Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих килүе. Бу вакыйга нинди үзгәрешләр китерәчәк?

Мәсих килүе. Бу вакыйга нинди үзгәрешләр китерәчәк?

Мәсих килүе. Бу вакыйга нинди үзгәрешләр китерәчәк?

«САН-ПАУЛУДА террор». Бу сүзләр белән «Вежа» дигән журнал 2006 елның май аеның дүрт көнен сурәтләгән. Ул көннәрдә җинаятьчеләр Бразилиядәге иң зур һәм иң бай шәһәрне «тезләндергән». Бу дүрт көн дәвамында 150 гә якын кеше — полиция хезмәткәрләре, җинаятьчеләр һәм гади кешеләр — үтерелгән булган.

Җирнең һәрбер почмагында диярлек андый хәбәрләр турында ишетеп була. Хакимият кешеләре җәбер-золымны туктата алмыйлар һәм безнең дөньябыз яшәргә куркыныч урынга әверелә. Начар хәбәрләр күп булганга, бәлкем, сез боегасыздыр. Әмма үзгәрешләр вакыты якын.

Гайсә Мәсих үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгы килсен дип һәм «күктәге кебек, җирдә дә» Аллаһы ихтыяры булсын дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Патшалык — бу хөкүмәт, аның Патшасы итеп Аллаһы Гайсә Мәсихне билгеләгән. Бу Патшалык кешеләрне бар авырлыклардан азат итәчәк. Әмма Аллаһы Патшалыгы җирдә үзгәрешләр ясасын өчен, Мәсихнең хакимияте кеше хакимиятен алмаштырырга тиеш. Мәсих килгәч, нәкъ шуны эшләчәк.

Сугыш булырмы?

Халыклар Мәсихнең хакимиятенә теләп буйсынырмы? Рәсүл Яхъяга күренеш бирелгән булган, һәм аннан без бу сорауга җавап таба алабыз. Яхъя болай ди: «Мин... җанварны [бөтендөнья сәяси системасын], җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга [Гайсәгә] һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнарын күрдем» (Ачылыш 19:19). Бу сугышта җир патшалары белән нәрсә булачак? Йәһвәнең майланган Патшасы «аларны тимер таяк белән көтәчәк, чүлмәкче савытлары кебек ватачак» дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 2:9). Бөтендөнья сәяси системасы тулысынча юк ителәчәк. Аллаһы Патшалыгы «бөтен [җирдәге] патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44).

Ә Аллаһы Патшалыгына каршы торган кешеләр белән нәрсә булачак? Инҗилдә болай диелә: «Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә... Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:7, 8). «Яманнар юк ителәчәк,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 2:22 дә,— гөнаһ юлындагылар җирдән куып чыгарылачак».

Инҗилдә Мәсих турында болай диелә: «Менә, Ул болытлар өстендә килә, һәм Аны һәркем күрер» (Ачылыш 1:7). Кешеләр аны турыдан-туры күрмәячәкләр. Күккә күтәрелгәннән бирле Гайсә — «якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мөмкин булмаган» рухи шәхес (1 Тимутегә 6:16).

Муса көннәрендә Йәһвә мисырлыларга ун җәза биргәндә, аңа кешеләргә күренергә кирәк булмаган. Ул вакытта кешеләр җәзаларны Йәһвә җибәргәненә бер дә шикләнмәгән, һәм алар аның көчен танырга мәҗбүр булганнар. Шулай ук Гайсәгә дә кешеләр аны «күрсен» өчен, кеше булырга кирәк түгел (Чыгыш 12:31). Һәм Мәсих Аллаһының хөкемнәрен Үтәүче булганда, явызлар Аллаһы аларны хөкем итәргә Гайсәне билгеләгән икәнен «күрергә», яки танырга, мәҗбүр булачаклар. Алар алдан кисәтелгән булганга моны аңлаячак. Әйе, Гайсәне «һәркем күрер... Җирдәге барлык халыклар Аның өчен үкереп елаячаклар» (Ачылыш 1:7).

Җирдә чын тынычлык һәм яхшы шартлар урнаштырыр өчен, явызларны һәм аларның бозык хакимиятләрен юк итергә кирәк. Моны Мәсих эшләячәк. Аннан соң ул бөтен җир өстеннән хакимлек итәчәк, һәм җирдә мөһим үзгәрешләр булачак.

Гаҗәеп торгызылу

Рәсүл Петер «Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык [«нәрсәләрнең торгызылуы», ЯД]» турында әйткән (Рәсүлләр 3:21). Бу сүзләр Мәсих идарә иткән вакытта җирдә зур үзгәрешләрнең булачагын аңлата. Аллаһы җирдәге «барлык нәрсәләрнең торгызылуы» турында пәйгамбәрләр аша сөйләгән. Аларның берсе б. э. к. VIII гасырда яшәгән Ишагыйя пәйгамбәр булган. Ул «Тынычлык мирзасы» Гайсә Мәсихнең җиргә тынычлык кайтарачагы турында алдан ук әйткән. Мәсихнең идарә итүе турында Ишагыйянең пәйгамбәрлегендә: «Аның хакимлегенең һәм тынычлыкның үсүенә чик юк»,— дип әйтелә (Ишагыйя 9:6, 7). Гайсә җирдәге кешеләрне тынычлыкта яшәргә өйрәтәчәк. Алар «тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11).

Мәсихнең идарә итүе вакытында фәкыйрьлек һәм ачлык белән нәрсә булачак? Ишагыйя болай дип әйткән: «Бу тауда гаскәрләр Иясе Ходай барлык халыклар өчен симез нигъмәтләрдән аш-су, чиста шәраблардан, сөякләр җелегеннән һәм иң чиста шәраблардан табын әзерләячәк» (Ишагыйя 25:6). «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 71:16). Ә җирдә яшәүчеләр турында без болай дип укыйбыз: «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар; чөнки Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, һәм Минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар» (Ишагыйя 65:21, 22).

Ишагыйя шулай ук авырулар һәм үлем булмас дип язган. Аллаһы Ишагыйя аша болай дип әйтә: «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар» (Ишагыйя 35:5, 6). Һәм «яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24). «Үлем мәңгегә юк ителәчәк, һәм Ходай Аллаһы барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк» (Ишагыйя 25:8).

Ә «кабердәгеләрнең һәммәсе» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 5:28, 29). Ишагыйя: «Синең үлгәннәрең тереләчәк... күтәреләчәк»,— дип алдан әйткән булган (Ишагыйя 26:19). Әйе, үлем йокысы белән йоклаган кешеләр яңадан яши башлаячак!

«Аллаһы Аңа... тәхетне бирәчәк»

Мәсих килгәч, Җирне тулысынча торгызачак. Җир искиткеч оҗмах булачак, һәм бар кешеләр бердәм гаилә булып хак Аллаһыга гыйбадәт кылачаклар. Без Гайсә Мәсихнең җирдә явызлыкның юк итәчәгенә һәм гадел шартлар урнаштырачагына ышана алабызмы?

Гайсәгә көч белән хакимлекне кем биргән? Гайсә турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк» (Лүк 1:​32). Гайсәгә тәхетне, ягъни хакимлекне, Йәһвә биргән. Бу тәхетне Аллаһы урнаштырган. Шуңа күрә Гайсә өчен чишә алмаслык авырлыклар булмаячак.

Терелтелгәннән соң Гайсә үзенең шәкертләренә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дип әйткән (Маттай 28:18). Инҗилдә Гайсәгә «фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр... буйсынган» дип әйтелә (1 Петер 3:22). Шуңа күрә аңа каршы чыккан бернинди көч яки хакимлек уңышлы булмаячак. Кешелеккә мәңгелек фатихалар бирергә беркем дә аңа комачаулый алмаячак.

Мәсихнең килүенә ышану кешеләргә көч бирә

Тессалуникә шәһәре мәсихчеләренә язган хатында рәсүл Паул болай дигән: «Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә өмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз» (1 Тессалуникәлеләргә 1:3). Паул бу сүзләр белән шуны күрсәткән: иман аркылы башкарган эшләр һәм нык тору Гайсә Мәсихкә өмет белән бәйле. Мондый өмет — Мәсихнең киләчәгенә һәм шул вакытта булачак торгызылуга ышану. Андый өмет бик авыр хәлләрдә дә чын мәсихчеләргә көч бирә, яки аларга нык калырга булыша ала.

Карлос мисалын карап чыгыйк. Ул Сан-Паулу (Бразилия) шәһәрендә яши. 2003 елның август аенда Карлос рак авыруы белән чирләгәнен белгән. Шуннан бирле ул сигез операция кичергән, алар аңа авырту китергән һәм аны хәлсезләндергән. Шулай да ул башкаларны юатуын дәвам итә. Мәсәлән ул, зур хастаханә каршындагы урамда вәгазьләп йөргәндә, бер Йәһвә Шаһитен очраткан. Ул вакытта бу хатынның ире химиотерапия процедурасында булган. Карлос, үзе рак белән авырса да, бу ир белән хатынны юаткан. Соңыннан алар Карлос белән сөйләшү аларга көч өстәгәне турында әйткәннәр. Ә Карлос Паулның мондый сүзләренең дөреслеген күргән: «Аллаһы безгә бөтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз» (2 Көринтлеләргә 1:4).

Карлос, үзе авырса да, башкаларны юатырга көчне кайдан ала? Мәсихнең килүенә һәм ул вакытта булачак үзгәрешләргә өмет Карлосны «игелек эшләүдән туктамаска» дәртләндерә (Гәләтиялеләргә 6:9).

Шулай ук Самьюэл мисалын карап чыгыйк. Аның энесен аларның йортыннан 50 метр ераклыкта гына үтергәннәр. Аңа ун тапкыр атканнар. Аның гәүдәсе полиция бу эшне тикшергәндә тротуарда сигез сәгать яткан. Самьюэл бу көнне бер дә оныта алмый. Әмма ул шуны белә: тиздән Мәсих җирне явызлыктан чистартачак һәм аннан соң аның гадел хакимлеге кешелеккә фатихалар китерәчәк. Һәм моңа өмет Самьюэлга көч биреп тора. Самьюэл еш кына җирдәге Оҗмахта үзенең терелгән энесен кочаклаганын күз алдына китерә (Рәсүлләр 24:15).

Сез нәрсә эшләргә тиеш?

Мәсихнең килүенә һәм ул вакытта булачак фатихаларга өметләнү сезгә зур юаныч бирәчәк. Гайсә Мәсих кеше авырлыкларының һәм безне чолгап алган явызлыкның төп сәбәбен юк итәчәк.

Бу фатихаларны алыр өчен, сез нәрсә эшләргә тиеш? Җентекләп Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны, өйрәнегез. Үзенең Әтисенә дога кылганда Гайсә болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Изге Язмаларның тәгълиматларын белергә тырышыгыз. Сез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләре сезгә бу яктан ярдәм итәргә шат булачак. Без сезне аларга яки бу журналны чыгаручыларга мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсих килгәч, Җирне тулысынча торгызачак

[Чыганак]

Inset, background only: Rhino and Lion Park, Gauteng, South Africa