Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бергәләшеп Йәһвә исемен данлыйк

Бергәләшеп Йәһвә исемен данлыйк

Бергәләшеп Йәһвә исемен данлыйк

«Минем белән Ходайны олылагыз, бергәләшеп аның исемен күтәрик» (МӘДХИЯ 33:4).

1. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә нинди искиткеч үрнәк калдырган?

БЕЗНЕҢ эраның 33 елы, 14 нисан. Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә төнлә Гайсә һәм аның рәсүлләре бергәләшеп Йәһвәгә мәдхияләр җырлыйлар (Маттай 26:30). Гайсә монда, җирдә, үз рәсүлләре белән бергә соңгы тапкыр җырлый. Әмма очрашуның шулай тәмамлануы урынлы. Ул җирдә хезмәт иткәндә һәрвакыт Үз Атасын данлаган һәм ашкынып аның исеме турында сөйләгән (Маттай 4:10; 6:9; 22:37, 38; Яхъя 12:28; 17:6). Гайсә мәдхия җырлаучының чын күңелдән әйткән мондый чакыруына кушылган: «Минем белән Ходайны олылагыз, бергәләшеп аның исемен күтәрик» (Мәдхия 33:4). Безнең өчен искиткеч үрнәк!

2, 3. а) 33 нче мәдхиядә пәйгамбәрлек язылганын без кайдан беләбез? б) Бу һәм чираттагы мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

2 Гайсә белән бергә мәдхияләр җырлаганнан соң берничә сәгать үткәч, рәсүл Яхъя башка бер вакыйгага шаһит булган: аның Раббысын һәм ике җинаятьчене җәфалану баганасына кадаклаганнар. Рим гаскәриләре ике җинаятьченең, алар тизрәк үлсен өчен, аякларын сындырган. Әмма Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә алар Гайсә аякларына тимәгәннәр дип әйтелә: алар Гайсә янына килгәч аның инде үлгән булуын күргәннәр. Шулай итеп 33 нче мәдхиядәге: «Аның һичбер сөяге сынмас»,— дигән пәйгамбәрлек сүзләре үтәлгән дип аңлата Яхъя (Яхъя 19:32—36; Мәдхия 33:21).

3 Бу мәдхия мәсихчеләр өчен башка күп яклары белән дә кызык. Давыт бу мәдхияне нинди шартларда язган? Бу һәм чираттагы мәкаләдә без бу сорауга җавапны һәм мәдхиядәге көч өстәүче фикерләрне карап чыгарбыз.

Давыт Шаулдан кача

4. а) Ни өчен Исраилнең патшасы итеп Давыт майланган булган? б) Ни өчен Давыт Шаулга «бик нык ошаган»?

4 Давытның яшь чагында Шаул Исраил патшасы булган. Әмма Шаул Йәһвәгә тыңламаучан булып киткән һәм Йәһвә хуплавын югалткан. Шуңа күрә Шамуил пәйгамбәр аңа болай дигән: «Бүгенге көннән Ходай Исраил патшалыгын синнән алды һәм аны синнән яхшырак синең якыныңа бирде» (1 Патшалык 15:28). Соңрак Йәһвә Шамуилга Ишайның иң яшь улын, Давытны, Исраилнең патшасы итеп майларга кушкан. Ә Шаул патша, Аллаһының изге рухын югалтып, күңелсез уйлардан интеккән. Оста музыкант Давытны патшага хезмәт итәр өчен Гивага китергәннәр, һәм Давыт уйнаган музыка Шаулны тынычландырган. Давыт Шаулга «бик нык ошаган» (1 Патшалык 16:11, 13, 21, 23).

5. Ни өчен Шаулның Давытка карашы үзгәргән, һәм Давыт нәрсә эшләргә мәҗбүр булган?

5 Шуннан соң булган вакыйгалар Йәһвә Давытны хуплый икәнен күрсәткән. Ул Давытка филистиләр әзмәвере Голиафны җиңәргә булышкан һәм Давытка таяныч булган. Нәтиҗәдә, Давыт сугыштагы җиңүләре белән Исраилдә дан казанган. Аллаһы Давытны фатихалаган. Шуңа күрә Шаул Давыттан көнләшеп, аны нәфрәт итә башлаган. Давыт арфада Шаул алдында уйнаганда, патша ике тапкыр сөңге атып аны үтерергә тырышкан, әмма Давыт сакланып калган. Шаул аны өченче тапкыр үтерергә җыенганда, Исраилнең булачак патшасы үз гомерен саклар өчен качарга кирәк икәнен аңлаган. Шаул Давытны тотарга һәм аны үтерергә тырышлыклар куюын дәвам иткән, шуңа күрә Давыт Исраил янындагы илгә качарга булган (1 Патшалык 18:11; 19:9, 10).

6. Ни өчен Шаул Номва шәһәрендә яшәүчеләрне үтерергә кушкан?

6 Исраилдән качканда Давыт Йәһвәнең чатыры урнашкан Номва шәһәрендә туктаган. Давыт белән бергә аның кешеләре барган, һәм Давыт үзе өчен һәм алар өчен ризык эзләгән. Баш рухани Давытка һәм аның кешеләренә ризык һәм Давыт үзе Голиафны җиңгәннән соң алган кылычны биргән. Шаулга моның барысы турында әйткәннәр. Ачуы чыгып Шаул бу шәһәрдә яшәгән бар кешеләрне, шул исәптән 85 руханины, үтерергә кушкан (1 Патшалык 21:1, 2; 22:12, 13, 18, 19; Маттай 12:3, 4).

Давыт үз гомере өчен көрәшүен дәвам итә

7. Ни өчен Геф шәһәре Давытка яшеренер өчен начар урын булган?

7 Номва шәһәреннән Давыт көнбатыш якка якынча 40 километр үтеп, филистиләр җирләренә керә һәм Голиаф туган Геф шәһәрендә, Анхус патшасы янында сыену урыны эзли. Давыт бу шәһәрдә Шаул инде мине эзләмәс дип уйлагандыр. Әмма тиздән Геф патшасының хезмәтчеләре Давытны таныйлар. Моны белгәч, Давыт «Геф патшасы Анхустан бик нык курка» башлый (1 Патшалык 21:10—12).

8. а) 55 нче мәдхиядә Давыт белән Геф шәһәрендә булган хәл турында нәрсә әйтелә? б) Давыт үлемнән ничек котылган булган?

8 Шуннан соң филистиләр Давытны кулга алалар. Күрәсең, нәкъ шул вакытта Давыт дулкынландыргыч мәдхия язган һәм Йәһвәдән: «Күз яшьләремне алдыңда тот»,— дип үтенгән (Мәдхия 55:1, 9). Шулай итеп ул Йәһвә аның кичергән кайгы-хәсрәтләрен онытмаячак, аның турында ярату күрсәтеп кайгыртачак һәм аны саклаячак икәненә ышанычын белдергән. Давыт филистиләр патшасын алдар өчен план да корган. Ул үзен акылдан язган кеше итеп тоткан. Моны күргәч, Анхус патша үз хезмәтчеләрен үзе янына «тилене» алып килгәннәре өчен шелтәләгән. Күренеп тора, Йәһвә Давытның корган планын фатихалаган. Давыт шәһәрдән чыгып киткән һәм шулай итеп үлеменә китерә алган хәлдән кабат котылган (1 Патшалык 21:13—15).

9, 10. Ни өчен Давыт 33 нче мәдхияне язган, һәм аны язганда ул, күрәсең, кемне исәптә тоткан?

9 Давыт кешеләре аның белән бергә Геф шәһәрендә булганнармы? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми. Бәлки, алар аны Исраилдә, якында урнашкан берәр авылда, көткәннәрдер. Һәрхәлдә, Давыт алар янына килеп Йәһвәнең үзен кабат саклап калуы турында сөйләгәч, алар шатланганнардыр. Бу вакыйга 33 нче мәдхияне язар өчен нигез булган. Без моны Мәдхия 33:1 дә язылган сүзләрдән күрәбез. Мәдхиянең беренче 7 шигырендә Давыт Аллаһыны үзен коткарганы өчен мактый. Ул үз кешеләрен Йәһвәне — Үз халкының Бөек Коткаручысын — данлауда үзенә кушылырга чакыра (Мәдхия 33:4, 5, 8).

10 Давыт һәм аның кешеләре Геф шәһәреннән 15 километр көнбатышка таба урнашкан Исраилнең таулы өлкәсендәге Одоллам куышлыгында сыену урыны тапканнар. Шул урынга Шаул патша идарәсе белән канәгать булмаган кешеләр Давыт янына җыела башлаган (1 Патшалык 22:1, 2). Давыт Мәдхия 33:9—23 тәге сүзләрне язганда, нәкъ шул кешеләрне исәптә тоткандыр. Бу өзектәге искә төшерүләр бүген безнең өчен дә мөһим, һәм бу матур мәдхияне карап чыгып, без үзебез өчен зур файда алачакбыз.

Синең теләгең Давытныкы кебекме?

11, 12. Йәһвәне өзлексез данлар өчен нинди сәбәпләр бар?

11 «Һәрвакыт Ходайны олылап торырмын, авызым белән Аны бертуктамый мактармын» (Мәдхия 33:2). Качкын булып яшәгәндә, Давытка, күрәсең, ризык һәм башка нәрсәләр турында кайгыртырга туры килгән. Ләкин аның көндәлек мәшәкатьләре, бу шигырьдә әйтелгәнчә, Йәһвәгә дан китерергә комачауламаган, чөнки ул моңа юл куймаган. Авырлыклар белән очрашканда безнең өчен Давыт үрнәк булсын! Без мәктәптә дә, эштә дә, үз имандашларыбыз белән булганда да, вәгазьләгәндә дә төп теләгебез Йәһвәне данлау булырга тиеш. Моның өчен бик күп сәбәпләр бар! Мәсәлән, Йәһвәнең искиткеч эшләре: без аларны тикшереп һәм ачышлар ясап, мәңге шатлык таба алабыз. Шулай ук аның үзенең җирдәге оешмасы аша башкарган эшләре турында уйлап кара! Йәһвә безнең көннәрдә тугры кешеләрне, алар камил булмаса да, куллана һәм алар аша бөек эшләр башкара. Бүгенге дөнья кайбер кешеләргә потларга кебек табына. Бу кешеләрнең эшләрен Аллаһы эшләре белән чагыштырып буламы? Давыт: «Әй Раббы, аллалар арасында Сиңа охшаулысы юк, эшләреңә караганда да Сиңа охшаганы юк»,— дип язган (Мәдхия 85:8). Әллә син бу сүзләр белән риза түгелме?

12 Без, Давыт кебек, Йәһвәне аның тиңсез эшләре өчен өзлексез данларга телибез. Өстәвенә, Аллаһы Патшалыгы хәзер Давытның алмашсыз варисы, Гайсә Мәсихнең, җитәкчелегендә икәнен без беләбез (Ачылыш 11:15). Димәк, бу дөнья төзелешенең ахыры якын. 6 миллиардтан артык кешенең мәңгелек киләчәге куркыныч астында. Аеруча бүген башкаларга Аллаһы Патшалыгы һәм аның тиздән кешелек хакына башкарачак эшләре турында сөйләргә кирәк. Кешеләргә, алар безнең белән бергә Йәһвәне данласын өчен, булышырга кирәк. Һичшиксез, безнең өчен иң мөһиме — мөмкинлек туган саен башкаларны бу «Яхшы хәбәрне», соң булганчы, кабул итәргә дәртләндерү (Маттай 24:14).

13. а) Давыт кем белән мактанган, һәм нинди кешеләргә бу тәэсир иткән? б) Бүген юаш кешеләрне мәсихчеләр җыелышына килергә нәрсә дәртләндерә?

13 «Минем җаным Ходай исеме белән мактаныр; ә сабыр кешеләр моны ишетеп сөенер» (Мәдхия 33:3). Давыт бу мәдхиядә үзенең ниндидер уңышлары белән мактанмаган, юк. Ул, мәсәлән, Анхус патшаны алдый алганы белән мактанмаган. Ул бик яхшы шуны аңлаган: Гефта булганда аны Йәһвә яклаган, һәм ул Йәһвә ярдәме белән котылган (Гыйбрәтле сүзләр 21:1). Димәк, Давыт үзе белән түгел, ә Йәһвә белән мактанган. Шуңа күрә сабыр, яки юаш, кешеләр Йәһвәгә тартылганнар. Гайсә дә өзлексез Йәһвәнең исемен данлаган, һәм бу басынкы, өйрәнергә әзер булган кешеләрне Аллаһыга җәлеп иткән. Бүген бар халыклардан чыккан юаш кешеләр майланган мәсихчеләрнең халыкара җыелышына тартыла. Бу җыелышның Башы — Гайсә (Көлессәйлеләргә 1:18). Аллаһының басынкы хезмәтчеләре аның исемен данлый, һәм бу юаш кешеләрнең күңелләренә бик нык тәэсир итә. Аларга шулай ук Аллаһының изге рухы аңларга булышкан Изге Язмалардагы хәбәрне ишетү нык тәэсир итә (Яхъя 6:44; Рәсүлләр 16:14).

Җыелышлар иманыбызны ныгыта

14. а) Давыт Йәһвәне берүзе генә данлаганмы? б) Гыйбадәт кылу өчен очрашулар турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган?

14 «Минем белән Ходайны олылагыз, бергәләшеп аның исемен күтәрик» (Мәдхия 33:4). Давыт чын күңелдән башка кешеләрне дә Ходайны мактауда үзенә кушылырга чакырган. Нәкъ шулай ук Гайсә Мәсих тә, Бөегрәк Давыт, Йәһвәне кешеләр алдында мактарга шат булган. Ул аны синагогаларда, Аллаһының Иерусалимдагы гыйбадәтханәсендә үткән бәйрәмнәрдә һәм үз шәкертләре белән олылаган (Лүк 2:49; 4:16—19; 10:21; Яхъя 18:20). Һәрбер мөмкинлекне кулланып, имандашлар белән бергә Йәһвәне данлау чын шатлык китерә! Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвәне олылау аеруча бүген, «Раббы көне якынлашканда», сөендерә (Еврейләргә 10:24, 25).

15. а) Давыт белән булган хәл аның кешеләренә ничек тәэсир иткән? б) Җыелышларга йөрү безгә нинди файда китерә?

15 «Мин Ходайны эзләдем, Ул мине ишетте дә, булган кайгыларымнан коткарды» (Мәдхия 33:5). Давыт Аллаһы аның хакына эшләгән бар эшләрне истә тоткан һәм кадерләгән. Шуңа күрә ул болай дигән: «Менә шушы мескен ялварган, Ходай аны ишетеп, бар кайгыларыннан коткарган» (Мәдхия 33:7). Без Йәһвәнең безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәне турында күп очраклар беләбез. Имандашлар белән аралашканда безнең бу көч бирүче очракларны сөйләргә күп мөмкинлекләребез бар. Давытның сөйләгәннәре үз кешеләренең иманнарын ныгыткан кебек, без сөйләгән очраклар да имандашларыбызның иманын ныгыта. Давытның кешеләре «Аңа [Йәһвәгә] якын килгәннәр, яктырылганнар, йөзләре дә хур булмаган» (Мәдхия 33:6). Алар, Шаул патшадан качып йөрсә дә, оялмаганнар. Чөнки алар Аллаһының Давытны хуплаганына ышанганнар, һәм аларның йөзләре яктырылган. Нәкъ шулай ук кызыксынган кешеләр дә һәм инде күп еллар чын мәсихче булып хезмәт итүчеләр дә Йәһвәдән ярдәм эзлиләр. Алар аның ярдәмен үзләре татып караган, шуңа күрә аларның яктырылган йөзләре тугры калырга тәвәккәллекләрен күрсәтә.

Фәрештәләр ярдәме өчен рәхмәтле бул

16. Йәһвә үз фәрештәләрен безне коткарыр өчен ничек куллана?

16 «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара» (Мәдхия 33:8). Давыт Йәһвә аны гына коткара дип санамаган. Әйе, Давыт Йәһвәнең Исраилдә булачак майланган патшасы булган. Ләкин ул шуны бик яхшы белгән: Йәһвә үзенең фәрештәләрен бар тугры хезмәтчеләре турында кайгыртыр өчен куллана, һәм ул бу хезмәтчеләренең дәрәҗәсенә карамый. Бүгенге көннәрдә дә Аллаһының чын хезмәтчеләре Йәһвә биргән яклауны сизәләр. Нацистлар Германиясендә, Анголада, Малавида, Мозамбикта һәм башка күп илләрдә хакимият башлыклары Йәһвә Шаһитләрен юк итәр өчен көч куйганнар. Аларның тырышлыклары юкка гына булган. Моннан тыш, ул илләрдәге Йәһвә халкы моннан ары да Аллаһы исемен бергәләп данлый һәм гөрләп чәчәк ата. Ни өчен? Чөнки Йәһвә үз халкын яклар өчен һәм алар белән җитәкчелек итәр өчен үзенең изге фәрештәләрен куллана (Еврейләргә 1:14).

17. Ничек итеп Аллаһы фәрештәләре безгә булыша?

17 Өстәвенә, берәр кеше башкалар өчен киртә булса, фәрештәләр, аны Йәһвә халкы арасыннан алып куяр өчен, вакыйгалар белән җитәкчелек итә ала (Маттай 13:41; 18:6, 10). Фәрештәләр безгә Аллаһыга хезмәт итәргә комачаулый ала торган киртәләрне, без моны белмәсәк тә, алып куялар. Алар шулай ук безне Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне боза алган нәрсәләрдән саклый. Ә иң мөһиме шул: алар бөтен кешелеккә «мәңгелек Яхшы хәбәр» игълан итү эшендә безнең белән җитәкчелек итәләр. Алар вәгазь эше куркыныч шартларда алып барылган җирләрдә дә моны эшли (Ачылыш 14:6). Фәрештәләрнең ярдәме турында хәбәрләрне Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган әдәбиятта күреп була *. Андый очраклар шулхәтле күп ки, беркем дә: «Бу шулай туры килгән инде»,— дип әйтә алмый.

18. а) Фәрештәләрнең ярдәмен алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Фәрештәләрнең җитәкчелеген һәм яклавын моннан ары да алыр өчен, безгә, каршылыкларга карамастан, Йәһвәнең исемен данлавыбызны дәвам итәргә кирәк. Шуны онытмыйк: Аллаһының фәрештәсе «[Йәһвәдән] куркучыларны» гына әйләндереп ала. Бу нәрсәне аңлата? Аллаһыдан курку нәрсә ул, һәм без аны ничек үстерә алабыз? Ни өчен яратучан Аллаһы безнең үзеннән куркуыбызны тели? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 17 абз. Мондый басмаларны карагыз: «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре», 550 нче бит; «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы. 2005 ел», 53 нче бит; «Күзәтү манарасы», 2000 ел, 1 март саны, 5—6 нче бит; 1991 ел, 1 гыйнвар саны, 27 нчы бит; 1991 ел, 15 февраль саны, 26 нче бит, (рус).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Яшь Давытка нинди сынаулар аша үтәргә туры килгән?

• Безнең өчен, Давытка кебек, нәрсә мөһим?

• Мәсихче очрашуларга безнең карашыбыз нинди?

• Йәһвә үз фәрештәләре аша ничек безгә булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Рама

Геф

Секелаг

Гибеа

Иерусалим

Одоллам

Кеила

Хеврон

Зиф

Хореш

Маон

Номва

Бәйтлехем

Ен-Гадди

Кармил

Тозлы диңгез

Карта: Based on maps copyrighted by Pictorial Archive (Near Eastern History) Est. and Survey of Israel

[25 биттәге иллюстрация]

Давыт качып йөргәндә дә Йәһвәнең исемен данлаган