Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үлеләр тереләчәк. Син моңа ышанасыңмы?

Үлеләр тереләчәк. Син моңа ышанасыңмы?

Үлеләр тереләчәк. Син моңа ышанасыңмы?

«Кешеләр... үледән тереләчәк» (РӘСҮЛЛӘР 24:15).

1. Ни өчен үлемнән котылып булмый кебек күренә?

 «БУ ДӨНЬЯДА үлем белән салымнан гына качып булмый». Бу сүзләрне 1789 елда АКШның дәүләт эшлеклесе Бенджамин Франклин язган, һәм бу сүзләр, кайбер кешеләр фикеренчә, дөрес кебек күренә. Ләкин күп кешеләр намуссыз һәм салымнарны түләүдән кача, ә менә үлемнән, күрәсең, котылып булмый. Кеше күпме генә тырышса да, ахыр чиктә үлемнән кача алмый. Әйе, үлем бар кеше артыннан куып бара. Бөтен кешеләрнең гомуми кабере — һич туймас шеол — кадерле кешеләребезне йотып бара (Гыйбрәтле сүзләр 27:20). Әмма юаныч бирүче өмет бар. Әйдәгез аңа игътибар итик.

2, 3. a) Ни өчен үлем котылгысыз түгел дип әйтеп була? б) Бу мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Йәһвә Сүзендә кешеләр тереләчәк, кабат яшәячәкләр дигән нык өмет бар. Бу хыял гына түгел, Йәһвә бу өметне тормышка ашырачак. Галәмдә аңа комачаулый ала торган көч юк. Моннан тыш, кайбер кешеләр үлемне котылгысыз дип санамый. Нинди кешеләр? Тиздән булачак «зур газапны» кичереп чыгачак «бихисап күп кеше» (Ачылыш 7:9, 10, 14). Аларга мәңгелек тормыш биреләчәк. Шулай итеп, үлем бу кешеләр өчен котылгысыз дип әйтеп булмый. Өстәвенә, «үлем юкка чыгарылачак» (1 Көринтлеләргә 15:26).

3 Без терелтүгә, рәсүл Паул кебек, нык ышанырга тиеш. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дип язган ул (Рәсүлләр 24:15). Терелтүгә кагылышлы өч сорауны карап чыгыйк. 1) Ни өчен терелтү булачак дип ышанып була? 2) Терелтүгә өмет сиңа ничек юаныч китерә ала? 3) Бу өмет синең хәзерге тормыш итү рәвешеңә ничек тәэсир итә ала?

Терелү һичшиксез булачак

4. Ни өчен Йәһвә нияте үтәлсен өчен терелтү кирәк?

4 Терелү һичшиксез булачак, чөнки моның өчен берничә сәбәп бар. Иң мөһиме — бу Йәһвәнең нияте үтәлсен өчен кирәк. Искә төшерик, Шайтан аркасында кешеләр гөнаһлы булып киткән, һәм бу котылгысыз үлемгә китерә. Менә ни өчен Гайсә Шайтан турында: «Ул баштан ук кеше үтерүче булган»,— дигән (Яхъя 8:44). Ләкин Йәһвә вәгъдә биргән: аның «хатын-кызы», ягъни хатын белән чагыштырыла торган күктәге оешмасы «орлык» тудырачак, һәм бу орлык «борынгы еланның» башын ярачак, һәм шулай итеп Шайтанны юк итәчәк (Яратылыш 3:1—6, 15; Ачылыш 12:9, 10; 20:10). Йәһвә үзенең Мәсих-Орлык турындагы ниятен бер-бер артлы ачыклап барганда, бу орлык Шайтанны юк итеп кенә чикләнмәячәк икәне ачыкланган. Аллаһы Сүзендә: «Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде»,— дип әйтелә (1 Яхъя 3:8). Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһ аркасында дөньяга үтеп кергән үлем — бу Шайтан кылган төп эш. Һәм Йәһвә Гайсә Мәсих аша бу эшне тулысынча җимерергә ниятли. Бу яктан иң мөһим рольне Гайсә Мәсихнең йолым корбаны һәм терелтү уйный (Рәсүлләр 2:22—24; Римлыларга 6:23).

5. Ни өчен терелтү Йәһвә исемен данлаячак?

5 Йәһвә үз изге исемен данларга ниятли. Шайтан Аллаһының исеменә яла яккан һәм ялган тараткан. Ул Адәм белән Хаувага ялганлаган: алар Аллаһы ашаудан тыйган җимешне ашасалар, «үлмиләр» дигән (Яратылыш 2:16, 17; 3:4). Шул вакыттан башлап, Шайтан моңа охшаш ялган, мәсәлән, үлемсез җан бар дигән ялган, тарата башлаган. Әмма терелтү ярдәмендә Йәһвә бар мондый ялганны фаш итәчәк. Аллаһы мәңгегә шуны исбатлаячак: ул гына тормышны саклый ала һәм ул гына терелтә ала.

6, 7. Кешеләрне терелтүгә Йәһвәнең карашы нинди, һәм без аның хисләре турында кайдан беләбез?

6 Йәһвә кешеләрне терелтергә бик нык тели. Изге Язмаларда Йәһвәнең терелтүгә кагылышлы хисләре турында ачык итеп әйтелә. Мәсәлән, Аллаһы тарафыннан рухландырылган тугры Әюбнең сүзләренә игътибар итик: «Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме? Миңа билгеләнгән [«коллыкның», ЯД] бар көннәрдә мин миңа алмаш килүен көтәр идем. Син чакырсаң иде, һәм мин сиңа җавап бирер идем, һәм син үз кулың белән барлыкка китергәнгә мәрхәмәт күрсәтер идең [«күрергә бик нык телисең», ЯД]» (Әюб 14:14, 15). Бу сүзләр нәрсә аңлата?

7 Әюб шуны белгән: ул үлгәч, аңа үлем йокысы белән йоклап, берникадәр вакыт көтәргә туры киләчәк. Бу вакытны Әюб «коллык» — үзенең азат ителүенең көтү вакыты дип атый. Ул азат ителәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Әюб моның киләчәктә булачагын аңлаган. Кайдан белгән? Чөнки ул Йәһвәнең хисләрен белгән. Йәһвә үз тугры хезмәтчесен кабат күрергә «бик нык тели». Әйе, Аллаһы бөтен тәкъва кешеләрне яшәүгә кайтарырга тели. Йәһвә башкаларга да җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Лүк 23:43; Яхъя 5:28, 29). Моны Аллаһы тели. Кем аны туктата ала?

8. Йәһвә киләчәк өметебезнең акланачагына ничек «ышандыра»?

8 Гайсәнең үлемнән терелүе киләчәккә өметебезнең акланачагына ышандыра. Паул Афинада чыгыш ясаганда: «Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хөкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте [«моңа һәркемне ышандырды», ЯД]»,— дип әйткән (Рәсүлләр 17:31). Терелтү турында ишеткәч, Паулны тыңлаган кайбер кешеләр аңардан көлгән, ә кайберәүләр иман итүчеләр булып киткән. Күрәсең, аларны бу өметнең акланачагына Аллаһы ышандыра дигән фикер үзенә җәлеп иткән. Йәһвә Гайсәне терелтеп, иң бөек могҗиза эшләгән. Ул үз Улын үлемнән яшәүгә кайтарып, аны куәтле рухи зат иткән (1 Көринтлеләргә 15:20, 44). Гайсә башта да күктә яшәгән булган, әмма терелтелгәч, аңа күктә бөегрәк урын бирелгән булган. Йәһвәдән кала иң куәтле шәхес, үлемсез Гайсә, хәзер Атасының искиткеч йөкләмәләрен үти ала. Йәһвә Гайсә аша күктә, яки җирдә яшәр өчен башка кешеләрне терелтә. Гайсә үзе: «Мин — терелү һәм тормыш»,— дигән (Яхъя 5:25; 11:25). Йәһвә үз Улын терелтеп, бар тугры хезмәтчеләрен бу өметнең акланачагына ышандырган.

9. Изге Язмаларда язылган мисаллар терелтүнең һичшиксез булачагын ничек раслый?

9 Терелтүне кешеләр үз күзләре белән күреп торган, һәм бу очраклар турында Аллаһы Сүзендә язылган. Изге Язмаларда сигез кешенең кабат җирдә кешеләр булып яшәр өчен терелтү очрагы турында җентекләп язылган. Бу терелтүләр яшерен түгел, ә еш кына кешеләр алдында башкарылган, алар моны үз күзләре белән күреп торганнар. Гайсә дүрт көн үле булган Лазарны аның үлеме турында кайгырган халык алдында терелткән, һәм алар арасында, һичшиксез, Лазарның туганнары, дуслары һәм күршеләре булган. Бу Гайсәнең Аллаһы тарафыннан җибәрелгәненә шундый көчле дәлил булып торган. Бу терелтүне хәтта аның дини дошманнары да таныган. Һәм Гайсә белән Лазарны үтерер өчен план корганнар! (Яхъя 11:17—44, 53; 12:9—11). Әйе, терелтү һичшиксез булачак, без моны шикләнмичә әйтә алабыз. Аллаһы безне юатыр өчен һәм иманыбызны ныгытыр өчен, үткәндә булган терелтү мисалларын биргән.

Терелтүгә өмет юаныч бирә

10. Безгә Изге Язмалардагы терелтү очракларыннан юаныч алырга нәрсә булышачак?

10 Үлем һәр кешегә янап торганга, син юанычка мохтаҗмы? Мондый юаныч алыр өчен бер яхшы чыганак — Изге Язмаларда язылган терелтү турында очраклар. Аларны уку, алар турында уйлану һәм күз алдына китерү терелтүгә өметебезне тагы да көчлерәк итәчәк (Римлыларга 15:4). Бу очраклар уйлап чыгарылмаган, юк. Алар чыннан да билгеле бер вакытта һәм урында яшәгән, безгә охшаш кешеләр белән булган. Әйдәгез, кыскача гына Изге Язмалардагы беренче терелтү мисалын карап чыгыйк.

11, 12. a) Сарептадагы тол хатын нинди бәлагә эләккән һәм башта ул нәрсә эшләгән? б) Йәһвә үз пәйгамбәре Ильяс аша тол хатынга нәрсә эшләгән?

11 Күз алдына китерегез: Ильяс пәйгамбәр Сарептадагы тол хатын йортында, өстәге бүлмәдә, кунак булып берничә атна яши. Бу авыр вакытлар, чөнки ул җирләрдә корылык һәм ачлык. Күп кеше үлә. Йәһвә бу басынкы тол хатынның иманын инде элек фатихалаган булган: ул Ильяс аркылы могҗиза эшләгән, һәм бу тол хатынга озак вакыт файда китергән. Тол хатын һәм аның кечкенә баласы бик ач булганда, аларның бер тапкыр ашарлык кына ризыклары калган булган һәм Аллаһы Ильяс аша могҗиза эшләгән: майлары белән оннары бетми торган иткән. Әмма хәзер тол хатын бәлагә эләккән. Аның баласы кинәт авырып киткән һәм тиздән суламый башлаган. Тол хатын бик нык кайгырган! Аңа ирсез, димәк ярдәмсез һәм таянычсыз, яшәү болай да авыр булган, әмма хәзер ул инде бердәнбер баласын да югалткан. Кайгырып тол хатын хәтта Ильясны һәм аның Аллаһысы Йәһвәне гаепли! Пәйгамбәр нәрсә эшләр?

12 Ильяс тол хатынны гаделсез гаепләүләре өчен шелтәләп тормый. Ул аңа: «Үз улыңны миңа бирче»,— ди. Үлгән баланы бүлмәгә кертеп салгач, Ильяс бала терелсен өчен кат-кат дога кыла. Һәм Йәһвә аның догасына җавап бирә! Малай сулыш алгач, Ильясның йөзе шатлыктан балкып киткәндер. Бала күзләрен ача, ул тере. Ильяс малайны әнисе янына төшерә һәм: «Кара, синең улың тере»,— ди. Тол хатын бик нык шатлана. «Менә хәзер мин шуны белдем: син Аллаһы кешесе һәм Ходайның сүзе синең авызыңда хак»,— дип әйтә ул (3 Патшалык 17:8—24). Хәзер аның Йәһвәгә һәм Аллаһы вәкиленә ышанычы бик нык.

13. Ни өчен тол хатын улының терелтелүе турындагы хәбәр безгә юаныч бирә?

13 Бу очрак турында уйлану сиңа, һичшиксез, зур юаныч китерә. Шунсы ачык күренеп тора: Йәһвә безнең дошманны — үлемне — юк итәргә сәләтле! Күз алдыңа китер: кешеләр үлемнән терелә, ул вакытта тол хатын кичергән шатлык меңләгән тапкыр күбрәк булачак! Йәһвә үз Улына җир шарында кешеләрне терелтергә кушкач, күктә дә бик зур шатлык булачак (Яхъя 5:28, 29). Бәлки, үлем синең дә берәр кадерле кешеңне алып киткәндер. Ләкин Йәһвә кешеләрне терелтә ала һәм терелтәчәк! Моны белү безне шатландыра!

Синең өметең һәм хәзерге тормышың

14. Терелтүгә өмет синең тормышыңа ничек тәэсир итә ала?

14 Терелтүгә өмет хәзерге тормыш итү рәвешеңә ничек тәэсир итә ала? Ул сиңа авырлыклар, төрле проблемалар, эзәрлекләүләр вакытында яки куркыныч янаганда көч бирә ала. Шайтан үлемнән курку аркасында синең үз сафлыгыңны куркынычсыз тормыш турындагы буш вәгъдәгә алмаштыруыңны тели. Шайтанның Йәһвәгә: «Үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк»,— дигән сүзләрен исеңә төшер (Әюб 2:4). Бу сүзләр белән Шайтан бар кешеләргә, шул исәптән сиңа да, яла яккан. Сиңа куркыныч янаганда, Аллаһыга хезмәт итүеңне туктатырсыңмы? Терелтүгә өмет турында уйланып, син күктәге Атаңның ихтыярын үтәргә тәвәккәллегеңне ныгытачаксың.

15. Гайсәнең Маттай 10:28 дә язылган сүзләре куркыныч янаганда, безгә ничек юаныч бирә ала?

15 «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Бәлки күбрәк җәһәннәмдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучы Аллаһыдан куркыгыз!» — дигән Гайсә (Маттай 10:28). Безгә Шайтаннан яисә аның кешеләреннән куркырга кирәкми. Әйе, кайбер кешеләр зыян китерә ала һәм хәтта үтерә дә ала. Әмма алар башкарган эшләрнең хәтта иң куркыныч нәтиҗәләре дә вакытлыча гына. Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренә китергән һәркайсы зыянны юк итә ала, ул хәтта аларны, кирәк булса, терелтеп бу зыянны юк итәчәк. Йәһвәдән генә куркырга һәм аны гына хөрмәт итәргә кирәк. Аның гына тәнне һәм җанны җәһәннәмдә юк итеп, тормышны һәм киләчәк тормышка һәркайсы өметне алып куярга куәте бар. Бәхеткә каршы, Йәһвә синең белән андый хәлнең булуын теләми (2 Петер 3:9). Терелтүгә өмет булганга, без, Аллаһының хезмәтчеләре, һәрвакыт шуңа ышана алабыз: без куркынычсызлыкта. Аллаһыга тугры калсак, безне алда мәңгелек тормыш көтә, һәм Шайтан белән аның ярдәмчеләре бу яктан безгә берничек тә комачаулый алмый (Мәдхия 117:6; Еврейләргә 13:6).

16. Терелтүгә өмет тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен ничек билгели?

16 Терелтүгә өмет безнең өчен нык булса, бу тормышка карата карашыбызга тәэсир итәчәк. Без шуны аңлыйбыз: «Яшибезме яки үләбезме — без һәрвакыт Раббыныкы» (Римлыларга 14:7, 8). Шуңа күрә тормышыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш икәнен билгеләгәндә, без Паул киңәшен тотабыз: «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2). Күп кешеләр үзләренең һәрбер теләген, бер мизгелгә туган хисләрен ашыгып канәгатьләндерергә, дан казанырга омтылалар. Тормыш алар өчен кыска вакытлы булганга, алар күңел ачулар артыннан куып яшиләр, һәм алар Аллаһыга табынабыз дисәләр дә, аларның табынуы «Аллаһының ихтыяры» буенча түгел.

17, 18. a) Изге Язмаларда кеше гомеренең кыска булуы турында нәрсә әйтелә, ләкин Аллаһы безнең нинди тормыш белән яшәвебезне тели? б) Йәһвәне һәр көн данларга безне нәрсә дәртләндерә?

17 Кеше гомере чыннан да кыска. Гомер «очып киткәндәй, бик тиз уза», һәм ул бәлки 70 яки 80 ел булыр (Мәдхия 89:10). Кешеләр яшел үлән кебек, качып киткән күләгә кебек, сулыш шикелле килә һәм китә (Мәдхия 102:15; 143:3, 4). Кеше берничә дистә ел үсә, аның акыллылыгы һәм тәҗрибәсе күбәя, аннан соң тормышның калган берничә дистә елында картая, авырый һәм үлә. Әмма Аллаһының нияте андый булмаган. Йәһвә кешеләрне мәңге яшәү теләге белән барлыкка китергән. «Ул... аларның йөрәкләренә мәңгелек салган»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 3:11, АМТ). Аллаһы кешеләргә мондый теләк биреп, соңыннан аны үтәмәслек итәргә, әле мәрхәмәтсезме? Юк, «чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Ул үлгән кешеләрне, аларга мәңге яшәргә мөмкинлек бүләк итеп, терелтәчәк.

18 Терелтүгә өметебез булганга, безнең киләчәгебез бар. Без хәзер үк барысын тормыштан алып өлгерергә кирәк дип кабаланып яшәмибез. Бу үлеп бара торган дөнья белән тулысынча файдалану мәгънәсез (1 Көринтлеләргә 7:29—31; 1 Яхъя 2:17). Бу дөнья кешеләренең нык өметләре юк, ә безнең гаҗәеп бүләгебез бар: без Йәһвә Аллаһыга тугры булып калсак, без аны мәңге данлап һәм шатланып яши алачакбыз. Йәһвә терелтүгә өмет һичшиксез акланачак икәнен күрсәтә. Шуңа күрә әйдәгез, аны һәр көн данлыйк!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Безнең терелтүгә нинди ышаныч булырга тиеш?

• Нинди сәбәпләр терелтүгә өметне ышанычлы итә?

• Терелтүгә өметтән син ничек юаныч ала аласың?

• Терелтүгә өмет тормыш итү рәвешеңә ничек тәэсир итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Әюб шуны белгән: Йәһвә тәкъва кешеләрне терелтергә тели

[21 биттәге иллюстрация]

«Кара, синең улы тере»