Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз

Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз

Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз

«Үзеңне диндарлыкка күнектер» (1 ТИМУТЕГӘ 4:7).

1, 2. a) Ни өчен Паул Тимутене мактаган? б) Бүген яшьләр ничек «үзләрен диндарлыкка күнектерә»?

«СЕЗНЕҢ хакта аның күк ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк... чөнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте» (Филиппуйлыларга 2:20, 22). Рәсүл Паул бу җылы мактаулы сүзләрне Филиппуйдагы беренче мәсихчеләргә язган. Ул кем турында яза? Яшь юлдашы Тимуте турында. Паул бу сүзләр белән ул Тимутене ярата һәм аңа ышана икәнен күрсәткән. Бу сүзләр Тимутегә зур шатлык китергәндер!

2 Тимуте кебек Аллаһыдан куркып яшәгән яшьләр Йәһвә халкы өчен һәрвакыт кыйммәтле булган (Мәдхия 109:3). Бүген Аллаһы оешмасында бик күп яшьләр бар. Алар пионерлар, миссионерлар, үз теләкләре белән төзүчеләр булып һәм Йәһвә Шаһитләренең филиалларында хезмәт итәләр. Шул ук вакыт үзләренең башка төрле бурычларын үтәп, җыелыш эшләрендә тырышлык белән катнашкан яшьләр дә бар. Алар моның өчен мактауга лаек. Бу яшьләр күктәге Атабызны, Йәһвәне, данлаучы максатлар куеп, чын канәгатьлек сизәләр. Алар чыннан да «үзләрен диндарлыкка күнектерәләр», ягъни Аллаһыга тугры булырга тырышып күнегүләр ясыйлар (1 Тимутегә 4:7, 8).

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Яшьләр, сез конкрет рухи максатлар куясызмы? Аларга ирешер өчен сез ярдәмне һәм таянычны кайдан таба аласыз? Байлык артыннан куып яшәгән бу дөнья рухына сез ничек каршы тора аласыз? Сез Аллаһыны данлаучы максатлар куйсагыз, нинди фатихалар алырга өметләнә аласыз? Әйдәгез, Тимутенең тормышын һәм хезмәтен карап чыгыйк, һәм бу сорауларга җавап алырбыз.

Тимутенең тормышы

4. Кыскача Тимуте тормышын сөйләп бир.

4 Тимуте Лустрада, Римның Гәләтия өлкәсенең кечкенә шәһәрендә үскән. Тимуте мәсихчеләр белән б. э. 47 елында Паул Лустрада вәгазьләгәндә танышкан. Ул вакытта Тимуте, күрәсең, әле яшүсмер булган. Тиздән кардәшләр арасында аны яхшы мәсихче дип саный башлаганнар. Ике елдан соң Лустрага кайткач һәм Тимутенең уңышлары турында белгәч, Паул аны үзенә миссионер хезмәтендә юлдаш итеп сайлаган (Рәсүлләр 14:5—20; 16:1—3). Тимуте олыгайгач, аңа җаваплырак йөкләмәләр үтәргә, шул исәптән кардәшләрне ныгытырга, кушканнар. Б. э. 65 елларында Паул, Рим төрмәсендә утырганда, Тимутегә хат язган. Ул вакытта Тимуте Эфес җыелышында мәсихче өлкән булып хезмәт иткән.

5. Тимутегә үз алдында рухи максатлар куярга булышкан ике төп сәбәп китерегез.

5 Шунсы ачык күренә: Тимуте үз алдында рухи максатлар куйган. Ләкин нәрсә аны моңа дәртләндергән? Паул Тимутегә икенче хатын язганда ике төп сәбәпне китергән. «Син исә нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең. Шуның өстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсең» —дип язган Паул (2 Тимутегә 3:14, 15). Башка мәсихчеләр Тимутегә сайлау ясарга ничек булышкан? Әйдәгез башта бу сорауга җавап алыйк.

Мәсихчеләрнең ярдәме файда китерә

6. Тимутегә нинди сабаклар бирелгән, һәм ул аларны ничек кабул иткән?

6 Тимуте дини яктан бүленгән гаиләдә үскән. Аның әтисе — грек, ә әнисе Әүникә һәм әбисе Лоис яһүдләр булган (Рәсүлләр 16:1). Әүникә белән Лоис Тимутене балачактан ук Еврей Язмаларыннан хакыйкатьләргә өйрәткәннәр. Мәсихчеләр динен кабул иткәннән соң, алар аңа, һичшиксез, мәсихче тәгълиматларга инанырга булышканнар. Бу искиткеч сабакларны Тимутенең чын күңелдән кабул иткәне ачык күренеп тора. «Башта Лоис әбиеңдә, аннары әниең Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманың турында искә төшерәм. Һәм ул синдә дә бар дип инанам»— дип язган Паул (2 Тимутегә 1:5).

7. Күп яшьләрнең нинди фатихалары бар, һәм бу аларга нинди файда китерә?

7 Бүген күп яшьләрнең Аллаһыдан куркып яшәүче әти-әниләре һәм әби-бабалары бар. Аларның бу туганнары, Әүникә белән Лоис кебек, рухи максатларның мөһимлеген аңлыйлар. Мәсәлән, Самира, яшүсмер чагында, әти-әнисе белән озак вакыт утырып сөйләшүләрен әле дә хәтерендә саклый. Ул болай дип сөйли: «Әти-әнием мине бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга һәм вәгазь эшен беренче урынга куярга өйрәтә иделәр. Алар мине һәрвакыт тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндерделәр». Самира әти-әнисенең сүзен тыңлаган һәм аның хәзер зур өстенлеге бар: ул үз илендәге Вефильда хезмәт итә. Синең дә әти-әниең сине рухи максатларны беренче урынга куярга дәртләндерсә, аларның киңәшенә игътибарлы бул. Алар синең бәхетле булуыңны чын күңелдән тели (Гыйбрәтле сүзләр 1:5).

8. Мәсихче аралашу Тимутегә нинди файда китергән?

8 Сиңа шулай ук җыелышта файда китерүче аралашу эзләргә кирәк. Тимуте үз җыелышындагы өлкәннәргә һәм якынча 30 километр ераклыктагы Икүниундагы кардәшләргә яхшы билгеле булган (Рәсүлләр 16:1, 2). Тимуте эшчән һәм ашкынучан Паулның якын дусты булып киткән (Филиппуйлыларга 3:14). Паулның хатларыннан шуны күрәбез: Тимуте биргән киңәшне кабул иткән һәм иман үрнәген тотарга әзер булган (1 Көринтлеләргә 4:17; 1 Тимутегә 4:6, 12—16). «Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең»,— дип язган Паул Тимутегә (2 Тимутегә 3:10). Әйе, Тимуте бар яклардан Паул үрнәген тоткан. Нәкъ шулай ук син дә җыелышта рухи яктан нык кардәшләр белән дуслашсаң, бу сиңа конкрет рухи максатларга ирешергә ярдәм итәчәк (2 Тимутегә 2:20—22).

Изге Язмаларны өйрән

9. Яхшы дуслар сайлаудан тыш, үз максатларыңа ирешер өчен, син тагын нәрсә эшләргә тиеш?

9 Яхшы дуслар сайлап кына рухи максатларга ирешеп буламы? Юк. Сиңа, Тимутегә кебек, шулай ук «Изге язмаларны» тырышып өйрәнергә кирәк. Өйрәнү синең өчен җиңел түгелдер, әмма шуны истә тот: Тимуте «үзен диндарлыкка күнектерергә» тиеш булган. Спорт белән шөгыльләнүчеләр үз максатларына ирешер өчен, еш кына күп айлар тырышып төрле күнегүләр ясыйлар. Нәкъ шулай ук рухи максатларга ирешер өчен, корбаннар һәм зур тырышлык таләп ителә (1 Тимутегә 4:7, 8, 10). Син: «Изге Язмаларны өйрәнү максатларыма ирешергә ничек ярдәм итәчәк?» — дип сорарсың. Өч якны карап чыгыйк.

10, 11. Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү сине рухи максатларга ирешергә дәртләндерәчәк? Мисал китер.

10 Беренчедән, Изге Язмаларны өйрәнү синдә дөрес эчке теләкләр үстерәчәк. Анда күктәге Әтиебезнең искиткеч сыйфатлары, аның безнең хакка ярату күрсәтеп башкарган эшләре һәм тугры хезмәтчеләре өчен саклаган мәңгелек фатихалары турында әйтелә (Амос 3:7; Яхъя 3:16; Римлыларга 15:4). Йәһвә турында белемең арткан саен, аңа карата яратуың да үсәчәк һәм үз тормышыңны аңа багышларга теләк көчәячәк.

11 Күп яшь мәсихчеләр Изге Язмаларны регуляр рәвештә шәхси өйрәнү хакыйкатьне үзләштерүдә төп ярдәм булды дип таный. Мәсәлән, Аделя мәсихче гаиләдә тәрбияләнгән, әмма беркайчан да рухи максатлар куймаган. Ул болай дип сөйли: «Әти-әнием мине Патшалык Залына ала иде, әмма мин Изге Язмаларны шәхси өйрәнмәдем. Мин хәтта җыелышларда да тыңлап утырмый идем». Аның бертуган апасы суга чумдырылу үткәннән соң, Аделя хакыйкатькә күпкә җитдирәк карый башлаган. Ул болай ди: «Мин Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга максат куйдым. Мин Изге Язмалардан өзек укый идем дә, укыган турында үз фикерләремне язып куя идем. Мин бу язуларны әле дә саклыйм. Мин Изге Язмаларны бер елда укып чыктым». Нәтиҗәдә, Аделядә үз тормышын Йәһвәгә багышларга теләк туган. Җитди авыруына карамастан, ул хәзер гомуми пионер, яки тулы вакытлы вәгазьче, булып хезмәт итә.

12, 13. a) Изге Язмаларны өйрәнү яшьләргә нинди һәм ничек үзгәрешләр ясарга ярдәм итәчәк? б) Изге Язмалардан гамәли акыллылык турында мисаллар китерегез.

12 Икенчедән, Изге Язмаларны өйрәнү сиңа үзеңдә кирәкле үзгәрешләр ясарга ярдәм итәчәк. Паул «Изге язмалар» турында әйткәндә, Тимутегә болай дип язган: «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма... өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17). Аллаһы Сүзе белән бәйле сораулар турында даими рәвештә уйланып һәм Изге Язмалардагы принципларны кулланып, син Аллаһы рухына үзеңне яхшы якка үзгәртергә рөхсәт итәчәксең. Һәм бу синдә басынкылык, ныклык, тырышлык һәм кардәшләргә карата ихлас ярату кебек мөһим сыйфатларны үстерәчәк (1 Тимутегә 4:15). Тимутенең бу сыйфатлары булган, шуңа күрә ул Паул өчен һәм үз җыелышы өчен бик кыйммәтле булган (Филиппуйлыларга 2:20—22).

13 Өченчедән, Аллаһы Сүзе — бу гамәли акыллылык китабы (Мәдхия 1:1—3; 18:8; 2 Тимутегә 2:7; 3:15). Ул сиңа дуслар сайлаганда акыллы булырга, файдалы күңел ачулар табарга һәм башка күп авыр сорауларны хәл иткәндә булышачак (Яратылыш 34:1, 2; Мәдхия 118:37; 1 Көринтлеләргә 7:36). Рухи максатларга ирешер өчен, бүген акыллы карарлар кабул итү мөһим.

«Көрәшне каһарманнарча алып бар»

14. Ни өчен рухи максатлар кую җиңел түгел?

14 Йәһвәне данлаучы максатларны беренче урынга куеп яшәү — бу тормыш юлларының иң акыллысы, әмма, әлбәттә, иң җиңеле түгел. Әйтик, үзеңә берәр һөнәр сайлаганда, сиңа туганнарың, яшьтәшләрең һәм игелек теләүче укытучыларың нык басым ясарга мөмкин. Алар югары белем һәм акчалы эш сиңа чын уңыш һәм бәхет китерер дип уйлый (Римлыларга 12:2). Йәһвә сиңа вәгъдә иткән «мәңгелек тормышка ия булыр» өчен, сиңа, Тимутегә кебек, «иман көрәшен каһарманнарча алып барырга» кирәк (1 Тимутегә 6:12; 2 Тимутегә 3:12).

15. Тимутегә, бәлки, нинди каршылык белән очрашырга туры килгән?

15 Хакыйкатьне кабул итмәгән туганнарың син сайлаган тормыш юлың белән риза булмаганда, сынау аеруча көчле булырга мөмкин. Күрәсең, Тимутегә андый каршылык белән очрашырга туры килгән. Тимутенең гаиләсе «белемле һәм байлар нәселеннән булгандыр» дип әйтелә бер белешмәлектә. Тимутенең әтисе аның улы югары белем алып, гаилә эшен дәвам итәчәк дип өметләнгәндер *. Ләкин Тимуте миссионер хезмәтен сайлаган, һәм, кайвакыт акча ягыннан кыенлыклар туса да һәм бу хезмәтнең куркыныч яклары булса да, Паул белән сәяхәт иткән. Тимутенең әтисе моның турында белгәч, нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп кара!

16. Бер яшүсмер, әтисе аңа каршы чыккач, нәрсә эшләгән?

16 Бүген яшь мәсихчеләр моңа охшаш сынаулар белән очраша. Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында хезмәт итүче Мэтью болай дип сөйли: «Мин пионер хезмәтен башлагач, әтием моның белән риза түгел иде. Пионер булып хезмәт итә алыр өчен, мин җыештыручы булып эшкә кердем, шуңа күрә әтием белемем „юкка гына булды“ дип саный иде. Әтием миннән мыскыллап көлде һәм мине: „Көне буе эшләсәң, күбрәк акча алыр идең“,— дип үрти иде». Мэтью нәрсә эшләгән? «Мин Изге Язмаларны укуның тыгыз графигын тоттым һәм бертуктаусыз дога кылдым. Мин моны аеруча чыдар хәл калмаганда эшләдем». Мэтьюның тәвәккәллеге фатихаланган булган. Вакыт үткәч, аның әтисе белән мөнәсәбәтләре яхшы якка үзгәргән. Мэтью, шулай ук, Йәһвәгә якынлашкан. «Мин Йәһвә минем турыда кайгырта, миңа көч бирә һәм мине начар карарлардан саклый икәнен күрдем. Мин рухи максатлар куймасам, боларның берсен дә күрмәс идем»,— ди Мэтью.

Рухи максатларны беренче урынга куй

17. Кайберәүләр тулы вакытлы хезмәтне башларга теләгән кешегә, үзләре дә сизмәстән, ничек комачауларга мөмкин? (Маттай 16:22).

17 Рухи максатлар куярга хәтта безнең кардәшләребез, турыдан-туры булмаса да, комачауларга мөмкин. Кайберәүләр: «Нәрсәгә кирәк ул сиңа пионер хезмәте? — дип сорарга мөмкин.— Кешечә яшә һәм вәгазь эшендә дә катнаш. Яхшы эш тап һәм җитәрлек акча яса». Бу киңәш яхшы булып күренә. Ләкин бу киңәшне тотсаң, син үзеңне чыннан да диндарлыкка күнектерерсеңме?

18, 19. a) Син рухи максатларны беренче урынга ничек куя аласың? б) Син, яшь кеше буларак, Патшалык хакына ничек фидакарьлек рухы күрсәтәсең?

18 Кайбер мәсихчеләрнең, күрәсең, Тимуте яшәгән көннәрдә шундый ук фикер йөртүләре булган (1 Тимутегә 6:17). Тимутегә рухи максатларны һәрвакыт истә тотарга ярдәм итеп, Паул аңа мондый дәртләндерүче сүзләр әйткән: «Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен көндәлек эшләр белән бәйләми» (2 Тимутегә 2:4). Хәрби хезмәт үтүче сугышчы, бу хезмәткә кагылмаган эшләрдә катнаша алмый. Ул башлыкның боерыгын әзерлек белән һәрвакыт үтәргә тиеш. Моңа аның үзенең һәм башкаларның тормышы бәйле. Мәсих сугышчысы буларак, син үз хезмәтеңне тулысынча үтәргә һәм файдасыз материаль максатлардан качарга тиеш, чөнки алар сиңа башкаларның гомерен саклый алучы хезмәтеңне тулысынча үтәргә комачауларга мөмкин (Маттай 6:24; 1 Тимутегә 4:16; 2 Тимутегә 4:2, 5).

19 Тыныч, мул тормыш алып бару урынына, фидакарьлек рухы үстер. «Мәсих Гайсәнең сугышчысы буларак, уңайлыкларсыз тормышка әзер бул» (2 Тимутегә 2:3, «The English Bible in Basic English»). Паул белән бергә булганда Тимуте хәтта иң авыр шартларда да канәгать булуның серен аңлаган (Филиппуйлыларга 4:11, 12; 1 Тимутегә 6:6—8). Син дә канәгать була аласың. Ә син Патшалык хакына фидакарьлек рухы күрсәтергә әзерме?

Бүгенге һәм киләчәктәге фатихалар

20, 21. a) Рухи максатларны кую нинди фатихаларга китерә? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Унбиш елга якын Тимуте Паулның якын хезмәттәше булган. Тимуте яхшы хәбәрнең Урта җир диңгез территориясенең бөтен төньягында диярлек таратылуын, яңа җыелышларның оештырылуын үз күзләре белән күргән. Аның тормышы кызык һәм канәгатьлек китерүче булган. Әгәр Тимуте «тыныч» тормыш сайласа, аның тормышы андый булмас иде. Рухи максатлар куеп, син дә бик зур рухи фатихалар алачаксың. Син Йәһвәгә якынлашачаксың һәм сине кардәшләрең яратачак һәм хөрмәт итәчәк. Байлык артыннан куып яшәү газап һәм канәгатьсезлек, ә риясыз хезмәт чын бәхет китерә. Ә иң мөһиме шул: син «чын тормыш», ягъни оҗмахтагы җирдә булачак мәңге тормышка нык итеп тотыначаксың (1 Тимутегә 6:9, 10, 17—19; Рәсүлләр 20:35).

21 Әгәр син әле «үзеңне диндарлыкка күнектерә» башламагансың икән, без сине чын күңелдән тоткарланмыйча моны эшләргә чакырабыз. Сиңа рухи максатларга ирешергә булыша алган кардәшләргә якынлаш һәм алардан җитәкчелек сора. Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрән. Байлык артыннан куып яшәгән дөнья рухына каршы торырга тәвәккәл бул. Һәм һәрвакыт шуны истә тот: син Аллаһыны данлаучы максатларны сайласаң, ул, «хозурлану өчен... һәрнәрсәне мул итеп бирүче» буларак, сиңа бүген дә һәм киләчәктә дә мул фатихалар бирергә вәгъдә итә (1 Тимутегә 6:17).

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. Грек җәмгыятендә белемле булуга зур игътибар бирелгән. Тимутенең замандашы Плутарх болай дип язган: «Тиешле белем әхлаклы тормышка юл ача һәм аның нигезе булып тора... Мин ул югары әхлаклы һәм бәхетле булырга булыша дип ышанам... Башка бар нәрсә нибары кешенеке һәм әһәмиятсез һәм җитди игътибарга лаек түгел» («Moralia», I том, «The Education of Children»).

Хәтерлисезме?

• Рухи максатларга ирешер өчен, яшьләр ярдәмне кайдан таба ала?

• Ни өчен Изге Язмаларны тырышып өйрәнү шулхәтле мөһим?

• Байлык артыннан куып яшәгән дөнья рухына яшьләр ничек каршы тора ала?

• Рухи максатлар кую нинди фатихалар китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Тимуте дөрес максатлар куйган

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Син рухи максатлар куясыңмы?

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Кем Тимутегә яхшы яктан тәэсир иткән?