Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җыелыш ныгысын

Җыелыш ныгысын

Җыелыш ныгысын

«Иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды» (РӘСҮЛЛӘР 9:31).

1. «Аллаһы бердәмлеге» турында нинди сораулар туа?

БЕЗНЕҢ эраның 33 елы Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә Мәсих шәкертләренең төркемен яңа халык, «Аллаһының Исраиле», итеп таныган (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә). Бу рух белән майланган мәсихчеләр шулай ук, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһы бердәмлеге» булып киткән (1 Көринтлеләргә 11:22). Бу нәрсә аңлаткан? «Аллаһы бердәмлеге», ягъни җыелыш, ничек оештырылырга тиеш булган? Бу җыелыш, аның әгъзаларының төрле җирләрдә яшәгәннәренә карамастан, ничек эш итәргә тиеш булган? Бу безнең тормышыбызга һәм бәхетебезгә ничек кагыла?

2, 3. Җыелышның яхшы оешкан булачагын Гайсә ничек күрсәткән?

2 Моннан алдагы мәкаләдән белгәнебезчә, Гайсә үзенең майланган шәкертләренең җыелышы булачак дип инде алдан әйткән булган. «Бу кыяда [Гайсә Мәсихтә] Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас»,— дигән ул рәсүл Петергә (Маттай 16:18). Өстәвенә Гайсә, рәсүлләр белән булганда, бу тиздән төзеләчәк җыелышның эш итүе һәм оешканлыгы турында белдергән.

3 Сүзләре һәм эшләре белән Гайсә кайбер кешеләрнең җыелышта җитәкчелек итәчәген күрсәткән. Алар үз төркемнәрендәге кешеләргә хезмәт итәргә тиеш. Мәсих болай дигән: «Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнгәннәр халыклар өстеннән хакимлек итәләр. Бөекләр халыкларны үз куллары астында тота. Ләкин сездә алай булмасын: сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын. Һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз өчен дә кол булсын» (Марк 10:42—44). Шунсы ачык күренә: «Аллаһы бердәмлеге» — таркалган, аерылган кешеләрдән торган тәртипсез җыелыш булырга тиеш булмаган. Киресенчә, «Аллаһы бердәмлеге» — бу үзара хезмәттәшлек итүче кешеләрдән торган яхшы оештырылган төзелеш булырга тиеш.

4, 5. Җыелышның рухи җитәкчелеккә мохтаҗ булуын без кайдан беләбез?

4 «Аллаһы бердәмлегенең» булачак башы Гайсә шуны күрсәткән: аның рәсүлләренең һәм башка шәкертләренең җыелыштагы башка кешеләргә карата махсус йөкләмәләре булачак. Нинди йөкләмәләр? Мөһим йөкләмәләрнең берсе — бу җыелыштагыларга Йәһвә турында белем бирү булган. Искә төшерик: терелтелгән Гайсә башка рәсүлләр алдында Петердән: «Яхъя улы Шимун! Син Мине... яратасыңмы?» — дип сораган. Петер: «Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең»,— дип җавап биргән. Гайсә аңа: «Минем бәрәннәремне көт. [...] Минем сарыкларыма көтүче бул. [...] Минем сарыкларымны көт»,— дип әйткән (Яхъя 21:15—17). Нинди мөһим йөкләмә!

5 Гайсәнең сүзләреннән шуны күрәбез: җыелышка кушыла торган кешеләр утардагы сарыкларга охшаш. Бу сарыкларга — мәсихче ир-атлар, хатын-кызлар һәм балаларга — Изге Язмалардан белем һәм җитәкчелек бирергә һәм аларны тиешле итеп көтәргә кирәк булган. Өстәвенә, Гайсә үзенең бар шәкертләренә башкаларны өйрәтергә һәм шәкертләр әзерләргә кушкан, шуңа күрә аның сарыгы булып киткән һәрбер яңа кешене Аллаһының бу боерыгын үтәргә өйрәтергә кирәк булган (Маттай 28:19, 20).

6. Яңа гына оешкан «Аллаһы бердәмлегендә» нәрсә эшләнгән булган?

6 Яңа оешкан «Аллаһы бердәмлеген» тәшкил иткән кешеләр җитәкчелек алыр өчен һәм бер-берсе белән аралашыр өчен регуляр рәвештә җыелганнар. Алар «һәрвакыт рәсүлләрнең өйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар» (Рәсүлләр 2:42, 46, 47). Инҗилдә тагын бер якка игътибар ителә: җыелыштагыларга гамәли ярдәм күрсәтер өчен яраклы ир-атлар билгеләнгән булган. Әмма аларны белемнәренә карап яки ниндидер сәләтләре аркасында билгеләмәгәннәр, юк. Алар «Рух һәм зирәклек белән тулы» ир-атлар булганнар. Аларның берсе Эстефән булган, һәм аның турында ул «иман һәм Изге Рух белән тулы булган» дип әйтелә Изге Язмаларда. Оешкан җыелышларның булуы аркасында «Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты» (Рәсүлләр 6:1—7).

Аллаһы кулланган ир-атлар

7, 8. а) Беренче мәсихчеләр өчен Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кем булып хезмәт иткәннәр? б) Җитәкчелекнең җыелышлар аша бирелүе нинди нәтиҗәләргә китергән?

7 Билгеле, беренче гасыр җыелышларында җитәкчелекне рәсүлләр үз өстенә алганнар. Ләкин аларга башкалар да булышкан. Бер очракны карап чыгыйк. Паул һәм аның хезмәттәшләре Суриядәге Антиухеягә кайткач, Рәсүлләр 14:27 дә: «Алар... бердәмлекне җыеп, Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен... барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр»,— дип әйтелә. Алар бу җыелышта булган вакытта яһүд булмаган мәсихчеләргә сөннәткә утыртылырга кирәкме дигән сорау туган. Аны чишәр өчен «Паул белән Барнабны... Иерусалимга» җитәкче совет булып хезмәт иткән «рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәргәннәр» (Рәсүлләр 15:1—3).

8 «Бу мәсьәләне тикшерү өчен рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелганда» анда Гайсәнең бер анадан туган энесе мәсихче өлкән Ягъкуб җитәкчелек иткән, ләкин ул рәсүл булмаган (Рәсүлләр 15:6). Фикер алышудан соң һәм изге рухның ярдәмендә алар Изге Язмаларга нигезләнгән карарга килгәннәр. Алар бу карарны бар җыелышларга хат белән җибәргәннәр (Рәсүлләр 15:22—32). Бу хатны алган кешеләр карарны кабул иткәннәр һәм кулланганнар. Нинди нәтиҗә белән? Абый һәм апа кардәшләр ныгыганнар һәм көч алганнар. Изге Язмаларда болай диелә: «Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барды» (Рәсүлләр 16:5).

9. Изге Язмаларда яраклы мәсихче ир-атлар өчен нинди вазифалар турында әйтелә?

9 Ә җыелышлар көн саен ничек эш итәргә тиеш булган? Мәсәлән, Крит утравындагы җыелышларны алыйк. Анда яшәүче күп кешеләрнең тәртибе начар булган, шулай да аларның кайберләре үзгәргән һәм чын мәсихчеләр булып киткән (Титуска 1:10—12; 2:2, 3). Алар төрле шәһәрләрдә яшәгәннәр, һәм Иерусалимдагы җитәкче совет алардан ерак булган. Әмма бу зур авырлыклар тудырмаган, чөнки Криттагы һәрбер җыелышта, башка җирләрдә кебек, рухи яктан җитлеккән ир-атлар билгеләнгән булган. Андый ир-атлар Изге Язмалардагы таләпләргә туры килгән. Алар «дөрес тәгълиматта нәсыйхәт итү һәм [аларга] каршы кешеләрне фаш итә алу өчен» өлкәннәр, яки күзәтчеләр, булып билгеләнгән булганнар (Титуска 1:5—9; 1 Тимутегә 3:1—7). Рухи яктан җитлеккән башка ир-атлар җыелышларга хезмәттәш ярдәмчеләр булып булышыр өчен яраклы булганнар (1 Тимутегә 3:8—10, 12, 13).

10. Маттай 18:15—17 дәге сүзләр буенча, җитди авырлыклар ничек чишелергә тиеш булган?

10 Андый тәртипнең булачагы турында Гайсә әйткән булган. Маттай 18:15—17 дә язылган сүзләрне искә төшерик: Гайсә анда кайчак Аллаһының ике кешесе арасында, берсе икенчесенә каршы гөнаһ кылганда, авырлыклар туарга мөмкин дип әйткән. Рәнҗетелгән як берүзе рәнҗетүче кешегә барып «гаебен үзенә генә фаш итәргә» тиеш булган. Әгәр бу адым туган хәлне чишмәсә, бу хәл турында белгән бер яки ике кешене ярдәмгә чакырырга кирәк булган. Ә алай да эш җайга салынмаса, нәрсә эшләргә? Гайсә болай дигән: «Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул чакта аның белән мөгамәләң мәҗүси, яки салым җыючы белән булган кебек булсын». Гайсә бу сүзләрне әйткән чакта «Аллаһының иман итүчеләр бердәмлеген» яһүд халкы тәшкил иткән, шуңа күрә аның сүзләре башта аларга кулланылган *. Әмма мәсихче иман итүчеләр бердәмлеге барлыкка килгәч, Гайсәнең сүзләре мәсихче җыелышта кулланыла башлаган. Бу — һәрбер мәсихче көч һәм җитәкчелек алсын өчен, Аллаһы халкы җыелышларга оештырылган булырга тиеш икәненә тагын бер дәлил.

11. Өлкәннәрнең авырлыкларны чишүдә вазифалары нинди булган?

11 Проблемаларны чишүдә яки гөнаһ эшләнгән очракларны карап чыгуда өлкәннәр, яки күзәтчеләр, җыелышның вәкилләре булганнар, һәм бу урынлы. Бу Титус 1:9 да язылган өлкәннәр өчен таләпләргә туры килә. Әлбәттә, бу өлкәннәр, Титус кебек, камилсез ир-атлар булганнар. Титусны Паул җыелышка «төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерергә», яки кимчелекләрне төзәтергә җибәргән (Титуска 1:4, 5). Бүген өлкәннәр булып хезмәт итәргә үз иманнарын һәм тугрылыкларын берникадәр вакыт исбат иткән ир-атларны тәкъдим итәләр. Менә ни өчен җыелыштагылар андый тәртип аша бирелгән җитәкчелеккә ышаныч белдерә.

12. Өлкәннәрнең җыелышка карата нинди бурычы бар?

12 Эфес җыелышындагы өлкәннәргә Паул болай дигән: «Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз» (Рәсүлләр 20:28). Бу бүген дә шулай: җыелышта күзәтчеләр «бердәмлеккә көтүчеләр» булыр өчен билгеләнәләр. Алар көтүне ярату белән көтәргә, аның өстеннән хакимлек итмәскә тиеш (1 Петер 5:2, 3). Күзәтчеләр бөтен «көтүгә» көч бирер өчен һәм булышыр өчен тырышлык куярга тиеш.

Җыелышка якын булу

13. Вакыт-вакыт җыелышта нәрсә булырга мөмкин һәм ни өчен?

13 Мәсихче өлкәннәр дә һәм җыелыштагы башка кешеләр дә камил түгел, шуңа күрә вакыт-вакыт каршылыклар яки проблемалар килеп чыга. Авырлыклар беренче гасырда, рәсүлләрнең кайберләре әле исән чагында да булган (Филиппуйлыларга 4:2, 3). Мәсәлән, күзәтче яки башка берәр мәсихче әйткән сүзләр тупас, явыз яки яртылаш дөрес булып күренергә мөмкин. Яки җыелышта, безнең уйлавыбызча, ниндидер Изге Язмаларга каршы эш башкарыла, әмма өлкәннәр, моның турында белсәләр дә, бу эшне бер дә төзәтмиләр кебек тоела. Бәлки, бу эш инде Изге Язмалар буенча һәм бу эштә без белмәгән якларга игътибар бирелеп җайга салынгандыр яки салына барадыр. Ләкин җыелышта без уйлаган хәл булса да, шуны карап чыгыйк: берникадәр вакыт Көринт җыелышында, Йәһвә кайгырткан җыелышта, җитди гөнаһ урын алган. Үз вакытында Йәһвә бу бозык эш тиешле һәм катгый итеп җайга салынсын өчен чаралар күргән (1 Көринтлеләргә 5:1, 5, 9—11). Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Ул чакта мин Көринттә яшәгән булсам, бу вакыт дәвамында мин үземне ничек тотар идем?»

14, 15. Ни өчен кайберәүләр Гайсә белән йөрми башлаган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

14 Җыелышта була алган тагын бер якны карап чыгыйк. Әйтик, берәрсенә Изге Язмаларның берәр тәгълиматын аңларга да һәм кабул итәргә дә авыр. Ул, бәлкем, Изге Язмалар буенча да һәм җыелышта булган басмалар буенча да тикшерү үткәргән һәм җитлеккән мәсихчеләрдән, хәтта өлкәннәрдән дә, ярдәм сораган инде. Һәм һаман да аңа моны аңларга һәм кабул итәргә авыр. Аңа нәрсә эшләргә? Моңа охшаш хәл Гайсәнең үлеменә бер ел чамасы калганда булган. Гайсә үзе турында «Мин — тормыш икмәге» дигән, һәм кеше мәңге яшәр өчен «Адәм Улының тәнен ашарга һәм Аның канын эчәргә» тиеш дигән ул. Гайсәнең сүзләренә аның кайбер шәкертләре ризасызлык белдергән. Алар моңа аңлату эзләмәгән. Һәм сабыр итеп көтәр урынына, Гайсәнең күп кенә шәкертләре «башка Аның белән бергә йөрмәгән» (Яхъя 6:35, 41—66). Без тагын үзебездән сорый алабыз: без анда булсак, нәрсә эшләр идек?

15 Безнең көннәрдә кайберәүләр, алар Аллаһыга үзләре дә хезмәт итә ала дип уйлап, җыелыш белән аралашмый башлаган. Сәбәбе нәрсәдә? Алар, бәлки, үзләрен рәнҗетелгән дип саныйдыр, яки җыелышта гаделсезлек бер дә төзәтелми дип уйлыйдыр, я алар билгеле бер тәгълиматны кабул итә алмый. Алар акыллы эш итәме? Билгеле, һәрбер мәсихченең Аллаһы белән үзенең мөнәсәбәтләре булырга тиеш, ләкин без шуны кире кага алмыйбыз: Аллаһы үзенең бөтендөнья җыелышын, рәсүлләр вакытында кулланган кебек, бүген дә куллана. Йәһвә шулай ук беренче гасырдагы җирле җыелышларны кулланган һәм хуплаган, һәм җыелыштагыларның файдасы өчен ул Изге Язмалар таләпләренә туры килгән ир-атларны өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итәргә яраклы иткән. Бу бүген дә шулай.

16. Җыелыштан китәргә вәсвәсә туганда, мәсихче нәрсә турында уйларга тиеш?

16 Әгәр мәсихче, Аллаһының җыелышы белән аралашмыйча, мин Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләремә генә таяна алам дип уйлый икән, ул Аллаһы урнаштырган тәртипне — Аллаһы халкының бөтендөнья җыелышын да һәм җирле җыелышларын да — кире кага. Кеше Аллаһыга үзе генә яки кайбер кешеләр белән гыйбадәт кыла икән, ул өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрнең кайгыртуы җыелышта гына бар икәнен исәпкә аламы? Мәсәлән, Паул Көлессәй җыелышына хат язып, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр җәмгыятендә дә укырга кушканда, ул Мәсихтә «тамыр җәегез һәм төпләнегез» дигән. Бу сүзләрдән җыелыштан үзен аерган кешеләр түгел, ә җыелыштагылар файда ала алганнар (Көлессәйлеләргә 2:6, 7; 4:16).

Хакыйкатьнең терәге һәм нигезе

17. 1 Тимутегә 3:15 тән җыелышлар турында без нәрсә беләбез?

17 Мәсихче өлкән Тимутегә язган беренче хатта рәсүл Паул җирле җыелышлардагы өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләрне сурәтләп биргән. Аннан соң Паул «тере Аллаһы бердәмлеге» турында ул «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе дип әйткән (1 Тимутегә 3:15). Майланган мәсихчеләрнең бөтен җыелышы һичшиксез беренче гасырда шундый терәк булган. Һәм шунсы да ачык: мәсихчеләргә хакыйкать иң беренче чиратта җирле җыелышлар аша бирелгән. Изге Язмаларның хакыйкатенә ничек өйрәтергә һәм ничек аны якларга? Нәкъ анда алар моның турында белгән, һәм анда мәсихчеләр ныгытылган булган.

18. Ни өчен җыелыш очрашулары бик мөһим?

18 Шулай ук бөтендөнья мәсихче җыелышы — бу Аллаһы йорты, «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе». Безгә рухи яктан үсәргә, Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга һәм аның ихтыярын үтәүгә әзерләнергә кирәк. Бу яктан регуляр рәвештә үз җыелышыбыз очрашуларына йөрүебез һәм анда катнашуыбыз мөһим роль уйный. Көринт җыелышына язган хатында Паул андый очрашуларда әйтелгәнгә игътибар иткән. Ул анда мондый теләк белдергән: очрашуларда әйтелгәннәр ачык һәм аңлаешлы булсын, һәм шул чакта анда килүчеләр нәсыйхәт алачак (1 Көринтлеләргә 14:12, 17—19). Әгәр без Йәһвә Аллаһының мондый тәртипне — җирле җыелышларны — урнаштырганын һәм хуплавын танысак, без дә бүген нәсыйхәт алырбыз.

19. Ни өчен сез җыелышыгызга рәхмәтле?

19 Әйе, без мәсихчеләр буларак нәсыйхәт алырга теләсәк, без җыелышта булырга тиеш. Ул күптәннән ялган тәгълиматлардан яклау булып тора, һәм Аллаһы аны бөтен дөньяда Мәсих идарәсе астындагы Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә кулланып килә. Һичшиксез, Аллаһы мәсихче җыелыш аша күпне башкара (Эфеслеләргә 3:9, 10).

[Искәрмә]

^ 10 абз. Изге Язмалар белгече Альберт Барнз Гайсәнең «иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә» дигән сүзләре «андый очракларны карап чыгарга вәкаләте булган кешеләргә — чиркәү вәкилләренә» кагылырга мөмкин икәнен таныган. Аның сүзләре буенча, «яһүдләр синагогасында хакимнәр булып өлкәннәр хезмәт иткән, һәм андый эшләрне алар караган».

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Аллаһы җирдә җыелышлар белән кулланачак дип өметләнергә кирәк?

• Өлкәннәр, камил булмасалар да, җыелыш өчен нәрсә эшлиләр?

• Без үз җыелышыбызда ничек ныгыйбыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр җитәкче совет булып хезмәт иткәннәр

[16 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр үзләренең җыелышка карата вазифаларын үтәр өчен белем алалар