Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәрме?

Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәрме?

Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәрме?

БҮГЕНГЕ дөньядагы мәрхәмәтсезлекнең төп сәбәбе — бу эгоизм. Моның белән күп кешеләр ризалашыр. Күп еллар элек кешеләр: «Мин генә бар»,— дигән девиз белән яшәгәннәр. Нәтиҗәдә, үзләре турында гына уйлап яши торган кешеләр җәмгыяте барлыкка килгән. Күпләр үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен үзләрен хәтта мәрхәмәтсез дә тотарга әзер. Һәм бу сүзләр аерым кешеләр турында гына түгел, ә тулаем халыклар турында әйткәндә дә хак.

Кешенең гомере инде мөһим дип саналмый. Кайбер кеше хәтта мәрхәмәтсез булырга ярата. Мәрхәмәтсез булу алар өчен уен-көлке кебек, бу яктан алар җинаятьчеләргә охшаш: җинаятьчеләр башкаларга зыян китереп күңел ачалар. Миллионлаган кеше көч куллану һәм мәрхәмәтсезлек белән тулы фильмнарны карарга ярата, шуңа күрә кино чыгаручылар мондый фильмнарны күбрәк ясарга тырыша. Кешеләр күңел ачулар программалары һәм яңалыклар аша төрле мәрхәмәтсез эшләр турында өзлексез ишетеп һәм күреп тора. Моның аркасында күпләр кызгану хисен югалта һәм ваемсыз булып китә.

Мәрхәмәтсезлек еш кына кешегә эмоциональ зыян китерә, һәм нәтиҗәдә бу кеше үзе башка кешегә зыян китерә башлый. Мәрхәмәтсезлек аркасында туган көч куллану турында Ноэми Диас-Маррокин, Мексиканың милли бәйсез университетының укытучысы, болай ди: «Көч куллануга өйрәнәләр, бу культурабызның өлеше. [...] Тирә-яктагы кешеләр көч куллануны рөхсәт иткәндә һәм мондый эшләргә дәртләндергәндә, без үзебез дә хисләребезне, үзебезне мәрхәмәтсез тотып, чагылдырырга өйрәнәбез». Менә ни өчен мәрхәмәтсезлекнең корбаннары еш кына үзләре дә башкалар белән үзләрен мәрхәмәтсез тота. Һәм хәтта шул ук мәрхәмәтсезлек эшлиләр.

Еш кына кеше исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчеп яки наркотиклар кулланып мәрхәмәтсез булып китә. Кайвакыт кешеләр үз хөкүмәтләре белән канәгать түгел, чөнки алар халык ихтыяҗлары турында уйламый. Үз карашларын билгеле итәр өчен, алар көч кулланалар һәм хәтта террорчылыкка өндиләр. Һәм бу еш кына гаепсез кешеләргә газаплар китерә.

Ләкин сездә шундый сораулар туадыр: «Кешеләр үзләре мәрхәмәтсез булырга өйрәнгәнме? Кешелекнең мондый хәленә кем гаепле?»

Кем мәрхәмәтсезлекнең чыганагы?

Инҗилдә Иблис Шайтан бөтен дөньяга нык тәэсир итә дип әйтелә. Ул «бу гасырның илаһы» дип атала (2 Көринтлеләргә 4:4). Галәмдә аның кебек эгоистик һәм мәрхәмәтсез шәхес юк. Гайсә аны «кеше үтерүче» һәм «ялганның атасы» дип атаган (Яхъя 8:44).

Адәм белән Хаува Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәткән вакыттан башлап, Шайтан кешелеккә бик нык тәэсир итә (Яратылыш 3:1—7, 16—19). Беренче ике кеше Йәһвәдән читкә борылганнан соң якынча 15 гасыр үткәч, фетнәче фәрештәләр үзләренә кеше тәне булдырып һәм хатыннар белән җенси мөнәсәбәткә кереп, әзмәверләр тудырган. Бу балаларны нефилимнар дип атаганнар. Алар нәрсә белән аерылып торган? Җавапны аларның исеменнән табып була. Аларның исеме «егучылар» яки «башкаларны егылырга мәҗбүр итүчеләр» дигән мәгънә йөртә. Алар, күрәсең, кансыз кешеләр булган, һәм алар аркасында мәрхәмәтсезлек белән әхлаксызлык үрчегән. Моның барысын Аллаһы гына Туфан вакытында юк итә алган (Яратылыш 6:4, 5, 17). Нефилимнар юкка чыгарылса да, аларның әтиләре, күзгә күренми торган җеннәр булып, рухи затлар булып күккә кайтканнар (1 Петер 3:19, 20).

Фетнәче фәрештәләрнең мәрхәмәтсез булулары Гайсә Мәсих яшәгән көннәрдәге җенле малай мисалыннан ачык күренә. Җен баланы еш кына газаплаган. Ул аны күп тапкыр һәлак итәргә тырышкан: я утка, я суга ташлаган (Марк 9:17—22). Шунсы ачык күренә: бу «явыз рухи көчләр» үзләренең җитәкчесе һәм башы Шайтан Иблиснең мәрхәмәтсезлеген чагылдыралар (Эфеслеләргә 6:12).

Бүген дә җеннәрнең тәэсире аркасында кешеләр үзләрен мәрхәмәтсез тота. Моның турыда Инҗилдә мондый пәйгамбәрлек язылган булган: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән... мактанчык, һавалы... булырлар; яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр» (2 Тимутегә 3:1—5).

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән шуны күрәбез: без яшәгән заман аеруча авыр, чөнки 1914 елда Гайсә Мәсих идарәсе астындагы Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң, Шайтан һәм аның җеннәре күктән бәреп төшерелгән булган. Инҗилдә: «Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:5—9, 12).

Бу сүзләр хәл яхшы якка үзгәрмәячәк дигәнне аңлатамы? Алдарак искә алынган Диас-Маррокин сүзләре буенча, кешеләр үз начар тәртипләрен «үзгәртергә сәләтле». Әмма бүген Шайтан бөтен җиргә начар яктан тәэсир итә, шуңа күрә кешегә үз начар тәртибен үзгәртү бик авыр. Ләкин кеше башка, тагы да куәтлерәк көчкә үз фикер йөртүенә һәм тәртибенә тәэсир итәргә рөхсәт итсә, ул үзен үзгәртә ала. Бу нинди көч?

Кеше үзгәрә ала. Ничек бу мөмкин?

Бәхеткә каршы, Аллаһының изге рухы — иң куәтле көч бар һәм ул җеннәрнең һәркайсы тәэсирен җиңә ала. Бу көч кешеләрдә яратуны үстерә һәм аларга файда китерә. Аллаһы рухына ия булыр өчен, Йәһвәне шатландырып яшәргә теләгән һәр кеше, мәрхәмәтсезлек чагылган һәрбер тәртиптән качарга тиеш. Моның өчен кешегә үзен Аллаһы ихтыяры буенча үзгәртергә кирәк. Ә Аллаһының ихтыяры нәрсәдән тора? Без мөмкин кадәр төгәлрәк Аллаһы үрнәген тотарга һәм башкаларга Аллаһы карашы белән карарга тиеш (Эфеслеләргә 5:1, 2; Көлессәйлеләргә 3:7—10).

Аллаһының эш итү юлларын өйрәнеп, сез шуны күрерсез: Йәһвә беркайчан да башкаларга карата кызыксынуын югалтмый һәм бер кешегә дә, хәтта хайванга да, гаделсезлек эшләмәгән * (Канун 22:10; Мәдхия 35:8; Гыйбрәтле сүзләр 12:10). Йәһвә мәрхәмәтсезлекне дә һәм бу сыйфатны күрсәтүчене дә хупламый (Гыйбрәтле сүзләр 3:31, 32). Йәһвә мәсихчеләрнең яңа шәхес булып киенүен тели. Бу аларга башкаларны үзләренә караганда өстенрәк куярга һәм аларны хөрмәт итәргә булыша (Филиппуйлыларга 2:2—4). Бу яңа шәхескә «шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле» булырга кирәк. Шулай ук аңа мәхәббәт турында онытмаска кирәк, чөнки мәхәббәт «һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:12—14). Әгәр мондый сыйфатлар тормышның һәр ягында күрсәтелсә, дөнья хәле гел башка булыр иде, шулай бит?

Сез бәлки: «Кеше чыннан да тулысынча үзгәрә аламы?» — дигән сорау бирерсез. Тормыштан алынган бер мисал карап чыгыйк. Мартин * үз балалары алдында хатынына кычкырган һәм аны каты кыйнаган. Бер тапкыр хәл шундый куркыныч булып киткән ки, хәтта балалар ярдәм сорап күршеләренә йөгергәннәр. Берничә елдан соң бу гаилә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Мартин ул нинди кеше булырга тиеш һәм башкаларга нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш икәнен белгән. Ул үзгәрә алганмы? Аның хатыны болай дип сөйли: «Элек ирем ачуы чыкканда танымаслык үзгәрә иде. Шуңа күрә тормышыбыз озак вакыт бик начар иде. Йәһвә Мартинга үзгәрергә ярдәм итте. Мин аңа моның өчен шундый рәхмәтлемен. Хәзер Мартин яхшы әти һәм искиткеч ир».

Бу бер генә мисал. Бөтен җир шарында миллионлаган кеше Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәч, мәрхәмәтсез эшләрен калдырганнар. Әйе, кеше үзгәрә ала.

Тиздән мәрхәмәтсезлек булмаячак

Якын киләчәктә Аллаһы Патшалыгы җир өстеннән тулысынча үз хакимлеген кулланачак. Бу патшалык — безнең көннәрдә күкләрдә урнаштырылган хөкүмәт, һәм аның кызганучан Хакиме — Гайсә Мәсих. Күкләр инде чистартылган: бар мәрхәмәтсезлекне тудыручы Иблис һәм аның җеннәре күктән куып чыгарылган. Озакламыйча Аллаһы Патшалыгы үзенең җирдә тынычлыкта яшәргә яраткан кешеләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк (Мәдхия 36:10, 11; Ишагыйя 11:2—5). Аллаһы Патшалыгы гына дөньядагы проблемаларны чишә ала. Ләкин сез бу Патшалыкны көткәндә мәрхәмәтсезлекнең корбаны булсагыз, нәрсә эшләргә?

Әгәр сез мәрхәмәтсезлек эшләгән кешедән үч алсагыз, бу сезгә файда китермәячәк. Үч алу мәрхәмәтсезлекне көчәйтә генә. Изге Язмаларда Йәһвәгә таянырга чакыру язылган. Аллаһы үзе билгеләгән вакытта «һәркемгә аның юлы буенча һәм аның эшләренең җимешләре буенча әҗерен бирер» (Иремия 17:10). («Мәрхәмәтсезлеккә ничек җавап кайтарырга?» дигән рамканы карагыз.) Әлбәттә, сез мәрхәмәтсез җинаятьнең корбаны булсагыз, бу сезгә газап китерергә мөмкин (Вәгазьче 9:11). Безгә берәр мәрхәмәтсез эш аркасында зыян китерелсә, Аллаһы бу зыянны һәм хәтта үлемне дә юк итә ала. Аллаһы мондый вәгъдә биргән: мәрхәмәтсез эшләр аркасында гомерләрен югалткан һәм аның хәтерендә сакланган кешеләр терелтелгән булачак (Яхъя 5:28, 29).

Әйе, безнең көннәрдә һәрбер кеше мәрхәмәтсезлекнең корбаны булырга мөмкин. Шулай да безгә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр һәм аның вәгъдәләренә нык ышану юату китерә ала. Сара мисалын карап чыгыйк. Ул берүзе ике улын тәрбияләгән, һәм алар яхшы белем алсын өчен кайгырткан. Хәзер, картайгач, аңа бер улы да материаль яктан булышмый һәм ул авырганда да ярдәм итми. Бүген Сара мәсихче һәм ул болай дип сөйли: «Миңа авыр булса да, Йәһвә мине калдырмады. Мин аның ярдәмен сизәм: Йәһвә миңа кардәшләрем аркылы булыша, алар минем турында һәрвакыт кайгырта. Ул тиздән минем проблемаларны гына түгел, ә шулай ук аның көченә таянучы һәм аның җитәкчелеге буенча эш итүче кешеләрнең проблемаларын хәл итәчәк. Мин моңа бик нык ышанам».

Сара нинди кардәшләр турында әйтә? Бу аның хезмәттәшләре, Йәһвә Шаһитләре. Алар бөтендөнья кардәшлек итеп берләштерелгән, алар кызганучан. Һәм тиздән мәрхәмәтсезлек юк булачак дип ышана алар (1 Петер 2:17). Мәрхәмәтсезлекнең төп чыганагы — Шайтан Иблис, һәм аның үрнәге буенча эш иткән һәркайсы кеше юк ителәчәк. Бер язучы без яшәгән вакытны «рәхимсезлек эрасы» дип атаган һәм бу эра үткәндә калачак. Без сезне Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итеп, бу өмет турында белем алырга чакырабыз.

[Искәрмәләр]

^ 16 абз. Аллаһының сыйфатлары һәм аның шәхесе турында күбрәк белер өчен, «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 17 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[6 биттәге рамка]

Мәрхәмәтсезлеккә ничек җавап кайтарырга?

Аллаһы Сүзендә бу яктан файдалы киңәшләр бирелә. Аста язылган акыллы сүзләргә игътибар итегез:

«„Явызлык өчен тиешен кайтарырмын“»,— димә; бу эшне Раббыга тапшыр, Ул сине саклап калыр» (Гыйбрәтле сүзләр 20:22).

«Әгәр син ... фәкыйрьләрнең җәберләнүен, гадел хөкем һәм гаделлек бозылуын күрәсең икән, моңа һич гаҗәпләнмә; югары булганның өстеннән аңардан югарысы... күзәтеп тора» (Вәгазьче 5:7).

«Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер» (Маттай 5:5).

«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз. Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен“,— ди Раббы» (Римлыларга 12:17—19).

«Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз.... Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды» (1 Петер 2:21—23).

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә күп кешеләрне мәрхәмәтсез эшләрне калдырырга өйрәткән