Яратучан көтүчеләргә басынкылык белән буйсынабыз
Яратучан көтүчеләргә басынкылык белән буйсынабыз
«Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:17).
1, 2. Йәһвә белән Гайсәнең яратучан Көтүчеләр булуын Изге Язмаларның нинди өзекләре күрсәтә?
ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ һәм аның Улы Гайсә Мәсих — яратучан Көтүчеләр. Ишагыйя мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Менә Ходай Аллаһы көч белән килә һәм аның кулында хакимият. [...] Үз көтүен ул көтүче кебек көтәчәк. Сарык бәтиләрен кулларына күтәрәчәк һәм үз күкрәгендә йөртәчәк һәм буазларны йөртәчәк» (Ишагыйя 40:10, 11).
2 Торгызылу турындагы бу пәйгамбәрлек беренче тапкыр б. э. к. 537 елда яһүдләрнең калдыгы кире Яһүдиягә әйләнеп кайткач үтәлгән (2 Паралипоменон 36:22, 23). Ул шулай ук 1919 елда да үтәлгән: ул елны Бөегрәк Кир, Гайсә Мәсих, «Бөек Бабылдан» майланган калдыкны азат иткән (Ачылыш 18:2; Ишагыйя 44:28). Гайсә — Йәһвәнең «кулы». Йәһвә бу «кул» ярдәмендә идарә итә, сарыкларны җыя һәм аларны наз белән көтә. Гайсә үзе турында: «Мин — яхшы Көтүче... Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар»,— дип әйткән (Яхъя 10:14).
3. Йәһвә үз сарыклары турында ничек ярату белән кайгырта?
3 Йәһвә үз халкын наз белән «көтә». Моңа Ишагыйя 40:10, 11 дәге пәйгамбәрлек басым ясый (Мәдхия 22:1—6). Гайсә дә җирдә хезмәт иткәндә үз шәкертләре һәм халык турында наз белән кайгырткан (Маттай 11:28—30; Марк 6:34). Йәһвә һәм Гайсәне Исраилдәге көтүчеләрнең яки җитәкчеләрнең мәрхәмәтсезлеге кайгыга төшергән. Чөнки бу көтүчеләр үз көтүләренә тиешле игътибар бирмәгән һәм халыкны җәберләгәннәр (Йәзәкил 34:2—10; Маттай 23:3, 4, 15). Йәһвә мондый вәгъдә биргән: «Мин үз сарыкларымны коткарачакмын һәм аларны инде урламаячаклар һәм сарык белән сарык арасындагыны хәл итәчәкмен. Һәм аларны көтәр өчен алар өстеннән бер көтүчене, минем колымны Давытны, куячакмын; ул аларны көтәчәк һәм ул аларның көтүчесе булачак» (Йәзәкил 34:22, 23). Без яшәгән ахыр заманда «бер көтүче» — бу Гайсә Мәсих, Бөегрәк Давыт. Йәһвә аны үзенең җирдәге хезмәтчеләре, ягъни майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыклар», өстеннән билгеләп куйган (Яхъя 10:16).
Йәһвәдән җыелышка бирелгән бүләкләр
4, 5. а) Йәһвә үзенең җирдәге халкына нинди кыйммәтле бүләк биргән? б) Гайсә үзенең җыелышына нинди бүләк биргән?
4 Йәһвә үзенең җирдәге хезмәтчеләре өстеннән «бер көтүче» Гайсә Мәсихне куеп, мәсихче җыелышка кадерле бүләк биргән. Бу бүләк, күктәге Юлбашчы, турында Ишагыйя 55:4 тә әйтелгән булган: «Менә, мин аны халыклар өчен шаһит, халыкларга юлбашчы һәм үгетләүче итеп бирдем». Майланган мәсихчеләр һәм «бихисап күп кеше» санына кергән мәсихчеләр һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән җыелалар (Ачылыш 5:9, 10; 7:9). Алар Гайсә Мәсих, «бер көтүче», җитәкчелегендәге бер халыкара җыелыш, «бер көтү», тәшкил итәләр.
5 Шулай ук Гайсә дә үзенең җирдәге җыелышына кыйммәтле бүләк биргән. Бу бүләк — тугры көтүчеләр. Алар Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алып, көтү турында наз белән кайгырталар. Рәсүл Паул Аллаһының ярату белән биргән бу бүләге турында Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә язган хатында әйткән: «Югарыга күтәрелгәч, әсирләр төркемен Үзе белән алып барды һәм кешеләргә [«кешеләр төрендәге», ЯД] бүләкләр өләште... Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды. Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең тәнен ныгытуга әзерләү өчен эшләде» (Эфеслеләргә 4:8, 11, 12).
6. Өлкәннәр советында хезмәт иткән майланган күзәтчеләр Ачылыш 1:16, 20 дә ничек сурәтләнә һәм башка сарыклар саныннан билгеләнгән өлкәннәр турында нәрсә әйтеп була?
6 Бу «кешеләр төрендәге бүләкләр» — күзәтчеләр, яки өлкәннәр. Аларны, сарыклар турында наз белән кайгыртыр өчен, Йәһвә һәм аның Улы изге рух аша билгеләгән (Рәсүлләр 20:28, 29). Башта бу күзәтчеләрнең барысы да майланган мәсихчеләр булган. Ачылыш 1:16, 20 дә бу җыелышның өлкәннәр советында хезмәт итүчеләр «йолдызлар» яки «фәрештәләр» итеп күрсәтелә. Алар Мәсихнең уң кулында, ягъни ул аларны күзәтә. Әмма без яшәгән ахыр заманда җирдәге майланган күзәтчеләрнең саны кими бара, шуңа күрә мәсихче җыелыштагы өлкәннәрнең күпчелеге башка сарыклар саныннан. Бу өлкәннәрне изге рух җитәкчелегендә Җитәкче совет вәкилләре билгели, шуңа күрә алар да Яхшы Көтүче Гайсә Мәсихнең уң кулында (ул алар белән җитәкчелек итә) дип әйтеп була (Ишагыйя 61:5, 6). Безнең җыелышлардагы өлкәннәр җыелыш Башы Мәсихкә буйсына, шуңа күрә безгә алар белән һәрвакыт хезмәттәшлек итәргә кирәк (Көлессәйлеләргә 1:18).
Тыңлаучан булу һәм буйсыну
7. Рәсүл Паул мәсихче күзәтчеләргә карата мөнәсәбәтебез турында нинди киңәш биргән?
7 Безнең күктәге Көтүчеләребез, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих, җыелыштагы көтүчеләргә җаваплы йөкләмәләр биргәннәр, һәм алар без бу көтүчеләргә тыңлаучан булырбыз һәм буйсынырбыз дип өметләнәләр (1 Петер 5:5). Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул болай дип язган: «Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез. Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас» (Еврейләргә 13:7, 17).
8. Паул нәрсә турында уйларга чакыра һәм «тыңлаучанлыгыбыз» нинди булырга тиеш?
8 Паул безне өлкәннәрнең тугрылыгы һәм бу тугрылыкның нәтиҗәләре турында уйларга, һәм аларның иманын үрнәк итеп тотарга чакыра. Ул безгә шулай ук билгеләнгән ир-атларга тыңлаучан булырга һәм
аларга буйсынырга киңәш бирә. Изге Язмалар белгече Р. Т. Франс сүзләре буенча, бу өзектә «тыңларга» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «гадәттә тыңлаучан булуны аңлата торган сүз түгел, ә сүзгә-сүз „инанган булу“ дигәнне һәм аларның [өлкәннәрнең] җитәкчелеген теләп кабул итүне аңлата». Аллаһы Сүзендә өлкәннәргә тыңлаучан булыгыз дип әйтелә. Әмма без өлкәннәргә тагын бер сәбәп аркасында тыңлаучан: без аларның Патшалык эшләре һәм безнең турында кайгыртуларына инанган. Әгәр без өлкәннәрнең җитәкчелеген теләп кабул итсәк, без чыннан да бәхетле булачакбыз.9. Ни өчен безгә тыңлаучан да һәм «буйсынучан» да булырга кирәк?
9 Әмма өлкәннең иң яхшы күрсәтмә биргәненә шик туса, нәрсә эшләргә? Нәкъ бу очракта буйсыну кирәк. Барысы да ачык булганда һәм без барысы белән риза булганда, тыңлаучан булу җиңел. Әмма без чын буйсынуны безгә кайвакыт аңлаешлы булмаган күрсәтмәләрне үтәп күрсәтәчәкбез. Буйсынуның мондый төрен Петер күрсәткән. Ул соңрак рәсүл булып хезмәт иткән (Лүк 5:4, 5).
Әзерлек белән хезмәттәшлек итү. Дүрт сәбәп
10, 11. Өлкәннәр беренче гасырда мәсихчеләргә «Аллаһы сүзен» ничек «җиткергән» һәм бүген ничек «җиткерә»?
10 Ни өчен без мәсихче өлкәннәрне тыңларга һәм аларга буйсынырга тиеш? Моңа дүрт сәбәпне рәсүл Паул Еврейләргә 13:7, 17 дә китерә. Беренче сәбәп: алар безгә «Аллаһы сүзен җиткергән». Шуны искә төшерик: Гайсә җыелышка «кеше төрендәге бүлекләрне» «изгеләрне... әзерләү [«үзгәртер», ЯД] өчен» бирә (Эфеслеләргә 4:11, 12). Ул тугры көтүчеләрне кулланып, беренче гасырдагы мәсихчеләрнең фикер йөртүләрен һәм тәртибен үзгәрткән. Бу көтүчеләрнең кайберләре җыелышларга хат язарга Аллаһы тарафыннан рухландырылган булган. Гайсә беренче мәсихчеләргә рух билгеләгән күзәтчеләр аша җитәкчелек биргән һәм аларны ныгыткан (1 Көринтлеләргә 16:15—18; 2 Тимутегә 2:2; Титуска 1:5).
11 Бүген Гайсә безнең белән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша җитәкчелек итә. Бу хезмәтченең вәкилләре булып Җитәкче совет һәм билгеләнгән өлкәннәр хезмәт итә (Маттай 24:45). Без «Баш Көтүче» Гайсә Мәсихне хөрмәт итәбез, шуңа күрә Паулның мондый киңәшен тотабыз: «Арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез» (1 Петер 5:4; 1 Тессалуникәлеләргә 5:12; 1 Тимутегә 5:17).
12. Өлкәннәр безнең «җаннарыбыз турында» ничек бертуктаусыз кайгырта?
12 Мәсихче өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәр өчен икенче сәбәп: алар безнең «җаннарыбыз турында [«бертуктаусыз», ЯД] кайгырталар». Өлкәннәр безнең карашларыбызда яки тәртибебездә рухилыкка зыян китерә торган берәр нәрсәне күрсәләр, алар безне төзәтер өчен, шунда ук кирәкле киңәш бирәләр (Гәләтиялеләргә 6:1). «Бертуктаусыз кайгырталар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдан-туры «үзләрен йокыдан тыялар» дигәнне аңлата. Изге Язмаларның бер белгече бу сүзләр «көтүченең һәрвакыт уяу булуын» аңлата дигән. Өлкәннәр рухи яктан уяу калалар һәм безнең рухи иминлегебез турында кайгыртып, алар хәтта төнлә дә йокламаска мөмкин. «Сарыкларның бөек Көтүчесе» Гайсә Мәсих назлы кайгырту күрсәткән. Өлкәннәр аның үрнәге буенча эш итәр өчен бар көчләрен куялар (Еврейләргә 13:20). Әллә без мондый яратучан көтүчеләр белән әзерлек белән хезмәттәшлек итәргә тиеш түгелме?
13. Өлкәннәр һәм бар мәсихчеләр кемгә һәм нәрсә өчен хисап бирергә тиеш?
13 Мәсихче өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәр өчен өченче сәбәп: алар «хисап бирергә тиешле кешеләр буларак» безнең турында кайгырталар. Өлкәннәр шуны истә тота: алар күктәге Көтүчеләргә, Йәһвә Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә, буйсыналар (Йәзәкил 34:22—24). Сарыкларның Хуҗасы — Йәһвә, ул бу сарыкларны «Үз Улының каны аша... Үзенеке иткән». Йәһвә билгеләнгән көтүчеләр Аллаһы көтүен көткәннәре өчен аңа хисап бирергә тиеш дип саный, һәм көтүчеләр бу көтүне наз белән көтәчәк дип өметләнә (Рәсүлләр 20:28—30). Без барыбыз да Аллаһының күрсәтмәләрен үтәргә тиеш, чөнки аңа хисап бирәбез (Римлыларга 14:10—12). Өлкәннәргә тыңлаучан булып, без җыелыш Башы Мәсихкә буйсынуыбызны күрсәтәбез (Көлессәйлеләргә 2:19).
14. Ни өчен өлкәннәр «кайгырып эшләргә» мөмкин һәм бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?
14 Ни өчен без мәсихче өлкәннәргә басынкылык белән буйсынырга тиеш? Паул моңа дүртенче сәбәп китереп, болай дип яза: «Тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас» (Еврейләргә 13:17). Өлкәннәр өйрәтә, көтүне көтә, вәгазьләү эше белән җитәкчелек итәләр, алар үз гаиләләре турында кайгырта һәм җыелыштагы проблемаларны чишәләр. Моның барысы өчен җаваплылыкның авыр йөге аларның җилкәсендә ята (2 Көринтлеләргә 11:28, 29). Без өлкәннәр белән хезмәттәшлек итмәсәк, аларга өстәмә йөк кенә өстәячәкбез. Нәтиҗәдә, алар «кайгырып эшләргә» мөмкин. Без өлкәннәр белән хезмәттәшлек итмәсәк, Йәһвә моны хупламаячак һәм бу безнең үзебезгә зыян китерергә мөмкин. Ә өлкәннәргә тиешле хөрмәт күрсәтсәк һәм алар белән хезмәттәшлек итсәк, өлкәннәр үз бурычларын шатлык белән үтәячәк, ә бу җыелышның бердәмлеген ныгыта һәм Патшалык турындагы вәгазь эшенә булыша (Римлыларга 15:5, 6).
Буйсынуыбызны күрсәтәбез
15. Без тыңлаучанлык һәм буйсыну ничек күрсәтә алабыз?
15 Билгеләнгән өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәр өчен күп мөмкинлекләр бар. Әйтик, өлкәннәр җыелыш территориясендәге
үзгәрешләрне исәпкә алып, вәгазьгә очрашуны башка вакытка күчергәннәр һәм бу бездән дә үзгәрешләр ясауны таләп итә. Әйдәгез, бу үзгәрешләр ясар өчен көч куйыйк. Шул чакта без көтелмәгән фатихалар алырбыз. Яки хезмәт күзәтчесе безнең китап өйрәнү белән бер атна хезмәттәшлек итә. Әйдәгез, шул атнаны вәгазь эшендә тулырак катнашыр өчен тырышлык куйыйк. Мәсәлән, безгә Теократик хезмәт мәктәбендә чыгыш ясарга кушканнар. Безгә Мәктәпкә килер өчен һәм үз чыгышыбызны ясар өчен тырышлыклар куярга кирәк. Әйтик, китап өйрәнүенең күзәтчесе: «Бүген Патшалык Залын безнең китап өйрәнү җыештыра»,— дип әйтә. Әйдәгез, көчебездән килгәннең барысын эшлик. Без бу һәм башка күп яклардан Йәһвә һәм аның Улы көтү турында кайгыртыр өчен билгеләгән ир-атларга буйсынуыбызны күрсәтәбез.16. Ни өчен өлкәннең дөрес булмаган эшләре аңа тыңламаучан булуыбызны акламый?
16 Кайвакыт мәсихче өлкән ышанычлы хезмәтче һәм аның Җитәкче Советының күрсәтмәләре буенча эш итмәскә мөмкин. Әгәр ул шулай эшләвен дәвам итсә, ул «Көтүче һәм [безнең] җаннарны Саклаучы» Йәһвәгә хисап бирергә тиеш булачак (1 Петер 2:25). Әмма өлкәннәрнең бернинди кимчелекләре һәм хаталары аларга буйсынмаска теләгебезне акламый. Йәһвә тыңламаучан һәм фетнәче кешеләргә үз фатихасын бирми (Саннар 12:1, 2, 9—11).
Йәһвә әзерлек белән хезмәттәшлек итүне фатихалый
17. Күзәтчеләребезгә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?
17 Йәһвә Аллаһы шуны белә: ул үзе билгеләгән күзәтчеләр камил түгел. Әмма ул аларны куллана һәм үз рухы ярдәмендә җирдәге халкын көтә. Өлкәннәр һәм безнең барыбыз турында болай дип әйтеп була: «Бу гаять зур кодрәт безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы» (2 Көринтлеләргә 4:7). Шуңа күрә безгә Йәһвәгә, аның тугры өлкәннәр аша башкарган эшләре өчен, рәхмәтле булырга һәм өлкәннәр белән әзерлек күрсәтеп хезмәттәшлек итәргә кирәк.
18. Күзәтчеләргә буйсынып без кемгә буйсынабыз дип әйтеп була?
18 Иремия 3:15 дә Йәһвәнең соңгы көннәрдә үз көтүен көтәр өчен куйган көтүчеләре сурәтләнә: «Сезгә үз йөрәгем буенча көтүчеләр бирәчәкмен һәм алар сезне белем һәм акыллык белән көтәчәкләр». Өлкәннәр бу сүзләр буенча эш итәр өчен бар көчләрен куялар. Чыннан да, өлкәннәр искиткеч эш башкаралар: алар Йәһвә сарыкларын өйрәтәләр һәм яклыйлар. Әйдәгез, өлкәннәргә авыр эш башкарганнары өчен рәхмәтле булыйк: алар белән әзерлек күрсәтеп хезмәттәшлек итик, аларга тыңлаучан булыйк һәм буйсыныйк. Шулай эшләп, күктәге Көтүчеләргә — Йәһвә Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә — рәхмәтле булуыбызны күрсәтәчәкбез.
Кабатлау өчен сораулар
• Йәһвә һәм Гайсә Мәсих яратучан Көтүчеләр икәнен ничек күрсәткәннәр?
• Ни өчен тыңлаучан да һәм буйсынучан да булырга кирәк?
• Буйсынуыбызны күрсәтер өчен, безнең нинди мөмкинлекләребез бар?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[27 биттәге иллюстрация]
Мәсихче өлкәннәр Мәсих җитәкчелегенә буйсына
[29 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә билгеләгән көтүчеләргә буйсыныр өчен күп мөмкинлекләр бар