Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларның хак тәгълиматларына өйрәтегез

Изге Язмаларның хак тәгълиматларына өйрәтегез

Изге Язмаларның хак тәгълиматларына өйрәтегез

«Бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырыгыз. Аларны... өйрәтегез» (МАТТАЙ 28:19, 20).

1. Изге Язмалар турында нәрсә әйтеп була?

 ЙӘҺВӘНЕҢ СҮЗЕ, Изге Язмалар — дөньядагы иң борынгы һәм иң киң таратылган китапларның берсе. Ул тулысынча яки аның өлешләре 2300 дән артык телгә тәрҗемә ителгән. Димәк, җирдә яшәүче кешеләрнең 90 проценты аны үз телендә укый ала.

2, 3. а) Ни өчен Изге Язмаларның тәгълиматлары турында төрле фикерләр бар? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Миллионлаган кеше һәр көн Изге Язмаларны укый. Кайберәүләр аны инде күп мәртәбә тулысынча укып чыккан. Меңләгән дини оешмалар үз тәгълиматларын Изге Язмаларга нигезли дип әйтә, әмма алар Изге Язмаларның хак тәгълиматлары турында төрлечә фикер йөртә. Моны хәтта бер дин тоткан кешеләр арасында да күреп була. Кайбер кешеләр Изге Язмаларга, аның Аллаһыдан булуына һәм аның кыйммәтле булуына ышанмыйлар. Күпләр аны антлар бирелгән вакытта яки судта дөресен сөйләргә ант бирелгәндә кулланыла торган китап кына дип саный.

3 Чынлыкта исә Изге Язмаларда кешелек өчен Аллаһының куәтле сүзе, яки хәбәре, язылган (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә без, Йәһвә Шаһитләре буларак, кешеләрне Изге Язмаларның тәгълиматларына өйрәтергә телибез. Без Гайсә Мәсихнең үз шәкертләренә биргән йөкләмәсен үтәргә шат. Гайсә болай дигән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырыгыз. Аларны... өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Вәгазьләгәндә без эчкерсез кешеләрне очратабыз. Аларны дини карашларда булган буталчыклык борчый. Алар Барлыкка Китерүчебез турында хакыйкатьне һәм Изге Язмаларда тормышның мәгънәсе турында нәрсә әйтелгәнен белергә тели. Әйдәгез, күп кешеләрне борчый торган өч сорауга игътибар итик. Без бу сораулар буенча дини җитәкчеләрнең хаталы фикерләрен һәм Изге Язмаларның хак тәгълиматларын карап чыгарбыз. Бу мондый сораулар: 1) Аллаһы безне яратамы? 2) Тормышның максаты нинди? 3) Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

Аллаһы безне яратамы?

4, 5. Ни өчен кешеләр Аллаһы аларны яратмый дип уйлый?

4 Беренче сорауны карап чыгыйк: Аллаһы безне яратамы? Кызганычка каршы, күп кешеләр бу сорауга: «Юк»,— дип җавап бирер. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе: бүгенге дөнья нәфрәт, сугыш һәм газаплар белән тулы. «Аллаһы безне чыннан да яратса,— дип әйтә алар,— ул андый бәла-казаларны рөхсәт итмәс иде».

5 Кайбер кешеләр шулай ук дини җитәкчеләрнең сүзләре аркасында Аллаһыны ваемсыз дип саный. Руханилар гадәттә бәла-каза булганда нәрсә дип әйтә? Бер хатынның юл һәлакәтендә ике кечкенә баласы үлгәч, рухани аңа болай дигән: «Аллаһы шулай теләгән инде. Аңа тагын ике кечкенә фәрештә кирәк булган». Андый сүзләр әйтеп, руханилар чынлыкта бәла-казаларда Аллаһыны гаеплиләр. Әмма шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: „Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән“,— дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми» (Ягъкуб 1:13). Йәһвә Аллаһы беркайчан да явызлык эшләми. Чыннан да, «Аллаһы дөрес булмаганны эшли алмый» (Әюб 34:10).

6. Бу дөньяда явызлык белән газапларның булуына кем гаепле?

6 Алай булса, ни өчен дөнья явызлык һәм газаплар белән тулган? Беренче сәбәп: кешелек тулаем алганда Аллаһыны, Хаким буларак, кире каккан һәм аның гадел законнарына һәм принципларына буйсынырга теләми. Кешеләр белмичә Аллаһының Дошманына, Шайтанга, буйсына башлаганнар, чөнки «бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында» (1 Яхъя 5:19). Менә ни өчен дөньяда шулхәтле күп бәлаләр. Шайтан явыз, нәфрәт белән тулы, ялганчы һәм мәрхәмәтсез. Бу дөнья да үз идарәчесенең сыйфатларын чагылдыра. Шуңа күрә дөньядагы явызлыкның күп булуына шаккатасы юк!

7. Нинди сәбәпләр аркасында без газаплар кичерәбез?

7 Газапларның булуына икенче сәбәп — кешеләрнең камилсезлеге. Гөнаһлы кешеләр хакимлеккә омтыла, шуңа күрә кешеләр күп сугышлар башлыйлар, бер-берсен җәберлиләр һәм газаплыйлар. Вәгазьче 8:9 да болай диелә: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә». Өченче сәбәп — «вакыт һәм очрак» (Вәгазьче 9:11). Кешеләр еш кына кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга эләккәнгә бәла-казаларга очрый.

8, 9. Аллаһы чыннан да безне ярата икәнен без кайдан беләбез?

8 Йәһвә безгә газаплар бирми, һәм моны белү безне юата. Ләкин Аллаһы чыннан да безнең һәрберебез белән кызыксынамы? Әйе, ул чыннан да кызыксына! Кайдан без моны беләбез? Аллаһы ярату белән үз Сүзендә ни өчен кешеләргә начар юл белән барырга рөхсәт иткәнен аңлата. Бу Аллаһының хакимлеге турындагы сорау һәм кешеләрнең сафлыгы турындагы сорау белән бәйле. Йәһвә чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче, шуңа күрә ул безгә газапларның сәбәбен аңлатып торырга тиеш түгел. Ләкин ул безне ярата, шуңа күрә аңлатып бирә.

9 Аллаһының безне яратуына башка дәлилләр карап чыгыйк. Нух көннәрендә җир йөзе явызлык белән тулгач, Аллаһы «бөтен йөрәге белән сызланган» (Яратылыш 6:5, 6). Йәһвә үзгәргәнме? Юк, чөнки ул үзгәрми (Малахий 3:6). Ул бүген дә гаделсезлекне нәфрәт итә, һәм кешеләрнең газаплануларын күрү аңа авыр. Изге Язмаларда Аллаһы тиздән кеше хакимлеге һәм Иблис тәэсире китергән барлык зыянны юк итәчәк диелә. Әйе, Аллаһы безне ярата.

10. Йәһвә кешеләрнең газапларына ничек карый?

10 Дини җитәкчеләр бәла-казалар Аллаһы ихтыяры буенча була дип әйткәндә, Аллаһыны бозып күрсәтәләр. Чынлыкта исә Йәһвә кешеләрнең газапларын бетерергә тели. «Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә 1 Петер 5:7 дә. Менә нинди Изге Язмаларның хак тәгълиматы!

Тормышның максаты нинди?

11. Бу дөнья диннәрендә кешенең җирдәге тормышы турында нәрсәгә өйрәтәләр

11 Хәзер, әйдәгез, күп кешеләрне борчый торган икенче сорауны карап чыгыйк. Тормышның максаты нинди? Гадәттә дөнья диннәрендә кеше җирдә вакытлыча гына яши дип өйрәтәләр. Алар кеше җиргә сыналыр өчен генә җибәрелгән һәм Җир бу киләчәк тормышка бер баскыч кебек кенә диләр. Кайбер руханилар Аллаһы бер вакыт Җирне юк итәчәк дип өйрәтә. Шуңа күрә кешеләр тормыштан барысын алырга кирәк дигән уй белән яши, чөнки алда үлем генә көтә дип әйтә алар. Әмма Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

12—14. Изге Язмалар буенча, Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата нияте нинди?

12 Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата искиткеч нияте бар. Ул җирне «юкка гына бар итмәгән; ул аны яшәр өчен ясаган» (Ишагыйя 45:18). Өстәвенә Йәһвә «җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас» (Мәдхия 103:5). Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата ниятен белгәч, без: «Тормышның максаты нинди?» — дигән сорауга җавап алачакбыз.

13 Яратылыш китабының 1 һәм 2 нче бүлекләреннән шуны күрәбез: Аллаһы җирне кешелек өчен зур ярату белән әзерләгән. Бар нәрсәне һәм Җирне барлыкка китергәч, Аллаһы «һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күргән» (Яратылыш 1:31). Аллаһы Адәм белән Хауваны бик күп тәмле ризык булган гаҗәеп Гадән, ягъни Едем, бакчасына урнаштырган. Ул аларга: «Үрчегез, ишәегез. Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән. Алардан камил балалар туарга тиеш булган. Кешеләргә бөтен җирне чәчәк атучы бакча итәргә кирәк булган. Алар шулай ук ярату белән җәнлекләр турында кайгыртырга тиеш булганнар (Яратылыш 1:26—28).

14 Аллаһы камил кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен тели. Аллаһы Сүзендә: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29). Әйе, кешеләр җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә тиеш. Бу — Аллаһының нияте, һәм бу — Изге Язмаларның хак тәгълиматы!

Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

15. Күп диннәрдә: «Үлгәч, кеше белән нәрсә була?» — дигән сорауга нинди җавап бирәләр?

15 Ә хәзер күп кешеләрне борчыган өченче сорауны карап чыгыйк: «Үлгәч, кеше белән нәрсә була?» Күп диннәрдә тән үлгәч, кешенең ниндидер бер өлеше яшәвен дәвам итә дип өйрәтәләр. Кайбер диннәрдә Аллаһы гөнаһлы кешеләрне тәмуг утында мәңге җәфалый дип әле дә ышаналар. Әмма бу дөресме? Изге Язмаларның үлгән кешеләр турында хак тәгълиматы нинди?

16, 17. Изге Язмалар буенча, үлгәч кеше белән нәрсә була?

16 Аллаһы Сүзендә: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк»,— дип әйтелә. Үлеләр «бернәрсә дә белмәгәнгә», алар ишетми, күрми, сөйләми, сизми һәм уйлый алмый. Аларга инде «әҗер юк». Чыннан да нәрсә өчен аларга әҗер бирелсен? Алар бит бернәрсә эшли алмый! Өстәвенә, «аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан», димәк, алар бернәрсә дә хис итми (Вәгазьче 9:5, 6, 10).

17 Шулай итеп, Изге Язмалардан шуны ачык итеп күрәбез: үлгәч, кеше берәр җирдә яшәвен дәвам итми. Үлгән вакытта кеше тәненнән бернәрсә дә аерылмый һәм башка тәнгә күчми. Әмма реинкарнациягә ышанучылар күчә дип саный. Тормышыбызны шәм ялкыны белән чагыштырып була. Шәмне сүндерсәң, ялкын юкка чыга. Ул башка берәр җирдә януын дәвам итми.

18. Изге Язмаларны өйрәнүче кеше үлеләр аңсыз хәлдә икәнен белгәч, нинди нәтиҗәләргә килергә мөмкин?

18 Бу гади әмма мөһим хакыйкать кеше тормышын бик нык үзгәртергә мөмкин! Изге Язмаларны өйрәнүче кеше үлеләр аңсыз хәлдә икәнен белгәч, ул үз туганнарын кайчандыр рәнҗеткән булса да, үлгәч алар аңа зыян китерә алмый икәнен аңлаячак. Ул шуны дә җиңелрәк аңлаячак: үлем йокысы белән йоклап киткән аның өчен кадерле кешеләр инде ишетми, күрми, сөйләми, сизми һәм уйлый алмый. Димәк, алар үлеләр дөньясында ялгыз булудан интекми һәм тәмуг утында җәфаланмый. Аллаһы хәтерендә сакланган үлгән кешеләр терелтелгән булачак дип әйтелә Изге Язмаларда. Нинди искиткеч өмет! (Яхъя 5:28, 29).

Яңа китап

19, 20. Безнең, мәсихчеләр буларак, нинди бурычыбыз бар, һәм безнең хезмәтебез өчен нинди махсус китап әзерләнгән булган?

19 Без кешеләрне борчый торган өч кенә сорауны карап чыктык, һәм шуны күрдек: Изге Язмаларда һәрбер сорауга ачык һәм туры җавап бирелә. Без бу хакыйкатьләрне Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә теләүче кешеләр белән уртаклашырга бик шат! Әмма эчкерсез кешеләрне борчый торган тагын бик күп мөһим сораулар бар. Без мәсихчеләр, һәм безнең кешеләргә бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәргә бурычыбыз бар.

20 Изге Язмаларның хакыйкатьләрен гади итеп һәм йөрәккә үткәреп өйрәтү җиңел түгел. Бу яктан безгә булышыр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безнең хезмәтебез өчен махсус китап әзерләгән (Маттай 24:45—47). Бу 224 битле китап «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дип атала.

21, 22. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның кайбер үзенчәлекләрен әйтеп бирегез.

21 Бу китапның чыгарылуы турында Йәһвә Шаһитләренең «Аллаһыга тыңлаучан булу» дигән 2005—2006 елларда үткән өлкә конгрессларында белдерү ясалган иде. Бу китапның кайбер үзенчәлекле яклары бар. Мәсәлән, ул 5 битлек кереш сүздән башлана. Ул кешеләр белән Изге Язмалар буенча өйрәнүләр башларга булыша. Сиңа, бәлки, бу битләрдәге рәсемнәр һәм Изге Язмалардан алынган шигырьләр буенча фикер алышу авыр булмас. Шулай ук бу битләрдә Изге Язмалардагы бүлекләрне һәм шигырьләрне ничек табарга икәнен аңлатучы рамка бар.

22 Китап гади, аңлаешлы тел белән язылган. Ул безгә өйрәнүче белән фикер алышып, аның йөрәгенә тәэсир итәргә булыша. Һәрбер бүлекнең башында сораулар китерелгән, ә бүлек азагында «Изге Язмаларда нәрсә әйтелә» дигән рамка бар. Бу рамкада бүлек башында бирелгән сорауларга җаваплар китерелә. Яхшы рәсемнәр һәм рәсем астында китерелгән сүзләр, шулай ук ачык мисаллар өйрәнүчегә яңа фикерләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Китап бүлекләре гади тел белән язылган, ә кушымтасы, кирәк булса, мөһим тәгълиматларны җентекләбрәк карап чыгарга булыша. Кушымтада 14 тема карала.

23. Өйрәнүләр үткәргәндә «Хак тәгълиматлар» дигән китапны оста кулланырга нинди киңәшләр булышачак?

23 «Хак тәгълиматлар» дигән китап Изге Язмаларны төрле белеме булган һәм төрле диннәрдәге кешеләр белән өйрәнер өчен бастырылган. Кеше Изге Язмалар белән таныш булмаса, бер бүлекне үтәр өчен, бәлки, берничә тапкыр очрашырга туры килер. Максатың — бүлекне тизрәк үтү түгел, ә өйрәнүченең йөрәгенә тәэсир итү булсын. Китаптагы берәр ачык мисал аңлашылмаса, аны аңлатып бир яки башка мисал китер. Яхшы әзерләнеп кил, китап белән оста кулланырга тырыш, һәм Аллаһыга «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» булырга булышсын дип дога кыл (2 Тимутегә 2:15).

Күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәтле бул

24, 25. Йәһвә безгә нинди хөрмәт күрсәткән?

24 Йәһвә үз халкына зур хөрмәт күрсәткән. Ул безгә үзе турында хакыйкатьне белергә рөхсәт иткән. Без моның өчен рәхмәтле булырга тиеш! Чөнки Йәһвә үз ниятләрен юаш кешеләргә генә ачкан һәм моны горур һәм тәкәббер кешеләрдән яшергән. Бер тапкыр Гайсә болай дип әйткән: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм!» (Маттай 11:25). Галәм Хакименә, Йәһвәгә, хезмәт итә торган юаш кешеләрнең арасында булу — бу зур хөрмәт!

25 Йәһвә безгә шулай ук башка кешеләргә үзе турында хакыйкатьне сөйләргә кушкан. Без инде әйткән идек: кайберәүләр Аллаһы турында ялганга өйрәтәләр һәм аны бозып күрсәтәләр. Шуңа күрә күп кешеләр Аллаһы ваемсыз һәм мәрхәмәтсез дип уйлап, аның турында ялгыш фикер йөртә. Син Аллаһы исемен якларга әзерме? Бар эчкерсез кешеләрнең Йәһвә турында хакыйкатьне белүләрен телисеңме? Алайса, Аллаһыга тыңлаучан бул, һәм чын күңелдән вәгазь һәм өйрәтү эшендә катнаш, башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйлә. Эчкерсез кешеләр Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә тиеш.

Сез нинди җавап бирерсез?

• Аллаһы безне ярата икәнен без кайдан беләбез?

• Тормышның максаты нинди?

• Үлгәч, кеше белән нәрсә була?

• «Хак тәгълиматлар» дигән китапның нинди үзенчәлекләре сезгә аеруча ошады?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларда газаплар юк булачак дип әйтелә

[Чыганаклар]

Top right, girl: © Bruno Morandi/age fotostock; left, woman: AP Photo/Gemunu Amarasinghe; bottom right, refugees: © Sven Torfinn/Panos Pictures

[9 биттәге иллюстрация]

Гаделләр Оҗмахта мәңге яшәячәкләр