Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәдән куркып шатлыклы яшә

Йәһвәдән куркып шатлыклы яшә

Йәһвәдән куркып шатлыклы яшә

«Әй Ходайның изгеләре, барыгыз да Аннан куркып торыгыз, Аннан куркучылар ярлыга калмаслар шул» (МӘДХИЯ 33:10).

1, 2. а) Христиан дине нинди төрле караш белән Аллаһыдан куркуга карый? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ХРИСТИАН дине җитәкчеләре Аллаһыдан курку турында сөйләгәндә, еш кына Изге Язмаларда булмаган тәгълиматка нигезләнеп өйрәтәләр. Бу тәгълимат буенча, Аллаһы гөнаһлы кешеләргә җәза бирә: тәмугта мәңге җәфалый. Бу Изге Язмалардагы Йәһвә яратучан һәм гадел Аллаһы дигән сүзләргә каршы килә (Яратылыш 3:19; Канун 32:4; Римлыларга 6:23; 1 Яхъя 4:8). Христиан диннәренең башка җитәкчеләре исә Аллаһыдан курку турында бер сүз дә әйтми. Алар Аллаһы күп нәрсәне рөхсәт итә һәм кешене ул нинди генә тормыш белән яшәмәсен кабул итә дип өйрәтә. Бу да — Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълимат (Гәләтиялеләргә 5:19—21).

2 Изге Язмаларда без Аллаһыдан куркырга тиеш дип әйтелә (Ачылыш 14:7). Шуңа күрә мондый сораулар туа: «Ни өчен яратучы Аллаһы безнең үзеннән куркып яшәвебезне тели? Аллаһыдан курку нинди булырга тиеш? Аллаһыдан курку нинди файда китерә ала?» Без 33 нче мәдхияне карап чыгуыбызны дәвам итеп, бу сорауларга җавап алырбыз.

Ни өчен Аллаһыдан куркырга кирәк?

3. а) Аллаһыдан курык дигән әмергә сезнең карашыгыз нинди? б) Ни өчен Йәһвәдән куркучылар бәхетле?

3 Йәһвә — Барлыкка Китерүче һәм Галәмнең Хакиме, шуңа күрә аннан куркырга кирәк (1 Петер 2:17). Әмма андый курку — мәрхәмәтсез илаһтан кешене кимсетә торган курку түгел. Йәһвә — ул Аллаһы, һәм андый курку аңа карата тирән хөрмәт уята торган курку, бу аңа яраклы булмаудан курку. Аллаһыдан куркып яшәү — бу куркудан калтырап, боегып тормыш итү түгел, бу курку бөек һәм көч бирә. Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы», һәм ул кешеләрнең шатланып яшәүләрен тели (1 Тимутегә 1:11). Әмма моның өчен, без Аллаһы таләпләрен үтәргә тиеш. Күп кешеләр өчен бу үз тормышыңны үзгәртү дигәнне аңлата. Тормышларында кирәкле үзгәрешләр ясаган кешеләр Давыт әйткән мондый сүзләрнең дөреслеген күрәләр: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез, Аңа өмет тотучы кеше сәгадәтле. Әй Ходайның изгеләре, барыгыз да Аннан куркып торыгыз, Аннан куркучылар ярлыга калмаслар шул» (Мәдхия 33:9, 10). Йәһвәдән куркып яшәгән бар кешеләрнең Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләре бар, шуңа күрә алар, мәңге кыйммәтле булып кала торган нәрсәләр турында әйткәндә, ярлыга калмаслар.

4. Давыт һәм Гайсә нинди ышандыру биргәннәр?

4 Игътибар итегез: Давыт үз кешеләрен «изгеләр» дип атап, аларга хөрмәт күрсәткән. Алар Аллаһының изге халкының өлеше булганнар. Алар шулай ук Давыт артыннан барып, үз тормышларын куркыныч астына куйганнар. Алар Шаул патшадан качып йөрсәләр дә, Давыт шуңа ышанган: Йәһвә аларның төп ихтыяҗлары турында кайгыртачак. «Байлар ярлыланганнар да ачыкканнар, әмма Ходайны эзләүчеләр бер яхшылыктан да буш калмаслар»,— дип язган Давыт (Мәдхия 33:11). Гайсә үз шәкертләренә шундый ук ышандыру биргән (Маттай 6:33).

5. а) Гайсә артыннан барган күп кенә кеше нинди булган? б) Гайсә курку турында нәрсә әйткән?

5 Гайсәне тыңлаган күп кенә кешеләр фәкыйрьлектә яшәгән, алар яһүдләр җәмгыятендә түбән дәрәҗәле кешеләр дип саналган. Гайсә аларны «кызганган: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Маттай 9:36). Андый гади кешеләрнең Гайсә артыннан барырга батырлыгы җитәрме? Моның өчен аларга кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан курку үстерергә кирәк булган. Гайсә болай дип әйткән: «Тәнне үтереп, шуннан соң бүтән һичнәрсә эшли алмый торганнардан курыкмагыз. Әмма сезгә Кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: гомерегезне алгач, сезне җәһәннәмгә ташларга хакимлеге булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аннан куркыгыз! Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Алай да Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» (Лүк 12:4—7).

6. а) Гайсәнең нинди сүзләре мәсихчеләрне ныгыта? б) Ни өчен Гайсә Аллаһыдан курку күрсәтүдә иң яхшы үрнәк булып тора?

6 Дошманнар Йәһвәдән куркып яшәгән кешеләрнең Аллаһыга хезмәт итүләрен туктатырга тырышканда, Аллаһы хезмәтчеләре Гайсә киңәшен искә төшерә ала: «Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк. Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаһы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр» (Лүк 12:8, 9). Бу сүзләр мәсихчеләрне, аеруча чын гыйбадәт кылу тыелган илләрдәге Аллаһы хезмәтчеләрен, ныгыта. Алар җыелыш очрашуларында һәм вәгазьләгәндә саклык күрсәтеп, Йәһвәне данлауларын дәвам итәләр (Рәсүлләр 5:29). Гайсә «Аллаһыдан куркуда» (ЯД) иң яхшы үрнәк бирә (Еврейләргә 5:7). Аның турында пәйгамбәрлек Сүзендә алдан ук болай язылган булган: «Аңарда Ходай Рухы... диндарлык рухы һәм Ходайдан курку аңарда булачак» (Ишагыйя 11:2, 3). Шуңа күрә безгә Аллаһыдан куркуның файдалы булуын иң яхшы итеп Гайсә күрсәтә ала.

7. а) Гайсә безне нәрсә эшләргә чакыра? б) Ничек ата-аналар Давыт үрнәген тота ала?

7 «Әй балалар, килегез, мине тыңлагыз, сезне Ходайдан куркырга өйрәтермен»,— дип чакырган Давыт (Мәдхия 33:12). Гайсә үрнәген тоткан һәм аның әйткәннәренә буйсынган кешеләр бу чакыруны кабул итәләр. Давыт өчен үз кешеләрен «балалар» дип атау табигый булган, чөнки алар аны үз җитәкчеләре итеп санаганнар. Ә Давыт, алар бердәм яши алсын өчен һәм Аллаһы хуплавын алсын өчен, аларга рухи яктан ярдәм иткән. Мәсихче әти-әниләр өчен нинди яхшы үрнәк! Йәһвә аларга үз балаларын «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтергә һәм тәрбияләргә» хакимлек биргән (Эфеслеләргә 6:4). Балалары белән һәр көн рухи нәрсәләр турында фикер алышып һәм регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүе үткәреп, ата-аналар үз улларына һәм кызларына Йәһвәдән куркып шатлыклы яшәргә булышалар (Канун 6:6, 7).

Аллаһыдан курку ничек күрсәтелә?

8, 9. а) Ни өчен Аллаһыдан куркып яшәү үзенә җәлеп итә? б) Телеңне яманнан тыю нәрсә аңлата?

8 Элегрәк әйтелгәнчә, Йәһвәдән курку безне шатлыксыз калдырмый. Давыт мондый сорау биргән: «Яхшылыклар күрү өчен кеше яшәргә һәм озын көннәрне яратырга телиме?» (Мәдхия 33:13). Шунсы ачык: Йәһвәдән курку озын бәхетле тормышка һәм яхшылык күреп яшәүгә ишек ача. Әмма: «Мин Аллаһыдан куркам»,— дип әйтү җиңел, ә бу куркуны тәртибең белән күрсәтү авыр. Шуңа күрә Давыт Аллаһыдан куркып яшәү нәрсә аңлата икәнен күрсәтә.

9 «Телеңне яман, авызыңны мәкерле сүзләрдән тый» (Мәдхия 33:14). Рәсүл Петер Аллаһы тарафыннан рухландырылып бу мәдхиянең өземтәсен мәсихчеләргә бер-берсен туганнарча яратырга киңәш биргәннән соң китерә (1 Петер 3:8—12). Үз телебезне яманнан тыю — бу зыян китерә торган гайбәт таратмау. Киресенчә, без башкалар белән һәрвакыт көч бирүче нәрсәләр турында сөйләшергә тырышырбыз. Без, шулай ук, батыр булырга һәм хакыйкатьне сөйләргә омтылырбыз (Эфеслеләргә 4:25, 29, 31; Ягъкуб 5:16).

10. а) Нәрсә ул начарлыктан читкә китү? б) Нинди эшләр яхшы?

10 «Яманнан читкә кит, яхшылык кыл, тынычлыкны эзлә һәм аны тот» (Мәдхия 33:15). Без Аллаһы хөкем иткән эшләрдән — әхлаксызлык, порнография, караклык, спиритизм, көч куллану, эчкечелек һәм наркотиклар кулланудан качабыз. Без шулай ук шундый җирәнгеч эшләр булган күңел ачулардан баш тартабыз (Эфеслеләргә 5:10—12). Без үз вакытыбызны яхшы эшләр башкарыр өчен кулланабыз. Без эшли алган эшләрнең иң яхшысы — бу Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашып, башкаларга котылу алырга булышу (Маттай 24:14; 28:19, 20). Яхшы эшләр — бу шулай ук мәсихчеләр очрашуларына әзерләнеп килү, бөтендөнья вәгазь эшенә иганәләр бирү, Патшалык Залыбыз турында кайгырту һәм ярдәмгә мохтаҗ булган мәсихчеләргә булышу.

11. а) Давыт тынычлык турындагы сүзләрен ничек кулланган? б) Син җыелышта «тынычлык эзләр» өчен нәрсә эшли аласың?

11 Давыт тынычлыкка омтылуда яхшы үрнәк биргән. Аның Шаулны үтерергә ике мөмкинлеге булган. Ике очракта да ул көч кулланудан тыелган, һәм соңыннан хөрмәт белән, татулашырга өметләнеп, патша белән сөйләшкән (1 Патшалык 24:9—12; 26:17—20). Җыелыштагы тынычлыкка куркыныч янаганда, бүген нәрсә эшләп була? Безгә «тынычлыкны эзләргә һәм аны тотарга» кирәк. Шуңа күрә, имандашыбыз белән безнең арадагы мөнәсәбәтләрнең начарлануын сизәбез икән, без Гайсәнең: «Башта туганың белән татулаш»,— дигән киңәшен тотабыз. Шуннан соң гына без чын гыйбадәт кылуга кагылышлы башка эшләрне башкара алабыз (Маттай 5:23, 24; Эфеслеләргә 4:26).

Аллаһыдан курку мул фатихалар китерә

12, 13. а) Аллаһыдан куркып яшәүчеләр бүген нинди фатихалар алалар? б) Тиздән Аллаһының тугры хезмәтчеләре нинди зур фатиха алачак?

12 «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (Мәдхия 33:16). Аллаһының Давытка карата башкарган эшләре бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтә. Бүген без зур шатлык һәм җан тынычлыгы кичерәбез, чөнки безне Йәһвә саклый икәнен беләбез. Ул безгә, без бик авыр хәлдә булсак та, бар кирәклесен бирәчәк. Без моңа шикләнмибез. Без шуны да беләбез: тиздән Аллаһының барлык чын хезмәтчеләре Магог җиреннән Гогның алдан әйтелгән һөҗүменә дучар булачак һәм «Ходайның... куркыныч көнен» күрәчәк (Йоил 2:11, 31; Йәзәкил 38:14—18, 21—23). Ул вакытта безнең белән нинди генә хәл булмасын, без Давытның: «Гадел кешеләр инәлгәч, Ходай аларны ишеткән, һәм бар кайгыларыннан коткарган»,— дигән сүзләренең үтәлешен күрәчәкбез (Мәдхия 33:18).

13 Ул вакытта Йәһвә үзенең бөек исемен данлаячак һәм моны күрү чыннан да дулкынландыргыч булачак! Ул вакытта безне тагы да зуррак курку-хөрмәт биләп алачак, ә безгә каршы булган бар кешеләр хурлыклы үлем кичерәчәкләр. «Ходай йөзен яманлык кылучыларга тота, җир өстеннән алар турындагы истәлекне кырып бетерү өчен» (Мәдхия 33:17). Бөек котылу күрү һәм Аллаһының гадел яңа дөньясына керү безнең өчен зур фатиха булачак!

Йәһвәнең вәгъдәләре безгә ныклык бирә

14. Авырлыкларның булуына карамастан, безгә нык калырга нәрсә булышачак?

14 Бу бозык һәм үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр яшәгән дөньяда Йәһвәгә буйсынып яшәү ныклык таләп итә. Аллаһыдан курку безгә тыңлаучанлык үстерергә булыша. Без бик авыр вакытларда яшибез, шуңа күрә Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре аларның көчләрен алган һәм күңел төшенкелегенә китергән авырлыклар кичерә. Әмма алар шуңа тулысынча ышана ала: алар Йәһвәгә өметләнсә, ул аларга бу авырлыкларга бирешмәскә ярдәм итәчәк. Давытның: «Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара»,— дигән сүзләре чын юату бирә (Мәдхия 33:19). Шуннан соң Давыт көч бирүче мондый сүзләр әйтә: «Гадел кешенең кайгылары күп булса да, аларның барсыннан да Ходай аны коткарыр» (Мәдхия 33:20). Безнең авырлыкларыбыз күп булса да, Йәһвәнең безне коткарырга көче җитәрлек.

15, 16. а) 33 нче мәдхияне язганнан соң Давыт тиздән нинди бәла турында белгән? б) Сынауларда нык калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

15 33 нче мәдхияне язып бетергәч, Давыт Шаулның Номва шәһәрендә яшәүче кешеләрне һәм руханиларның күпчелеген үтерергә кушканын ишеткән. Давыт ул шәһәргә килеп-киткән булган, шуңа күрә Шаулның ачуы чыккан. Бу Давытны бик нык күңелсезләндергәндер! (1 Патшалык 22:13, 18—21). Давыт, һичшиксез, Йәһвәдән ярдәм эзләгән, һәм аны киләчәктә «тәкъва кешеләрнең» үледән тереләчәгенә өмет юаткан (Рәсүлләр 24:15).

16 Терелүгә өмет бүген безне дә ныгыта. Без шуны беләбез: дошманнарыбыз безгә төзәтеп булмый торган зыян китерә алмый (Маттай 10:28). Давыт үз ышанычын мондый сүзләр белән белдергән: «Ходай аның бар сөякләрен саклый; сөякләренең берсе генә дә уалмас» (Мәдхия 33:21). Бу сүзләр Гайсәдә турыдан-туры үтәлгән. Гайсә җәзалап үтерелгән булса да, аның бер сөяге дә «сындырылмаган» (Яхъя 19:36). Мәдхия 33:21 дәге сүзләрне безгә карата да кулланып була: майланган мәсихчеләр һәм аларның «башка сарыклардан» булган ярдәмчеләренә бернинди дә авырлык төзәтеп булмый торган зыян китермәячәк. Образлы әйткәндә, аларның сөякләре беркайчан да сынмас (Яхъя 10:16).

17. Аллаһы халкының тәүбә итмәгән дошманнарын нинди бәла көтә?

17 Ә явызлар турында әйткәндә, тиздән алар үзләре чәчкән яманлыкны урачаклар. «Гөнаһлының үлеме газаплы, гадел кешеләрне нәфрәт итүчеләр һәлак булырлар» (Мәдхия 33:22). Аллаһы халкына каршы торучы бар кешеләр иң начар бәла-казага дучар булачак. Гайсә Мәсих үзенең Патша булуын күрсәткәндә «аларга җәза мәңгелек һәлакәт булыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:9).

18. «Бихисап күп кеше» нинди мәгънәдә хәзер азат ителгән, һәм киләчәктә ничек азат ителәчәк?

18 Давытның мәдхиясе мондый юанычлы сүзләр белән тәмамлана: «Ходай Үз бәндәләренең җаннарын коткарыр, Аңа өмет тотучыларның берсе дә вафат булмас» (Мәдхия 33:23). Үзенең 40-еллык патшалык итүе тәмамланып барганда, Давыт: «[Ходай] минем җанымны һәркайсы бәладән коткарды»,— дигән (3 Патшалык 1:29). Тиздән Йәһвәдән куркучылар, Давыт кебек, артка күз салып, бөтен гөнаһлардан азат ителгәннәренә һәм бар бәла-казалардан котылганнарына шатлана алачаклар. Майланган мәсихчеләрнең күбесе инде үзләренең күктәге бүләкләрен алган. Бар халыклардан чыккан «бихисап күп кеше» хәзер Гайсә кардәшләренең җирдәге калдыгы белән бердәм Аллаһыга хезмәт итәләр, һәм Йәһвә аларны саф дип саный. Чөнки алар Гайсәнең түгелгән канының йолым көченә иман итәләр. Мәсихнең киләчәк Меңьеллык идарә итүе вакытында алар йолым корбаныннан тулы файда алачаклар һәм нәтиҗәдә камил булачаклар (Ачылыш 7:9, 14, 17; 21:3—5).

19. «Бихисап күп кеше» нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Ни өчен барлык бу фатихалар Аллаһының «бихисап күп» хезмәтчеләренә биреләчәк? Чөнки алар Йәһвәдән куркып яшәүләрен дәвам итәргә һәм аңа курку-хөрмәт вә тыңлаучанлык белән хезмәт итәргә тәвәккәл. Чыннан да Йәһвәдән курку хәзерге тормышыбызны шатлыклы итә һәм безгә «чын тормышны» — Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышны алырга ярдәм итә (1 Тимутегә 6:12, 18, 19; Ачылыш 15:3, 4).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен без Аллаһыдан куркырга тиеш, һәм нәрсә бу аңлата?

• Аллаһыдан курку безнең тәртибебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

• Аллаһыдан курку нинди фатихалар китерә?

• Безгә нык булып калырга нинди вәгъдәләр булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]