Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатыннар, ирләрегезне тирән хөрмәт итегез

Хатыннар, ирләрегезне тирән хөрмәт итегез

Хатыннар, ирләрегезне тирән хөрмәт итегез

«Хатыннар, ирләрегезгә... буйсыныгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:22).

1. Ни өчен ирләрне хөрмәт итү кайвакыт авыр?

КҮП илләрдә никахлашкан вакытта кәләш үз ирен тирән хөрмәт итәргә ант бирә. Авырмы хатынга бу анты үтәргә? Бу ирнең аңа карата мөнәсәбәтенә бәйле. Әмма беренче никахның башлангычы бәхетле булган. Аллаһы Адәмнең, беренче кешенең, кабыргасын алган да хатын-кыз ясаган. «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит»,— дип әйткән Адәм (Яратылыш 2:19—​23).

2. Соңгы елларда никахка караш һәм хатыннар ничек үзгәргән?

2 Бу башлангыч яхшы булса да, хатын-кызлар ирләр хакимлегеннән азат булырга теләгән, һәм 1960 нчы елларда Кушма Штатларда хатын-кызларны азат итү дип аталган хәрәкәт башланган. Ул елларда үз гаиләсен ташлаган якынча 300 иргә 1 хатын туры килсә, 60 нчы елларның азагына инде 3 хатын туры килгән. Безнең көннәрдә хатын-кызлар, күпчелек ир-атлар кебек, сүгенә, эчә, тарта һәм әхлаксыз тормыш алып бара. Бу аларны бәхетлерәк итәме? Юк. Кайбер илләрдә никахларның яртысы диярлек таркала. Хатыннарның азат булырга теләге гаиләләргә файда яки зыян китергәнме? (2 Тимутегә 3:1—5).

3. Никахка бәйле авырлыкларның төп сәбәбе нинди?

3 Андый хәлнең төп сәбәбе нәрсәдә? Барысы Хаува яшәгән вакытта башланган: ул көннәрдә фетнә күтәргән фәрештә, «иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан», Хауваны алдаган (Ачылыш 12:9; 1 Тимутегә 2:13, 14). Шайтан Аллаһының әйткәннәренә карата шик тудырган. Мәсәлән, Иблис никахны авыр йөк итеп күрсәткән. Ул үзе идарә иткән бу дөньядагы масса-күләм мәгълүматлар чаралары ялган тарата: ялганның максаты — Аллаһы әмерләрен гаделсез һәм искергән итеп күрсәтү (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Аллаһы хатынга никахта билгеле роль биргән. Моның турында Аллаһының әйткәннәрен эчкерсез тикшереп чыксак, Аллаһы Сүзенең акыллы һәм файдалы булуын күрербез.

Никахлашучылар өчен кисәтү

4, 5. а) Ни өчен кияүгә чыгарга уйлаган хатын-кызга игътибарлы булырга кирәк? б) Кияүгә чыгарга ризалыгын бирер алдыннан хатын-кыз нәрсә эшләргә тиеш?

4 Изге Язмаларда кисәтү бар. Иблис идарә иткән бу дөньяда, дип әйтелә анда, хәтта никахлары бәхетле булган кешеләрнең дә «мәшәкатьләре» булачак. Шуңа күрә, никахны гамәлгә Аллаһы керткән булса да, Изге Язмаларда никахка керүчеләргә сак булырга кирәк дигән кисәтү бар. Ире үлгән һәм шуңа күрә кабат кияүгә чыгарга ирекле хатын турында Изге Язмаларны язучыларның берсе болай дигән: «[Ул] кияүгә чыкмаса... бәхетлерәк була». Гайсә дә ялгызлыкны «кабул итә» алган кешенең ялгыз калуы яхшырак дигән. Әмма, берәрсе никахка керергә уйласа, ул «Раббыга иман итүче» белән генә», ягъни Аллаһыга үзен багышлаган һәм суга чумдырылу үткән кеше белән генә, никахлашырга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:28, 36—40; Маттай 19:10—12).

5 Ни өчен аеруча хатын-кыз булачак ирен сайлаганда игътибарлы булырга тиеш? Чөнки Изге Язмаларда болай диелгән: «Кияүдәге хатын... канун буенча ире белән бәйләнгән». Ир үлсә генә яки ул зина кылганга күрә алар аерылышса гына, «хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә» (Римлыларга 7:2, 3). Бер күрүдә гашыйк булу романтик бәйләнешләр тусын өчен җитәрлек, әмма бәхетле никах өчен нигез була алмый. Шуңа күрә кияүгә чыгарга җыенган хатын-кызга үзенә мондый сорау бирергә кирәк: «Мин бу ир-ат белән канун буенча бәйләнгән булырга телимме?» Бу сорауны туйдан соң түгел, ә туйга кадәр карап чыгарга кирәк.

6. Безнең көннәрдә күпчелек хатын-кызлар нинди сайлау ясый ала, һәм ни өчен бу мөһим?

6 Күп илләрдә кияүгә чыгарга тәкъдимне кабул итәргә яки юкмы икәнен хатын-кыз үзе сайлый ала. Әмма дөрес сайлау ясау хатын-кыз өчен авыр, бу аның тормышында ясалган иң авыр адымы булырга мөмкин, чөнки мәхәббәт һәм якынлык теләү бик көчле була. Бер журналист болай дип язган: «Безнең берәр нәрсә эшләргә — өйләнешергә яки тауга менәргә — теләгебез булса, без нигезсез өметләргә биреләбез һәм үзебез нәрсә ишетергә телибез, шуңа гына игътибар итә башлыйбыз. Һәм без моңа, бу теләк үскән саен, күбрәк биреләбез». Альпинист акылсыз карар кабул итсә, үз гомерен югалтырга мөмкин; ә тормыш иптәшеңне дөрес сайламасаң, бу һәлакәткә китерергә мөмкин.

7. Тормыш иптәше сайлау буенча нинди акыллы киңәшләр бирелә?

7 Ир-ат хатын-кызга тәкъдим ясагач, хатын-кыз: «Канун буенча бу ир-ат белән бәйләнгән булу минем өчен нәрсә аңлата?» — дигән сорауны җитди караш белән карап чыгарга тиеш. Бер яшь Һинд кызы тыйнаклык күрсәтеп шуны таныган: «Әти-әниләребез бездән олырак һәм акыллырак, аларны безне кебек җиңел генә алдап булмый... Ә мин тәҗрибәсез». Әти-әниләр һәм башкалар биргән ярдәм мөһим. Бер акыллы кеше яшь кешеләргә булачак тормыш иптәшенең әти-әнисе белән якыннан танышырга һәм аның үз әти-әнисе һәм гаиләдәге башка кешеләр белән мөнәсәбәтенә игътибар итәргә киңәш биргән.

Гайсә ничек буйсынган?

8, 9. а) Гайсә үзенең Аллаһыга буйсынуына ничек караган? б) Буйсыну нинди файда китерә ала?

8 Буйсынырга авыр булса да, хатын-кызлар буйсынуга Гайсә карашы белән карый ала. Ә ул буйсыну хөрмәт китерә дип санаган. Аллаһыга буйсыну Гайсә өчен нәрсә аңлаткан? Газап чигү, җәфалану баганасында үлем. Шулай да ул Аллаһыга буйсынып шатлык тапкан (Лүк 22:41—​44; Еврейләргә 5:7, 8; 12:3). Хатыннар Гайсәдән үрнәк ала алалар, чөнки Изге Язмаларда: «Хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 11:3). Әмма шунсы мөһим: хатын-кызлар кияүгә чыкканчы да ир-​атны хатын-кызның башы дип санарга тиеш.

9 Изге Язмалар буенча, кияүдәгеләр дә һәм ялгыз яшәгән хатын-кызлар да мәсихче җыелышта хезмәт иткән күзәтчеләрнең — рухи яктан җитлеккән ир-атларның җитәкчелегенә буйсынырга тиеш (1 Тимутегә 2:12, 13; Еврейләргә 13:17). Хатын-кызлар Аллаһының бу сүзләрен үтәп, Аллаһы оешмасындагы тәртипкә буйсыну буенча фәрештәләргә үрнәк бирәләр (1 Көринтлеләргә 11:8—10). Өстәвенә, кияүдәге өлкән яшьтәге хатын-кызлар, яхшы үрнәк булып һәм файдалы киңәшләр биреп, яшь хатыннарны «ирләренә күндәм булырга» өйрәтәләр (Титуска 2:3—5).

10. Гайсә буйсыну ягыннан нинди үрнәк калдырган?

10 Гайсә дөрес буйсынуның мөһимлеген аңлаган. Бер тапкыр ул рәсүл Петергә үзләре өчен кеше хакимнәренә салым түләргә кушкан, ул хәтта Петергә моның өчен акча да табып биргән. Соңрак рәсүл Петер болай дип язган: «Раббы хакы өчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә... күндәм булыгыз» (1 Петер 2:13, 14; Маттай 17:24—27). Гайсә буйсынуда иң бөек үрнәк калдырган. Моның турында болай дип язылган: «[Гайсә] кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр... Аллаһыга күндәм булды» (Филиппуйлыларга 2:5—8).

11. Ни өчен Петер хәтта иман итмәгән ирләргә күндәм булырга чакырган?

11 Петер мәсихчеләрне бу дөньяның гаделсез, тупас хакимнәренә буйсынырга чакырып, болай дип язган: «Сез моның өчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте» (1 Петер 2:21). Гайсәнең газап чигүләре турында һәм буйсынып барысын кичереп чыгуы турында язганнан соң, Петер иман итмәгән ирләр белән яшәгән хатыннарны болай дип өндәгән: «Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Петер 3:1, 2).

12. Гайсәнең күндәм булуы нинди файда китергән?

12 Кешеләр мыскыллап көлгәндә аларга күндәм булу көчсезлек булып күренергә мөмкин. Әмма Гайсә моңа башка караш белән караган. «Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады»,— дип язган Петер (1 Петер 2:23). Гайсәнең газапларын күргән кайбер кешеләр, шул исәптән аның янында баганага кадакланган җинаятьче һәм аның үлемен күреп торган йөзбашы, азмы-күпме Аллаһыга иман итә башлаганнар (Маттай 27:38—44, 54; Марк 15:39; Лүк 23:39—43). Петер шулай ук кайбер иман итмәгән ирләр дә, хәтта мыскыллап көлгәннәре дә, үз хатыннарының күндәм булуларын күреп, мәсихчеләр булып китәчәк дип әйткән. Бу хәлне безнең көннәрдә дә күреп була.

Хатыннар ирләрен Аллаһы янына ничек алып килә ала?

13, 14. Иман итмәгән иргә буйсыну нинди файда китерә?

13 Йәһвә Шаһите булып киткән хатыннар ирләрен үзләренең мәсихче тәртибе ярдәмендә Аллаһы янына алып килгәннәр. Йәһвә Шаһитләренең соңгы өлкә конгрессында бер ир үзенең мәсихче хатыны турында болай дип әйткән: «Мин үз хатыным белән үземне тупас тоттым. Әмма ул мине тирән хөрмәт итте. Ул бер тапкыр да мине түбәнсетмәде. Ул үз ышануларын миңа тагарга тырышмады. Ул ярату күрсәтеп минем турыда кайгыртты. Җыелыш очрашуына китәр алдыннан ул миңа ашарга әзерләп өйдәге бар эшләрне башкара иде. Аның тәртибе аркасында мин Изге Язмалар белән кызыксына башладым. Һәм үзегез күрәсез: мин монда!» Чыннан да, хатынының тәртибе аны «берсүзсез Аллаһы янына алып килгән».

14 Петер басым ясаганча, яхшы нәтиҗәләргә хатынның сүзләренә караганда, күбрәк аның тәртибе китерә. Бер хатын Изге Язмаларның хакыйкатьләре белән танышкач, мәсихчеләр җыелышына йөрергә тәвәккәл булган. «Агнес, син бу ишектән чыгып китсәң, башка аның аша кермә!» — дип кычкырган аңа аның ире. Агнес «бу ишектән» түгел, ә икенче ишектән чыгып киткән. Тагын бер очрашу үткән кичне ул аны: «Син кайтканда мин инде өйдә булмаячакмын»,— дип куркыткан. Чыннан да ул өч көн өйдә булмаган. Ул кайткач, хатыны ипләп кенә аңардан: «Ашыйсың киләме?» — дип сораган. Агнес Йәһвәгә хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә тугры булып калган. Ахыр чиктә аның ире Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, үз тормышын Аллаһыга багышлаган һәм соңыннан күзәтче булып хезмәт иткән һәм җыелышта күп эшләр башкарган.

15. Мәсихче хатыннарда нинди «матурлык» булырга тиеш?

15 Рәсүл Петер хатыннарга «матурлык» турында әйтә. Бу матурлыкны өстә әйтелгән мәсихче хатыннар күрсәткән. Ул «үрелгән чәч... купшы киемнәр киюгә» түгел, ә «чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыкка» игътибар итәргә киңәш биргән. «Аллаһы каршында менә шул [матурлык] бик кыйммәтле»,— дип язган Петер. Андый рух нәрсәдән күренә? Хөрмәт белән әйтелгән сүзләрдән, кешегә яхшы мөнәсәбәт чагылган тәртиптән күренә. Андый рухта таләпчәнлек юк. Шулай итеп мәсихче хатын үз иренә тирән хөрмәт күрсәтә (1 Петер 3:3, 4).

Үрнәк алырлык мисаллар

16. Нинди яклардан Сара мәсихче хатыннар өчен үрнәк?

16 «Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар»,— дип язган Петер (1 Петер 3:5). Бу хатыннар шуны аңлаган: Йәһвәнең киңәшен тотып аңа яраклы булырга тырышу нәтиҗәдә гаиләне бәхетле итә һәм мәңгелек тормыш бүләге китерә. Петер Ибраһимның чибәр хатынын Сараны искә ала һәм ул «Ибраһимны әфәндем дип атап, аңа күндәм булган» дип яза. Аллаһы Ибраһимны ерак җирләрдә хезмәт итәргә билгеләгән, һәм Сара үзенең Аллаһыдан куркып яшәгән иренә булышкан. Ул бар уңайлыклары булган тормышны ташлап киткән һәм хәтта үз гомерен куркыныч астына куйган (Яратылыш 12:1, 10—13). Сара шундый батырлык күрсәткәнгә Петер аны үрнәк итеп куя: «Сез дә, игелек кылсагыз һәм һичнәрсәдән курыкмасагыз, Сара кызлары булырсыз» (1 Петер 3:6).

17. Ни өчен Петер, бәлки, Әбигыяне дә мәсихче хатыннар өчен үрнәк итеп куйган?

17 Аллаһыга өметләнеп яшәгән шундый ук кыю тагын бер хатын — бу Әбигыя булган, һәм Петер өстәге сүзләрне язганда аны да исәптә тоткандыр. Әбигыя «бик акыллы булган», әмма аның ире Набал «мәрхәмәтсез һәм явыз холыклы булган». Набал Давытка һәм аның кешеләренә булышудан баш тарткач, алар Набалны һәм аның гаиләсендәге кешеләрне юк итәргә чыкканнар. Әмма Әбигыя үз гаиләсен саклап калыр өчен чаралар күргән. Ишәкләргә ризык төяп, ул Давыт белән аның кешеләрен каршы алырга чыккан. Давытны күргәч ул ишәктән төшеп аның аяклары янына егылган һәм ашыгып эш итмәскә үтенгән. Бу Давытка бик нык тәэсир иткән. «Сине минем каршыма җибәргән Исраил Аллаһысы Ходайга дан булсын, һәм синең акылың фатихалы булсын»,— дигән ул (1 Патшалык 25:2—33).

18. Хатын, аны чит ир-ат үзенә каратырга тырышса, кем үрнәге турында уйлана ала, һәм ни өчен?

18 Хатыннар өчен тагын бер искиткеч үрнәк — бу яшь Суламита. Ул гади көтүчегә кияүгә чыгарга вәгъдә биргән һәм вәгъдәсенә тугры булып калган. Бай патша аны үзенә каратырга тырышса да, ул бирешмәгән. Яшь көтүчегә карата үз хисләрен ул мондый сүзләр белән белдергән: «Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп, кулыңа балдак итеп сал, чөнки мәхәббәт үлем кебек көчле... Зур сулар мәхәббәтне сүндерә алмый һәм елгалар да аны батыра алмый» (Җырларның җырлары 8:6, 7). Кияүгә чыгарга тәкъдимне кабул иткән бар хатын-кызлар да, Суламита кебек, үз ирләренә тугры булып калырга һәм аларны тирән хөрмәт итәргә тәвәккәл булсыннар.

Аллаһының башка киңәшләре

19, 20. а) Ни өчен хатыннар үз ирләренә буйсынырга тиеш? б) Хатыннар өчен нинди искиткеч үрнәк бар?

19 Ә хәзер: «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз»,— дигән төп шигырьнең контекстын карап чыгыйк (Эфеслеләргә 5:22). Ни өчен андый буйсыну кирәк? «Чөнки,— дип әйтелә чираттагы шигырьдә,— Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы». Шуңа күрә хатыннарга мондый киңәш бирелә: «Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар» (Эфеслеләргә 5:23, 24, 33).

20 Бу сүзләргә буйсыныр өчен, хатыннарга Мәсихнең майланган мәсихчеләр җыелышы биргән үрнәкне өйрәнеп, аны тотарга кирәк. 2 Көринтлеләргә 11:23—28 не укыгызчы, һәм бу җыелышның бер майланган мәсихчесе рәсүл Паулның кичергәннәрен белерсез. Ул боларның барысын үз Башына, Гайсә Мәсихкә, тугры булып калганга кичергән. Хатыннарга һәм җыелыштагы башка кешеләргә дә, Паул кебек, Гайсәгә тугрылык белән буйсынырга кирәк. Хатыннар моны үз ирләренә буйсынып күрсәтә.

21. Хатыннарга үз ирләренә буйсынуларын дәвам итәргә нәрсә булышачак?

21 Безнең көннәрдә буйсынып яшәү күп хатыннарга ошамый, ә акыллы хатыннар андый тормышны файдалы дип саный. Мәсәлән, ир кеше иман итмәүче булса, аны баш дип санау һәм Аллаһы кануннары һәм принциплары бозылмый торган очракларда аңа буйсыну хатынга искиткеч бүләк китерә: ул үз ирен «коткара ала» (1 Көринтлеләргә 7:13, 16). Өстәвенә бу хатын канәгатьлек таба: ул Аллаһы аны хуплый икәнен һәм аның кадерле Улы үрнәген тотканы өчен аңа мул фатихалар бирәчәк икәнен белә.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен хатынга үз ирен хөрмәт итү авыр булырга мөмкин?

• Ни өчен кияүгә чыгу тәкъдименә җитди караш белән карарга кирәк?

• Гайсә хатыннарга нинди үрнәк калдырган, һәм аның үрнәген тоту нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Ни өчен кияүгә чыгу тәкъдименә җитди караш белән карарга кирәк?

[17 биттәге иллюстрация]

Хатыннар Изге Язмаларда әйтелгән Әбигыя һәм башка кешеләр мисалыннан нинди сабак ала ала?