Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелыш Йәһвәне данласын

Җыелыш Йәһвәне данласын

Җыелыш Йәһвәне данласын

«Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында Сиңа дан җырлармын» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 2:12).

1, 2. Җыелыш безгә нинди файда китерә, һәм аның төп максаты нинди?

ТАРИХ дәвамында кешеләр тынычлыкны гаиләдә тапканнар һәм анда дусларча аралашканнар. Әмма тынычлыкны һәм дусларча аралашуны бөтен җир шары буенча бик күп кешеләр бүген тагын бер җирдә — мәсихче җыелышта * таба. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. Бармы синең кайгыртучан гаиләң яки юкмы, син Аллаһының җыелышы аша биргәннәрен кадерли аласың һәм син аларны кадерләргә тиеш тә. Ә инде Йәһвә Шаһитләренең җыелышына йөрисең икән, син анда, бәлки, тынычлыкны һәм аралашыр өчен дусларны тапкансыңдыр.

2 Җыелыш — бу бергәләп җыелган кешеләр төркеме генә түгел. Бу, шулай ук, чыгышлары буенча бер булган, бер үк спорт төре яки башка берәр нәрсә белән кызыккан кешеләр җыелган берәр оешма яки клуб да түгел. Җыелышның төп максаты — Йәһвә Аллаһыны данлау. Зәбур китабында әйтелгәнчә, борынгы заманнардан кешеләр бу максат белән җыелган. Мәдхия 34:18 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Зур җыенда Сине данлыйм, күп санлы халыклар арасында Сине мактыйм». Шулай ук Мәдхия 106:31, 32 дә безнең өчен мондый чакыру бар: «Ходайны Аның мәрхәмәте һәм адәм улларына күрсәткән могҗизалы эшләре өчен данласыннар! Аны халыклар җыенында күтәрсеннәр».

3. Паул сүзләре буенча, җыелышның икенче максаты нинди?

3 Рәсүл Паул җыелыш турында «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган тере Аллаһы бердәмлеге... Аллаһы йорты» дип әйтеп, җыелышның икенче мөһим максатын күрсәткән (1 Тимутегә 3:15). Паул нинди җыелыш турында әйткән? Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүз нинди мәгънәдә кулланыла? Җыелыш безнең тормышыбызга һәм ниятләребезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Әйдәгез бу сорауларга җавап алыйк.

4. Еврей Язмаларында «җыелыш» дигән сүз ешрак кемгә карата кулланыла?

4 Еш кына «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тамыры «чакыру» яки «җыю» дигән мәгънә йөртә (Канун 4:10; 9:10). Мәдхия җырлаучы бу еврей сүзен күктәге фәрештәләр турында әйткәндә кулланган, һәм бу сүз яман кешеләр төркеменә кулланылырга мөмкин (Мәдхия 25:5; 88:6—8). Әмма Еврей Язмаларында бу сүз ешрак исраиллеләргә карата кулланыла. Аллаһы Ягъкубтан «бихисап кавем-халыкларның» җыелышы барлыкка киләчәк дигән, һәм бу шулай булган да (Яратылыш 28:3; 35:11; 48:4). Исраиллеләр «Ходайның җәмгыяте», «Аллаһының җәмгыяте» булырга чакырылган, яки сайланган булганнар (Саннар 20:4; Нихами 13:1; Ешуа 8:35; 1 Патшалык 17:47; Михей 2:5).

5. Нинди грек сүзе гадәттә «җыелыш» дип тәрҗемә ителә, һәм бу сүз ничек кулланылырга мөмкин?

5 Бу сүзгә туры килгән грек сүзе экклеси́я һәркайсы төркемгә, мәсәлән, Димитер Эфестә Паулга каршы күтәргән «җыелышка», кулланылырга мөмкин (Рәсүлләр 19:32, 39, 41). Әмма Изге Язмаларда бу сүз күбесенчә мәсихче җыелышка кулланыла. Кайбер тәрҗемәләрдә бу сүз «чиркәү» дип тәрҗемә ителә, ләкин бер сүзлектә бу сүз «беркайчан да... мәсихчеләр гыйбадәт кылу өчен җыелган бинаны сурәтләр өчен кулланылмый» дип әйтелә (The Imperial Bible-Dictionary). Әмма шунсы кызык: Мәсихче Грек Язмаларында «җыелыш» дигән сүзнең ким дигәндә дүрт төрле кулланышы бар.

Аллаһының майланган җыелышы

6. Давыт һәм Гайсә җыелышта нәрсә эшләгән?

6 Давытның Мәдхия 21:23 тә язылган сүзләрен Гайсәгә кулланып, рәсүл Паул болай дигән: «Гайсә: „Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык [«җыелыш», ЯД] алдында Сиңа дан җырлармын“,— ди. Шуңа күрә... Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды» (Еврейләргә 2:12, 17). Давыт Аллаһыны борынгы Исраил җыелышы уртасында данлаган (Мәдхия 39:10). Әмма Паул Гайсә «җыелыш алдында» Аллаһыны данлаган дигәндә, нинди җыелыш турында әйткән?

7. Мәсихче Грек Язмаларында «җыелыш» дигән сүзнең төп кулланышы нинди?

7 Еврейләргә 2:12, 17 дәге сүзләр безнең өчен бик мөһим. Алар шуны күрсәтә: Мәсих үзе җыелышның әгъзасы булган, ул анда «туганнарына», яки үзенең кардәшләренә, Аллаһының исемен игълан иткән. Бу кардәшләр кемнәр булган? Бу — «Ибраһим токымының» өлешен тәшкил иткәннәр, Мәсихнең «Аллаһы чакырып алган» рух белән майланган кардәшләре (Еврейләргә 2:16—3:1; Маттай 25:40). Әйе, Инҗилдә «җыелыш» дигән сүз иң беренче итеп Мәсихнең рух белән майланган шәкертләренең җыелма төркеменә кулланыла. Бу 144 000 майланган мәсихче «исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар җыенын», яки җыелышын, тәшкил итә (Еврейләргә 12:23).

8. Гайсә мәсихче җыелышның барлыкка килүен ничек алдан әйткән булган?

8 Гайсә бу мәсихче җыелыш оештырылган булырга тиеш дигән. Үлеменә бер ел чамасы калганда ул Петергә болай дигән: «Син — Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген [«җыелыш», ЯД] төзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас» (Маттай 16:18). Петер дә, Паул да алдан әйтелгән бу кыяның Гайсә үзе булганын бик дөрес аңлаганнар. Кыяда, ягъни Мәсихтә, «тере ташлардан» кебек рухи йорт итеп төзелгәннәр — бу «Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган» кешеләр иделәр дип язган Петер (1 Петер 2:4—​9; Мәдхия 117:22; Ишагыйя 8:14; 1 Көринтлеләргә 10:1—4).

9. Аллаһының җыелышы кайчан оештырыла башлаган?

9 Бу «сайланган» кешеләр кайчан мәсихче җыелыш итеп оештырыла башлаган? Бу б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, Аллаһы Иерусалимда җыелган шәкертләргә изге рух иңдергәч, булган. Соңрак, шул ук көнне, Петер яһүдләр һәм прозелитлар төркеме алдында тәэсир итәрлек чыгыш ясаган. Гайсәнең үлеме турындагы сүзләр күпләрнең йөрәкләренә барып кадалган, чөнки алар Гайсә үлеменең мәгънәсен аңлаганнар; алар тәүбә иткәннәр һәм чумдырылу йоласын үтәгәннәр. Инҗилдә өч меңгә якын кеше шулай эшләгән дип әйтелә, һәм алар Аллаһының яңа һәм үсә барган җыелышының өлеше булып киткәннәр (Рәсүлләр 2:1—4, 14, 37—47). Җыелыш үскән, чөнки тагы да күбрәк яһүдләр һәм прозелитлар шуны төшенә барган: Аллаһының чын җыелышы инде — Исраил халкы түгел, ә «Аллаһының [рухи] Исраилен» тәшкил иткән майланган мәсихчеләр (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә; Рәсүлләр 20:28).

10. Гайсәнең Аллаһы җыелышы белән мөнәсәбәте нинди?

10 Изге Язмаларда еш кына Гайсә һәм майланган мәсихчеләр арасында аерма ясала. Мәсәлән, анда «Мәсих һәм бердәмлек» дип әйтелә. Гайсә — бу рух белән майланган мәсихчеләр җыелышының башы. Аллаһы Мәсихне «иман итүчеләр бердәмлеге өчен... бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды. Иман итүчеләр бердәмлеге [«җыелыш», ЯД] исә — Мәсихнең тәне» дип язган Паул (Эфеслеләргә 1:22, 23; 5:23, 32; Көлессәйлеләргә 1:18, 24). Бүген җирдә бу җыелышның кечкенә генә калдыгы бар. Әмма безгә бер дә шикләнмәскә кирәк: аларның башы, Гайсә Мәсих, аларны ярата. Аның аларга карата хисләре Эфеслеләргә 5:25 тә болай итеп сурәтләнә: «[Мәсих] иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән». Ул аларны ярата, чөнки алар ашкынып «Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерәләр, Аның исемен телләре белән мактыйлар». Гайсә җирдә яшәгәндә үзе шулай эшләгән (Еврейләргә 13:15).

«Җыелыш» дигән сүзнең башка кулланышы

11. Мәсихче Грек Язмаларында «җыелыш» дигән сүз нинди икенче мәгънәдә кулланыла?

11 Кайвакыт Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүз «Аллаһы бердәмлеген» тәшкил иткән бар 144 000 майланган мәсихчеләргә карата түгел, ә таррак мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Паул мәсихчеләрнең бер төркеменә: «Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 10:32). Билгеле, әгәр борынгы Көринт шәһәреннән берәр мәсихче үзен дөрес тотмаган булса, бу берәрсе өчен абыну ташы була алыр иде. Әмма бу дөрес булмаган тәртип Паул көннәреннән алып безнең көннәрдәге бөтен яһүдләргә дә, грекларга да яки барлык майланганнарга да абыну ташы була алыр идеме? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә бу шигырьдәге «Аллаһы бердәмлеге» дигән сүзләр, ягъни җыелыш, күрәсең, билгеле вакытта яшәүче мәсихчеләргә кулланыла. Һәм Аллаһының җыелышка биргән җитәкчелеге, ярдәме, фатихасы турында әйтелгәндә, шул вакыттагы барлык җирләрдәге мәсихчеләр турында әйтелә. Яки бүгенге көндә Аллаһының җыелышында хөкем сөргән бәхет һәм тынычлык турында әйтелгәндә, бөтен дөнья буенча мәсихче кардәшлек турында әйтелә.

12. Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүзнең өченче кулланышы нинди?

12 Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүз өченче мәгънәдә билгеле бер географик өлкәдәге барлык мәсхчеләргә кулланыла. «Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге [«җыелыш», ЯД] өчен тыныч заманнар килде»,—дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 9:31). Ул зур өлкәдә берничә мәсихчеләр төркеме булган, ләкин «җыелыш» дип Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядәге барлык төркемнәр турында әйтелгән булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә һәм шуннан соң суга чумдырылу үткән кешеләрнең саның исәпкә алсак, Иерусалимда һәм аның тирә-ягында регуляр рәвештә берничә төркем җыелган дип әйтеп була (Рәсүлләр 2:41, 46, 47; 4:4; 6:1, 7). Һируд Әгрип I Яһүдия белән б. э. 44 елына, үзенең үлеменә, кадәр идарә иткән, һәм, 1 Тессалуникәлеләргә 2:14 тән билгеле булганча, б. э. 50 елына Яһүдиядә берничә җыелыш булган. Шуңа күрә без Һируд патша «иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады» дип укыганда, сүз, бәлкем, Иерусалимда җыелган берничә төркем турында барадыр (Рәсүлләр 12:1).

13. Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүз нинди мәгънәдә еш кулланыла?

13 Бу сүзнең дүртенче һәм тагы да таррак, ләкин еш кулланылган мәгънәсе бар. Бу сүз үз очрашуларын берәр йортта үткәрә торган аерым, җирле җыелышны тәшкил иткән мәсихчеләргә кулланыла. Паул «Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләрен» искә алган. Бу зур Рим өлкәсендә берничә андый аерым иман итүчеләр бердәмлеге булган. Паул Гәләтия турында әйткәндә ике мәртәбә «иман итүчеләр бердәмлекләре» дип, бу сүзне күплек санда куллана, чөнки ул Антиухея, Дерби, Лустра һәм Икүниун мәсихчеләрен дә күздә тоткан. Бу җыелышларда Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгән тәҗрибәле ир-атлар, яки күзәтчеләр, билгеләнгән булган (1 Көринтлеләргә 16:1; Гәләтиялеләргә 1:2; Рәсүлләр 14:19—23). Изге Язмалар буенча, барлык бу җыелышлар «Аллаһы бердәмлекләре» булган (1 Көринтлеләргә 11:16; 2 Тессалуникәлеләргә 1:4).

14. Берничә шигырьдәге «җыелыш» дигән сүзнең кулланышы буенча, без нинди нәтиҗәгә киләбез?

14 Кайбер очракларда төркемнәр кечкенә булган, чөнки очрашулар берәр мәсихченең өендә үткәрелгән. Шулай да «җыелыш» дигән сүз андый кечкенә төркемнәргә кулланылган. Андый төркемнәр Әкүл һәм Прискиллә, Нумфа һәм Филимун өендә җыелган. (Римлыларга 16:3—5; Көлессәйлеләргә 4:15; Филимунга 1). Бу бүген кечкенә һәм регуляр рәвештә берәрсенең йортында җыела торган җыелышка көч өстәп торырга мөмкин. Йәһвә беренче гасырда андый кечкенә җыелышларны таныган. Һичшиксез, бүген дә ул аларны таный һәм изге рухы аша фатихалый.

Җыелышлар Йәһвәне данлый

15. Кайбер беренче җыелышларда изге рух нинди сәләтләр биргән?

15 Алда әйтелгәнчә, Гайсә, Мәдхия 21:23 тәге сүзләрне үтәп, «гыйбадәт кылырга җыелган халык», ягъни җыелыш, алдында Аллаһыны данлаган (Еврейләргә 2:12). Аның тугры шәкертләре дә шулай эшләргә тиеш булганнар. Беренче гасырда чын мәсихчеләр Аллаһының уллары һәм Гайсәнең кардәшләре булыр өчен, изге рух белән майланганда, аларның кайберсенә изге рух өстәмә сәләтләр, могҗизалы бүләкләр биргән. Бу хикмәт белән сөйләү я белем бирү осталыгы, могҗиза күрсәтү, пәйгамбәрлек итү, таныш булмаган төрле телләрдә сөйләү булган (1 Көринтлеләргә 12:4—11).

16. Рухның могҗизалы бүләкләренең бер максаты нинди булган?

16 Төрле телләрдә сөйләү турында Паул болай дигән: «[Бүләк ителгән] рухым белән данлап җырлармын, һәм акылым белән дә данлап җырлармын» (1 Көринтлеләргә 14:15). Ул шуны белгән: башкалар аның сүзләреннән файда алсын өчен, алар бу сүзләрне аңларга тиеш. Паул Йәһвәне җыелышта данларга теләгән. Ул рухның бүләкләренә ия булганнарны: «Иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз»,— дип өндәгән. «Иман итүчеләр бердәмлеге» бу җирле җыелыш булган, һәм анда алар бүләк ителгән сәләтләрне кулланганнар (1 Көринтлеләргә 14:4, 5, 12, 23). Шунсы ачык күренә: Паул җирле җыелышлар белән кызыксынган, чөнки аларның һәрберсендә мәсихчеләрнең Аллаһыны данларга мөмкинлеге булуын белгән.

17. Һәр аерым җыелыш турында әйткәндә, без нәрсәгә ышана алабыз?

17 Йәһвә безнең көннәрдә дә үз җыелышын куллана һәм аңа ярдәм итә. Ул майланган мәсихчеләрнең җирдәге төркемен фатихалый. Моны Аллаһы халкының мул рухи ризык алуыннан күреп була (Лүк 12:42). Аллаһы бөтен дөньядагы кардәшлекне фатихалый. Ул шулай ук җирле җыелышларны фатихалый. Бу җыелышларда без үз тәртибебез белән һәм рухи яктан ныгытучы комментарийлар биреп Барлыкка Китерүчебезне данлыйбыз. Анда без Аллаһыны башка вакытта да данларга өйрәнәбез.

18, 19. Эчкерсез мәсихчеләр һәрбер аерым җыелышта нәрсә эшләргә телиләр?

18 Паул Филиппуй һәм Македуниядәге җирле җыелыш мәсихчеләренә болай дип язган: «[Сез] Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр». Бу аларның Гайсәгә иман итүе һәм искиткеч өмете турында башкаларга, җыелыш мәсихчеләре санына кермәгән кешеләргә, сөйләүне дә аңлаткан (Филиппуйлыларга 1:9—11; 3:8—11). Шуңа күрә Паул үзенең имандашларын: «Гайсә аркылы Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк»,— дип өндәгән.

19 Син, Гайсә кебек, Аллаһыны «гыйбадәт кылырга җыелган халык», ягъни җыелыш, алдында данлап, шатлык табасыңмы? Йәһвәне аны белмәгәннәр алдында телең белән мактау сиңа шатлык китерәме? (Еврейләргә 2:12; Римлыларга 15:9—11). Безнең шәхси җавап ниндидер дәрәҗәдә без җыелышыбызның Аллаһы ниятендәге роле турында нәрсә уйлыйбыз — шуңа бәйле булырга мөмкин. Ә Йәһвә безнең җирле җыелыш белән ничек җитәкчелек итә һәм ничек аны куллана? Безнең тормышыбызда җыелышыбызның роле нинди? Чираттагы мәкаләдә бу сорауларга җавап алырбыз.

[Искәрмә]

^ 1 абз. Татар телендәге Инҗил, Тәүрат һәм Зәбур китапларында җыелыш дигән еврей һәм грек сүзләре төрлечә: «гыйбадәт кылырга җыелган халык», «җыен», «Аллаһы бердәмлеге», «иман итүчеләр бердәмлеге», «иман итүчеләр җәмгыяте», «бердәмлек», «җыелыш», «Аллаһы җәмгыяте», «Ходай җәмгыяте» дигән сүзләр белән тәрҗемә ителгән. Шушы мәкаләдә игътибар бирелгән бу еврей һәм грек сүзләренең мәгънәсе шул: махсус ният белән бергә җыелган кеше төркеме.

Хәтерлисезме?

• Майланган мәсихчеләрдән торган «Аллаһы бердәмлеге» ничек барлыкка килгән?

• Изге Язмаларда «җыелыш» дигән сүзнең тагын нинди өч кулланышы бар?

• Давыт, Гайсә һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышта нәрсә эшләргә теләгәннәр, һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең аерым төркемнәре «Аллаһының бердәмлекләре» булып җыелганнар

[10 биттәге иллюстрация]

Бениндагы мәсихчеләр кебек, без Йәһвәне җыелган халык алдында данлый алабыз

[11 биттәге иллюстрация]

Гайсә нинди җыелышның нигезе булып киткән?