Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иремия китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Иремия китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Иремия китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИРЕМИЯ үз халкына бәла-казалар турында игълан иткәндә, бу хәбәр алар өчен бик куркыныч булып яңгыраган! Өч гасырдан күбрәк гыйбадәт кылуның үзәге булган мәһабәт гыйбадәтханә тулысынча яндырылган булачак. Иерусалим шәһәре һәм Яһүдия җире ташландык хәлдә калачак, ә анда яшәүчеләрне әсирлеккә алып китәчәкләр. Бу һәм башка җәзалар турында хәбәр Иремия китабында, Изге Язмаларның зурлыгы буенча икенче китапта язылган. Бу китапта шулай ук, Иремиянең 67 ел пәйгамбәр булып тугры хезмәт иткәндә кичергәннәре турында әйтелә. Бу китап хронологик тәртиптә төзелмәгән. Анда бер-бер артлы төрле темалар карала.

Ни өчен Изге Язмалардагы Иремия китабы безнең өчен мөһим? Чөнки анда язылган һәм соңыннан үтәлгән пәйгамбәрлекләр Йәһвәгә, үз вәгъдәләрен Үтәүчегә буларак, иманыбызны ныгыта (Ишагыйя 55:10, 11). Иремиянең пәйгамбәр булып хезмәт итүе безнең көннәрдә алып барылган хезмәткә һәм ул игълан иткән хәбәргә кешеләрнең карашы бүгенге кешеләрнең карашына күп яклардан охшаш (1 Көринтлеләргә 10:11) Өстәвенә, Йәһвәнең үз халкы белән мөгамәлә итүе турында бу хәбәр аның сыйфатларын ачык итеп күрсәтә һәм без бу китапны укып күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз (Еврейләргә 4:12).

«ХАЛКЫМ ИКЕ ЯВЫЗЛЫКНЫ ЭШЛӘДЕ»

(Иремия 1:1—20:18)

Яһүдиядә Йошия патша идарә итүенең 13 елы бара. Иерусалимның б. э. к 607 елда җимерелүенә әле 40 ел вакыт бар. Бу елны Иремия пәйгамбәр булып билгеләнә (Иремия 1:1, 2). Бу хәбәрләрнең күпчелеге Йошия патшаның 18 ел идарә итүе вакытында игълан ителгән. Алар Яһүдиянең бозык булуын күрсәтә һәм бу хәбәрләрдә Йәһвәнең бу илгә каршы чыгарган хөкемнәре турында әйтелә. «Иерусалимны таш өеме итәчәкмен,— дип әйтә Йәһвә,— һәм Яһүдия шәһәрләрен яшәүчесез, чүл итәчәкмен» (Иремия 9:11). Ни өчен? «Чөнки халкым ике явызлыкны эшләде»,— ди Аллаһы (Иремия 2:13).

Хәбәрдә шулай ук тәүбә иткән калдыкның торгызылуы турында әйтелә (Иремия 3:14—18; 12:14, 15; 16:14—21). Әмма Иремияне яхшы кабул итмәгәннәр. «Аллаһы йортындагы күзәтче» Иремиягә суккан һәм бер төнгә агач богаулар кидереп калдырган (Иремия 20:1—3).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:11, 12 — Ни өчен Йәһвәнең үз сүзенә карата уяу булуы «миндаль агачының ботагы белән чагыштырыла»? Яз килгәч, миндаль агачы беренче булып чәчәк ата. Йәһвә үз халкын үз хөкемнәре турында кисәтер өчен, иртән үк торган һәм бу хөкемнәр үтәлгәнче «уяу калган» дип әйтеп була (Иремия 7:25).

2:10, 11 — Тугрылыксыз исраиллеләрнең тәртибе кайсы яктан сәер булган? Көнбатыштагы Китти утрауларында һәм көнчыгыштагы Кыдарда яшәгән мәҗүси халыклар кайвакыт башка халыкларның табыну йолаларын үзләштергәннәр. Әмма алар беркайчан да үз илаһларын башка илаһларга алмаштырмаган. Шул ук вакыт Исраил халкы Йәһвәне кире каккан, тере Аллаһының данын үле потларга алмаштырган.

3:11—22; 11:10—12, 17 — Самареянең б. э. к. 740 елда җиңелгәнен исәпкә алсак, ни өчен Иремия җәзаларны игълан иткәндә ун буынлы төньяк патшалык турында да әйтә? Чөнки б. э. к. 607 елда Иерусалимның җимерелүе Йәһвәнең Яһүдиягә генә түгел, ә бөтен Исраил халкына чыгарган хөкеменең үтәлеше булган (Йәзәкил 9:9, 10). Һәм Аллаһы пәйгамбәрләре җәзаларны бөтен Исраилгә игълан иткәнгә, Иерусалимның, Самарея җиңелгәннән соң да, аның турында кайгыртуын дәвам иткәнен күрсәтә.

4:3, 4 — Бу боерык нәрсә аңлата? Тугрылыксыз яһүдләргә үз йөрәкләренең «туфрагын» әзерләргә, йомшартырга һәм чистартырга кирәк булган. Алар үз йөрәкләрен «сөннәткә утыртырга» — пычрак фикерләрдән, хисләрдән һәм мотивлардан арынырга тиеш булганнар (Иремия 9:25, 26; Рәсүлләр 7:51). Моның өчен тормыш итү рәвешен тулысынча үзгәртергә кирәк булган: начар эшләрне калдырырга һәм Аллаһы фатихасын китерә торган эшләр башкарырга кирәк булган.

4:10; 15:18 — Нинди мәгънәдә Йәһвә үз фетнәче халкын алдаган? Иремия яшәгән көннәрдә «ялганны пәйгамбәрлек итүче» пәйгамбәрләр булган (Иремия 5:31; 20:6; 23:16, 17, 25—28, 32). Йәһвә аларга комачауламаган.

16:16 — Йәһвә «күп балыкчылар» һәм «күп аучылар җибәрәм» дигән сүзләре нәрсә аңлата? Бу шуны аңлатырга мөмкин: Йәһвә дошманнарның гаскәрләрен тугрылыксыз яһүдләрне табарга җибәрә. Ул бу яһүдләргә үз хөкемнәрен чыгарган һәм дошманнар аларны үтәячәк. Әмма Иремия 16:15 тәге сүзләрне исәпкә алсак, шигырьдәге сүзләр шулай ук тәүбә иткән исраиллеләрне эзләүне аңлатырга мөмкин.

20:7 — Нинди мәгънәдә Йәһвә «үз көчен» Иремиягә каршы кулланган һәм нинди мәгънәдә ул аны «алдаткан» (ЯД)? Иремия Йәһвә хөкемнәрен игълан иткәндә кешеләр аңа ваемсыз караш белән караган, аның хәбәрен кире какканнар һәм аны эзәрлекләгәннәр. Шуңа күрә ул кайвакыт үзенең бу хезмәтне дәвам итәр өчен көче җитмәгәнен сизгән. Әмма Йәһвә «үз көчен» Иремиягә каршы кулланган: аңа бу хисләрне җиңәргә булышкан. Йәһвә Иремияне ул башкарып чыга алмаячак дип уйлаган эшне эшләргә дәртләндергән. Менә нинди мәгънәдә ул аны «алдаткан».

Безнең өчен сабаклар:

1:8. Йәһвә үз халкын вакыт-вакыт эзәрлекләүләрдән коткарып тора ала. Моның өчен ул, бәлки, гадел хакимнәр куяр, залим начальникларны акыллы кешеләр белән алмаштырыр яки түзәр өчен көч бирер (1 Көринтлеләргә 10:13).

2:13, 18. Тугрылыксыз исраиллеләр ике явызлыкны эшләгән. Алар Йәһвәне — фатихалар, җитәкчелек һәм яклауның ышанычлы чыганагын калдырганнар. Алар Мисыр һәм Ассирия белән хәрби союз төзергә тырышып, үзләренә «күлләр» казып ясаган дип әйтеп була. Безнең көннәрдә хак Аллаһыны калдырып, фәлсәфә һәм сәясәт белән мавыгу — бу «тере су чыганагын» «җимерек күлләр» белән алмаштыруга тиң.

6:16. Йәһвә үзенең фетнәче халкын туктап уйланырга, үзләрен тикшерергә һәм тугры ата-бабаларының «юлына» кире кайтырга чакыра. Без Йәһвә хуплаган юл буенча чыннан да йөрибезме? Без үзебезгә бу сорауны биреп вакыт-вакыт үзебезне тикшереп чыгарга тиеш түгелме?

7:1—15. Яһүдләр гыйбадәтханә амулет кебек аларны яклаячак дип өметләнгән, әмма аларның өметләре акламаган. Без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрергә тиеш (2 Көринтлеләргә 5:7).

15:16, 17. Изге Язмаларны шәхси өйрәнүдән шатлык табып, Йәһвә исемен вәгазьдә данлап һәм бозык аралашудан качып, без, Иремия кебек, боекканлык белән көрәшә алабыз.

17:1, 2. Яһүд халкының корбаннары, аларның гөнаһлары аркасында, Йәһвә өчен җирәнгеч булган. Әхлакый пычраклык аркасында данлау корбаннарыбыз кабул ителми.

17:5—8. Никадәр аерым кешеләр һәм оешмалар Аллаһы ихтыярын үти һәм аның принциплары буенча эш итә, шулкадәр алар безнең ышанычыбызга лаек. Ә инде коткару, чын тынычлык һәм иминлек турында сүз барганда Йәһвәгә генә өметләнү акыллы булыр иде (Мәдхия 145:3).

20:8—11. Кайгы-хәсрәт, каршы килүләр яки эзәрлекләүләр аркасында Патшалык турындагы вәгазь эшендә ашкынуыбыз кимемәсен. Без моңа юл куярга тиеш түгел (Ягъкуб 5:10, 11).

«БАБЫЛ ПАТШАНЫҢ КАМЫТЫ АСТЫНА ҮЗ МУЕНЫГЫЗНЫ КУЕГЫЗ»

(Иремия 21:1—51:64)

Иремия Яһүдиянең соңгы дүрт патшасына, ялган пәйгамбәрләренә, явыз көтүчеләргә һәм сатлык руханиларга каршы чыгарылган хөкемнәрне игълан итә. Тугры калдыкны инжир агачының яхшы җимешләре белән чагыштырып, Йәһвә: «Мин үз күзләремне, аларга файда булсын өчен, аларга борачакмын»,— ди (Иремия 24:5, 6). 25 нче бүлектә өч пәйгамбәрлек кыска гына бәян ителгән. Алар чираттагы бүлекләрдә җентекләп аңлатыла.

Руханилар һәм пәйгамбәрләр Иремияне үтерер өчен план коралар. Иремия аларга сез Бабыл патшасына хезмәт итәргә тиешсез дип хәбәр итә. Иремия Седекия патшага: «Бабыл патшаның камыты астына үз муеннарыгызны куегыз»,— дип әйтә (Иремия 27:12). Ләкин «Исраилне чәчеп таратучы аны җыячак та» (Иремия 31:10). Рехавитларга тугрылыклары өчен вәгъдә бирелә. Иремия «сакчыларның ишек алдында кала» (Иремия 37:21). Иерусалимны җимерәләр, ә анда яшәүче халыкны әсирлеккә алып китәләр. Ә Иремия белән аның сәркатибе Варух кешеләрнең кечкенә төркеме белән кала. Курыккан кешеләр, Иремия моны эшләүдән кисәтсә дә, Мисырга китә. 46—51 нче бүлекләрдә Иремиянең халыклар турында әйтелгән хәбәре язылган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

22:30 — Бу сүзләр Гайсә Мәсихнең Давыт тәхетенә утырырга хакы юк дигәнне аңлатамы? (Маттай 1:1, 11) Юк. Бу боерык Еһоякин нәселеннән булган кешеләрнең «Яһүдиядә... Давыт тәхетендә» утырмаячак икәнен күрсәткән. Гайсә Яһүдиядәге тәхеттән түгел, ә күктән идарә итәчәк.

23:33 — Нәрсә ул «Йәһвәнең йөге»? Иремиянең Иерусалимның җимерелүе турындагы мөһим хәбәрләре аның замандашлары өчен авыр йөк булган. Үз чиратында, бу ваемсыз халык Йәһвә өчен авыр йөк булган һәм ул аларны кире кагарга теләгән. Нәкъ шулай ук христиан дөньясын юк итү турында Изге Язмалардагы хәбәр христиан чиркәүләре өчен авыр йөк. Ә бу хәбәрне кабул итмәгән кешеләр Аллаһы өчен авыр йөк.

31:33 — Ничек Аллаһы законы йөрәкләрдә языла? Кеше Аллаһы законын нык яратканга Йәһвә ихтыярын үтәргә нык тели икән, шул чакта Аллаһы законы аның йөрәгенә язылган дип әйтеп була.

32:10—15 — Ни өчен бер килешүгә ике данә шартнамә төзелгән? Бер данәгә мөһер сугылмаган, ул кирәк булганда ачып карар өчен калдырылган. Ә мөһерләнгән данә кирәк булганда мөһерләнмәгәннең төгәллеген тикшерер өчен сакланган. Иремия үз имандашы һәм, өстәвенә, үз туганы белән бер эш буенча килешүне язма шартнамә итеп төзегән. Бу безнең өчен үрнәк.

33:23, 24 — Монда нинди «ике кабилә» турында сүз бара? Беренче кабилә — патшалар гаиләсе, алар Давыт нәселеннән чыккан, икенчесе — руханилар гаиләсе, алар Һарун нәселеннән чыккан. Иерусалим һәм Йәһвә гыйбадәтханәсе җимерелгәч, Йәһвә бу ике кабиләне кире каккан, һәм җир өстеннән патшалык яки Йәһвәгә гыйбадәт кылу башка булмаячак кебек күренгән.

46:22 — Ни өчен Мисыр тавышы елан тавышы белән чагыштырыла? Бу сүзләр, күрәсең, Мисыр тавыш биреп артка чигенеп барган еланга охшаш икәнен күрсәтә яки бу сүзләр бәла-казага эләккән Мисыр иленең хурлыклы хәлен күрсәтәдер. Чагыштыру шулай ук шуны күрсәтә: Мисырның фиргавеннәре үз башлыкларына изге елан потын куеп елан илаһы — Уаджетның яклавын алырга тырышсалар да, бу аларга файда китермәгән.

Безнең өчен сабаклар:

21:8, 9; 38:19. Иерусалим җимерелүенә берничә сәгать кенә калган. Әмма моңа да карамастан Йәһвә тәүбә итмәгән һәм үлемгә лаек булган кешеләргә сайлау иреге бирә. Әйе, «Аның шәфкате бөек» (2 Патшалык 24:14; Мәдхия 118:156).

31:34. Йәһвә кешеләрнең кичерелгән гөнаһларын искә төшермәячәк һәм киләчәктә бу кешеләргә каршы эшләр башкармаячак. Чыннан да юатучы фикер!

38:7—13; 39:15—18. Йәһвә безнең тугры хезмәтебезне, шул исәптән «имандашларыбызга ярдәм кылуны», онытмый (Еврейләргә 6:10).

45:4, 5. Яһүдиянең соңгы көннәрендә кебек, бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» «бөекне» эзләү, ягъни байлык, атаклы булу яки материаль яктан мул тормышка омтылып яшәү өчен вакыт түгел (2 Тимутегә 3:1; 1 Яхъя 2:17).

ИЕРУСАЛИМ ЯНА

(Иремия 52:1—34)

Б. э. к. 607 ел. Седекиянең патша булып идарә итүенең 11 елы бара. Набуходоносор, Бабылның патшасы инде 18 ай Иерусалимны чолгап тота. Бишенче айның җиденче көнендә, ягъни Набуходоносорның идарә итүенең 19 нчы елында, сакчыларның башлыгы Нәбузардан Иерусалимга «килә» (4 Патшалык 25:8). Күрәсең, шәһәр стеналары кырыендагы лагерьда Нәбузардан барысын тикшереп чыга һәм башкарачак эшләрнең планын кора. Өч көннән соң, айның унынчы көнендә, ул Иерусалимга керә һәм шәһәрне яндырып бетерә (Иремия 52:12, 13).

Иремия Иерусалимның җимерелүе турында җентекле хәбәр яза. Моңа нигезләнеп Иремиянең елавы дигән китап языла. Анда кайгырып елау турында әйтелә.

[8 биттәге иллюстрация]

Иремия Йәһвәнең Иерусалимга да каршы чыгарган хөкемнәрен игълан иткән

[9 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Иремиягә каршы «үз көчен» ничек кулланган?

[10 биттәге иллюстрация]

«Инжирның бу яхшы җимешләре кебек мин Яһүдиядән киткәннәрне яхшы дип таныячакмын» (Иремия 24:5)