Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фәрештәләр. Алар кешеләргә ярдәм итәме?

Фәрештәләр. Алар кешеләргә ярдәм итәме?

Фәрештәләр. Алар кешеләргә ярдәм итәме?

«Болардан соң, мин күктән төшүче бөек вәкаләте булган башка фәрештәне күрдем... Фәрештә көчле тавыш белән кычкырды: „Бөек Бабыл җимерелде, җимерелде!“» (АЧЫЛЫШ 18:1, 2).

1, 2. Йәһвәнең үз ихтыярын үтәүдә фәрештәләрне куллануы нәрсәдән күренә?

ОЛЫ яшьтәге рәсүл Яхъяга, ул Патмос утравында сөргендә булганда, пәйгамбәрлек күренешләр бирелә. Аны «Рух биләп ала», һәм ул аның тәэсирендә «Раббының көнендәге» дулкынландыргыч вакыйгаларны күрә. Бу көн 1914 елны Гайсә Мәсих тәхеткә Патша булып утыргач башлана һәм аның Меңьеллык идарә итүе тәмамланганчы дәвам итә (Ачылыш 1:10).

2 Йәһвә Аллаһы бу күренешне Яхъяга турыдан-туры түгел, ә үзе билгеләгән юл аша биргән. Ачылыш 1:1 дә болай диелә: «Тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга ачып күрсәтте». Йәһвә, «Раббының көнендә» булачак вакыйгаларны Яхъяга күрсәтер өчен, Гайсә аша фәрештәне кулланган. Яхъя шулай ук «күктән төшүче бөек вәкаләте булган башка фәрештәне» дә күргән. Бу фәрештә нәрсә эшләгән? Ул «көчле тавыш белән кычкырды: „Бөек Бабыл җимерелде, җимерелде!“» (Ачылыш 18:1, 2). Бу көчле фәрештәгә Бөек Бабылның, ялган диннең бөтендөнья империясенең, җимерелүе турында игълан итәргә йөкләмә бирелгән булган. Шулай итеп, Йәһвә фәрештәләрне үз ихтыярын үтәр өчен куллана, моңа бер дә шикләнмәскә була. Бу рухи затлар ничек барлыкка килгән? Аллаһы үз ниятен үтәүдә фәрештәләрне ничек куллана? Алар кешеләргә ярдәм итәме? Әйдәгез хәзер бу сорауларны җентекләп карап чыгыйк.

Фәрештәләр ничек барлыкка килгән?

3. Күп кешеләр фәрештәләр турында нинди дөрес булмаган карашта торалар?

3 Бүген миллионлаган кеше фәрештәләрнең барлыгына ышана. Әмма күпләр фәрештәләр һәм аларның барлыкка килүе турында дөрес булмаган карашта торалар. Мәсәлән, кайбер диннәрдәге кешеләр болай уйлыйлар: кеше үлгәч, аны Аллаһы күккә ала, һәм ул фәрештә булып китә. Ә Аллаһы Сүзендә фәрештәләр турында нәрсә әйтелә?

4. Изге Язмаларда фәрештәләрнең барлыкка килүе турында нәрсә әйтелә?

4 Бер фәрештә иң зур көчкә һәм хакимлеккә ия. Ул баш фәрештә, яки Җитәкче Микаил фәрештә (Яһүд 9). Бу — Гайсә Мәсих (1 Тессалуникәлеләргә 4:16). Бихисап күп гасырлар элек Йәһвә Барлыкка Китерүче булырга уйлагач, ул иң беренче итеп бу күктәге Улын барлыкка китергән (Ачылыш 3:14). Соңыннан Йәһвә бу беренче Угыл аркылы башка барлык рухи затларны яраткан (Көлессәйлеләргә 1:15—17). Йәһвә, бу рухи затларны үз уллары дип атап, ыруг башлыгы Әюбтән болай дип сораган: «Мин җирнең нигезләрен салганда син кайда идең? Әгәр дә белсәң, әйт... Иртәнге йолдызлар шатланганда, Аллаһының бар уллары сөенеп кычкырганда аның иң беренче ташын кем салган?» (Әюб 38:4, 6, 7). Шунсы ачык күренә: фәрештәләрне Аллаһы барлыкка китергән, һәм алар кешеләрдән күпкә алдарак яратылган булган.

5. Фәрештәләр ничек бүленгән?

5 «Аллаһы — тәртипсезлек Аллаһысы түгел, бәлки тынычлык Аллаһысы»,— дип әйтелә 1 Көринтлеләргә 14:33 тә. Шуңа күрә Йәһвә үзенең рухи улларын өч төп төркемгә бүлгән: 1) серафимнар, алар Йәһвәнең тәхете алдында хезмәт итәләр, Аллаһының изгелеген игълан итәләр, һәм аның халкының рухи сафлыгын саклыйлар; 2) керубимнәр, алар Йәһвә хакимлеген яклыйлар; 3) башка фәрештәләр, алар аның ихтыярын үтиләр (Мәдхия 102:20; Ишагыйя 6:1—3; Йәзәкил 10:3—5; Данил 7:10). Бу рухи затлар кешеләргә ярдәм итәме? (Ачылыш 5:11).

Фәрештәләрнең вазифасы нинди?

6. Йәһвә Гадән бакчасында керубимнәрне ничек кулланган?

6 Беренче мәртәбә бу рухи затлар турында Яратылыш 3:24 тә искә алына. Анда болай диелгән: «[Йәһвә] тереклек агачына юлны бикләү өчен, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафына керубимнәр һәм әйләнмәле утлы кылыч куйды». Бу керубимнәр Адәм белән Хаува үзләренең беренче өйләренә, Гадән бакчасына, кире кайта алмасын өчен куелган булган. Бу кешелек тарихының башында булган. Шуннан бирле фәрештәләр нинди роль уйный?

7. Изге Язмалар язылган телләрдәге «фәрештә» дигән сүзнең мәгънәсе фәрештәләрнең бер вазифасы турында нәрсә күрсәтә?

7 Изге Язмаларда фәрештәләр турында якынча 400 тапкыр искә алына. Еврей һәм грек телләреннән «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән сүз «хәбәрче» дигәнне аңлатырга мөмкин. Димәк, Аллаһы фәрештәләрне кешеләр белән аралашыр өчен куллана. Бу мәкаләнең беренче ике абзацында әйтелгәнчә, Йәһвә фәрештәне рәсүл Яхъяга үз хәбәрен җиткерер өчен кулланган.

8, 9. а) Фәрештәнең килүе Маной белән аның хатынына ничек тәэсир иткән? б) Ата-аналар Манойның Аллаһы фәрештәсе белән очрашуы турында уйланганда, нәрсәгә өйрәнә ала?

8 Аллаһы фәрештәләрне шулай ук үзенең җирдәге хезмәтчеләренә ярдәм бирер өчен кулланган. Мәсәлән, Исраилдә хакимнәр җитәкчелек иткәндә Маной һәм аның хатыны бик нык бала теләгәннәр, ләкин Манойның хатыны бала таба алмаган. Йәһвә Маной хатынына аның улы булачак дигән хәбәр белән фәрештәне җибәргән. Ул аңа болай дип әйткән: «Менә, син балага узачаксың һәм угыл табачаксың, һәм аның башындагы чәче кырылмаячак, чөнки ана карыныннан ук бу бала Аллаһының билгеләнгән хезмәтчесе булачак, һәм ул Исраилне филистиләрдән коткара башлаячак» (Хакимнәр 13:1—5).

9 Һәм Манойның хатыны Шимшон исемле угыл тапкан. Шимшонның батыр эшләре турында Изге Язмаларда язылган (Хакимнәр 13:24). Бала туганчы, Маной Аллаһыдан фәрештәнең ул аларга бала тәрбияләүдә җитәкчелек бирсен дип яңадан килүен үтенгән. Маной фәрештәдән: «Безгә бу бала белән үзебезне ничек тотарга һәм аның белән нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Йәһвәнең фәрештәсе Маной хатынына биргән күрсәтмәләрне кабатлаган (Хакимнәр 13:6—14). Һичшиксез, бу сүзләр Манойны бик ныгыткан! Бүген фәрештәләр кешеләр янына килми, ләкин ата-аналар, Маной кебек, үз балаларын тәрбияләгәндә Йәһвәдән аның җитәкчелеген сорый ала (Эфеслеләргә 6:4).

10, 11. а) Элиша һәм аның хезмәтчесе, Сурия гаскәрен күргәч, үзләрен ничек тоткан? б) Бу вакыйга турында уйлану безгә нинди файда китерә?

10 Фәрештәләрнең ярдәм итүен күрсәтүче бер гаҗәеп вакыйганы карап чыгыйк. Бу вакыйга Элиша пәйгамбәр белән булган. Бер көнне, Элиша Исраилдәге Дофаим шәһәрендә булганда, аның хезмәтчесе иртән торып чыккач, шәһәрне атлар һәм сугыш арбалары чолгап алганын күргән. Сурия патшасы Элишаны кулга алыр өчен күпсанлы гаскәр җибәргән. Элишаның хезмәтчесе үзен ничек тоткан? Куркуга һәм өметсезлеккә бирелеп, ул: «И-их! әфәндем, безгә нәрсә эшләргә?» — дип кычкырган. «Без аларның кулында инде»,— дип уйлагандыр ул. Ләкин Элиша: «Курыкма, чөнки безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк»,— дигән. Аның нәрсә әйтәсе килгән? (4 Патшалык 6:11—16).

11 Элиша шуны белгән: якында гына аны яклар өчен бик күп фәрештәләр бар. Әмма аның хезмәтчесе бернәрсә дә күрмәгән. Шуңа күрә «Элиша дога кылган һәм: „И Ходай! ул күрсен өчен аның күзләрен ач“,— дип әйткән. Һәм Ходай хезмәтченең күзләрен ачкан һәм ул күргән: менә, бөтен тау атлар һәм утлы хәрби арбалар белән тулы, һәм алар бөтенесе Элишаны чолгап алган» (4 Патшалык 6:17). Һәм хезмәтче бик күп фәрештәләрне күргән. Без дә рухи күзләр белән фәрештәләрне күрә алабыз, алар Йәһвә һәм Мәсих җитәкчелегендә Аллаһы халкына ярдәм итәләр һәм аларны яклыйлар.

Фәрештәләрнең Мәсих көннәрендәге ярдәме

12. Җәбраил фәрештә Мәрьямгә нинди ярдәм күрсәткән?

12 Фәрештәләр тагын ничек итеп ярдәм күрсәтә? Бер очракны карап чыгыйк. Бер көнне яһүд халкыннан булган Мәрьям исемле кызга фәрештә: «Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың»,— дип әйткән. Әмма бу гаҗәеп хәбәрне әйтер алдыннан Аллаһыдан җибәрелгән Җәбраил фәрештә болай дигән: «Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте» (Лүк 1:26, 27, 30, 31). Бу сүзләр Мәрьямне Аллаһының хуплавында ышандырган. Һичшиксез, алар аңа көч биргән һәм аны ныгыткан!

13. Фәрештәләр Гайсәгә ничек ярдәм иткән?

13 Тагын бер очракны карап чыгыйк. Чүлдә Гайсә Шайтанның өч вәсвәсәсенә каршы торган, һәм шуннан соң аңа фәрештәләр ярдәм иткән. Сынаулар тәмамлангач, «иблис Аны калдырып киткән, һәм Гайсә янына фәрештәләр килгәннәр һәм Аңа хезмәт иткәннәр» дип әйтелә Изге Язмаларда (Маттай 4:1—11). Моңа охшаш хәл Гайсәнең үлеме алдыннан да булган. Ул авыр хисләр кичергән, тезләнеп дога кыла башлаган һәм: «„Йа, Ата! Әгәр теләсәң, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын“. Шул вакыт, аның янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгыткан» (Лүк 22:41—43). Ә бүген фәрештәләр безгә ничек булыша?

Фәрештәләрнең безнең көннәрдәге ярдәме

14. Безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләренә нинди эзәрлекләүләр кичерергә туры килгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

14 Безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләре алып барган вәгазь эшендә фәрештәләрнең ярдәме ачык күренеп тора. Мәсәлән, икенче бөтендөнья сугышы алдыннан һәм аның дәвамында (1939—1945) фашистлар идарә иткән Германия һәм Көнбатыш Европа илләрендә Йәһвә халкына бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән, ләкин алар нык калганнар. Италия, Испания һәм Португалиядә католик-фашистик режим хөкем сөргәндә аларга эзәрлекләүләргә тагы да озаграк түзәргә туры килгән. Һәм дистәләгән еллар дәвамында элеккеге Советлар Союзы һәм башка социалистик илләрдә Шаһитләр сынауларда нык калганнар. Йәһвә Шаһитләре Африканың кайбер илләрендә * дә бик күп газаплар кичергәннәр. Күптән түгел генә Грузиядә Йәһвә хезмәтчеләре мәрхәмәтсез эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Шайтан Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген туктатыр өчен, көченнән килгәннең барысын эшли. Әмма алар, оешма буларак, мондый сынауларны кичереп чыкканнар һәм гөрләп алга баралар. Бу өлешчә фәрештәләр биргән яклау ярдәмендә мөмкин булган (Мәдхия 33:8; Данил 3:28; 6:22).

15, 16. Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгәндә фәрештәләр нинди ярдәм күрсәтә?

15 Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм, бар кызыксынучы кешеләр белән Изге Язмалардагы хакыйкатьне өйрәнеп, шәкертләр әзерләргә дигән йөкләмәгә җитди карыйлар (Маттай 28:19, 20). Әмма алар шуны бик яхшы беләләр: фәрештәләрнең ярдәме булмаса, алар бу йөкләмәне үти алмаслар иде. Рәсүл Яхъяның Ачылыш 14:6, 7 дәге сүзләре аларга көч өстәп тора. Анда без мондый сүзләр укыйбыз: «[Мин] җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем. Ул көчле тавыш белән: „Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!“ — диде».

16 Бу сүзләр ачык итеп шуны күрсәтә: Йәһвә Шаһитләре фәрештәләрнең ярдәме белән һәм аларның җитәкчелеге астында бөтен дөнья буенча вәгазь эшен алып баралар. Йәһвә эчкерсез кешеләрне үз Шаһитләренә алып килер өчен, фәрештәләрен куллана. Фәрештәләр шулай ук Шаһитләрне лаеклы булган кешеләргә алып бара. Менә ни өчен еш кына берәр Йәһвә Шаһите авырлыклар кичергән һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ булган кешене очрата. Һәм мондый очраклар шулхәтле күп ки, беркем дә: «Бу шулай туры килгән инде»,— дип әйтә алмый.

Якын киләчәктә гаҗәеп вазифа

17. Ассирия гаскәренә бер генә фәрештә һөҗүм иткәндә, алар белән нәрсә булган?

17 Фәрештәләр Йәһвәнең хезмәтчеләренә аның хәбәрләрен җиткерәләр, аларга көч бирәләр, ләкин аларның башка вазифалары да бар. Үткәндә алар Аллаһының хөкемнәрен үтәгәннәр. Мәсәлән, б. э. к. VIII гасырда Иерусалимга Ассирия армиясе һөҗүм итәргә җыенган. Йәһвә үз халкын ничек яклаган? Ул: «Мин бу шәһәрне, аны үзем хакына һәм минем хезмәтчем, Давыт, хакына коткарыр өчен, яклаячакмын»,— дигән. Изге Язмаларда бу вакыйга болай сурәтләнә: «Ул төнне Ходай фәрештәсе Ассирия гаскәре урнашкан урында йөз сиксән биш мең кешене үтерде. Кешеләр иртән торгач, менә, бөтенесе үлгәннәр» (4 Патшалык 19:34, 35). Кеше армияләренең көче хәтта бер фәрештә көченнән дә кимрәк!

18, 19. Якын киләчәктә фәрештәләрнең вазифасы нинди булачак, һәм бу нәрсәгә китерәчәк?

18 Якын киләчәктә фәрештәләр Аллаһының хөкемен үтәүчеләр булачаклар. Тиздән Гайсә «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» өчен, «Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта киләчәк» (2 Тессалуникәлеләргә 1:7, 8). Моның нәтиҗәсе нинди булачак? Безнең көннәрдә игълан ителә торган Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне кабул итмәгән кешеләр юк ителәчәк. Йәһвәне, гаделлекне һәм юашлыкны эзләгән кешеләр генә «Ходайның ачу көнендә» сакланып калачаклар (Софония 2:3).

19 Йәһвә үзенең җирдәге хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен һәм аларга көч бирер өчен үзенең көчле фәрештәләрен куллана. Без моның өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле. Фәрештәләрнең Аллаһы ниятендәге ролен аңлау безне бик юата. Әмма кайбер фәрештәләр Йәһвәгә каршы күтәрелгән һәм Шайтан җитәкчелегенә буйсынганнар. Чын мәсихчеләр Шайтан Иблис һәм аның җеннәреннән үзләрен ничек яклый ала? Моны без чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 14 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, рус телендәге «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н карагыз, 2001 ел (Ангола), 1999 ел (Германия), 2006 ел (Замбия), 1999 ел (Малави), 1996 ел (Мозамбик), 2004 ел (Молдавия), 2002 ел (Украина), 2000 ел (Чех республикасы); һәм шулай ук инглиз телендәге «Еллык басма»да 1983 ел (Ангола), 1974 ел (Германия), 1978 ел (Испания), 1982 ел (Италия), 1994 ел (Польша), 1983 ел (Португалия), 1972 ел (Чехословакия), 1992 ел (Эфиопия).

Сез нәрсә белдегез?

• Фәрештәләр ничек барлыкка килгән?

• Изге Язмалар язылган чорда фәрештәләр нәрсә эшләгән?

Ачылыш 14:6, 7 дәге сүзләр буенча, безнең көннәрдә фәрештәләр нәрсә эшли?

• Якын киләчәктә фәрештәләрнең вазифасы нинди булачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Фәрештә Маной белән аның хатынын юаткан

[15 биттәге иллюстрация]

«Безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк»