? Ишагыйя 11:9 да мондый сәбәп китерелә: «[Патшалык гражданнары] минем бөтен изге тавымда явызлык эшләмәсләр һәм зыян китермәсләр, чөнки җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак». Ахыр чиктә, җирдә һәрбер кешенең Аллаһы турында төгәл белеме булачак, һәм һәрбер кеше аңа тыңлаучан булачак. Мондый киләчәк сезгә шатлык китерәме? Алайса Йәһвә «Ходай турында» кыйммәтле «белем» алырга ашыгыгыз.

Сез иманыгызны ныгыта торган һәм тормыш бирә торган Аллаһы турында белем ала аласыз. Моның өчен, Изге Язмаларда безнең көннәрдәге вакыйгалар турында һәм вәгъдә ителгән искиткеч киләчәк турында әйтелгәнне карап чыгарга кирәк. Шуңа күрә без сезне Йәһвә Шаһитләре тәкъдим иткәнне кабул итеп түләүсез Изге Язмалар өйрәнүен башларга чакырабыз. Бу куркуны җиңәргә һәм кайгы-хәсрәт белән тулы дөньяда чын өметкә ия булырга булыша.

[7 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Ни өчен Күктәге Патшалык өмет бирә?

Гайсә Мәсихкә, Аллаһының Патшалыгында Патша буларак, дөнья белән хакимлек итәргә сәләт һәм хокук бирелгән булган (Маттай 28:18). Ул җирнең тире-як мохитен камил итәчәк. Аның шулай ук авыртуларны юк итәргә көче бар. Гайсә җирдә эшләгән кодрәтле эшләре шуны алдан ук күрсәткән: ул камил һәм ышанычка лаек Патша буларак идарә иткәндә хәтта күпкә бөегрәк фатихалар китерәчәк. Аста китерелгән Мәсих-Патшаның нинди сыйфатлары сезгә аеруча ошый?

Аның белән аралашу җиңел булган (Марк 10:13—16).

Акыллы булган һәм кешеләргә бертигез караган (Марк 10:35—45).

Ышанычка лаек һәм риясыз (Маттай 4:5—7; Лүк 6:19).

Тәкъва һәм гадел (Ишагыйя 11:3—5; Яхъя 5:30; 8:16).

Кайгыртучан, игътибарлы һәм басынкы (Яхъя 13:3—15).

[4 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны укып һәм уйланып, без Йәһвәгә өметләнергә өйрәнәбез