Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең җиребез гаҗәеп матур

Безнең җиребез гаҗәеп матур

Безнең җиребез гаҗәеп матур

ЧИКСЕЗ Галәмнең киңлекләрен күзәткәндә астрономнар кешеләрнең йорты Җирнең бер кечкенә бөртек булуын ачканнар. Галәмнең башка бер җирендә дә тормыш табылмаган. Җирдә генә яшәр өчен кирәкле барлык нәрсә бар.

Өстәвенә, без бу матур Җирдә шатланып яши алабыз. Салкын көндә кояшның нурларын сизү рәхәтлек китерә. Матур итеп таң атканда яки кояш баеганда, без моңа сокланып карап торабыз. Әйе, кояш безгә шатлык китерә, әмма ул шулай ук кеше Җирдә яши алсын өчен кирәк.

Инде чиксез миллион еллар кояш гравитация көче ярдәмендә җирне һәм башка планеталарны үз орбиталарында тота. Һәм мәктәптән белгәнебезчә, Кояш системасы Киек каз юлы галактикасының үзәге тирәсендә әйләнә. Әмма Кояш — безнең галактикадагы 100 миллиардтан артык йолдызларның берсе генә.

Киек каз юлы галактикасы һәм 35 кә якын башка галактика гравитация көче ярдәмендә бер йолдызлык булып тора. Зуррак йолдызлыкларда меңләгән галактикалар бар. Әгәр кояш системасы галактикалар саны күбрәк булган йолдызлыкта урнашкан булса, ул, бәлки, таркалыр иде. Астрономнар Гильермо Гонсалес һәм Джей Ричардс үз китапларында Галәмдә «безнеке кебек тормышның катлаулы формаларының яшәвенә яраклы» башка урын юк дип язалар («The Privileged Planet»).

Җирдәге тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгәнме? Ә бәлки, «зур шартлау» нәтиҗәсендә килеп чыккандыр? Яки бу гүзәл планетада яшәүнең бөек мәгънәсе бармы?

Күп кешеләр җир яшәр өчен яратылган булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр *. Күп гасырлар элек бер яһүд шагыйре, җир һәм күкләр белән сокланып, болай дип язган: «[Аллаһы] Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше?» (Мәдхия 8:4, 5). Бу шагыйрь Барлыкка Китерүченең барлыгына ышанган. Фән зур үсеш алган чорда яшәп тә моңа ышану акыллымы?

[Искәрмә]

^ 7 абз. Зәбур китабын, мәсәлән 8 нче мәдхияне, карагыз.

[3 биттәге рамка/иллюстрация]

«Космос караңгылыгында Җир зәңгәр энҗе булып күренә» («The Illustrated Science Encyclopedia—​Amazing Planet Earth»)

[Чыганак]

Globe: U.S. Fish & Wildlife Service, Washington, D.C./NASA