Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җеннәр. Аларга ничек каршы торып була?

Җеннәр. Аларга ничек каршы торып була?

Җеннәр. Аларга ничек каршы торып була?

«Тиешле халәтләрен сакламый торып, әмма үзләренең торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бөек көндә хөкем итү өчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота» (ЯҺҮД 6).

1, 2. Шайтан Иблис һәм җеннәр турында нинди сораулар туа?

«АЕК һәм уяу булыгыз,— дип кисәтә рәсүл Петер,— сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Петер 5:8). Җеннәр турында исә рәсүл Паул болай дип әйтә: «Мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим. Раббы касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. Бер үк вакытта Раббының да, җеннәрнең дә аш табынында катнашучылар була алмассыз» (1 Көринтлеләргә 10:20, 21).

2 Шайтан Иблис һәм җеннәр кемнәр алар? Алар ничек һәм кайчан барлыкка килгән? Аларны Аллаһы барлыкка китергәнме? Аларның кешеләргә йогынтысы никадәр көчле? Без үзебезне алардан ничек яклый алабыз?

Шайтан һәм җеннәр ничек барлыкка килгән?

3. Аллаһының фәрештәсе ничек итеп Шайтан Иблис булып киткән?

3 Кешелек тарихының башында, кешеләр Гадән бакчасында яши башлагач, бер фәрештә Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Ни өчен? Чөнки ул Йәһвәнең күктәге оешмасындагы вазифасы белән канәгать булмаган. Адәм белән Хаува барлыкка китерелгәч, ул аларны хак Аллаһыга түгел, ә үзенә тыңлаучан булырга һәм табынырга мәҗбүр итәргә мөмкинлек күргән. Аллаһыга каршы күтәрелеп һәм беренче кешеләрне гөнаһлы юл белән барырга этәреп, бу фәрештә Шайтан Иблис булып киткән. Вакыт узу белән башка фәрештәләр дә аның фетнәсенә кушылган. Ничек итеп? (Яратылыш 3:1—6; Римлыларга 5:12; Ачылыш 12:9).

4. Туфанга кадәр Нух көннәрендә кайбер фетнәче фәрештәләр нәрсә эшләгән?

4 Туфанга кадәр Нух көннәрендә кайбер фәрештәләр җирдәге хатыннар белән кызыксына башлаганнар дип әйтелә Изге Язмаларда. Аларның бу кызыксынуы дөрес булмаган. Явыз ният белән «Аллаһының [күктәге] угыллары, адәм кызларының чибәрлекләрен күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап алалар иде». Бу кавышулар табигый булмаган, һәм нәтиҗәдә гибрид балалар, әзмәверләр, туган (Яратылыш 6:2—4). Шулай итеп бу рухи затлар Аллаһыга каршы чыкканнар һәм Шайтанның Йәһвәгә каршы фетнәсенә кушылганнар.

5. Йәһвә җир йөзен Туфан сулары белән каплагач, фетнәче фәрештәләр белән нәрсә булган?

5 Йәһвә җир йөзен Туфан сулары белән каплагач, әзмәверләр һәм аларның аналары үлгәннәр. Фетнәче фәрештәләр кеше тәнен калдырып, кире күккә күтәрелергә мәҗбүр булганнар. Әмма алар Аллаһы алдында «тиешле халәтләрен саклый» алмаган. Алар тирән рухи «караңгылыкка» ташланган булган (Яһүд 6).

6. Җеннәр ничек кешеләрне алдый?

6 Бу явыз фәрештәләр үзләренең «тиешле халәтләрен» югалткач, Шайтанның җеннәре булып киткәннәр һәм аңа аның явыз эшләрен башкарырга булышалар. Шуннан бирле аларның кеше тәнен алырга сәләте юк. Әмма алар ир-атларны һәм хатын-кызларны төрле җенси бозыклыкларда катнашырга котырта. Җеннәр шулай ук кешеләрне спиритизм аша алдыйлар. Спиритизмга, мәсәлән, әфсен уку, сихерчелек һәм рухлар чакыру керә (Канун 18:10—13; 2 Паралипоменон 33:6). Явыз фәрештәләр дә, Иблис кебек, мәңгелеккә юк ителәчәк (Маттай 25:41; Ачылыш 20:10). Ә безгә исә нык торырга һәм аларга каршылык күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә безгә мондый сорауларны карап чыгу акыллы булыр: Шайтан никадәр көчле? Без аңа һәм аның җеннәренә ничек каршы тора алабыз?

Шайтан никадәр көчле?

7. Шайтанның дөньяга тәэсире никадәр көчле?

7 Шайтан гасырлар буе Йәһвәгә яла яккан (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Һәм кешелекнең күпчелеге аның тәэсиренә бирелгән. «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип әйтелә 1 Яхъя 5:19 да. Менә ни өчен Иблис Гайсәне, аңа «галәмдәге барлык патшалыкларның» хакимлеген һәм даннарын тәкъдим итеп, вәсвәсәли алган (Лүк 4:5—7). Шайтан турында рәсүл Паул болай дип әйтә: «Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик һәлак булучылар өчен генә яшерелгән. Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Шайтан — «ялганчы һәм ялганның атасы», ләкин ул үзен «яктылык фәрештәсе» итеп күрсәтә (Яхъя 8:44; 2 Көринтлеләргә 11:14). Аның бу дөнья идарәчеләренең һәм аларга буйсынган кешеләрнең акылын томаларга кирәкле көче һәм ысуллары бар. Ул ялган мәгълүмат, дини уйдырмалар һәм ялган белән кешелекне алдый.

8. Изге Язмаларда Шайтанның тәэсире турында нәрсә әйтелә?

8 Шайтан хакимлеге һәм тәэсире Данил пәйгамбәр көннәрендә, якынча б. э. к. 536 елда, ачык күренгән булган. Йәһвә Данил янына көч бирүче хәбәр белән фәрештәне җибәргәндә, ул фәрештәгә җен, «фарсы патшалыгының мирзасы», каршылык күрсәткән. Бу тугры фәрештә 21 көн, «беренче мирзаларның берсе, Микаил» аңа ярдәмгә килгәнче, бу җенгә каршы торган. Шул ук хәбәрдә «Греция мирзасының» җене турында да әйтелә (Данил 10:12, 13, 20). Ачылыш 13:1, 2 дә Шайтан сәяси җанварга «үзенең көчен, тәхетен һәм зур вәкаләтен» бирүче «аждаһа» итеп сурәтләнә.

9. Мәсихчеләр кемгә каршы көрәшәләр?

9 Рәсүл Паул болай дип язган: «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12). Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Хәтта бүген дә Шайтан Иблиснең җитәкчелеге астында җеннәр яшертен генә кеше хакимнәренә һәм тулаем алганда кешелеккә тәэсир итәләр һәм аларны башка кешеләрне үтерергә котырталар. Шуңа еш кына мондый коточкыч эшләр — геноцид, террорчылык — турында ишетеп була. Без бу көчле рухи затларга ничек уңышлы каршы тора алабыз? Әйдәгез хәзер моны карап чыгыйк.

Үзебезне ничек якларга?

10, 11. Без Шайтанга һәм аның явыз җеннәренә ничек каршы тора алабыз?

10 Без үз көчебез һәм акылыбыз белән Шайтанга һәм аның явыз җеннәренә каршы тора алмыйбыз. Паул безгә мондый киңәш бирә: «Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз». Ярдәм сорап без Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Паул болай дип дәвам итә: «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән [«барлык», ЯД] махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз... Начар көннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр көрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу өчен Аллаһы биргән [«барлык», ЯД] махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:10, 11, 13).

11 Паул ике мәртәбә үз имандашларын «Аллаһы биргән барлык махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» дип өнди. «Барлык» дигән сүз җеннәрнең һөҗүмнәренә каршы торыр өчен, көч куярга кирәк икәнлеген күрсәтә. Мәсихчеләргә үзләрен җеннәрдән яклар өчен, нинди рухи хәрби киемнәр кирәк?

Ничек «нык торырга»?

12. Мәсихчеләр үз билләрен хакыйкать белән ничек бәйли ала?

12 Паул болай дип әйтә: «Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз» (Эфеслеләргә 6:14). Монда хәрби киемнәрнең ике өлеше — билбау һәм көбә турында әйтелә. Сугышчы үз билен (ботын, касыгын һәм эчен) саклар өчен һәм авыр кылычын йөртер өчен, билбавын тыгыз итеп бәйләргә тиеш булган. Шулай ук Изге Язмалардагы хакыйкать образлы әйткәндә тәнебезгә сыланып торырга тиеш — без хакыйкать буенча яшәргә тиеш. Без Изге Язмаларны һәр көн укыйбызмы? Ә гаиләбез? Без гаилә белән бергә көндәлек шигырьне карап чыгабызмы? Без «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмалардагы аңлатмаларны кабул итәбезме? (Маттай 24:45). Шулай эшлибез икән, без Паулның киңәшен тотарга тырышабыз. Безнең шулай ук Изге Язмалар җитәкчелеге булган DVD һәм видеокассеталар бар. Хакыйкатькә нык тотынып тору безгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм бозык юлдан бармаска булыша.

13. Без символик йөрәгебезне ничек саклый алабыз?

13 Көбә сугышчының күкрәген, йөрәген һәм башка мөһим органнарын саклаган. Мәсихче Аллаһының гаделлегенә ярату үстереп һәм Йәһвәнең гадел нормаларын тотып, үзенең символик йөрәген — үзенең эчке асылын — яклый ала. Символик көбә Аллаһы Сүзенең әһәмиятлеген киметмәскә ярдәм итә. Без «явызлыкны нәфрәт итсәк һәм игелекне яратсак», аякларыбызга «яман юлдан барырга ирек бирмәбез» (Амос 5:15; Мәдхия 118:101).

14. «Иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кию» нәрсә аңлата?

14 Рим сугышчыларына Рим империясе юлларыннан йөзләгән километрлар үтәргә туры килгән, шуңа күрә аларның аяк киемнәре яхшы булган. Мәсихчеләр өчен «иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Эфеслеләргә 6:15). Бу сүзләр эш итүгә әзер булуны аңлата. Без һәрбер уңайлы очракта Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер (Римлыларга 10:13—15). Мәсихче хезмәттә ашкынучан булуыбыз безне Шайтанның «мәкерле ниятләреннән» яклый (Эфеслеләргә 6:11).

15. а) Иман калканының мөһим икәнлеген нәрсә күрсәтә? б) Нинди «утлы уклар» иманыбызга зыян китерергә мөмкин?

15 «Һәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз,— дип дәвам итә Паул,— аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз» (Эфеслеләргә 6:16). Паул иман калканын кулларыгызга алыгыз дигән киңәшне «һәрчак» дигән сүз белән әйтә. Димәк, хәрби киемнең бу өлеше бик мөһим. Безнең иманыбыз нык булырга тиеш. Иманыбыз, зур калкан кебек, безне Шайтанның «утлы укларыннан» саклый. Безнең көннәрдә бу «утлы уклар» нәрсә ул? Бу мөртәтләр һәм дошманнар тарата торган рәнҗетүче сүзләр, ялган, яртылаш ялган булырга мөмкин, алар шулай итеп безнең иманны какшатырга тырыша. «Уклар» — бу шулай ук төрле вәсвәсәләр. Мәсәлән, бу күбрәк яңа әйберләр сатып алырга һәм хәтта үз байлыклары белән мактанып яшәгән кешеләрне узып китәргә бик көчле теләк булырга мөмкин. Андый кешеләр, бәлкем, зуррак һәм әйбәтрәк йортлар һәм машиналар алыр өчен акча тоталардыр яисә кыйммәтле әйберләре һәм иң соңгы мода буенча тегелгән киемнәре белән кешеләр алдында мактаналардыр. Әмма, башкалар нәрсә генә эшләмәсен, безнең иманыбыз бу «утлы уклардан» читкә китәр өчен җитәрлек нык булырга тиеш. Безгә нык иманны үстерергә һәм сакларга нәрсә булышачак? (1 Петер 3:3—5; 1 Яхъя 2:15—17).

16. Безгә нык иман үстерергә нәрс булыша?

16 Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү һәм чын күңелдән дога кылу безгә Аллаһыга якынлашырга булыша. Йәһвәдән иманыбызны ныгытсын дип сорап, без догабыз буенча эш итә алабыз. Без «Күзәтү манарасы»н өйрәнүгә һәр атна әзерләнәбезме? Һәм комментарийлар бирер өчен көч куябызмы? Әгәр без Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнсәк, иманыбыз нык булачак (Еврейләргә 10:38, 39; 11:6).

17. «Коткаруны тимер башлык итеп» кию нәрсә аңлата?

17 Рәсүл Паул рухи хәрби киемнәрне сурәтләвен болай дип тәмамлый: «Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын — Аллаһы сүзен кабул итегез» (Эфеслеләргә 6:17). Башлык сугышчының башын һәм миен, карарлар кабул итү үзәген, саклаган. Шулай ук безнең мәсихче өметебез дә безнең акылыбызны саклый (1 Тессалуникәлеләргә 5:8). Акылларыбызны дөньяви максатлар һәм байлык турында хыяллар белән тутырыр урынына без, Гайсә кебек, үз фикерләребезне Аллаһы биргән өметкә тупларга тиеш (Еврейләргә 12:2).

18. Ни өчен без Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга тиеш?

18 Шайтан һәм аның җеннәренең тәэсиреннән тагын бер мөһим яклау — бу Изге Язмаларда язылган Аллаһының сүзе, яки хәбәре. Бу Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыр өчен тагын бер сәбәп. Без Аллаһы Сүзен төгәл һәм яхшы белсәк, бу безне Шайтан белән җеннәрнең ялганыннан һәм шулай ук мөртәтләрнең ачу тулы сүзләреннән һәм басмаларыннан саклый.

«Һәрвакыт дога кылыгыз»

19, 20. а) Шайтан һәм аның җеннәре белән нәрсә булачак? б) Безне рухи яктан нәрсә ныгыта?

19 Шайтан, аның җеннәре һәм аның явыз дөньясы тиздән юк ителәчәк. Шайтан «вакыты аз калганын белә». Ул көчле ярсу белән «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче» кешеләргә каршы сугыша (Ачылыш 12:12, 17). Шуңа күрә безгә Шайтанга һәм аның җеннәренә каршы тору бик мөһим.

20 Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз дигән киңәш өчен без бик рәхмәтле! Паул рухи хәрби киемнәрне сурәтләп бетергәч мондый киңәш бирә: «Һәртөрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның көче аркылы һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат өчен, уяу булып, бар изгеләр өчен армый-талмый догада булыгыз» (Эфеслеләргә 6:18). Дога безне рухи яктан ныгыта һәм уяу булырга ярдәм итә. Әйдәгез Паулның сүзләренә игътибарлы булыйк һәм һәрвакыт дога кылыйк. Шулай итеп без Шайтан белән аның җеннәренә каршы тора алабыз.

Сез нәрсә белдегез?

• Шайтан һәм аның җеннәре ничек барлыкка килгән?

• Иблис никадәр көчле?

• Без үзебезне Шайтан һәм аның җеннәреннән ничек яклый алабыз?

• Без Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән ничек кораллана алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

«Аллаһы угыллары адәм кызларының чибәрлекләрен күргәннәр»

[20 биттәге иллюстрация]

Рухи хәрби киемнәрнең алты өлешен әйтеп бирә аласызмы?

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларны өйрәнү, дога кылу, очрашуларда һәм вәгазь эшендә катнашу Шайтан һәм аның җеннәреннән ничек яклый?