Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихкә һәм аның ышанычлы хезмәтчесенә тугры кешеләр

Мәсихкә һәм аның ышанычлы хезмәтчесенә тугры кешеләр

Мәсихкә һәм аның ышанычлы хезмәтчесенә тугры кешеләр

«Хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр» (МАТТАЙ 24:45—47).

1, 2. a) Изге Язмалар буенча, безнең Җитәкче кем? б) Мәсих үз җыелышы белән җитәкчелек итә икәнен нәрсә күрсәтә?

«СЕЗНЕ „нәсыйхәтче“ дип... атамасыннар, чөнки сезнең бердәнбер Нәсыйхәтчегез — Мәсих» (Маттай 23:10). Бу сүзләр белән Гайсә ачык итеп шуны күрсәткән: бер кеше дә аның шәкертләре өчен нәсыйхәтче, ягъни җитәкче, була алмый. Аларның җитәкчесе күктә булырга тиеш — бу Гайсә Мәсих үзе. Җитәкче итеп аны Аллаһы билгеләгән. Йәһвә «Мәсихне үледән терелтеп... иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды. Иман итүчеләр бердәмлеге исә — Мәсихнең тәне» (Эфеслеләргә 1:19—23).

2 Мәсих җыелышта «бар нәрсә өстеннән Баш итеп куелган», шуңа күрә ул җыелышның бар эшләре белән хакимлек итә. Ул җыелышта булган барлык нәрсәне күрә. Ул һәрбер мәсихче төркемнең, яисә җыелышның, рухи хәлен игътибар белән күзәтеп тора. Без моны б. э. I гасыры ахырында рәсүл Яхъяга бирелгән ачылыштан ачык күрәбез. Гайсә җиде җыелышка мөрәҗәгать иткәндә, биш тапкыр аларның эшләрен, яхшы якларын һәм кимчелекләрен белүе турында әйткән, һәм моңа нигезләнеп киңәш биргән һәм дәртләндергән (Ачылыш 2:2, 9, 13, 19; 3:1, 8, 15). Һичшиксез, Мәсих шулай ук Кече Азия, Палестина, Сурия, Бабыл, Греция, Италия һәм башка илләрдә булган җыелышларның рухи хәлен белгән (Рәсүлләр 1:8). Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була?

Ышанычлы хезмәтче

3. Ни өчен Мәсихне Баш белән, ә аның җыелышын тән белән чагыштыру урынлы?

3 Күккә Әтисе янына күтәрелер алдыннан терелтелгән Гайсә үз шәкертләренә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дигән. Шулай ук ул: «Белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип әйткән. (Маттай 28:18—​20). Гайсә аларның Башы булырга һәм алар белән җитәкчелек итәргә вәгъдә биргән. Рәсүл Паул Эфес һәм Көлессәй мәсихчеләренә язган хатында мәсихчеләр җыелышын — тән белән чагыштырган, ә тәннең Башы — Мәсих дигән (Эфеслеләргә 1:22, 23; Көлессәйлеләргә 1:18). Бер китап буенча, бу сүзләр «Баш белән [тәннең] бердәм булуы мөһим икәнлегенә дә, шулай ук Башның җыелыш әгъзаларын кулланып, үз ихтыярын үтәгәнен дә күрсәтә. Алар аның кораллары» («The Cambridge Bible for Schools and Colleges»). Мәсих, 1914 елда Патша булып идарә итә башлагач, үзенең коралы итеп нинди төркемне куллана? (Данил 7:13, 14).

4. Малахий пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, Йәһвә һәм Гайсә Мәсих гыйбадәтханәне тикшерер өчен килгәч, нәрсә күргәннәр?

4 Малахий пәйгамбәрлегендә мондый сүзләр алдан әйтелгән булган: Йәһвә, «Ходай», үзенең «килешү фәрештәсе», яңа гына патша булып идарә итә башлаган Гайсә Мәсих, белән үзенең «йортын», яки гыйбадәт кылу өчен рухи йортын, тикшерер өчен һәм хөкем итәр өчен киләчәк. «Аллаһының хөкем итә башлау вакыты», күрәсең, 1918 * елда җиткән (Малахий 3:1; 1 Петер 4:17). Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылабыз дип әйткән кешеләр тиешле итеп тикшерелгән. Гасырлар буе Аллаһыны хурлый торган тәгълиматларга өйрәткән һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан христиан чиркәүләре кире кагылган. Рух белән майланган тугры мәсихчеләр калдыгы тикшерелгән, ялкын белән чистартылган кебек сафландырылган һәм хупланган булган, һәм ул калдык Йәһвә өчен «гаделлек белән бүләк итү корбаны китерүче» халык булып киткән (Малахий 3:3).

5. Гайсәнең пәйгамбәрлеге буенча, ышанычлы «хезмәтче» кем булып чыккан?

5 Гайсә үз шәкертләренә алар аның «килүен һәм бу дөнья бетәчәк» вакытны ачыклый алсын өчен җыелма билге биргән. Бу билгене биргәндә Гайсә шулай ук «хезмәтчене» — аерым кеше төркемен — билгеләүче сүзләр дә әйткән. Бу сүзләр Малахий пәйгамбәрлегендәге сүзләр белән туры килә. Гайсә болай дигән: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган. Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр» (Маттай 24:3, 45—47). Мәсих, 1918 елда «хезмәтчене» тикшерер өчен «кайткач», тугры шәкертләрнең рух белән майланган калдыгын тапкан. Бу калдык 1879 елдан башлап «Күзәтү Манарасы» журналын һәм Изге Язмаларга нигезләнгән башка басмаларны кулланып, рухи «ризыкны үз вакытында» өләшкән. Гайсә аларны үзенең коралы, яки «хезмәтче», итеп таныган һәм 1919 елда аны үзенең бөтен милке өстеннән башлык итеп куйган.

Мәсихнең җирдәге милке белән җитәкчелек итү

6, 7. a) Гайсә ышанычлы «хезмәтче» турында тагын нинди сүзләр әйткән? б) Гайсә «идарә итүче» дигән сүзне кулланып, нәрсә әйтәсе килгән?

6 Шулай итеп, Гайсә үзенең килүен күрсәтүче билге һәм үзенең җирдәге вәкиле — «хезмәтче» турында пәйгамбәрлек биргән. Ләкин моңа кадәр берничә ай элек ул бу хезмәтче хакында икенче төрле сүзләр белән әйткән. Бу сүзләр «хезмәтченең» вазифаларын ачыклый. Гайсә болай дип әйткән: «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче [«идарә итүче», ЯД], нинди була соң? Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр» (Лүк 12:42, 44).

7 Монда хезмәтче «идарә итүче» дип атала. Шулай итеп грек теленнән «берәр хуҗалык белән җитәкчелек итүче» дигәнне аңлата торган сүз тәрҗемә ителә. «Идарә итүче» төркеме — бу Изге Язмаларның кызык фикерләрен аңлатып бирүче акыл ияләре түгел. Бу «ышанычлы идарә итүче» рухи ризыкны «үз вакытында» бирә, Мәсихнең барлык хезмәтчеләре белән җитәкчелек итә, һәм ул Мәсихнең бөтен «милке» өстеннән башлык итеп куелган. Бу нәрсәне аңлата?

8, 9. Хезмәтче нинди «милек» белән идарә итәргә билгеләнгән?

8 Мәсихнең шәкертләре бөтен дөнья буенча үз хезмәтләрен башкарыр өчен материаль милекне куллана, һәм хезмәтче бу милекне куллану буенча җитәкчелек бирергә тиеш. Бу милек — Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе һәм филиаллары, шулай ук бөтен дөнья буенча урнашкан гыйбадәт кылу урыннары: Патшалык Заллары һәм конгресс Заллары. Йәһвә Шаһитләре атна саен җыелышлар һәм регуляр рәвештә конгресслар үткәрәләр. Хезмәтче бу очрашулар өчен рухи яктан көч бирүче Изге Язмаларны өйрәнү программасын төзи. Бу очрашуларда Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе турында әйтелә, шулай ук көндәлек тормышта Изге Язмалардагы принципларның кулланылуы буенча бик вакытлы җитәкчелек бирелә.

9 Идарә итүче шулай ук бик мөһим эшне — «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләү һәм «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдыру» эшен күзәтеп торырга тиеш. Бу эш шулай ук бу ахыр заман вакытында кешеләрне җыелыш Башы Мәсихнең кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә дигәнне аңлата (Маттай 24:14; 28:19, 20; Ачылыш 12:17). Вәгазьләү һәм өйрәтү эше ярдәмендә «бихисап күп» тугры кеше майланган калдыкка кушылган. Бу «барлык халыклардан асылташлар», һичшиксез, Мәсихнең ышанычлы хезмәтче идарә иткән кыйммәтле «милке» исәбенә керә (Ачылыш 7:9; Аггей 2:7, АМТ).

Җитәкче совет — хезмәтченең вәкиле

10. Беренче гасырда карарлар ничек кабул ителгән, һәм бу җыелышларга ничек тәэсир иткән?

10 Ышанычлы хезмәтче шулай ук бик күп мөһим карарлар кабул итәргә тиеш. Беренче гасырда Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр хезмәтченең вәкилләре булганнар. Алар бөтен мәсихче җыелышка кагыла торган карарлар кабул иткән (Рәсүлләр 15:1, 2). Беренче гасырдагы җитәкче советның карарлары җыелышларга хатлар аша һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр аша тапшырылган. Беренче мәсихчеләр бу ачык күрсәтмәләрне алырга шат булганнар, һәм аларның җитәкче совет белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеге аларга тату һәм бердәм яшәргә булышкан (Рәсүлләр 15:22—31; 16:4, 5; Филиппуйлыларга 2:2).

11. Мәсих үзенең җыелышы белән җитәкчелек итәр өчен кемне куллана, һәм бу майланган мәсихчеләр төркеменә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

11 Беренче мәсихчеләр көннәрендәге кебек, бүген дә җирдә Мәсих шәкертләренең Җитәкче советын рух белән майланган күзәтчеләрнең кечкенә төркеме тәшкил итә. Җыелышның Башы Мәсих «уң кулы» — кулланган хакимлек — ярдәмендә, Патшалык эшен күзәтә торган тугры ир-атлар белән җитәкчелек итә (Ачылыш 1:16, 20). Үзенең тормыш юлы турында язганда, күп еллар Җитәкче советта хезмәт иткән һәм күптән түгел генә үзенең җирдәге тормышын тәмамлаган Альберт Шрёдер болай дигән: «Җитәкче совет һәр чәршәмбе җыела. Бу очрашу дога белән башлана: алар Йәһвә рухының җитәкчелеген сорый. Кардәшләр һәр карала торган сорау һәм һәр кабул ителә торган карар Аллаһы Сүзе Изге Язмаларга нигезләнсен өчен көч куялар» *. Без андый тугры майланган мәсихчеләргә ышана алабыз. Алар турында сүз барганда, без рәсүл Паулның мондый сүзләренә игътибарлы булырга тиеш: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар» (Еврейләргә 13:17).

Ышанычлы хезмәтчегә тиешле хөрмәт күрсәтү

12, 13. Хезмәтче төркеменә хөрмәт күрсәтер өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләр бар?

12 Ни өчен без ышанычлы хезмәтче төркеменә хөрмәт күрсәтәбез? Төп сәбәп: шулай итеп без Хуҗага, Гайсә Мәсихкә, хөрмәт күрсәтәбез. Паул майланганнар турында болай дип язган: «Хөр хәлдә чакырылган кеше — Мәсихнең колы. Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз» (1 Көринтлеләргә 7:22, 23; Эфеслеләргә 6:6). Шуңа күрә ышанычлы хезмәтче һәм аның Җитәкче советының җитәкчелегенә тугрылык белән буйсынып, без хезмәтченең Хуҗасына, Мәсихкә буйсынабыз. Гайсә үзенең җирдәге милке белән идарә итәр өчен кулланган кешеләргә тиешле хөрмәт күрсәтеп, без «Аллаһының даны өчен... Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итәбез» (Филиппуйлыларга 2:9—11).

13 Ышанычлы хезмәтчегә хөрмәт күрсәтер өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән тагын бер сәбәп бар. Җирдәге майланган мәсихчеләр образлы рәвештә «Аллаһы йорты» дип атала, һәм анда «Рухы» белән Йәһвә яши. Шуңа күрә алар — изгеләр (1 Көринтлеләргә 3:16, 17; Эфеслеләргә 2:19—22). Нәкъ Аллаһының изге йортының төркеменә Гайсә үзенең җирдәге милкен ышанып тапшырган, һәм бу шуны аңлата: мәсихче җыелышта билгеле хокуклар һәм бурычлар тик бу хезмәтче төркеменә генә бирелгән. Шуңа күрә җыелыштагы бар кешеләр ышанычлы хезмәтче һәм аның Җитәкче советына ярдәм итәләр һәм аларның җитәкчелегенә буйсыналар, моны алар үзләренең изге бурычы дип саныйлар. «Башка сарыклар» хезмәтче төркеменә Хуҗа кушканнарны үтәргә ярдәм итәләр һәм моны үзләре өчен хөрмәт дип саныйлар (Яхъя 10:16).

Хезмәтчегә тугры булышу

14. Башка сарыклар, Ишагыйя пәйгамбәрлеге буенча, ничек майланган хезмәтче төркеме артыннан баралар һәм «эш хакын алмаган... эшчеләр» кебек хезмәт итәләр?

14 Башка сарыкларның рухи Исраилнең майланган мәсихчеләренә басынкы буйсынуы Ишагыйя пәйгамбәрлегендә алдан әйтелгән булган: «Ходай болай дип әйтә: Мисырлыларның эшләре [«эш хакын алмаган Мисыр эшчеләре», ЯД] һәм Хәбәш кешеләренең сәүдә итүе һәм Савейлылар, озын буйлы кешеләр, сиңа күчәчәкләр һәм синеке булачаклар; алар синең артыңнан барачаклар, богауларда киләчәкләр һәм сиңа баш иячәкләр, сиңа ялварып: „Синдә генә Аллаһы, һәм башка Аллаһы юк“,— диячәкләр» (Ишагыйя 45:14). Башка сарыклар бүген майланган хезмәтче төркеме һәм аның Җитәкче советы артыннан баралар һәм аларның җитәкчелегенә буйсыналар. Башка сарыклар, «эш хакын алмаган... эшчеләр» кебек, әзерлек белән бөтен дөнья буенча алып барыла торган вәгазь эшенә ярдәм итәр өчен, үз көчләрен һәм акчаларын сарыф итәләр. Бу эшне Мәсих үзенең җирдәге майланган шәкертләренә башкарырга кушкан (Рәсүлләр 1:8; Ачылыш 12:17).

15. Башка сарыклар һәм рухи Исраил арасындагы мөнәсәбәтләр турында Ишагыйя 61:5, 6 дагы пәйгамбәрлектә ничек алдан әйтелгән булган?

15 Хезмәтче төркеме һәм аның Җитәкче советы күзәтүе астында башка сарыклар Йәһвәгә хезмәт итәргә бик шат. Алар майланган мәсихчеләрне «Аллаһының Исраиленә» кергән кешеләр итеп таныйлар (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара). «Чит ил кешеләре» һәм «ят кешеләр» кебек, алар рухи Исраилгә кушылалар, шатлык белән майланганнар — «Аллаһының руханилары» һәм «Аллаһының хезмәтчеләре» — җитәкчелеге астында «игенчеләр» һәм «йөзем үстерүчеләр» булып хезмәт итәләр (Ишагыйя 61:5, 6). Алар ашкынып Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм барлык халыклар арасыннан шәкертләр әзерләү эшендә катнашалар. Алар чын күңелдән хезмәтче төркеменә көтүне көтәргә һәм җыелышка яңа гына килгән юаш кешеләр турында кайгыртырга булышалар.

16. Башка сарыкларны ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә чын күңелдән бирелеп ярдәм итәргә нәрсә дәртләндерә?

16 Ышанычлы хезмәтче тырышып башка сарыкларга үз вакытында рухи ризык өләшә, һәм башка сарыклар бу ризыктан зур файда алганнарын таныйлар. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булмаса, алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында: Йәһвәнең хакимлеге, аның исемен изгеләндерү, Патшалык, яңа күкләр һәм яңа җир, җан, үлгәннәр турында, һәм шулай ук Йәһвә хакында, аның Улы һәм изге рухы турында белмәсләр иде. Алар моны бик яхшы аңлыйлар. Тирән рәхмәт хисе һәм тугрылык башка сарыкларны җирдә бу ахыр заманда ярату белән Мәсихнең майланган кардәшләренә булышырга дәртләндерә (Маттай 25:40).

17. Җитәкче совет нәрсә эшләргә кирәк дип санаган, һәм чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Җирдә майланган мәсихчеләрнең саны кими бара, шуңа күрә алар күп җыелышларда Мәсихнең милке белән идарә итә алмый. Шуның өчен Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең филиалларында, өлкәләрдә, районнарда һәм җыелышларында җитәкчелек итәр өчен, башка сарыклар санына кергән ир-атларны билгели. Бу көтүчеләргә безнең мөнәсәбәтебез нинди? Бу мөнәсәбәт һәм Мәсихкә тугры булуыбыз арасында бәйләнеш бармы? Моның турында чираттагы мәкаләдә сүз барачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 1 май 2004 ел 22—27 нче битләрне һәм 1 декабрь 1992 ел (рус), 13 нче битне карагыз.

^ 11 абз. Бу биография «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1988 ел, 1 март санында, 10—17 нче битләрдә бастырылган.

Кабатлау өчен сораулар

• Безнең Җитәкчебез кем, һәм ул җыелышлардагы хәлне белә икәнен нәрсә күрсәтә?

• «Аллаһы йорты» тикшерелгәндә, нинди төркем үзен ышанычлы хезмәтче итеп тоткан, һәм нинди милек аңа ышанып тапшырылган булган?

• Ышанычлы хезмәтчегә чын күңелдән бирелеп ярдәм итәр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

«Идарә итүченең» күзәтүе астындагы «милек» — бу материаль милек, рухи өйрәтү программасы һәм вәгазь эше

[26 биттәге иллюстрация]

Башка сарыклар ышанычлы хезмәтче төркеменә ашкынып вәгазьләүләре белән ярдәм итә