Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы сүзе синең өчен җитәкчелек булсын

Аллаһы сүзе синең өчен җитәкчелек булсын

Аллаһы сүзе синең өчен җитәкчелек булсын

«Синең сүзең минем аякларыма — яктырткыч, һәм сукмагыма — якты» (МӘДХИЯ 118:105).

1, 2. Ни өчен күпчелек кеше чын тынычлык һәм бәхет таба алмый?

СИНЕҢ кайчан да булса юл сорап, берәрсенә мөрәҗәгать иткәнең бармы? Барып җитәргә әз генә калгандыр, ләкин син кая барырга микән дип шикләнгәнсеңдер. Яки син адашкансың, һәм, юлны сорагач, сиңа башка якка юл тотарга кирәк булган икәнен аңлагансың. Тирә-якны белгән кешенең киңәше буенча эшләү акыллы булмас идеме? Белгән кеше сиңа юлны табарга булышкан булыр иде.

2 Инде меңләгән еллар кешеләр үз тормышларын Аллаһыдан җитәкчелек эзләмичә алып барырга тырыша. Әмма камил булмаган кешеләр Аллаһыдан бәйсез яшәп тулысынча адашканнар. Алар чын тынычлыкка һәм бәхеткә юлны таба алмыйлар. Ни өчен? 2 500 елдан артык вакыт элек Иремия пәйгамбәр болай дигән: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел» (Иремия 10:23). Тиешле ярдәмсез үз табаннарына юнәлеш бирергә теләүче кеше уңышсызлыкка очраячак. Әйе, кешелек җитәкчелеккә мохтаҗ.

3. Ни өчен Йәһвә Аллаһы кешелеккә иң яхшы җитәкчелек бирә ала, һәм ул нәрсә вәгъдә итә?

3 Йәһвә Аллаһы иң яхшы җитәкчелекне бирә ала. Ни өчен? Чөнки ул кешеләрнең асылын башкаларга караганда яхшырак аңлый. Һәм ул кешеләрнең ничек дөрес юлдан читкә китеп адашканнарын бик яхшы белә. Шулай ук аңа аларга дөрес юлга кире кайтыр өчен нәрсә кирәк икәне дә билгеле. Өстәвенә, Йәһвә, Барлыкка Китерүче буларак, безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен һәрвакыт белә (Ишагыйя 48:17). Шуңа күрә без аның Мәдхия 31:8 дә язылган вәгъдәсенә тулысынча ышана алабыз: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын». Һичшиксез, Йәһвә иң яхшы җитәкчелекне бирә. Ә ул ничек җитәкчелек итә?

4, 5. Аллаһы сүзләре ничек безнең белән җитәкчелек итә ала?

4 Мәдхия җырлаучы Йәһвәгә дога кылганда болай дигән: «Синең сүзең минем аякларыма — яктырткыч, һәм сукмагыма — якты» (Мәдхия 118:105). Аллаһының сүзләре һәм аның искә төшерүләре Изге Язмаларда язылган, һәм алар безгә тормыш юлыбызда очраткан киртәләрне уңышлы үтәргә булыша ала. Ишагыйя 30:​21 дә: «Артыңда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз“,— дип әйтелгән сүзне колакларың ишетеп торачак»,— диелә, һәм без үзебез бу сүзләрне, Изге Язмаларны укыганда һәм аңа үзебез белән җитәкчелек итәргә юл куйганда, ишетеп торабыз.

5 Игътибар итик: Мәдхия 118:105 тә Аллаһы Сүзенең бер-берсе белән бәйле ике максаты күрсәтелә. Беренчедән, ул аякларыбызга яктырткыч булып тора. Көндәлек авырлыклар белән очрашканда Изге Язмалардагы принциплар безнең адымнарыбызга юнәлеш бирә һәм, нәтиҗәдә, без акыллы карарлар кабул итәбез һәм бу дөньяның тозакларына эләкмибез. Икенчедән, Аллаһының искә төшерүләре безнең сукмагыбызга якты биреп тора, һәм безгә Аллаһы вәгъдә иткән Оҗмахта мәңге яшәргә өметебез белән туры килгән сайлаулар ясарга булыша. Безнең алдагы юл яхшы яктыртылса, без ул яхшы яки начар нәтиҗәләргә китерәме икәнен ачык күрә алабыз (Римлыларга 14:21; 1 Тимутегә 6:9; Ачылыш 22:12). Изге Язмалардагы Аллаһы сүзләре ничек аякларыбызга яктырткыч һәм сукмагыбызга якты була ала? Әйдәгез моны җентекләп карап чыгыйк.

«Минем аякларыма — яктырткыч»

6. Аллаһы сүзләре нинди шартларда безнең аякларыбызга яктырткыч була ала?

6 Без һәр көнне карарлар кабул итәбез. Кайбер карарлар әһәмиятсез булырга мөмкин, ләкин кайчакта без әхлак, намуслы булу яки нейтралитет тоту ягыннан сыналырга мөмкин. Андый сынауларны уңышлы үтәр өчен, безгә «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнергә» кирәк (Еврейләргә 5:14). Аллаһы Сүзеннән төгәл белемнәр алып һәм андагы принципларны аңлауда үсеп, без үзебезнең вөҗданыбызны Йәһвәне сөендерә торган карарлар кабул итәрлек итеп тәрбиялибез (Гыйбрәтле сүзләр 3:21).

7. Мәсихчедә иман итмәгән хезмәттәшләре белән бергә вакыт уздырырга теләк нинди очракта туарга мөмкин? Мисал китерегез.

7 Әйтик, син Йәһвәнең йөрәген чын күңелдән сөендерергә тырышасың ди (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Бу мактауга лаек. Әмма мондый хәлне күз алдыңа китер: кайбер хезмәттәшләрең сиңа үзләре белән спорт ярышына барырга билет тәкъдим итәләр. Алар синең белән эштә аралашырга яраталар, һәм эштән соң да синең белән вакыт уздырырга телиләр. Син бу хезмәттәшләреңне начар кешеләр дип санамыйсыңдыр. Хәтта алар, бәлкем, кайбер әхлакый принципларны тота торгандыр да. Син нәрсә эшләрсең? Алар белән барсаң, бу сиңа зыян китермәсме? Аллаһы Сүзе сиңа дөрес карарга килергә ничек ярдәм итә ала?

8. Аралашыр өчен кешеләрне сайлаганда Изге Язмалардагы нинди принципларны карап чыгу файдалы?

8 Изге Язмалардагы берничә принципны карап чыгыйк. Иң беренче итеп 1 Көринтлеләргә 15:33 тәге мондый сүзләр искә төшәдер: «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». Бу принципны тоту без Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрдән читләшеп яшәргә тиеш дигәнне аңлатамы? Изге Язмалар буенча, юк. Мәсәлән, рәсүл Паул үзе «барысына», шул исәптән мәсихчеләр булмаганнарга да, хөрмәт күрсәткән (1 Көринтлеләргә 9:22). Мәсихче булу инде үзе шуны таләп итә: без башкалар белән, шул исәптән безнең дини карашларны уртаклашмаган кешеләр белән, кызыксынырга тиеш (Римлыларга 10:13—15). Чыннан да, без үзебезне ярдәмебезгә мохтаҗ булган кешеләрдән аерсак, «һәркемгә... игелек эшлик» дигән киңәшне ничек тота алабыз? (Гәләтиялеләргә 6:10).

9. Изге Язмаларның нинди киңәше безгә хезмәттәшләребез белән мөнәсәбәтләргә дөрес карашта булырга булыша?

9 Әмма хезмәттәш белән яхшы мөнәсәбәттә булу һәм аңа якын дус булу арасында бик зур аерма бар. Монда инде Изге Язмалардан икенче принцип кулланыла. Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 6:14). «Үзегезне... бәйләмәгез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу сүзләр «берләшмәгез», «тиң кешеләр кебек, бергә эшләргә тырышмагыз», яки «тиешсез мөнәсәбәтләр урнаштырудан туктагыз» дип тәрҗемә ителгән. Хезмәттәш белән мөнәсәбәтләр кайчан тиешсез булып китә? Аллаһы Сүзе, Изге Язмалар, бу очракта синең өчен җитәкчелек була ала.

10. а) Гайсә дусларны ничек сайлаган? б) Дусларны сайлаганда дөрес карарга килергә нинди сораулар ярдәм итә ала?

10 Гайсәнең мисалын карап чыгыйк. Ул кешеләрне аларның барлыкка килүеннән бирле ярата (Гыйбрәтле сүзләр 8:31). Җирдә булганда аның үз шәкертләре белән тыгыз мөнәсәбәтләре булган (Яхъя 13:1). Һәм хәтта дини яктан ялгыш фикердә булган ир-ат та «Аның күңеленә хуш килгән» (Марк 10:17—22). Ләкин Гайсә якын дусларны сайлаганда билгеле принциплар буенча эш иткән. Ул аның Атасының ихтыярын чын күңелдән үтәргә теләге булмаган кешеләр белән якын мөнәсәбәтләр булдырмаган. Бер тапкыр ул болай дигән: «Әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым» (Яхъя 15:14). Бәлки, син берәр хезмәттәшең белән дусларча мөнәсәбәттәдер. Ләкин үзеңә мондый сорау бир: «Бу кеше Гайсәнең әмерләрен үтәргә телиме? Аның Гайсә безгә табынырга кушкан Йәһвә турында белемнәр алырга теләге бармы? Ул, минем кебек, мәсихче әхлакый нормалар буенча яшиме?» (Маттай 4:10). Хезмәттәшләрең белән сөйләшкәндә һәм Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә кирәклеге турында әйткәндә, син бу сорауларга җавап алырсың.

11. Нинди очракларда Аллаһы сүзләре адымнарыбызга юнәлеш бирергә тиеш?

11 Аллаһының сүзләре тагын бик күп башка очракларда аякларыбызга яктырткыч була ала. Әйтик, эшсез калган мәсихчегә аңа бик кирәкле эш тәкъдим итәләр. Әмма бу эш бик күп вакыт һәм көч таләп итә, һәм ул бу эшкә ризалашса, җыелыш очрашуларын калдырачак һәм хак гыйбадәт кылу белән бәйле башка эшләрдә катнаша алмаячак (Мәдхия 36:25). Башка мәсихче Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән тапшыруларны карау вәсвәсәсенә бирелергә мөмкин (Эфеслеләргә 4:17—19). Ә кайберсен имандашларның камилсезлеге тиз үпкәләтәдер (Көлессәйлеләргә 3:13). Барлык бу очракларда Аллаһы Сүзе аякларыбызга яктырткыч булсын. Әйе, Изге Язмалардагы принципларны тотып, без тормыштагы һәр авырлыкны уңышлы итеп җиңә алабыз. Аллаһы Сүзе «өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:17).

«Сукмагыма — якты»

12. Аллаһы сүзләре безнең сукмагыбызга ничек якты була?

12 Мәдхия 118:105 тә шулай ук Аллаһы сүзләре, алдагы юлны яктыртып, безнең сукмагыбызга якты була ала дип әйтелә. Безгә киләчәк билгеле, чөнки Изге Язмаларда дөньядагы авыр хәлләрнең сәбәбе һәм ахыр чиктә нәрсә булачагы аңлатыла. Әйе, без бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» яшәгәнебезне аңлыйбыз (2 Тимутегә 3:1—5). Алдагы киләчәкне белү безнең бүгенге тормышыбызга нык тәэсир итәргә тиеш. Рәсүл Петер болай дип язган: «Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Петер 3:11, 12).

13. Соңгы көннәрдә яшәвебезне аңлау безнең уйларыбыз һәм яшәү рәвешебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

13 Без бер дә шикләнмибез: «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә», һәм безнең уйларыбыз һәм яшәү рәвешебез моны күрсәтеп торырга тиеш (1 Яхъя 2:17). Изге Язмалардагы принципларны куллану безгә киләчәккә дөрес максатлар куярга булышачак. Мәсәлән, Гайсә болай дигән: «Барыннан да бигрәк, Аның [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:33). Күп яшьләр Гайсәнең сүзләренә ышаныч белдереп, тулы вакытлы хезмәтне сайлыйлар, һәм моның өчен алар мактауга лаек. Башкалар, хәтта бөтен гаиләләре белән, үз теләкләре белән Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләргә күчеп киткәннәр.

14. Бер мәсихче гаилә үз хезмәтен ничек киңәйткән?

14 Бер мәсихче гаилә мисалын карап чыгыйк. Алар, дүрт кеше, Кушма Штатлардан Доминика Республикасына, 50 000 кеше яши торган бер шәһәрдәге җыелыш белән хезмәт итәргә күчеп килгәннәр. Бу җыелышта якынча 130 вәгазьче. Әмма 2006 елны, 12 апрельдә, Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә якынча 1300 кеше килгән! Андагы игеннәр шулхәтле «агарып уракка өлгергән» ки, биш айдан соң бу гаилә, әти-әни, угыллары һәм кызлары, 30 Изге Язмалар өйрәнүен алып барганнар (Яхъя 4:35). Гаилә башы болай дип сөйли: «Бу җыелышка ярдәм итәр өчен 30 абый һәм апа-кардәш күчеп килгән. Аларның 20 се Кушма Штатлардан, калганнары Багам, Яңа Зеландия утраулары, Канада, Италия һәм Испаниядән. Аларның хезмәт итәргә зур теләкләре бар, һәм алар мондагы кардәшләргә көч өстиләр».

15. Патшалык эшләрен тормышыгызда беренче урынга куеп, нинди фатихалар алдыгыз?

15 Әлбәттә, күпләр вәгазьчеләр кирәк булган башка җирләргә күчә алмый. Ләкин күченүчеләр яки күченер өчен үз шартларын үзгәртә алган вәгазьчеләр, һичшиксез, күп фатихалар алачак. Йәһвәгә кайда гына хезмәт итсәң дә, моны бөтен көчеңнән башкарсаң, зур шатлык кичерәчәксең. Патшалык эшләрен тормышыңда беренче урынга куйсаң, Йәһвә синең «өстеңә фатихалар мул итеп бирергә» вәгъдә итә (Малахий 3:10).

Йәһвәнең җитәкчелеге файда китерә

16. Ни өчен Аллаһы сүзләре буенча эш итү файдалы?

16 Инде белгәнебезчә, Йәһвәнең сүзләре безгә ике яктан җитәкчелек биреп тора. Алар аякларыбызга яктырткыч булып тора: безне дөрес якка алып бара һәм карарлар кабул иткәндә булыша. Алар безнең сукмагыбызны яктырта, һәм без киләчәкне ачык итеп күрә алабыз. Бу безгә Петернең мондый киңәшен тотарга ярдәм итә: «Акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз» (1 Петер 1:13).

17. Изге Язмаларны өйрәнү Аллаһының җитәкчелеген тотарга ничек булышачак?

17 Һичшиксез, Йәһвә безгә җитәкчелек бирә. Әмма без бу җитәкчелеккә буйсынырбызмы? Йәһвә бирә торган җитәкчелекне аңлар өчен, үзеңә һәр көнне Изге Язмаларның бер өлешен укырга максат куй. Укыганнарың турында уйлан, Йәһвәнең ихтыярын аңларга тырыш, һәм бу материалны тормышыңда ничек кулланырга икәнен уйла (1 Тимутегә 4:15). Һәм шәхси карарлар кабул иткәндә фикер йөртү сәләтеңне куллан.

18. Аллаһының Сүзенә безнең белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итсәк, нинди фатихалар алачакбыз?

18 Без Аллаһы Сүзендәге принципларны куллансак, алар безне өйрәтәчәкләр һәм безгә дөрес юлны сайлар өчен кирәкле җитәкчелек бирәчәк. Без шуңа ышана алабыз: Йәһвәнең язылган сүзләре «балаларны [тәҗрибәсезләрне] акыллыландыра» (Мәдхия 18:8). Изге Язмаларга безнең белән җитәкчелек итәргә бирсәк, безнең вөҗданыбыз саф булачак һәм бездә Йәһвә хуплавыннан килә торган канәгатьлек булачак (1 Тимутегә 1:18, 19). Аллаһының сүзләренә һәр көн адымнарыбызга юнәлеш бирергә рөхсәт итсәк, Йәһвә безне мәңгелек тормыш белән бүләкләячәк (Яхъя 17:3).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Йәһвә Аллаһыга безнең белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итү мөһим?

• Аллаһы сүзләре ничек итеп аякларыбызга яктырткыч була ала?

• Аллаһы сүзләре сукмагыбызга ничек якты була ала?

• Изге Язмаларны өйрәнү безгә Аллаһының җитәкчелеге буенча яшәргә ничек булышачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Иман итмәгән хезмәттәш белән аралашу кайчан акылсыз булып китә?

[20 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең якын дуслары Йәһвәнең ихтыярын үтәгән кешеләр булган

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең яшәү рәвешебез Патшалык эшләрен беренче урынга куйганыбызны күрсәтәме?