Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья

Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья

Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья

БЕРҮЗЕ генә яшәгән Мәрьямгә 64 яшь булган. Аны үз йортында тапканнар. Аны кыйнап, кабель белән буып үтергәннәр.

Ачулы халык төркеме өч полиция хезмәткәрен кыйнаган: аларны ике яшүсмерне урлауда гаепләгәннәр. Кешеләр аларның икесе өстенә бензин сибеп, ут төрткән. Алар янып үлгән, ә өченчесе качып исән калган.

Бер кеше үз исемен әйтмичә телефон аша хәбәр иткәч, бакчада шул якларга ял итәргә килгән дүрт ир-атның мәете табылган. Экспертиза шуны күрсәткән: аларны тере килеш, күзләрен һәм кулларын бәйләп, җиргә күмеп куйганнар.

Бу хәбәрләр куркыныч фильмнардан түгел, ә барысы да тормыштан алынган. Бу хәбәрләр күптән түгел генә бер Латин Америка илендә чыгучы газеталарда язылган булган. Әмма башка илләрдә дә моңа охшаш хәлләр була.

Мәрхәмәтсез эшләр бүген гадәти хәл. Шартлатулар, терактлар, кеше үтерү, көч һәм сугыш коралын куллану һәм көчләү — бу мәрхәмәтсез эшләрнең кечкенә өлеше. Моның барысы турында яңалыкларда кат-кат хәбәр ителә, һәм күпләр моны күргәндә яки моның турында ишеткәндә инде гаҗәпләнми.

«Бу дөньяга нәрсә булган? Хәзер башкаларның хисләрен исәпкә алмыйлармыни? Аларның тормышларын ихтирам итмиләрмени?» — дип сез дә гаҗәпләнәсездер. Ни өчен без яшәгән дөнья шундый мәрхәмәтсез?

Харри исемле кеше мисалын карап чыгыйк. Аңа 69 яшь, һәм ул рак авыруы белән чирләгән. Аның хатыны склероздан газап чигә, ләкин аларның күршеләре һәм дуслары аларга теләп ярдәм итәләр. Харри болай ди: «Бу кешеләр безгә ярдәм итмәсә, без нәрсә эшләр идек?» Харри Канадада яши, һәм бу илдә үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәткән: олы яшьтәгеләргә булышкан кешеләрнең 50 проценттан артыгы аларга туган булмаган картларга ярдәм итәләр. Һичшиксез, үзләрен һәр көн игелекле һәм дусларча тоткан гади кешеләрне сез үзегез дә беләсездер. Әйе, кешеләр кызганучан һәм игелекле дә була алалар.

Алайса, ни өчен соң шундый күп мәрхәмәтсез эшләр башкарыла? Нәрсә кешеләрне мәрхәмәтсезлеккә этәрә? Мәрхәмәтсез кешеләр үзгәрә аламы? Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәчәкме? Әгәр бетсә, ничек һәм кайчан ул бетәчәк?

[3 биттәге иллюстрация]

Train: CORDON PRESS