Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихнең килүе. Без бу вакыйгадан куркырга тиешме?

Мәсихнең килүе. Без бу вакыйгадан куркырга тиешме?

Мәсихнең килүе. Без бу вакыйгадан куркырга тиешме?

МӘСИХНЕҢ килүе турында ишеткәч, сез күз алдына нәрсә китерәсез? Куркыныч фаҗиганымы, хөкем көненме яки дөньяның бетүенме? Яисә барлык авырлыкларны хәл итәчәк вакыйганымы? Мәсихнең килүеннән без куркырга яки аны шатлык белән көтәргә тиешме?

Инҗилдә Гайсә Мәсих турында болай дип әйтелә: «Менә, Ул болытлар өстендә килә, һәм Аны һәркем күрер... Җирдәге барлык халыклар Аның өчен үкереп елаячаклар» (Ачылыш 1:7). Мәсих тәкъваларны бүләкләргә, ә явызларга җәза бирер өчен киләчәк.

Рәсүл Яхъя Мәсих килүеннән курыкмаган, ә, киресенчә, аны түземсезлек белән көткән. Ул Мәсих килүе турында ачылыш алган. Һәм бу вакыйганың җиргә нәрсә китерәчәген белгәч, ул: «Раббы Гайсә, кил!» — дип эчкерсез дога кылган (Ачылыш 22:20). Әмма ни өчен «җирдәге барлык халыклар Аның өчен үкереп елаячаклар»? Һәм нинди мәгънәдә «Аны һәркем күрер»? Мәсих килгәч, нинди үзгәрешләр ясаячак? Мәсихнең килүенә ышану безгә хәзер нинди файда китерә? Бу сорауларга җавапны чираттагы мәкаләдән алырбыз.