Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ир-ат һәм хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган

Ир-ат һәм хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган

Ир-ат һәм хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган

ИР-АТ белән хатын-кыз һәрвакыт бергә булырга теләгәннәр. Аллаһы аларны андый теләк белән яраткан. Йәһвә беренче кешене, Адәмне, ялгызын калдыру әйбәт түгел дигән һәм аңа «тиң бер ярдәмчене яраткан».

Йәһвә Адәмне каты йокыга талдырган һәм аның бер кабыргасын алып, «шул кабырга сөягеннән... бер хатын-кыз яраткан һәм аны адәм хозурына китергән». Адәм Йәһвә яраткан бу гүзәл хатын-кызны күргәч шулхәтле нык шатланган ки, хәтта болай дигән: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит». Хаува камил булып, хатын-кызларга хас сыйфатлар белән барлыкка китерелгән — ул бик ягымлы булган. Ә камил Адәмнең ир-атларга хас сыйфатлары булганга, ул хөрмәткә лаек булган. Алар бер-берсе өчен яратылган булган. Тәүратта болай дип әйтелә: «Шуның өчен адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:18—24).

Әмма бүген гаиләләр таркала, һәм ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен рәнҗетәләр, бер-берсенә каршы көч кулланалар һәм үзләре турында гына уйлыйлар. Алар арасындагы ярышу рухы каршылыкларга китерә. Аллаһы ир-ат белән хатын-кызның алай яшәвен теләми. Ир-ат җирдә искиткеч эшне башкарырга яратылган, ә хатын-кыз үз иренә ярдәмче итеп барлыкка китерелгән. Алар бергә татулыкта эшләргә тиеш булган. Кешеләр яратылган вакыттан бирле Аллаһыдан куркып яшәгән ир-атлар һәм хатын-кызлар Йәһвә биргән вазифаларны тугры үтәргә тырышканнар. Бу аларга бәхет һәм шатлык китергән. Аллаһы аларга нинди вазифалар биргән, һәм без аларны ничек үти алабыз?

[3 биттәге иллюстрация]

Аллаһы ир-атка һәм хатын-кызга хөрмәтле вазифалар биргән