Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьләрендә рухи яктан җимеш бирәләр

Олы яшьләрендә рухи яктан җимеш бирәләр

Олы яшьләрендә рухи яктан җимеш бирәләр

«Алар Ходай йортына утыртылганнар... Картлыкларында җимеш бирерләр» (МӘДХИЯ 91:14, 15).

1, 2. а) Олы яшьтәгеләр ничек еш кына сурәтләнә? б) Адәм гөнаһының нәтиҗәләре турында Изге Язмаларда нинди вәгъдә бирелә?

 ОЛЫ яшьтәге кеше. Бу сүзләрне ишеткәч, күз алдыгызга нәрсә китерәсез? Җыерчыкланган йөз, начар күрә торган күзләр, дер-дер калтырый торган куллар һәм аякларнымы? Ә бәлки Вәгазьче 12:1—7 дә образлы рәвештә сурәтләп бирелгән «авыр көннәргә», ягъни картлыкка, хас башка якларнымы? Шулай икән, шунсын истә тоту мөһим: Вәгазьче китабының 12 нче бүлегендә Барлыкка Китерүче, Йәһвә Аллаһы, ниятләгән кешенең яшьләр узуы белән үзгәрүе түгел, ә кеше тәнендәге Адәм гөнаһының нәтиҗәсе күрсәтелә (Римлыларга 5:12).

2 Олы яшь үзеннән-үзе ләгънәт түгел, чөнки яшәүне дәвам итәр өчен елларның узуы кирәк. Өстәвенә, бар тере затлар үсәргә һәм җитлегергә тиеш. Бөтен җирдә хөкем сөргән гөнаһ белән камилсезлекнең алты мең ел дәвамындагы җимергеч зыяны тиздән үткәндә калачак. Һәм барлык тыңлаучан кешеләр картлык китергән авыртулар һәм үлем булмаган тормыш белән рәхәтләнеп яшәячәкләр, андый тормыш алдан ниятләнгән булган (Яратылыш 1:28; Ачылыш 21:4, 5). Ул вакытта «яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24). Карт кешеләр үзләренең «яшьлек көннәренә» әйләнеп кайтачак, һәм аларның тәннәре «яшьлектәгедән дә тазарак булачак» (Әюб 33:​25). Әмма хәзер барлык кешеләр Адәмнән мирас итеп алган гөнаһ белән көрәшергә тиеш. Шулай да Йәһвәнең хезмәтчеләре еллар узу белән фатиха алалар.

3. Мәсихчеләр ничек «картлыкларында җимеш бирә» ала?

3 Аллаһы Сүзендә «Ходай йортына утыртылганнар... картлыкларында җимеш бирерләр» дигән ышандыру бар (Мәдхия 91:14, 15). Образлы тел белән мәдхия җырлаучы мондый төп хакыйкатьне сөйли: Аллаһының тугры хезмәтчеләре яшьләр узган саен хәлсезләнсәләр дә, рухи яктан үсүләрен, алга баруларын һәм уңышлы булуларын дәвам итә ала. Изге Язмалардагы һәм безнең көннәрдәге күп кенә мисаллар моны раслый.

«Һәрвакыт... Аллаһы Йортында»

4. Олы яшьтәге Ханна пәйгамбәр Аллаһыга тугрылыгын ничек күрсәткән, һәм ул ничек бүләкләнгән булган?

4 Мәсәлән, беренче гасырда яшәгән Ханна пәйгамбәр мисалын карап чыгыйк. Аңа 84 яшь булган, һәм ул «һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы Йортында көне-төне Аллаһыга хезмәт итә иде». Ханнаның атасы левиле булмаган. Ул «Ашер ыруыннан» булган, шуңа күрә Ханна Аллаһы йортында яши алмаган. Күз алдыгызга китерегез: һәр көн иртәнге корбан китерүдән кичке корбан китерүгә кадәр Аллаһы Йортында булыр өчен күпме аңа тырышлыклар куярга кирәк булган! Әмма Ханна моның өчен мул фатихаланган булган: Йосыф белән Мәрьям, Муса кануны буенча, бәләкәй Гайсәне Йәһвә алдына китерер өчен гыйбадәтханәгә алып килгәндә, ул анда булган. Гайсәне күргәч, Ханна «Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимның азат ителүен көтеп торучы кешеләрнең барысына да Бала хакында сөйләде» (Лүк 2:22—24, 36—38; Саннар 18:6, 7).

5, 6. Бүген күп кенә олы яшьтәгеләр ничек итеп Ханна чагылдырган рухны күрсәтәләр?

5 Бүген безнең арадагы күп кенә олы яшьтәгеләр, Ханна кебек, регуляр рәвештә очрашуларга киләләр, чын гыйбадәт кылу гөрләп үссен өчен чын күңелдән дога кылалар һәм яхшы хәбәрне вәгазьләргә ашкынып торалар. Регуляр рәвештә мәсихче очрашуларга үз хатыны белән килгән 80 яшьтән узган бер абый-кардәш болай дигән: «Очрашуларга йөрү тормышыбызның бер өлеше булып китте. Без Аллаһы халкы булган җирдә булырга телибез. Анда без үзебезне яхшы хис итәбез». Нинди әйбәт үрнәк! (Еврейләргә 10:24, 25).

6 «Рухи эшләрдә катнашырга мөмкинлек туса, мин һәрвакыт әзер». Бу Джин исемле 80 яшьтән узган мәсихче тол хатынның девизы. «Әлбәттә, минем авыр вакытларым да була»,— дип дәвам итә ул,— ләкин ни өчен бу минем тирәдәге кешеләрне күңелсез итәргә тиеш?» Балкып торган күзләре белән ул үзенең башка илләргә рухи яктан көч бирә торган очрашуларга барырга яратканы турында сөйли. Күптән түгел генә булган сәяхәтендә ул үзенең юлдашларына болай дигән: «Минем туристлар йөри торган җирләргә йөрисем килми. Минем хезмәт итәсем килә!» Джин, бу илдәге телне белмәгән булса да, кешеләрдә Изге Язмалардагы хәбәргә кызыксыну тудыра алган. Өстәвенә, берничә ел дәвамында ул, яңа телне өйрәнергә һәм җыелышка барып кайтырга ике сәгать вакыт кирәк булса да, вәгазьчеләр ярдәме кирәк булган җыелыш белән хезмәттәшлек иткән.

Фикер йөртү сәләтен саклау

7. Олы яшьтәге Муса үзенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга теләген ничек белдергән?

7 Еллар узу белән, тормыштагы тәҗрибә туплана (Әюб 12:12). Әмма кеше еллар узган саен үзеннән-үзе рухи яктан үсми. Шуңа күрә үткәндә алган белемгә генә өметләнер урынына, Аллаһының тугры хезмәтчеләре әкренләп «белемнәрен арттырырга» тырыша (Гыйбрәтле сүзләр 9:9). Йәһвә Мусага йөкләмә биргәндә, аңа 80 яшь булган (Чыгыш 7:7). Муса көннәрендә 80 яшькә җитү, күрәсең, гадәти булмаган, чөнки ул: «Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел»,— дип язган (Мәдхия 89:10). Әмма Муса беркайчан да үзен өйрәнер өчен бик карт дип санамаган. Берничә дистә ел Аллаһыга хезмәт иткәч, күп махсус йөкләмәләр һәм авыр вазифалар үтәгәч, Муса Йәһвәдән: «Мин сине белсен өчен, миңа үз юлыңны ач»,— дип үтенгән (Чыгыш 33:13). Муса Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен һәрвакыт ныгытырга теләгән.

8. 90 яшеннән узган Данил ничек өйрәнү аша үз фикер йөртү сәләтен саклаган, һәм моның нәтиҗәләре нинди булган?

8 Данил пәйгамбәр, аңарга, күрәсең, 90 нан артык булганда, һаман да изге Язмаларны җентекләп өйрәнгән. «Китапларны», шул исәптән, бәлкем, Ләвиләр, Ишагыйя, Иремия, Һошея һәм Амос китапларын, өйрәнгәндә алган белемнәр Данилны Йәһвәгә, ярдәм эзләп, чын күңелдән дога кылырга дәртләндергән (Данил 9:1, 2). Аллаһы бу догага Данилны пәйгамбәрлек язарга рухландырып җавап биргән. Бу пәйгамбәрлектә Мәсихнең килүе һәм чын гыйбадәт кылуның киләчәге турында әйтелгән булган (Данил 9:20—27).

9, 10. Фикер йөртү сәләтен саклар өчен, кайберәүләр нәрсә эшләгән?

9 Муса белән Данил кебек, без дә көч җиткәнчә рухи нәрсәләргә игътибарыбызны тупларга тырышып, үз фикер йөртү сәләтләребезне саклый алабыз. Күпләр нәкъ шулай эшли дә. Уорт исемле 80 яшьтән узган бер мәсихче өлкән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән рухи ризык белән үз вакытында тукланырга тырыша (Маттай 24:​45). Ул болай ди: «Мин хакыйкатьне бик нык кадерлим, һәм хакыйкать яктылыгының һаман да яктыра баруын күрү мине шатландыра» (Гыйбрәтле сүзләр 4:18). Тулы вакытлы хезмәттә 60 тан артык ел үткәргән Фредны исә имандашлар белән Изге Язмалар буенча алып барылган сөйләшүләр рухи яктан ныгыта. «Мин Изге Язмаларны акылымда тере килеш сакларга тырышам,— ди ул.— Әгәр Изге Язмаларны тере, мәгънәле, итә алсаң һәм белгәннәреңне „дөрес сүзләр үрнәгенә“ җайлап куя алсаң, синең Изге Язмалардан алынган хакыйкать кисәкләре аерым-аерым булмаячак. Син һәр кисәкнең үзенең тиешле урынында ялтыраганын күрә аласың» (2 Тимутегә 1:13).

10 Олы яшьтә булу яңа һәм авыр фикерләрне үзләштерүгә һәрвакытта да комачаулый дип әйтеп булмый. 60, 70 һәм хәтта 80 яшьтән узган кешеләр укырга, язарга яисә яңа телләрдә сөйләшергә өйрәнгәннәр. Кайбер Йәһвә Шаһите моны башка телдә сөйләшкән кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен эшләгән (Марк 13:10). Харри һәм аның хатыны португал телендә вәгазьләргә теләгән, ул вакытта аларга 70 яшьләр чамасы булган. «Гадәттә, олыгая барган саен тормыштагы һәр йөкләмә авырая бара»,—дип әйтә Харри. Ләкин тырышлык куеп һәм нык торып, алар португал телендә Изге Язмалар өйрәнүләре алып бара алганнар. Инде күп еллар дәвамында Харри өлкә конгрессында португал телендә нотыклар белән чыгыш ясый.

11. Олы яшьтәге тугры кешеләрнең уңышларын нигә карап чыгарга кирәк?

11 Шунсын әйтергә кирәк: һәр мәсихче андый үзгәрешләр ясый алмый, аңа саулыгы һәм шартлары рөхсәт бирмәскә мөмкин. Алайса, нигә кайбер олы яшьтәгеләрнең башкарган эшләрен карап чыгарга кирәк соң? Бу барысы да шундый ук эшләрне башкарырга тиеш дигәнне бер дә аңлатмый, юк. Бу мисаллар рәсүл Паул яһүд мәсихчеләренә тугры җыелыш җитәкчеләре турында язганнарның рухын чагылдыра. «Аларның гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез»,— дип язган ул (Еврейләргә 13:7). Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкыну күрсәткән олы яшьтәге кешеләрнең мисалларын карап чыкканда, без аларның андый ашкынуга этәргән нык иманнарын үрнәк итеп тотарга дәртләнү алабыз. Үз ашкынуының сәбәбен аңлатып, Харри, аңа хәзер 87 яшь, болай ди: «Мин калган елларымны акыллы кулланырга һәм Йәһвәгә хезмәт иткәндә мөмкин кадәр файдалы булырга теләр идем». Алдарак искә алынган Фред Вефиль хезмәтендә катнашудан зур канәгатьлек таба. «Йәһвәгә хезмәт итәр өчен иң яхшы юлны табып, бу юлдан баруны дәвам итәргә кирәк»,— ди ул.

Үзгәрүчән шартларга карамастан тугрылар

12, 13. Үзгәргән шартларга карамастан, Верзиллий Аллаһыга тугры булуын ничек күрсәткән?

12 Олы яшькә хас булган үзгәрешләр белән килешү авыр булырга мөмкин. Шулай да, андый үзгәрешләргә карамастан, Аллаһыга тугрылыклы булу мөмкин. Бу яктан Давыт патша көннәрендә Гилад җирләрендә яшәгән Верзиллий яхшы үрнәк күрсәткән. 80 яшендә ул Абессалом фетнә күтәргән вакытта Давыт белән аның армиясен ризык һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, алар турында зур кайгырту күрсәткән. Давыт үзенең кешеләре белән Иерусалимга кире кайтканда, ул аны Үрдүн елгасы янына озата барган. Давыт Верзиллийне үзе белән сараена яшәргә чакырган. Верзиллийнең җавабы нинди булган? «Миңа инде сиксән яшь... Мин, синең хезмәтчең, ашаган һәм эчкән нәрсәләрнең тәмен аера алырмынмы? Мин ир яки хатын җырчыларның тавышын ишетә алырмынмы?.. Менә, синең хезмәтчең, улым Кимгам минем хуҗам, патша, белән барсын, һәм аның өчен үзеңә яраклыны эшләрсең» (2 Патшалык 17:27—29; 19:31—40).

13 Үзгәргән шартларга карамастан, Верзиллий Йәһвәнең майланган патшасына булышыр өчен булдыра алганны эшләгән. Ул инде элеккечә тәмне сизмәгәнен һәм тавышларны аера алмаганын белсә дә, ул бер дә кайгырмаган. Верзиллий үзенә биреләчәк хөрмәтне Кимгамга бирергә риясыз тәкъдим итеп, үзенең эчке асылын күрсәткән. Верзиллий кебек, күп кенә олы яшьтәгеләр дә бүген риясызлык һәм юмартлык рухы күрсәтәләр. Алар чын гыйбадәт кылу алга барсын өчен булдыра алганнарны эшлиләр, алар «бу Аллаһы ярата торган корбан» икәнен беләләр. Тугры кешеләр белән хезмәт итү — чын фатиха! (Еврейләргә 13:16).

14. Давытның яше турындагы сүзләр ничек Мәдхия 36:23—25 тәге сүзләргә мәгънә өсти?

14 Еллар дәвамында Давытның шартлары күп мәртәбәләр үзгәрсә дә, ул Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләре турында кайгыртачагына нык ышаныч саклаган. Үз гомеренең азагында Давыт җыр язган. Зәбур китабында бу 36 нчы мәдхия. Күз алдыгызга китерегез: уйга чумган Давыт арфада уйнап мондый сүзләр җырлый: «Тәкъваның аякларын Ходай Үзе төзек йөртә, һәм аның йөрешләрен дә ярата. Егылганда имгәнмәс, чөнки Ходай кулыннан тотып тора. Башта яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем» (Мәдхия 36:23—​25). Йәһвә үзе рухландырган бу мәдхиягә Давытның яше турында өзекне кертергә кирәк дип тапкан. Бу эчкерсез сүзләр мәдхиягә тирән хисләр өсти!

15. Рәсүл Яхъя, үзгәргән шартларга һәм олы яшенә карамастан, ничек тугры булуда үрнәк күрсәткән?

15 Рәсүл Яхъя, үзгәргән шартларга һәм карт яшенә карамастан, тугры булуда тагын бер яхшы үрнәк булып тора. Аллаһыга якынча 70 ел хезмәт иткәннән соң, ул «Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек иткәне өчен» Патмос дип аталган утрауга сөрелгән булган (Ачылыш 1:9). Ләкин аның хезмәте моның белән тәмамланмаган. Изге Язмалардагы Яхъя язган барлык китаплар аның гомеренең соңгы елларында язылган булган. Патмос утравында булганда, аңа курку-хөрмәт уята торган ачылыш күренеше бирелгән булган, ул аны җентекләп язып куйган (Ачылыш 1:1, 2). Күпләр исәпләвенчә, сөргеннән ул Рим императоры Нерва идарә иткәндә азат ителгән булган. Соңыннан, якынча б. э. 98 елында, Яхъя, аңа, бәлкем, 90 яки 100 яшь булганда, үз исемен йөрткән Яхшы Хәбәрне һәм өч китапны язган.

Йәһвә үз хезмәтчеләренең чыдамлылыгын истә тота

16. Сөйләү сәләте начарланып киткән кешеләр ничек Йәһвәгә тугрылыкларын күрсәтәләр?

16 Мөмкинлекләр төрлечә һәм төрле дәрәҗәдә чикләнергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләрнең хәтта сөйләү сәләте начарлана. Әмма алар Аллаһының яратуын һәм мәрхәмәтен истә тоталар. Аларның кычкырып әйтергә мөмкинлекләре чикле булса да, алар йөрәкләре белән Йәһвәгә: «Әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам»,— дип әйтәләр (Мәдхия 118:97). Йәһвә исә үзенең «исемен хөрмәт итүчеләрне» белә, һәм ул аларның, күпчелек кешеләрдән аермалы буларак, аның юллары турында уйланганнарын кадерли (Малахий 3:16; Мәдхия 9:25). Безнең йөрәктәге уйлар Йәһвәне сөендерә. Моны белү безне юата! (1 Паралипоменон 28:9; Мәдхия 18:15).

17. Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән мәсихчеләрнең нинди үзенә бер төрле байлыгы бар?

17 Шунсын да онытмаска кирәк: дистә еллар Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр чыннан да үзенә бер төрле һәм башкаларда булмаган нәрсәгә ия булганнар: алар Йәһвәгә хезмәт итүдә күп еллар чыдамлылык саклаган. Гайсә болай дигән: «Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз» (Лүк 21:19). Чыдамлылык мәңгелек тормышны алыр өчен бик мөһим. Сезнең арадан Аллаһы ихтыярын үтәгән һәм үз тормышы белән тугрылыгын исбат иткән мәсихчеләр «Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга» ышаныч белән көтә ала (Еврейләргә 10:36).

18. а) Олы яшьтәгеләр турында әйткәндә, Йәһвәне нәрсә шатландыра? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Йәһвә сезнең чын күңелдән башкарган хезмәтегезне күпме эшли алганыгызга карамастан кадерли. Олы яшьтәге кешенең тәне белән нәрсә генә булмасын, аның асылы көннән-көн яңара бара ала (2 Көринтлеләргә 4:16). Һичшиксез, Йәһвә сез үткәндә башкарган эшләрегезне кадерли. Ул шулай ук сезнең аның исеме хакына хәзер эшләгәннәрегезне дә кадерли (Еврейләргә 6:10). Андый тугрылык башкаларга тәэсир итәме? Чираттагы мәкаләдә моны белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ханна безнең көннәрдәге олы яшьтәге мәсихчеләргә нинди яхшы үрнәк калдырган?

• Ни өчен олы яшь безнең мөмкинлекләргә һәрвакытта да чик куя дип әйтеп булмый?

• Олы яшьтәгеләр ничек Аллаһыга тугрылыкларын күрсәтүен дәвам итә алалар?

• Йәһвә олы яшьтәгеләрнең аның исеме хакына башкарган хезмәтенә ничек карый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Олы яшьтәге Данил яһүдләр әсирлектә күпме булуын «китаплардан» белгән

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Күп кенә олы яшьтәге мәсихчеләр безгә үрнәк булып торалар: алар регуляр рәвештә очрашуларга киләләр, ашкынып вәгазьлиләр һәм өйрәнәләр