Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез киләчәктән куркып яшисезме?

Сез киләчәктән куркып яшисезме?

Сез киләчәктән куркып яшисезме?

НИ ӨЧЕН күп кешеләр куркып яши? Моңа күп сәбәпләр бар. Мәсәлән, кайбер кешеләр табигать белән киләчәктә нәрсә булыр микән дип борчыла. «Югары температура, давыллар, су басулар, янгыннар, бозларның эрүе. Моның барысы Җирдәге климатның кискен начар якка үзгәргәнен күрсәтә»,— дип әйтелә «Тайм» журналында (3 апрель, 2006 ел).

2002 елның май аенда Берләшкән Милләтләр Оешмасының тире-як мохит буенча Программасы чикләрендә «Җир шары мохитенең киләчәге — 3» дигән доклад әзерләнгән булган. Аны әзерләүдә меңнән артык кеше катнашкан. Бер чыганак хәбәр иткәнчә, бу докладта болай дип әйтелгән булган: «Планетыбыз куркыныч хәлдә дип әйтеп була. Бүген кабул ителгән карарлар урманнар, океаннар, елгалар, таулар, тере табигать һәм экологиянең башка мөһим системаларына бик нык тәэсир итәчәк. Моның барысына бүгенге вә киләчәк буыннарның тормышы бәйле».

Әйе, кешеләрне тире-як мохитның бүгенге хәле борчый. Әмма бүген бөтен җир шарында кешеләр шулай ук террактлардан куркып яши. Канада илендә разведканың төп идарәсенең оператив бүлегендә башлык урынбасары булып эшләгән кеше болай дигән: «Без безгә билгеле булмаган янаулардан куркабыз, шуңа күрә төннәрне йокламыйча үткәрәбез». Чыннан да, хәтта кичке яңалыкларны гына карау, инде бу үзе борчылу тудыра!

Күп кешеләр үзләренең яраткан эшләрен югалтудан курка. Эштән куылу, заводларның ябылуы, бер-береңнән көнләшеп эшләү, һәм хуҗаның чамасыз таләпчән булуы — бу сәбәпләр аркасында кешеләр үзләренең эш урыннарын югалтудан куркып эшли. Яшьләр яшьтәшләре аларны кире кагар дип курка. Балалар әти-әниләре аларны чын күңелдән яратмый дип куркырга мөмкин. Ә яшьләр яшәгән дөнья хәле турында нәрсә әйтеп була? «Яшьләр һәм тәҗрибәсез кешеләр өчен урам кайвакыт куркыныч һәм хәтәр урын булып күренергә мөмкин»,— дип әйтә борчылган бер әни кеше. Күп әти-әниләрне бу дөньяның әхлакый бозыклыгының аларның яраткан якыннарына, аеруча балаларына, начар яктан тәэсир итүе борчый.

Олы яшьтәгеләр еш кына баскычтан егылырбыз яисә урамда таларлар дип куркалар. Әйе, алар өчен «биек урыннар куркыныч һәм юлда йөрү дәһшәтле тоела» (Вәгазьче 12:5). Кешеләр җитди авырулардан куркып яши. Үлемгә китерүче грипп вирусы, рак һәм йогышлы авырулар турындагы хәбәрләр курку уятырга мөмкин: без безне яки туганыбызны гарип итәргә яки үлемгә китерергә мөмкин булган яңа һәм билгесез чир йоктырырга куркабыз. Чыннан да, сау-сәламәт кешеләрнең бер көн авырып китүләрен һәм көчсез калуларын күрү күңелгә курку сала: без бу хәл безнең үзебез белән яки туганыбыз белән булыр дип борчылабыз. Авырган кешенең күзләрендә өметсезлек күрү чыннан да авыр!

Әйе, куркыр өчен төрле сәбәпләр бар. Киләчәккә өметләнеп яшәр өчен берәр нинди җитди нигез бармы? Уңай караш сакларга нәрсә булыша ала? Киләсе мәкаләдә бу сорауларга җавап алырбыз.

[Рөхсәте белән]

© Jeroen Oerlemans/Panos Pictures