Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Тиздән бар газаплар юк булачак!

Тиздән бар газаплар юк булачак!

«Ул — ныгытма, аның эшләре камил» (КАНУН 32:4).

1, 2. а) Ни өчен син мәңге яшәргә өметне кадерлисең? б) Кешеләргә искиткеч киләчәкне вәгъдә итүче Аллаһыга ышанырга нәрсә комачаулый?

 СИН Оҗмахтагы тормышны күз алдыңа китерергә яратасыңмы? Бәлкем, син үзеңне безнең искиткеч җирне һәм җирдә яшәүче күптөрле җәнлекләрне өйрәнүче итеп күрәсеңдер. Яисә башкалар белән бергә бөтен җирне бер зур паркка әйләндерүнең бик күңелле булачагы турында уйланасыңдыр. Я син бүгенге мәшәкатьле тормышыбызда вакыт җитмәгән эшләр: сәнгатьтә, төзелеш сәнгатендә, музыка коралында уйнауда я башка берәр һөнәрдә осталык үстерү турында уйланасыңдыр. Һәрхәлдә, син Изге Язмаларда «чын тормыш» дип аталган һәм безнең өчен Йәһвә ниятләгән мәңгелек тормышны кадерлисең (1 Тимутегә 6:19).

2 Изге Язмаларга нигезләнгән бу өмет турында башкаларга сөйләү рәхәтлек китерә һәм безнең өчен зур хөрмәт. Әмма күп кешеләр андый өметне кире кага. Алар аны беркатлы кешеләр өчен уйлап чыгарылган буш, тормышка ашмаслык хыял дип саный. Күп кешеләр өчен Оҗмахта мәңгелек тормыш вәгъдә итүче Аллаһыга ышану авыр. Ни өчен? Күп кешеләргә моңа ышанырга җирдәге явызлыкның күп булуы комачаулый. Әгәр Аллаһы булса һәм ул чиксез кодрәтле һәм яратучан икән, җирдәге явызлыкны һәм газапларны аңлатып булмый дип әйтә алар. Явызлыкка түземле Аллаһы була алмый яисә булса да, ул чиксез кодрәтле түгел я безне яратмый ди алар. Кайбер кешеләр өчен мондый фикер йөртүләр бик ышандырырлык итеп яңгырый. Шайтан чыннан да кешеләрнең акылын томалауда остарып беткән (2 Көринтлеләргә 4:4).

3. Кешеләрнең нинди авыр сорауларына без җавап табарга булыша алабыз, һәм ни өчен без моны иң яхшы итеп эшли алабыз?

3 Йәһвә Шаһитләре буларак, без Шайтан алдаган һәм бу дөнья зирәклеге ялгыштырган кешеләргә иң яхшы ярдәм бирә алабыз (1 Көринтлеләргә 1:20; 3:19). Без кешеләрнең ни өчен Изге Язмалар вәгъдәләренә ышанмаганын аңлыйбыз. Алар Йәһвәне белмиләр. Алар аның исемен, исеменең мәгънәсен белмәскә мөмкин, һәм алар, бәлкем, аның сыйфатлары турында бик әз белә я бернәрсә дә белмидер. Шулай ук алар Аллаһы үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти икәнен белми. Ә безнең андый белемнәребез бар. Вакыт-вакыт безгә мондый сорауны карап чыгу файдалы булыр: «Акыллары чуалган» кешеләргә: „Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?“ — дигән иң авыр сорауга җавап табарга без ничек ярдәм итә алабыз? (Эфеслеләргә 4:18). Башта без тыңлаучыга канәгатьләндерерлек җавап бирер өчен нәрсә эшләргә тиеш икәнебезне карап чыгарбыз. Аннан соң мондый сораулар турында фикер алышырбыз: Йәһвә явызлыкны ничек юк итәргә ниятләгән, һәм моннан аның сыйфатлары ничек күренә?

Сорауга җавап бирер өчен дөрес юл табу

4, 5. Берәрсе бездән: «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» — дип сораганда, без иң беренче нәрсә эшләргә тиеш? Аңлат.

4 Берәрсе бездән: «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» — дип сораганда, без нәрсә әйтәбез? Бәлкем, без шунда ук аңа, Гадән бакчасында булган вакыйгалардан башлап, бөтенесен җентекләп аңлатырга тырышабыздыр. Һәм кайчакта шулай эшләргә кирәк тә. Әмма шуны онытмыйк: бәлкем, бу сорау буенча сөйләшер алдыннан нигез салырга кирәк булыр (Гыйбрәтле сүзләр 25:11; Көлессәйлеләргә 4:6). Ничек без моны эшли алабыз? Әйдәгез өч киңәшне карап чыгыйк.

5 Беренчедән, кешене явызлыкның җирдә шулхәтле таралуы борчый икән, ул, бәлкем, үзе яки аның якыннары бу явызлыктан зыян күргән. Шуңа күрә башта чын теләктәшлек күрсәтү яхшырак булыр иде. Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Елаучылар белән бергә елагыз»,— дигән (Римлыларга 12:15). Теләктәшлек күрсәтеп, яки «миһербанлы» булып, кешенең йөрәгенә тәэсир итеп була (1 Петер 3:8). Ул, безнең аның турында кайгыртканыбызны аңласа, без әйтәчәк сүзләрне теләбрәк тыңлар.

6, 7. Ни өчен без авыр рухи сорау күтәргән эчкерсез кешене мактый алабыз?

6 Икенчедән, без бу эчкерсез кешене аның бу соравы өчен мактый алабыз. Кайбер кешеләр андый сораулар бирү кешенең иманы юк икәнлеген яки аның Аллаһыны хөрмәт итмәвен күрсәтә дип уйлый. Бәлкем, дини җитәкчеләр аларга шулай әйткәннәрдер. Әмма андый сорауны бирү һәрвакытта да иманның юклыгын күрсәтми, юк. Чөнки Изге Язмалар язылган чорда яшәгән Аллаһыга тугры кешеләр дә андый сораулар биргән. Мәсәлән, мәдхия җырлаучы Давыт: «Әй Ходай, Син ник ерак торасың, кайгылы, кирәкле чакта нигә Үзеңне яшерәсең?» — дип сораган (Мәдхия 9:22). Шулай ук Аввакум пәйгамбәр дә болай дигән: «Әй, Ходай, кайчанга чаклы мин чакырачакмын һәм син ишетмисең, сине җәбер-золымнан коткар дип чакырачакмын, ә син коткармыйсың? Ни өчен син миңа явыз эшләргә һәм газапларга карарга бирәсең? Талау һәм көч куллану минем алда, дошманлык күтәрелә һәм талашлар көчәя» (Аввакум 1:2, 3).

7 Бу Аллаһыны бик хөрмәт иткән тугры кешеләр булганнар. Аллаһы аларны мондый сораулар өчен шелтәләгәнме? Киресенчә, Йәһвә бу эчкерсез сорауларның үз Сүзенә язылуын кирәк дип тапкан. Бүген явызлыкның таралуы турында борчылган кеше рухи яктан ач булырга мөмкин: ул Изге Язмалар гына бирә алган җавапларны алырга бик тели. Игътибар ит: Гайсә рухи яктан ач кешеләр, ягъни «рухи яктан фәкыйрьләр», турында яхшы сүзләр әйткән (Маттай 5:3). Андый кешеләргә Гайсә вәгъдә иткән бәхетне табарга булышу — зур хөрмәт!

8. Нинди ялган тәгълиматлар кешеләрне Аллаһы газаплар өчен җаваплы дип уйларга этәрә, һәм без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

8 Өченчедән, без бу кешегә явызлыкның дөньяга таралуына Аллаһы җаваплы түгел икәнен аңлата алабыз. Күп кешеләрне без яшәгән дөнья белән Аллаһы идарә итә һәм Аллаһы безнең белән булачак нәрсәләрне алдан билгеләп куйган дип өйрәткәннәр, һәм аларга Аллаһы серле, акыл ирешмәслек сәбәпләр аркасында кешеләргә газаплар китерә дип аңлатканнар. Бу тәгълиматлар — ялган. Алар Аллаһыны хурлый һәм аны дөньядагы бөтен явызлык һәм газаплар өчен җаваплы итә. Шуңа күрә без Аллаһы Сүзе ярдәмендә бу ялган карашларны төзәтергә тиеш (2 Тимутегә 3:17). Йәһвә бу бозык дөнья төзелеше белән идарә итми; бу дөнья белән Шайтан идарә итә (1 Яхъя 5:19). Йәһвә үзенең акылга ия затларына язмыш бирми; ул һәркемгә ирек бирә һәм нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен сайларга мөмкинлек бирә (Канун 30:19). Һәм Йәһвә беркайчан да явызлык чыганагы булмаган; ул явызлыкны нәфрәт итә һәм нахак рәнҗетелгән кеше турында кайгырта (Әюб 34:10; Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; 1 Петер 5:7).

9. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сиңа кешеләргә «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә» дигән сорауга җавап табарга булышыр өчен нинди басмалар биргән?

9 Нигез салынгач, бу кеше ни өчен Аллаһы газапларны шулхәтле озак рөхсәт итә икәнен белергә әзер булыр. Сиңа ярдәм итәр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бик күп басмалар биргән (Маттай 24:45—47). Мәсәлән, 2005—2006 елларда үткән «Аллаһыга тыңлаучан булу» дигән өлкә конгрессларда «Тиздән бар газаплар юк булачак!» дигән трактатның чыгуы турында игълан ителгән иде. Бу трактат татар телендә бармы? Син аны укып чыктыңмы? Шулай ук «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап та хәзер 157 телдә бар, һәм бу китапта бу мөһим сорауга бер бүлек багышланган. Бу басмаларны куллан. Анда Изге Язмалар буенча мондый сораулар ачык итеп аңлатып бирелә: ничек итеп Гадән бакчасында Галәмдә хакимлек итү турындагы сорау күтәрелгән булган? Бу сорауны Йәһвә ничек җайга салган һәм ни өчен нәкъ шулай? Шунсын истә тот: кеше белән бу тема турында фикер алышканда, син аңа бик мөһим белем, Аллаһы турында һәм аның искиткеч сыйфатлары турында белем бирәсең.

Йәһвәнең сыйфатларына игътибар ит

10. Күпләр өчен Аллаһының газаплар рөхсәт итүе турында нәрсәне аңлау авыр, һәм аларга нинди белем булышырга мөмкин?

10 Син кешегә: «Ни өчен Йәһвә кешеләргә Шайтанның тәэсире астында идарә итәргә рөхсәт иткән?» — дигән сорауны аңларга булышканда, Йәһвәнең искиткеч сыйфатларына игътибар итәргә тырыш. Күп кешеләр Аллаһының куәтле икәнен белә; аларның Аллаһы Чиксез кодрәт Иясе икәнен ишеткәне бар. Әмма алар өчен шуны аңлау авыр: ни өчен ул бөек көчен кулланып, гаделсезлек белән газапларны юк итми? Аларның, күрәсең, Йәһвәнең башка сыйфатлары турында, аның изгелеге, гаделлеге, акыллылыгы һәм яратуы турында, белеме юк. Йәһвә бу сыйфатларны камил һәм бер-берсенә туры китереп күрсәтә. «Аның эшләре камил»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Канун 32:4). Син еш кына бирелгән шундый сорауларга җавап биргәндә, бу сыйфатларга ничек игътибар итә аласың? Берничә мисал карап чыгыйк.

11, 12. а) Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәч, ни өчен кичерү мөмкин булмаган? б) Ни өчен Йәһвә гөнаһны мәңге түзеп тормаячак?

11 Ни өчен Йәһвә Адәм белән Хауваны кичермәгән генә? Кичерү бу очракта мөмкин булмаган. Камил кешеләр буларак, Адәм белән Хаува уйлап эшләнгән сайлау ясаганнар: алар Йәһвәнең хакимлеген кире какканнар, ә Шайтанның җитәкчелеген кабул иткәннәр. Шуңа күрә гаҗәпләнәсе дә юк: фетнәчеләр тәүбә итәргә уйламаганнар да. Әмма кешеләр: «Ни өчен Йәһвә аларны кичермәгән?» — дип сораганда, чынлыкта мондый сорау бирәләр: «Ни өчен Йәһвә үзенең биргән таләпләрен йомшартып, гөнаһ белән фетнәнең булуын түзеп тормаган гына?» Бу сорауга җавап Йәһвәгә хас сыйфат белән, аның изгелеге белән, тыгыз бәйле.

12 Изге Язмаларда Йәһвәнең изгелеге турында бик күп мәртәбә әйтелә. Әмма, кызганычка каршы, бу бозык дөньяда бу сыйфатны аңлаган кешеләр әз. Йәһвә саф, чиста һәм бар гөнаһтан аерылган (Ишагыйя 6:3; 59:2). Гөнаһ турында әйткәндә, ул аны мәңге түзеп тормаячак; ул гөнаһтан йолып алыр өчен, аны юк итәр өчен, чаралар күргән. Әгәр Йәһвә гөнаһны мәңге түзеп торырга әзер булган булса, безнең киләчәккә өметебез булмас иде (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Үзе билгеләгән вакытта Йәһвә барлыкка китерелгән бар нәрсәне яңадан изге итәчәк. Бу һичшиксез булачак, чөнки бу — Изге Аллаһының ихтыяры.

13, 14. Ни өчен Йәһвә Гадәндәге фетнәчеләрне юк итмәгән?

13 Ни өчен Йәһвә Гадәндәге фетнәчеләрне юк итеп кенә, бөтенесен яңадан башламаган? Аның алай эшләргә, һичшиксез, көче булган; тиздән ул бу көчне бар явызларны юк итәр өчен кулланачак. «Ни өчен Галәмдә өч кенә гөнаһ эшләүче булганда, ул шулай эшләмәгән? Бу гөнаһның һәм дөньядагы барлык газапларның таралуына юл куймас иде»,— дип әйтергә мөмкин кайберәүләр. Ни өчен Йәһвә шул юлны сайламаган? «Аның бөтен юллары гадел»,— дип әйтелә Канун 32:4 тә. Йәһвәнең гаделлек хисе камил. Чыннан да, «Ходай дөреслекне ярата» (Мәдхия 36:28). Гаделлекне яратканга күрә, Йәһвә Гадәндәге фетнәчеләрне юк итмәгән. Ни өчен?

14 Шайтанның фетнәсе Аллаһының идарә итәргә хокукы турында сорау тудырган. Йәһвәнең гаделлеге буенча, Шайтан күтәргән бу сорауга җавап бирергә кирәк булган. Фетнәчеләрне шунда ук юк итү, алар моңа лаек булсалар да, җавап бирмәс иде. Бу Йәһвәнең иң куәтле булуына дәлил булыр иде, ләкин Шайтан аның көчен шик астына алмаган. Өстәвенә, Йәһвә үз ниятен Адәм белән Хаувага әйткән. Алар балалар табарга һәм җирне тутырырга, шулай ук аны буйсындырырга һәм Аллаһы барлыкка китергән җирдәге бар нәрсәләргә хуҗа булырга тиеш иде (Яратылыш 1:28). Әгәр Йәһвә Адәм белән Хауваны юк иткән булса, аның кешеләргә карата әйтелгән нияте буш сүз булып калыр иде. Йәһвәнең гаделлеге беркайчан да моңа юл куймас иде, чөнки аның нияте һәрвакыт үтәлә (Ишагыйя 55:10, 11).

15, 16. Кешеләр Гадәндә күтәрелгән сорауны үзләренчә чишәргә тәкъдим иткәндә, без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

15 Галәмдә берәрсе Йәһвәдән акыллырак бу сорауны чишә алыр идеме? Кайбер кешеләр Гадән бакчасында күтәрелгән сорауны үзләренчә чишәргә тәкъдим итәләрдер. Әмма алай эшләгәндә, алар бу сорауны яхшырак чишә алабыз дип уйламыйлармы? Алар бу киңәшләрне явыз нияттән түгел, ә Йәһвәне һәм аның курку-хөрмәт уята торган акыллылыгын белмәгәнгә күрә бирергә мөмкин. Рим мәсихчеләренә язганда, рәсүл Паул Аллаһы акыллылыгы, шул исәптән Йәһвәнең нияте белән бәйле «сер» турында тирән итеп уйланган. Бу ният шуннан гыйбарәт: Мәсих Патшалыгы ярдәмендә тугры кешеләрне коткару һәм үзенең изге исемен изгеләндерү. Моны ниятләгән Аллаһының акыллылыгы турында Паул нәрсә уйлаган? Рәсүл үз хатын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин» (Римлыларга 11:25; 16:25—27).

16 Паул Йәһвәнең «бердәнбер зирәк» икәнен, ягъни ул галәмдә иң югары акылга ия икәнлеген аңлаган. Камил булмаган кешеләр арасыннан берәр авырлыкны, бигрәк тә Аллаһының идарә итәргә хокукы турында күтәрелгән сорауны, кем яхшырак чишәргә сәләтле? Шуңа күрә без кешеләргә «йөрәге акыллы» Аллаһыны, без үзебез хөрмәт иткән кебек, хөрмәт итәргә булышырга тиеш (Әюб 9:4). Йәһвәнең акыллылыгы турында яхшырак белгән саен, без аның сорауларны чишү юллары иң яхшы икәнен аңлыйбыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Йәһвәнең төп сыйфатын кадерләү

17. Аллаһының газапларны рөхсәт итүенә борчылган кешеләргә Йәһвәнең яратуын аңлау ничек булыша ала?

17 «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Бу искиткеч сүзләр белән Изге Язмаларда Йәһвәнең иң төп сыйфаты ачыклана. Мәхәббәт — аның бар сыйфатларына караганда үзенә җәлеп итә торган сыйфат. Ярату явызлыкның таралуына борчылган кешеләрне бик юата. Гөнаһ китергән һәлакәтле нәтиҗәләрдән бар нәрсә зыян күрә, һәм Йәһвә бу нәтиҗәләрне юк итү чараларын күргәндә һәр яктан ярату күрсәткән. Ярату Йәһвәне Адәм белән Хауваның гөнаһлы буыннарына өмет бирергә дәртләндергән (Яратылыш 3:15). Аллаһы аларга дога кылып үзенә якынлашырга һәм үзе белән тиешле мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек биргән. Ярату Аллаһыны йолым бирергә дәртләндергән, бу йолым гөнаһларның тулы кичерелүенә һәм камил мәңгелек тормышка юл ачкан (Яхъя 3:16). Һәм ярату аны кешеләр белән түземле булырга дәртләндергән, моның ярдәмендә күп кешеләр Шайтанны кире кагып Йәһвәне үзләренең Хакиме итеп сайлыйлар (2 Петер 3:9).

18. Без нинди белем белән фатихаланган, һәм чираттагы мәкаләдә нинди сорау каралачак?

18 Бер рухани коточкыч терактта үлгән кешеләрне хөрмәтләп искә алырга җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп болай дигән: «Аллаһының явызлык белән газапларны рөхсәт итүенең сәбәбен без белмибез». Нинди аяныч хәл! Ә бездә андый белем бар, бу зур фатиха (Канун 29:29). Һәм Йәһвә тиздән бар газапларны юк итәчәген без беләбез, чөнки ул — акыллы, гадел һәм яратучан Аллаһы. Өстәвенә ул моны эшләргә вәгъдә иткән (Ачылыш 21:3, 4). Ә гасырлар дәвамында үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә Гадәндә күтәрелгән сорауны чишкәндә, аларны өметсез калдырганмы? Юк. Ярату аны терелтү аша аларга да өмет бирергә дәртләндергән. Моны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» — дигән сорау биргән кешегә без нәрсә әйтә алабыз?

• Гадәндәге фетнә белән бәйле сорау чишелгәндә, Йәһвәнең изгелеге һәм гаделлеге ничек күренгән?

• Ни өчен без кешеләргә Йәһвәнең яратуын яхшырак аңларга булышырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Бу дөньядагы газаплар турында борчылган кешеләргә ярдәм итәргә тырыш

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Тугры Давыт һәм Аввакум Йәһвәгә эчкерсез сораулар биргәннәр