Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ир-ат һәм хатын-кыз һәрберсенә хөрмәтле урын

Ир-ат һәм хатын-кыз һәрберсенә хөрмәтле урын

Ир-ат һәм хатын-кыз һәрберсенә хөрмәтле урын

БАШТА Йәһвә Аллаһы Адәмне, аннан соң Хауваны яраткан. Хаува яратылганчы, Адәм берникадәр тәҗрибә туплаган. Ул вакытта Йәһвә аңа билгеле әмерләр биргән (Яратылыш 2:15—20). Аллаһы вәкиле буларак, Адәм бу әмерләрне хатынына әйтергә тиеш булган. Ул аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы бар эшләрдә баш булырга тиеш булган.

Моңа охшаш тәртип мәсихче җыелышларда да урнаштырылган, һәм аны карап чыгу безнең өчен файдалы булыр. Рәсүл Паул болай дип язган: «Хатын-кызга... ир-ат... өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын. Чөнки башта Адәм, аннан соң Хаува яратылган» (1 Тимутегә 2:12, 13). Бу мәсихче очрашуларда хатын-кыз «тавыш-тынсыз» утырырга тиеш дигәнне аңлатмый. Нинди мәгънәдә хатын-кыз «тавыш-тынсыз»? Алар ир-атлар белән бәхәсләшми, аларның билгеләнгән урыннарын хөрмәт итә һәм җыелышны өйрәтми. Җыелыш белән җитәкчелек итү һәм өйрәтү вазифасы ир-атларга бирелгән. Шулай да хатын-кызлар мәсихче очрашуларда катнашып күп яклардан файда китерәләр.

Аллаһы ир-атларга һәм хатын-кызларга биргән вазифаларны ачыклап, рәсүл Паул болай дип язган: «Ир — хатыннан түгел, бәлки хатын — ирдән... Хәер, Раббы алдында ир хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел. Чөнки хатын ирдән булган кебек, ир дә хатыннан туа. Ә һәрнәрсә — Аллаһыдан» (1 Көринтлеләргә 11:8—12).

Хатын-кызларның искиткеч вазифалары

Аллаһы Исраилгә биргән Канун буенча, хатын-кызларның күп вазифалары булган, һәм күп нәрсәләрне алар үзләре хәл итә алган. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31 дә «игелекле хатын» турында әйтелә. Ул яхшы материал сатып алып, үз гаиләсе өчен искиткеч киемнәр тегә. Ул хәтта «кием-салым тегеп сатар»! (13, 21—24 нче шигырьләр). Бу гаҗәеп хатын «сәүдә көймәләре кебек», иң яхшы ризыкны, аны хәтта ерак җирләрдән алып кайтырга туры килсә дә таба (14 нче шигырь). Ул «кыр-басулар турында кайгыртып, җирләр сатып алыр», «йөзем бакчалары булдырыр» (16 нчы шигырь). Аның «башкарган эше» яхшы булганга, аның эшләре файдалы (18 нче шигырь). «Үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртып», Йәһвәдән куркып яшәүче бу тырыш хатын шулай ук башкаларга риясыз ярдәм итә (20, 27 нче шигырьләр). Һичшиксез, ул мактауга лаек! (31 нче шигырь).

Йәһвәнең Муса аша бирелгән законнары хатыннарга рухи яктан үсәргә күп мөмкинлекләр биргән. Мәсәлән, Ешуа 8:35 тә болай дип әйтелә: «Исраилнең барлык җыелышы, һәм хатыннар, һәм балалар, һәм алар арасында булган килмешәк алдында Муса Ешуага васыять итеп калдырганның бер сүзе дә Ешуа тарафыннан укылмыйча калмаган». Рухани Езра турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Рухани Езра җиденче айның беренче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызларның һәм аңлый алган барысының җыелышы алдына Канун алып килде һәм Су капкалары алдындагы мәйданда аны иртәдән төшкә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар һәм аңлый алган барысы алдында укыды; һәм бар халыкның колагы канун китабына игътибарлы иде» (Нихами 8:2, 3). Хатын-кызлар андый Канун укуларыннан файда алганнар. Алар шулай ук дини бәйрәмнәрдә катнашканнар (Канун 12:12, 18; 16:11, 14). Ә иң мөһиме шул: борынгы Исраилдәге хатын-кызлар Йәһвә Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләргә ия була алганнар һәм аңа дога кыла алганнар (1 Патшалык 1:10).

Б. э. I гасырында Аллаһыдан куркып яшәгән хатын-кызларның Гайсәгә хезмәт итәргә өстенлекләре булган (Лүк 8:1—3). Бәйтәния шәһәрендә кичке аш вакытында бер хатын аның башына һәм аякларына май сөрткән (Маттай 26:6—13; Яхъя 12:1—7). Гайсә терелгәч, хатын-кызларга да күренгән (Маттай 28:1—10; Яхъя 20:1—18). Ә ул күккә күтәрелгәннән соң, бергә җыелган 120 гә якын шәкерт арасында «кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям» дә булган (Рәсүлләр 1:3—15). Бу хатын-кызларның күбесе, ә бәлки, барысы да б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда өске бүлмәдә булганнар. Ул көнне могҗиза булган: Гайсәнең шәкертләренә изге рух бирелгән, һәм алар төрле телләрдә сөйләшә башлаганнар (Рәсүлләр 2:1—12).

Ир-атлар да, хатын-кызлар да үзләрендә Йоил 2:28, 29 дагы сүзләрнең үтәлешен күргәннәр. Илленче көн бәйрәмендә бу сүзләрне рәсүл Петер өземтә итеп китергән: «Аллаһы әйтә: „Ахыр көннәрдә Үз Рухымны коярмын бар кешеләргә. Улларыгыз, кызларыгыз Мин әйткән сүзләрне игълан итәрләр... Үз Рухымны коярмын ир-ат колларыма да, хатын-кыз колларыма да. Һәм Мин әйткән сүзләрне игълан итәрләр алар да» (Рәсүлләр 2:13—18). Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменнән соң да мәсихче хатын-кызларга изге рухның кадерле бүләкләре бирелгән булган. Алар чит телләрдә сөйләшкәннәр һәм пәйгамбәрлек иткәннәр, бу алар һәрвакыт киләчәк вакыйгаларны әйткәннәр дигәнне аңлатмый, алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләгәннәр.

Рәсүл Паул Рим шәһәрендәге мәсихчеләргә язган хатында «кыз кардәше Фойбә» турында җылылык белән сөйли һәм аларга аны тәкъдим итә. Ул шулай ук «Труфайна белән Труфуса» турында яза һәм аларны «Раббы өчен бик тырышып хезмәт итүчеләр» дип атый (Римлыларга 16:1, 2, 12). Бу хатын-кызлар беренче мәсихче җыелышларда җитәкчеләр итеп билгеләнгән булмаса да, Аллаһы аларны һәм күп кенә башка хатыннарны күктәге Патшалыкта үзенең Улы, Гайсә Мәсих, белән булыр өчен сайлаган (Римлыларга 8:16, 17; Гәләтиялеләргә 3:28, 29).

Бүген Аллаһыдан куркып яшәгән хатыннар мөһим һәм хөрмәтле эшне башкара! «Сөенеч әйтүчеләргә [хатын-кызларга] Ходай зур куәте белән сүз иңдергән»,— дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 67:12). Андый хатын-кызлар мактауга лаек. Мәсәлән, алар Изге Язмалар өйрәнүләрен оста алып бара, һәм бу күп кешеләргә хак тәгълиматларны кабул итәргә булыша, ә бу Аллаһыны шатландыра. Үз балаларына Йәһвә Шаһите булырга булышкан һәм җыелышта күп йөкләмәләре булган ирләренә ярдәм иткән мәсихче хатыннар да мактауга лаек (Гыйбрәтле сүзләр 31:10—12, 28). Аллаһы ялгыз мәсихче хатын-кызларга да хөрмәтле урын биргән. Шуңа күрә мәсихче абый-кардәшләргә «өлкән хатыннарны, анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек үгетлә» дигән киңәш бирелә (1 Тимутегә 5:1, 2).

Ир-атларның төрле йөкләмәләре

Мәсихче ир-атның Аллаһы биргән вазифасы бар, һәм ул аны үтәргә тиеш. Паул болай дигән: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көринтлеләргә 11:3). Ир-атның да башы бар, ул Мәсих. Ир-ат Мәсих алдында һәм ахыр чиктә Аллаһы алдында хисап бирергә тиеш. Һәм Аллаһы ир кешенең үз гаиләсе белән яратып җитәкчелек итүен тели (Эфеслеләргә 5:25). Кеше яратылган вакытта да бу шулай булган.

Изге Язмалардан шуны күрәбез: ир кеше баш булганга, Аллаһы аңа тиешле йөкләмәләр биргән. Мәсәлән, Йәһвә Нух пәйгамбәргә Туфан вакытында котылыр өчен көймә төзергә кушкан (Яратылыш 6:9—7:24). Ибраһимга аның орлыгы аша җирдә яшәгән бар гаиләләр һәм халыклар фатихаланган булачак дигән вәгъдә бирелгән. Бу орлыкның төп өлеше — Гайсә Мәсих булган (Яратылыш 12:3; 22:18; Гәләтиялеләргә 3:8—16). Аллаһы Муса пәйгамбәргә Исраил халкын Мисырдан чыгарырга кушкан (Чыгыш 3:9, 10, 12, 18). Йәһвә Муса аша Муса Кануны яки Канун килешүе дип аталган законнар җыентыгын биргән (Чыгыш 24:1—18). Шулай ук Изге Язмаларны язуда ир-атлар гына катнашкан.

Мәсихче җыелышның Башы буларак, Гайсә кеше төрендә «бүләкләр өләшкән» (Эфеслеләргә 1:22; 4:7—13). Паул җыелыш өлкәннәре турында язганда ир-атларга мөрәҗәгать итә (1 Тимутегә 3:1—7; Титуска 1:5—9). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында мәсихче өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып ир-атлар хезмәт итә (Филиппуйлыларга 1:1, 2; 1 Тимутегә 3:8—10, 12). Мәсихче җыелышта көтүчеләр вазифасын ир-атлар гына үти (1 Петер 5:1—4). Әмма, инде әйтелгәнчә, хатын-кызларның Аллаһы биргән күп хөрмәтле йөкләмәләре бар.

Һәрберсе үз урынында бәхетле

Аллаһы биргән йөкләмәләрне үтәү ир-атларга да һәм хатын-кызларга да бәхет китерә. Ирләр һәм хатыннар Мәсихнең һәм аның җыелышының үрнәген тотсалар, аларның гаилә тормышы бәхетле булачак. «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз,— дип язган Паул.— Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын» (Эфеслеләргә 5:25—33). Шуңа күрә ирләр гаиләләре белән җитәкчелек иткәндә моны үз-үзләре турында гына уйлап түгел, ә ярату белән башкарырга тиеш. Мәсихнең җыелышы камил кешеләрдән тормый. Әмма Гайсә җыелышны ярата һәм аның турында кайгырта. Нәкъ шулай ук мәсихче ирләр дә үз хатыннарын яратырга һәм алар турында кайгыртырга тиеш.

Ә мәсихче хатын «ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33). Бу яктан үрнәкне ул җыелыштан ала. Эфеслеләргә 5:21—24 тә болай дип әйтелә: «Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең — Үз тәненең Коткаручысы. Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар». Хатынга кайвакыт үз иренә буйсыну авыр булса да, «Раббыга иман итүчеләр үзләрен» шулай тотарга тиеш (Көлессәйлеләргә 3:18). Хатын иренә буйсынып, Раббы Гайсә Мәсихкә шатлык китерә. Ул моны истә тотса, аңа иренә буйсыну җиңелрәк булачак.

Мәсихче хатынның ире Йәһвә Шаһите булмаса да, ул аның җитәкчелегенә буйсынырга тиеш. Рәсүл Петер болай дип язган: «Хатыннар... ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Петер 3:1, 2). Үз ирен, Ибраһимны, хөрмәт иткән Сара фатихаланган булган: ул Исхакның әнисе булган һәм Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән (Еврейләргә 11:11, 12; 1 Петер 3:5, 6). Үзләрен Сара кебек тоткан хатыннарны Аллаһы һичшиксез фатихалаячак.

Ир-ат белән хатын-кызлар үзләренең Аллаһы биргән вазифаларын үтәсә, тыныч һәм тату яши алачаклар. Бу чын бәхет китерә. Һәм иң мөһиме: үзенең Аллаһы биргән вазифасын үтәгән һәрбер кешене Аллаһы чыннан да хөрмәткә лаек кеше дип саный.

[7 биттәге рамка]

Аллаһы биргән вазифалары турында алар нәрсә уйлый

«Ирем гаилә белән ярату һәм игелек күрсәтеп җитәкчелек итә,— дип әйтә Сьюзен.— Без гадәттә киңәшләшәбез, һәм ирем берәр карарга килсә, мин бу карар безнең барыбызга да файда китерәчәген беләм. Йәһвә миңа биргән вазифаны үтәү миңа чын бәхет китерә. Бу никахыбызны ныгыта. Без якын дуслар һәм рухи максатларга бергә омтылабыз».

Минди исемле бер мәсихче хатын болай дип сөйли: «Йәһвә хатын-кызларга биргән вазифа аның безне яратуын күрсәтә. Мин бу ярату өчен рәхмәтемне Йәһвәгә, гаилә һәм никахка нигез Салучыга, иремне хөрмәт итеп һәм аңа җыелыш йөкләмәләрен үтәргә булышып күрсәтәм».

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Ир-атлар баш булганга, Аллаһы Нухка, Ибраһимга һәм Мусага төрле йөкләмәләр биргән

[7 биттәге иллюстрация]

Хатын-кызларга «Ходай зур куәте белән сүз иңдергән»