Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балалар, ата-аналарыгызга итагать итегез

Балалар, ата-аналарыгызга итагать итегез

Балалар, ата-аналарыгызга итагать итегез

«Балалар, ата-аналарыгызга Раббы теләгәнчә итагать итегез, чөнки бу шулай булырга тиеш» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 6:1).

1. Тыңлаучанлык кешене ничек саклый ала?

БЕЗ бүген, бәлки, тыңлаучан булганга күрә исән-саубыздыр, ә башкалар исә үз гомерләрен тыңлаучан булмаганга югалткан. Сүз нинди тыңлаучанлык турында бара? Мәсәлән, без «гаҗәеп ясалган» тәнебезнең кисәтүләренә колак салабыз (Мәдхия 138:14). Күзләребез кара болытларны күрә, колакларыбыз күк күкрәү тавышларын ишетә, һәм без, шулай ук, көчле җил искәнен сизәбез. Кешене алдан ук моның турында кисәтсәләр, ул яшенле һәм бозлы куркыныч давылның якынлашып килүен һәм куркынычсыз урынга качарга кирәклеген аңлый. Чөнки андый давыл үлемгә китерергә мөмкин.

2. Ни өчен балаларга кисәтүләр кирәк, һәм ни өчен алар үз ата-аналарына тыңлаучан булырга тиеш?

2 Сезне, балалар, хәвеф-хәтәрләр турында кисәтергә кирәк, һәм моның өчен ата-аналарыгыз җаваплы. «Плитага тотынма, ул кайнар». «Суга якын барма, егылып төшәрсең». «Юл аркылы үтәр алдыннан ике якка да кара». Мондый сүзләрне сез әле дә хәтерлисездер. Кызганычка каршы, балалар тыңлаучан булмаганга зыян күрәләр, хәтта үләләр дә. Ата-аналарыгызга итагать итү, яки буйсыну — бу дөрес һәм «шулай булырга тиеш». Бу шулай ук акыллы да (Гыйбрәтле сүзләр 8:33). Изге Язмаларның башка бер урынында Раббы Гайсә Мәсихкә бу «мәгъкуль» диелә. Әйе, сезгә үз ата-аналарыгызга буйсынырга Аллаһы куша (Көлессәйлеләргә 3:20; 1 Көринтлеләргә 8:6).

Тыңлаучан булу мәңгелек фатихалар китерә

3. Безнең күпчелегебез өчен «чын тормыш» нәрсә ул, һәм балалар аны ничек ала алалар?

3 Ата-аналарыгызга тыңлаучан булу сезнең «хәзерге... тормышыгызны» саклый, һәм шулай ук «чын тормыш» дип аталган «киләчәк тормыш» алырга мөмкинлек бирәчәк (1 Тимутегә 4:8; 6:19). Безнең күпчелегебез өчен чын тормыш — бу Аллаһының җирдәге яңа дөньясында мәңге яшәү. Аллаһы ул дөньяда аның әмерләрен тугры үтәгән кешеләр яшәячәк дигән вәгъдә бирә. Ул биргән мөһим әмерләрнең берсендә болай диелә: «„Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит“ — бу Аллаһының вәгъдә өстәп бирелгән беренче әмере. Аңа өстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: „Шулай эшләсәң, синең өчен яхшы булыр һәм җирдә озын гомерле булырсың“». Димәк, ата-анагызга тыңлаучан булып, сез бәхетле булырсыз. Ата-анасын тыңлаган баланың киләчәге бар, ул җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк (Эфеслеләргә 6:2, 3).

4. Балалар Аллаһыга ничек хөрмәт күрсәтә ала, һәм бу аларга нинди файда китерә?

4 Ата-анаңны тыңлап аларга хөрмәт күрсәткәндә, син Аллаһыга да хөрмәт күрсәтәсең, чөнки ул сиңа аларга буйсынырга куша. Өстәвенә, бу сиңа файда китерә. «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче... синең Аллаһың»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ишагыйя 48:17; 1 Яхъя 5:3). Тыңлаучан булу кайсы яклардан файда китерә? Бу синең әти-әниеңне сөендерә, а алар үз чиратында синең тормышыңны бәхетле итәргә тырышачак (Гыйбрәтле сүзләр 23:22—25). Әмма иң мөһиме — ата-анаңа тыңлаучан булып, син үзеңнең күктәге Әтиеңне сөендерәсең, ә ул сине мул итеп бүләкләячәк! Гайсә үзе турында: «Мин һәрвакыт Ул [Аллаһы] теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән. Йәһвә Гайсәне ничек фатихалаган? Ул аны ничек яклаган? Әйдәгез моны белик (Яхъя 8:29).

Гайсә — тырыш эшче

5. Ни өчен Гайсә тырыш эшче булган дип әйтеп була?

5 Гайсә үзенең анасы Мәрьямнең беренче улы булган. Мәрьямнең ире, Йосыф, балта остасы булган. Гайсә дә, күрәсең, Йосыфтан бу һөнәргә өйрәнеп, балта остасы булып киткән (Маттай 13:55; Марк 6:3; Лүк 1:26—31). Гайсә, синеңчә, яхшы балта остасы булганмы? Ул, әле гыйффәтле анасы аның белән авырга узганчы, күктә акыллылыкның гәүдәләнеше булганда, болай дип сөйләгән: «Мин оста һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым, һәр заман, һәр көн Аның сөенече... булдым». Аллаһы күктә тырышып эшләгән Гайсә белән канәгать булган. Гайсә яшь чагында эшләрен яхшы башкарырга һәм яхшы балта остасы булырга тырышканмы? Син ничек уйлыйсың? (Гыйбрәтле сүзләр 8:30; Көлессәйлеләргә 1:15, 16).

6. а) Ни өчен син яшь Гайсә өйдәге эшләрне башкарган дип уйлыйсың? б) Балалар кайсы яклардан Гайсәдән үрнәк ала ала?

6 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, борынгы вакытларда балалар уйнаган кебек, һичшиксез, бала чакта Гайсә дә кайвакыт уйнаган (Зәкәрия 8:5; Маттай 11:16, 17). Әмма ул, ярлы гаиләдәге өлкән бала буларак, Йосыфтан балта остасы һөнәренә өйрәнгән вакытта өйдәге кайбер эшләрне дә башкарган. Моңа бер дә шикләнмәскә була. Соңрак Гайсә вәгазьче булып киткән һәм, бар уңайлыклардан баш тартып, үзен тулысынча шул хезмәткә багышлаган (Лүк 9:58; Яхъя 5:17). Син Гайсәгә кайсы яклардан охшарга тырыша аласың? Әтиең яки әниең сиңа бүлмәңне җыештырырга яки өйдәге башка эшне эшләргә кушалармы? Аллаһыга гыйбадәт кылуда катнашырга — мәсихче җыелышларга барырга, белгәннәреңне башкаларга сөйләргә өндиләрме? Яшь Гайсә, аңа моны эшләргә кушсалар, нәрсә эшләр иде?

Изге Язмаларны тырышчан өйрәнүче һәм өйрәтүче

7. а) Гайсә, бәлки, кем белән Коткарылу бәйрәменә барган? б) Башкалар өйгә кайтып киткәч, Гайсә кайда булган, һәм ни өчен?

7 Яһүдләрнең өч бәйрәме вакытында исраиллеләр гаиләсендәге бар ирләр Йәһвәгә аның йортында гыйбадәт кылырга тиеш булган (Канун 16:16). Гайсәгә 12 яшь булганда аларның гаиләсе Иерусалимга Коткарылу бәйрәмен үткәрергә киткән. Алар белән бергә Мәрьям белән Йосыфтан туган аның энеләре һәм сеңелләре дә баргандыр. Гайсәнең гаиләсе белән бергә шулай ук, бәлкем, Мәрьямнең сеңлесе булган Салуми, аның ире Зебедәй һәм аларның уллары Ягъкуб һәм Яхъя дә барганнардыр. Ягъкуб белән Яхъя соңрак Гайсәнең рәсүлләре булып киткән * (Маттай 4:20, 21; 13:54—56; 27:56; Марк 15:40; Яхъя 19:25). Өйгә кайтканда, Йосыф белән Мәрьям, күрәсең, Гайсә туганнарга ияреп бара дип уйлап, башта аның юклыгына игътибар да итмәгәннәр. Өч көннән соң Мәрьям белән Йосыф Гайсәне тапкач, ул Аллаһы йортында «яһүд укытучылары арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде» (Лүк 2:44—46).

8. Гайсә гыйбадәтханәдә нәрсә эшләгән, һәм кешеләр нәрсәгә хәйран калган?

8 Нинди мәгънәдә Гайсә укытучылар арасында «сораулар биреп» утырган? Ул кызыкканга яки берәр нәрсә белер өчен генә сораулар биргән дип әйтү дөрес булмас иде. Монда кулланылган грек сүзе суд барганда сораулар бирелгәндә, һәм шулай ук берничә кеше бер кешегә сорау биргәндә кулланылырга мөмкин. Шулай итеп, инде яшь чактан ук Гайсә Изге Язмаларны тырышып тикшергән һәм белемле дини укытучыларны шаккатырган! «Гайсәне ишеткәннәрнең барысы да Аның тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Лүк 2:47).

9. Изге Язмаларны өйрәнү буенча син ничек Гайсәдән үрнәк ала аласың?

9 Ни өчен Гайсә яшь чагында Изге Язмалардан алынган белемнәре белән хәтта тәҗрибәле укытучыларны да хәйран калдыра алган? Син ничек уйлыйсың? Аны Аллаһыдан куркып яшәгән әти-әнисе тәрбияләгән, һәм сабый чакта ук аңа рухи үгет-нәсыйхәт биргәннәр (Чыгыш 12:24—27; Канун 6:6—9; Маттай 1:18—20). Һичшиксез, Йосыф яшь Гайсәне синагогага үзе белән алып йөргән, анда Изге Язманы укыганнар һәм аның буенча фикер алышканнар. Синең белән әти-әниең Изге Язмаларны өйрәнәләрме һәм сине мәсихче очрашуларга алалармы? Синең андый фатихаң бармы? Син, Гайсә кебек, әти-әниеңнең бу тырышлыкларын кадерлисеңме? Син, Гайсә кебек, белгәннәреңне башкаларга сөйлисеңме?

Гайсә тыңлаучан булган

10. а) Ни өчен Гайсәнең әти-әнисе аны кайдан табарга икәнен белергә тиеш булган? б) Гайсә балаларга нинди искиткеч үрнәк калдырган?

10 Мәрьям белән Йосыф, Гайсәне өч көннән соң Аллаһы йортында тапкач, нәрсә хис иткән? Син ничек уйлыйсың? Һичшиксез, аларга бу зур юаныч китергән. Әмма Гайсәне бик нык шул гаҗәпләндергән: алар аның кайда булуын белмәгәннәр. Аларның икесенә дә Гайсәнең могҗизалы рәвештә туганы яхшы билгеле булган. Өстәвенә, алар, бар җентекле якларны белмәсәләр дә, аның Коткаручы һәм Аллаһы Патшалыгында Идарәче булачагы турында берникадәр белгәннәр (Маттай 1:21; Лүк 1:32—35; 2:11). Шуңа күрә Гайсә алардан: «Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сораган. Шулай да ул тыңлаучанлык күрсәтеп, үз әти-әнисе белән өйләренә, Насара шәһәренә кайткан. Изге Язмаларда ул «әти-әнисенә итагатьле булды» дип әйтелә. Ә әнисе «бу хәлләрнең барысын да күңелендә саклаган» (Лүк 2:48—51).

11. Тыңлаучанлык турында әйткәндә, без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Сиңа Гайсә үрнәген тоту — һәрвакыт әти-әниеңә тыңлаучан булу җиңелме? Яки сиңа алар бүгенге тормышта бернәрсә дә аңламый һәм син алардан күбрәк беләсең кебек тоеламы? Әйе, син берәр нәрсә турында алардан күбрәк беләсеңдер. Мәсәлән, кесә телефоны, компьютерлар һәм башка андый яңа техник әйберләр белән ничек кулланырга икәнен беләсеңдер. Хәтерлисеңме: тәҗрибәле укытучылар Гайсәнең «тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар». Син, бәлки, ризалашырсың: Гайсәгә караганда син әзрәк беләсең. Әмма ул үз әти-әнисен тыңлаган. Ләкин бу ул алар белән һәрвакытта да риза булган дигәнне аңлатмый. Шулай да ул әти-әнисенә, яшүсмер чакта да, «итагатьле булган». Синеңчә, аңардан син нинди сабак ала аласың? (Канун 5:16, 29).

Тыңлаучан булу һәрвакытта да җиңел түгел

12. Тыңлаучан булу синең гомереңне ничек саклый ала?

12 Тыңлаучан булу һәрвакытта да җиңел түгел. Бу берничә ел элек булган бер очрактан күренә. Ике кыз машиналар йөри торган киң юлны, җәяүлеләр күпере аша үтмичә, чабып кына үтәргә уйлаганнар. Күпер аша үтәргә җыенган бер малайны алар: «Джон, әйдә безнең белән!»,— дип чакырганнар. Малай икеләнә башлагач, бер кыз аны мыскыллап: «Куркак!» — дигән. Джон курыкмаса да: «Мин әниемне тыңларга тиеш»,— дип җавап кайтарган. Берничә секундтан соң, күпер аша үткәндә, Джон тормоз тавышын ишеткән һәм, аска карагач, кызларны машина бәргән икәнен күргән. Аларның берсе үлгән, ә икенчесенең бер аягын каты җәрәхәтләр аркасында кисеп алырга туры килгән. Бу кызларның әнисе дә аларны күпер аша үтәргә өйрәткән. Соңрак ул Джонның әнисенә: «Алар да сезнең улыгыз кебек тыңлаучан булган булса иде»,— дигән (Эфеслеләргә 6:1).

13. а) Ни өчен сиңа әти-әниеңне тыңларга кирәк? б) Әтиең яки әниең кушканны эшләмәү кайсы очракларда дөрес?

13 Ни өчен Аллаһы: «Балалар, ата-аналарыгызга... итагать итегез»,— дип әйтә? Әти-әниеңне тыңлап, син Аллаһыга буйсынасың. Өстәвенә, әти-әниең сиңа караганда тәҗрибәлерәк. Мәсәлән, өстә китерелгән очракка кадәр биш ел элек Джон әнисенең дусты үз баласын югалткан. Ул бала шул ук юл аша йөгереп чыгарга тырышкан! Әйе, әти-әнине тыңлау һәрвакытта да җиңел түгел, әмма Аллаһы сиңа шулай эшләргә кирәк ди. Әмма әти-әниең яки башка кешеләр алдарга, урларга яки Аллаһы хупламаган эшләрне башкарырга кушса, син «кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиеш». Менә ни өчен Изге Язмаларда «ата-аналарыгызга... итагать итегез» дип әйтелгәндә «Раббы теләгәнчә» дигән сүзләр өстәлә. Димәк, әти-әниең Аллаһы кануннарына каршы булмаган эш кушса, син аларны тыңларга тиеш (Рәсүлләр 5:29).

14. Ни өчен камил булган кешегә тыңлаучан булу җиңел, әмма ни өчен хәтта аңа да моңа өйрәнергә кирәк?

14 Син, Гайсә кебек, камил — «саф, гөнаһлылардан аерып куелган» — булсаң, сиңа әти-әниеңне тыңлау һәрвакыт җиңел булыр идеме? Син ничек уйлыйсың? (Еврейләргә 7:26). Син камил булсаң, синең начарлык эшләргә омтылышың булмас иде (Яратылыш 8:21; Мәдхия 50:7). Әмма хәтта Гайсәгә дә тыңлаучанлык ягыннан кайбер нәрсәләргә өйрәнергә кирәк булган. «Аллаһы Улы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 5:8). Ничек газаплар Гайсәгә тыңлаучанлыкка, күктә үзләштерергә туры килмәгән тыңлаучанлыкка, өйрәнергә булышкан?

15, 16. Ничек Гайсә тыңлаучанлыкка өйрәнгән?

15 Гайсәнең бала чагында Йосыф һәм Мәрьям, Йәһвә җитәкчелегенә буйсынып, аны бәладән саклаганнар (Маттай 2:7—23). Әмма соңрак Аллаһы Гайсәне могҗизалы яклавыннан мәхрүм иткән. Гайсәнең рухи һәм физик газаплары шулкадәр көчле булган ки, ул, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «күз яшьләре белән кычкырып елап... дога кылган һәм ялварган» (Еврейләргә 5:7). Бу кайчан булган?

16 Бу Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы сәгатьләрендә булган. Ул вакытта Шайтан Гайсә сафлыгын бозар өчен бар көчләрен куйган. Гайсәне юлбасарны кебек җәзалап үтерергә тиеш иделәр. Бу Атасы исеменә хурлык китерергә мөмкин дигән уй Гайсәгә бик зур газаплар китергән, һәм Гетсимәни бакчасында «аеруча тырышып дога кылганда» «Аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булган». Берничә сәгатьтән соң ул, җәфалану баганасында булганда, «күз яшьләре белән кычкырып елап» дога кылган — шулкадәр газаплы булган аның үлеме (Лүк 22:42—44; Марк 15:34). Шулай итеп «Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән» һәм үз Атасының йөрәген сөендергән. Хәзер Гайсә күктә, һәм ул без тыңлаучанлыгыбыз аркасында еш кына кичергән газапларны аңлый һәм сизә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Еврейләргә 2:18; 4:15).

Тыңлаучанлыкка өйрәнү

17. Киңәшләргә карашыбыз нинди булырга тиеш?

17 Әти-әниең сиңа киңәшләр биргәндә, бу шуны күрсәтә: алар сине яраталар, алар сиңа иң яхшыны телиләр. Изге Язмаларда: «Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни?» — дигән сорау бирелә. Әти-әни сине төзәтер өчен вакыт һәм көч сарыф итмәсә — алар сине шулкадәр әз яратса, бу әллә кызганыч булмас идеме? Йәһвә дә сине ярата, шуңа күрә төзәтә. «Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә» (Еврейләргә 12:7—11).

18. а) Ярату белән бирелгән җәза нәрсә күрсәтә? б) Мондый җәза алып яхшы якка үзгәргән кешеләрнең мисалларын китерә аласыңмы?

18 Борынгы Исраилнең бер патшасы, ә аның акылына Гайсә үзе игътибар иткән, әти-әниләргә үз балаларын ярату белән төзәтергә кирәк дигән. «Ата кеше үз угылын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый,— дип язган Сөләйман,— ә кем үз угылын ярата, ул аны чыбыклап үстерә». Ул хәтта ярату белән төзәткән кешенең җанын шулай итеп үлемнән саклап калып була дигән (Гыйбрәтле сүзләр 13:24; 23:13, 14; Маттай 12:42). Бер мәсихче хатын бала чагын искә төшереп, үз әтисе турында сөйли. Ул мәсихче җыелышларда үзен начар тотса, әтисе аңа өйгә кайткач җәза бирергә вәгъдә иткән. Бүген ул үз әтисен җылылык белән искә төшерә, чөнки аның ярату белән бирелгән җәзалары бу апа-кардәшкә яхшы якка үзгәрергә булышкан.

19. Әти-әниеңә тыңлаучан булыр өчен нинди аерым сәбәп бар?

19 Әгәр синең дә сине ярату белән тәрбияләр өчен вакыт һәм көч таба торган әти-әниең бар икән — моны кадерлә. Раббыбыз Гайсә Мәсих үз әти-әнисенә, Мәрьям белән Йосыфка, тыңлаучан булган кебек, әти-әниеңне тыңла. Әмма сиңа моны аеруча күктәге Әтиең, Йәһвә Аллаһы, эшләргә кушканга башкарырга кирәк. Бу сиңа файда китерәчәк. «Синең өчен яхшы булсын» өчен «һәм җирдә озын гомерле булыр» өчен шулай эшлә (Эфеслеләргә 6:2, 3).

[Искәрмә]

^ 7 абз. «Изге Язманы аңлау» (инглиз), II том, 841 нче битне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Син ничек җавап бирер идең?

• Әти-әнигә тыңлаучан булу балаларга нинди яклардан файда китерә?

• Әти-әнигә тыңлаучан булу ягыннан яшь Гайсә нинди үрнәк калдырган?

• Гайсә тыңлаучан булырга ничек өйрәнгән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Унике яшьлек Гайсә Изге Язмаларны яхшы белгән

[22 биттәге иллюстрация]

Гайсә газаплар аша ничек тыңлаучан булырга өйрәнгән?