Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьтәгеләр — яшьләр өчен фатиха

Олы яшьтәгеләр — яшьләр өчен фатиха

Олы яшьтәгеләр — яшьләр өчен фатиха

«Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама» (МӘДХИЯ 71:18).

1, 2. Аллаһының олы яшьтәге хезмәтчеләре нәрсәне аңларга тиеш, һәм без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

 КӨНБАТЫШ Африкада яшәүче мәсихче өлкән олыгайган майланган абый-кардәшкә хәл белергә кереп чыккан һәм аннан: «Ничек яшисең?» — дип сораган. Бу абый-кардәш: «Мин йөгерә алам, сикерә-сикерә бара алам, сикерә алам һәм бии алам»,— дигән, һәм әйткәннәрен күрсәтеп биргән. «Ләкин,— дип өстәгән ул,— мин оча алмыйм». Бу өлкән аны аңлаган. Майланган мәсихченең: «Эшли алганымны эшләргә мин шатмын, әмма эшли алмаганымны мин эшләмим»,— дип әйтәсе килгән. Хәзер бу мәсихче өлкән 80 нән узган, һәм ул бу майланган абый-кардәшнең юмор хисен һәм аның тугрылыгын ярату белән искә төшерә.

2 Олы яшьтәге кеше күрсәткән Аллаһыга яраклы сыйфатлар башкаларга бик нык тәэсир итә ала. Әлбәттә, акыллылык һәм мәсихче сыйфатлар үзеннән-үзе яшьләр узу белән килми (Вәгазьче 4:13). Изге Язмаларда: «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 16:31). Сез олы яшьтә икәнсез, сезнең сүзләрегез һәм эшләрегез башкаларга никадәр файдалы була ала икәнен сез беләсезме? Изге Язмалардагы кайбер мисалларны карап чыгыйк. Бу мисаллар олы яшьтәгеләрнең яшьләр өчен чын фатиха була алганнарын күрсәтә.

Безнең көннәрдә дә җимешләр китерә торган иман

3. Нухның тугрылыгы бүгенге көндә яшәүчеләргә ничек тәэсир иткән?

3 Нухның иманы һәм ныклыгы безнең көннәргә кадәр сизелеп торган файда китергән. Көймәне төзегәндә, хайваннарны җыйганда һәм кешеләргә вәгазьләгәндә, Нухка якынча 600 яшь булган (Яратылыш 7:6; 2 Петер 2:5). Аллаһыдан куркып яшәгәнгә күрә, Нух үз гаиләсе белән Туфан вакытында исән калган һәм бүген җирдә яшәгән бар кешеләр өчен нәсел башлыгы булып киткән. Әйе, Нух кеше гомере озынрак булганда яшәгән. Шулай да Нух бик карт булганда да тугры булып калган, һәм бу зур фатихалар китергән. Нинди фатихалар?

4. Нухның ныклыгы Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә ничек файда китергән?

4 Нәмруд, Йәһвәнең «җир йөзен тутырыгыз» дигән боерыгына каршы килеп, Бабыл манарасы төзи башлаганда, Нухка якынча 800 яшь булган (Яратылыш 9:1; 11:1—9). Әмма ул Нәмруд фетнәсендә катнашмаган. Шуңа күрә фетнәчеләрнең телләре буташтырылганда, аның теле, күрәсең, үзгәртелмәгән. Нух үз иманы һәм ныклыгы белән Аллаһының бар яшьтәге хезмәтчеләренә үрнәк биреп тора: ул бу сыйфатларны олы яшьтә генә түгел, ә гомере буена күрсәткән (Еврейләргә 11:7).

Гаиләгә файда китерә

5, 6. а) Ибраһимга 75 яшь булганда, Йәһвә аңа нәрсә әйткән? б) Ибраһим Аллаһының боерыгын алгач, нәрсә эшләгән?

5 Олы яшьтәгеләр үз гаиләдәгеләренең иманнарына яхшы яктан йогынты ясый ала. Моны Нухтан соң яшәгән ыруг башлыклары мисалларыннан күреп була. Ибраһимга 75 яшьләр тирәсе булганда, Аллаһы аңа: «Торган җиреңне, халкыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит... Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын»,— дигән (Яратылыш 12:1, 2).

6 Күз алдыңа китереп кара: сиңа йортыңны, дусларыңны, туган илеңне һәм таяныч биргән туганнарыңны калдырып, син белмәгән җиргә күчеп китәргә кирәк дип әйтәләр. Ибраһим нәкъ шундый боерык алган. Ул «Раббысы боерганча, юлга чыккан», һәм калган бар гомере буена Кәнган җирләрендә килмешәк булып чатырларда яшәгән һәм бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән (Яратылыш 12:4; Еврейләргә 11:8, 9). Йәһвә Ибраһимнан «бөек халык» тудырачакмын дип әйткән булса да, ул аның буыннары әле күп санлы булганчыга кадәр үлгән. Аның хатыны Сара, Ибраһим вәгъдә ителгән җирдә 25 ел яшәгәннән соң гына, аңа бер угылны, Исхакны тапкан (Яратылыш 21:2, 5). Әмма Ибраһим көтәргә арымаган һәм үзенең шәһәренә кире кайтып китмәгән. Менә нинди иман һәм чыдамлылык!

7. Ибраһимның чыдамлылыгы аның улы Исхакка ничек тәэсир иткән, һәм бу кешелеккә нәрсә китергән?

7 Ибраһимның чыдамлылыгы аның улы Исхакка бик нык тәэсир иткән. Исхак бар гомерен, 180 ел, Кәнган җирләрендә килмешәк булып яшәгән. Исхакның чыдамлылыгы Аллаһының вәгъдәсенә иман итүгә нигезләнгән булган. Бу иманны аның күңеленә аның олы яшьтәге әти-әнисе салган, ә соңыннан Йәһвә, аңа мөрәҗәгать итеп, үзе бу иманны ныгыткан (Яратылыш 26:2—5). Йәһвә җир йөзендәге барлык халыклар Ибраһим гаиләсе аша киләчәк «нәсел орлыгы», ягъни токымы, аша фатихаланган булачак дигән вәгъдә биргән. Исхакның ныклыгы бу вәгъдәнең үтәлүендә төп роль уйнаган. Гасырлар үткәч, Гайсә Мәсих, бу «орлыкның» төп өлеше, үзенә иман китерүче һәр кешегә Аллаһы белән татулашырга һәм мәңгелек тормыш алырга юл ачкан (Гәләтиялеләргә 3:16; Яхъя 3:16).

8. Ягъкуб нык иманны ничек күрсәткән, һәм нәтиҗәсе нинди булган?

8 Исхак үз чиратында үз улы Ягъкубка нык иман үстерергә булышкан, бу иман аңа олы яшендә көч биреп торган. Ягъкуб фәрештә белән төне буе фатиха алыр өчен көрәшкәндә, аңа 97 яшь булган (Яратылыш 32:24—28). Ягъкуб 147 яшендә үлгән, әмма үләр алдыннан унике улының һәрберсенә фатиха бирер өчен көч тапкан (Яратылыш 47:28). Аның Яратылыш 49:1—28 дә язылган пәйгамбәрлек сүзләре расланган һәм һаман үтәлә бара.

9. Рухи яктан җитлеккән олы яшьтәгеләр үз гаиләләренә ясый торган йогынты турында нәрсә әйтеп була?

9 Бу очраклардан шунсы ачык күренеп тора: Аллаһының тугры хезмәтчеләре үз гаилә әгъзаларына файдалы йогынты ясый алалар. Зур тәҗрибә һәм чыдамлылык мисалы Изге Язмаларга нигезләнгән үгет-нәсыйхәт белән бергә яшь кешегә нык иманга ия булып үсәр өчен көчле ярдәм булырга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Олы яшьтәгеләр үз гаиләләренә файдалы йогынты ясый алалар, алар моның мөһимлеген онытмаска тиеш.

Имандашларга файда китерә

10. Йосыф «үз сөякләре» турында нинди боерык биргән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

10 Олы яшьтәгеләр шулай ук имандашларына да яхшы йогынты ясый алалар. Олы яшьтә булганда Ягъкубның улы Йосыф гади генә сүзләр әйтеп, иманын белдергән, һәм аның бу белдергән иманы аннан соң яшәгән Аллаһының миллионлаган тугры хезмәтчеләренә зур файда китергән. Йосыфка 110 яшь булганда, ул «үз сөякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйткән», ягъни Исраил халкы Мисырдан чыкканда, аның сөякләрен үзләре белән алып чыгарга тиеш булган (Еврейләргә 11:22; Яратылыш 50:25). Исраил халкы Йосыф үлгәч күп еллар авыр коллыкта булганда, бу боерык аларга өметләнер өчен нигез бар икәненә, аларның азат ителәчәгенә ышандыру булып торган.

11. Олы яшьтәге Муса Ешуага нинди йогынты ясаган?

11 Йосыф белдергән иманнан көч алган кешеләр арасында Муса да булган. Мусага 80 яшь булганда, аңа Йосыфның сөякләрен Мисыр иленнән чыгарырга хөрмәт күрсәтелгән (Чыгыш 13:19). Шул вакытта диярлек ул үзеннән күпкә яшьрәк булган Ешуа белән танышкан. Шуннан соң, 40 ел буена, Ешуа Мусаның ярдәмчесе булып хезмәт иткән (Саннар 11:28). Ул Мусаны Синай тавына озата барган һәм Муса Ун әмер язылган таш такталар белән таудан төшкәндә аның янында булган (Чыгыш 24:12—18; 32:15—17). Олы яшьтәге Муса Ешуа өчен яхшы киңәшләр һәм акыллылык чыганагы булгандыр!

12. Ешуа үзе яшәгән бар көннәрендә Исраил халкына ничек яхшы йогынты ясап торган?

12 Ешуа үз чиратында гомере буена исраиллеләргә көч биреп торган. Хакимнәр 2:7 дә болай диелә: «Халык Ешуаның бөтен көннәрендә һәм Ешуадан соң яшәгән һәм Ходайның Исраил хакына эшләгән бар бөек эшләрен күргән өлкәннәр көннәрендә Ходайга хезмәт иткән». Әмма Ешуа һәм башка өлкәннәр үлгәч, Исраилдә 300 ел дәвамында чын гыйбадәт кылу һәм ялган табыну алмашынып торган, һәм шуннан соң Шамуил пәйгамбәр көннәре башланган.

Шамуил «гаделлек урнаштырган»

13. Шамуил ничек «гаделлек урнаштырган»?

13 Изге Язмаларда Шамуил үлгәндә аңа ничә яшь булганы әйтелми, әмма 1 Патшалык китабында 102 ел дәвамындагы вакыйгалар сурәтләнә, һәм ул бу елларның күбесенең шаһиты булган. Еврейләргә 11:32, 33 тә тәкъва хакимнәр һәм пәйгамбәрләр «гаделлек урнаштырдылар» дип әйтелә. Әйе, Шамуил ярдәмендә аның кайбер замандашлары потка табынудан сакланып калган яки потка табынуны калдырган (1 Патшалык 7:2—4). Шамуил нәрсә эшләгән? Ул Йәһвәгә гомере буена тугры булган (1 Патшалык 12:2—5). Ул хәтта патшага да каты киңәш бирергә курыкмаган (1 Патшалык 15:16—29). Өстәвенә, «картайган һәм чәче агарган» Шамуил башкалар өчен дога кылып, яхшы үрнәк күрсәткән. Ул үз имандашлар хакына «дога кылудан туктап, Ходай алдында гөнаһ кылырга юл куймаячакмын» дип әйткән (1 Патшалык 12:2, 23).

14, 15. Догалар турында әйткәндә, олы яшьтәгеләр Шамуилга ничек охшарга тырыша ала?

14 Бу мисаллар олы яшьтәгеләрнең Йәһвәгә хезмәт иткән имандашларына никадәр яхшы йогынты ясый алганын күрсәтә. Сәламәтлеге яки башка шартлар аркасында мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, олы яшьтәгеләр башкалар өчен дога кыла алалар. Олы яшьтәге кардәшләр, сез догаларыгыз җыелыш өчен никадәр файдалы икәнен аңлыйсызмы? Сез Мәсихнең түгелгән канына иман иткәнгә күрә, Йәһвә сезне хуплый, һәм чыдамлылыгыз аркасында сезнең иманыгыз «сыналган» (Ягъкуб 1:3; 1 Петер 1:7). Беркайчан да онытмагыз: «Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия» (Ягъкуб 5:16).

15 Сезнең вәгазь эшендә һәм җыелыш эшләрендә ярдәм сорап әйтелгән догаларыгыз безгә бик кирәк. Безнең кайбер кардәшләребез мәсихче нейтралитет саклаганнары өчен төрмәдә утыра. Башкалар афәтләр, сугышлар һәм гражданнар бәрелешләреннән газап чигәләр. Шул ук вакытта безнең җыелышларыбыздагы башка кардәшләр сынаулар һәм каршылыклар белән очраша (Маттай 10:35, 36). Вәгазь эшендә һәм җыелышны күзәтүдә җитәкчелекне үз өстенә алган кардәшләр дә сезнең регуляр догаларыгызга мохтаҗ (Эфеслеләргә 6:18, 19; Көлессәйлеләргә 4:2, 3). Сезнең, Эпафрас кебек, үз догаларыгызда имандашларыгызны искә алуыгыз безгә көч өстәп тора! (Көлессәйлеләргә 4:12).

Киләчәк нәселләрне өйрәтү

16, 17. Мәдхия 70:18 дә нәрсә алдан әйтелгән булган, һәм ничек бу үтәлгән?

16 «Кечкенә көтүдән», күк өмете булган тугры мәсихчеләр белән аралашып, җирдә мәңге яшәргә өметләре булган «башка сарыклар» кирәкле өйрәтү алалар (Лүк 12:​32; Яхъя 10:16). Бу Мәдхия 70:18 дә болай дип алдан әйтелгән булган: «Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама». Рух белән майланган мәсихчеләр үзләренең башка сарыклардан булган хезмәттәшләрен арта барган йөкләмәләрне үтәргә өйрәтергә бик телиләр. Алар моны Гайсә Мәсих белән данланыр өчен аларны калдырыр алдыннан эшләргә әзер.

17 Мәдхия 70:18 дә «киләчәк бар нәселләрне» өйрәтү турында әйтелә һәм, асылда, моны башка сарыкларга да кулланып була: алар өйрәтүне Аллаһының майланган мәсихчеләреннән алганнар. Йәһвә хәзер чын гыйбадәт кылуны кабул иткәннәргә үзе турында шаһитлек итәргә мөмкинлекне олы яшьтәге кешеләргә ышанып тапшырган (Йоил 1:2, 3). Башка сарыкларга фатиха бирелгән: алар майланган мәсихчеләрдән белем ала, һәм алар Изге Язмалардан алынган белемнәрен Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән кешеләр белән уртаклашырга омтылалар (Ачылыш 7:9, 10).

18, 19. а) Йәһвәнең олы яшьтәге күп кенә хезмәтчеләре нинди мөһим нәрсәләрне сөйли алалар? б) Олы яшьтәге мәсихчеләр нәрсәгә бер дә шикләнмәскә тиеш?

18 Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре, майланган мәсихчеләр дә, башка сарыклардан булган мәсихчеләр дә, мөһим тарихи вакыйгаларны күргән тере буын. Әле дә исән булганнарның кайберләре «Барлыкка китерүнең фото-драмасы» күрсәтелгәндә булганнар. Олы яшьтәге кайбер мәсихчеләр үз өсләренә җитәкчелек алган һәм 1918 елда төрмәгә утыртылган абый-кардәшләрне шәхси белгәннәр. Башкалар Күзәтү манарасының радио станциясендә (WBBR) үткән радиотапшыруларда катнашканнар. Күпләр югары судларда Йәһвә Шаһитләренең дини азатлыкка карата хокуклары якланган булган вакыт турында сөйли алалар. Башкалар исә диктаторлык режимы вакытында яшәгәндә чын гыйбадәт кылу ягында нык торганнар. Олы яшьтәгеләр хакыйкатьне аңлауның әкрен генә ачылып барганы турында сөйли алалар. Изге Язмаларда безнең өчен аларның зур тәҗрибәләреннән файда алырга киңәш бар (Канун 32:7).

19 Олы яшьтәгеләргә яшьләр өчен яхшы үрнәк булырга чакыру бар (Титуска 2:2—4). Сез, бәлкем, чыдамлылыгыз, догаларыгыз һәм киңәшләрегезнең башкаларга йогынты ясаганын хәзер күрмисездер. Нух, Ибраһим, Йосыф, Муса һәм башкалар да, бәлкем, үз тугрылыкларының киләчәк буыннарга ясалган йогынтысын белмәгәннәрдер. Шулай да аларның иманнары һәм тугрылыклары зур файда китергән; шулай ук сезнең дә үрнәгегез бүген зур файда китерә ала.

20. Үз өметләрен ахырга кадәр ныклы килеш саклаган кешеләрне нинди фатихалар көтә?

20 Син «зур афәт» вакытында исән калырсыңмы яки син терелтеләчәксеңме, «чын тормыш» белән яшәү шатлыклы булачак (Маттай 24:21; 1 Тимутегә 6:19). Күз алдыңа Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытын китер. Ул чакта Йәһвә картлыкның нәтиҗәләрен юк итәчәк. Тәннәребезнең һәр көн көчсезләнүен сизәр урынына, без һәр көнне яхшыра барган сәламәтлек белән уяначакбыз: тагы да көчлерәк һәм матуррак булачакбыз, яхшырак күрәчәкбез, ишетәчәкбез (Әюб 33:25; Ишагыйя 35:5, 6). Аллаһының яңа дөньясында яшәячәк кешеләр алда аларны көткән мәңгелек белән чагыштырганда һәрвакыт яшь булачаклар (Ишагыйя 65:22). Шуңа күрә өметебезне ахырга кадәр ныклы килеш саклыйк һәм моннан ары да чын күңелдән Йәһвәгә хезмәт итик. Без бер дә шикләнмәскә тиеш: Йәһвә бөтен вәгъдәләрен үтәячәк, һәм ул эшләгәннәр без көткәннәрдән күпкә яхшырак булачак (Мәдхия 36:4; 144:16).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Олы яшьтәге Нухның ныклыгы ничек бөтен кешелеккә фатихалар китергән?

• Ыруг башлыкларының иманнары аларның буыннарына ничек тәэсир иткән?

• Олы яшьтәге Йосыф, Муса, Ешуа һәм Шамуил ничек үз имандашларын ныгыткан?

• Олы яшьтәгеләр башкаларга нинди мирас бирә алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Мусаның акыллы киңәшләре Ешуага көч биргән

[29 биттәге иллюстрация]

Сезнең башкалар хакына әйтелгән догаларыгыз бик күп яхшылык эшли ала

[30 биттәге иллюстрация]

Яшьләр олы яшьтәге тугры кешеләрдән күпкә өйрәнә алалар

[31 биттәге иллюстрация]

Ибраһимның чыдамлылыгы Исхакка зур йогынты ясаган