Йәһвә — рәхмәтле Аллаһы
Йәһвә — рәхмәтле Аллаһы
«Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 6:10).
1. Йәһвә Моаб кызы Рутны кадерләгәнен ничек күрсәткән?
ЙӘҺВӘ аның ихтыярын чын күңелдән үтәр өчен көч куйган кешеләрнең тырышлыкларын бик нык кадерли һәм мул итеп фатихалый (Еврейләргә 11:6). Богаз исемле тугры кеше Аллаһының бу искиткеч сыйфатын белгән. Үзенең тол калган каенанасы турында кайгырткан Моаб кызы Рутка Богаз болай дигән: «Кылган игелегең өчен Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын... сине — Раббы үзе бүләкләсен!» (Рут 2:12). Аллаһы Рутны фатихалаганмы? Һичшиксез! Аның турында хәтта Изге Язмаларда язылган! Өстәвенә, Рут Богазга кияүгә чыккан һәм Давыт патша белән Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән (Рут 4:13, 17; Маттай 1:5, 6, 16). Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләрен кадерли һәм бүләкли. Без Изге Язмаларда язылган күп санлы андый мисалларның берсен генә карап чыктык.
2, 3. а) Ни өчен Йәһвәнең рәхмәтле булуы гаҗәеп? б) Ни өчен Йәһвә хезмәттә куйган тырышлыкларыбызны кадерли? Мисал китерегез.
2 Йәһвә рәхмәтле булмаса, үзен гаделсез тота дип санар иде. Еврейләргә 6:10 да болай дип әйтелә: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак». Ни өчен бу сүзләр гаҗәеп? Чөнки Аллаһы үзенә тугры булган кешеләрне, алар гөнаһлы һәм Аллаһы даныннан мәхрүм булсалар да, кадерли һәм бүләкли (Римлыларга 3:23).
3 Без камил түгел, шуңа күрә без кайвакыт Йәһвә хакына кылган эшләребез кечкенә һәм аның фатихасына лаек түгел дип уйларга мөмкин. Әмма Йәһвә безнең эчке теләкләребезне һәм шартларыбызны күрә, һәм без аңа чын күңелдән хезмәт иткәндә, моны кадерли (Маттай 22:37). Бер мисал карап чыгыйк. Әни кеше үз өстәлендә бүләк — гади генә муенса күрә. Ул әллә ни кыйммәтле түгел, һәм әни кеше аны читкә алып куеп тиздән оныта да алыр иде. Әмма открыткадан шуны белә: муенсаны аның кечкенә кызы бүләк иткән һәм аны сатып алыр өчен бар булган акчасын тоткан. Хәзер ул бу бүләккә башкача карый башлый. Бәлки, елап, ул үз кызын кочаклый һәм аңа чын күңелдән рәхмәтен белдерә.
4, 5. Гайсә рәхмәтле булуда ничек Йәһвәгә охшарга тырышкан?
4 Йәһвә безнең эчке теләкләребезне һәм мөмкинлекләребезнең чикле булуын күрә, һәм без аңа иң яхшысын биргәндә, зурмы ул яки кечкенәме, шатлана. Гайсә бу яктан үз Әтисеннән үрнәк алган һәм аның камил чагылышы булган. Изге Язмаларда фәкыйрь тол хатын салган акча турында әйтелгәнне искә төшерик. «Гайсә як-ягына карады һәм байларның сәдака сандыгына сәдака салуын күрде. Шулай ук фәкыйрь тол хатынның да ике вак акча салуын күрде һәм әйтте: „Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды. Чөнки тегеләрнең барысы да үзләреннән артканын Аллаһыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү өчен кирәк булган бар булганын салды“» (Лүк 21:1—4).
5 Гайсә бу хатынның тол һәм фәкыйрь булуын белеп, аның бүләген югары бәяләгән. Моны Йәһвә турында да әйтеп була (Яхъя 14:9). Шартларыбызга карамастан, без рәхмәтле Аллаһыбызның һәм аның Улының хуплавын ала алабыз. Моны белү көч өсти.
Йәһвә хәбәш кешесен бүләкләгән
6, 7. Йәһвә ни өчен һәм ничек итеп Авдемелехка үз рәхмәтен белдергән?
6 Изге Язмаларда язылган күп очраклар шуны күрсәтә: Йәһвә аның ихтыярын үтәүче кешеләрне бүләкли. Аллаһыдан куркып яшәгән Авдемелех исемле хәбәш кешесенең мисалын карап чыгыйк. Ул Иремия көннәрендә яшәгән һәм тугры булмаган яһүд патшасы Седекиянең йортында хезмәтче булган. Яһүдия мирзалары Иремия пәйгамбәрне фетнәгә котыртуда гаепләп, аны ачлыктан үлсен дип чокырга ташлаганнар (Иремия 38:1—7). Иремияне вәгазьләгән хәбәре өчен шулай мәрхәмәтсез эзәрлекләгәннәр. Авдемелех моны белгән һәм үз тормышын куркыныч астына куеп патшага барган. «Патша әфәндем! Иремия пәйгамбәрне чокырга ташлап, бу кешеләр начарлык эшләделәр; ул анда ачлыктан үләчәк»,— дигән ул кыюлык белән. Һәм, патша кушуы буенча, Авдемелех 30 кеше алып, Аллаһы пәйгамбәрен чокырдан чыгарган (Иремия 38:8—13).
7 Авдемелех иман белән эш иткән, һәм бу иман аңа, бәлки, булган куркуын җиңәргә булышкан. Йәһвә моны күргән һәм Авдемелехка үз рәхмәтен белдереп, Иремия пәйгамбәр аша болай дигән: «Менә мин бу шәһәр турында әйткән сүзләремне аңа [шәһәргә] игелек түгел, ә явызлык китереп үтәячәкмен... әмма сине мин ул көнне коткарачакмын... һәм сине син курыккан кешеләр кулына бирмәячәкләр. Мин сине коткарачакмын... һәм синең җаның сиңа табыш урнына булачак, чөнки син миңа өметләндең» (Иремия 39:16—18). Әйе, Йәһвә Авдемелехны һәм Иремияне Яһүдиянең явыз мирзаларыннан, ә соңрак Иерусалимны җимергән бабыллылардан коткарып калган. «[Йәһвә] Үз изгеләренең җаннарын саклый; аларны гөнаһлылар кулыннан коткара»,— дип әйтелә Мәдхия 96:10 да.
«Яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер»
8, 9. Йәһвә өчен нинди догалар кадерле, һәм Гайсә мисалы моны ничек күрсәткән?
8 Изге Язмаларда шулай ук дога турында әйтелгән өзекләр дә Йәһвә безнең тугрылыгыбызны кадерли икәнен күрсәтә. «Гадел кешенең догасын Ул [Аллаһы] мәгъкуль күрер»,— дип язган бер акыл иясе (Гыйбрәтле сүзләр 15:8). Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләр бар кеше алдында дога кылган: алар моны тәкъва булганга түгел, ә кеше алдында үзләрен күрсәтер өчен эшләгән. «Алар тулысынча әҗерләрен алдылар»,— дигән Гайсә. Һәм үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер» (Маттай 6:5, 6).
9 Әлбәттә, Гайсәнең кешеләр алдында дога кылу дөрес түгел дип әйтәсе килмәгән, юк. Гайсә кайбер очракларда үзе дә кешеләр алдында дога кылган (Лүк 9:16). Йәһвә безнең кеше күрсен дип түгел, ә эчкерсез йөрәк белән дога кылуыбызны кадерли. Никадәр нык Йәһвәне яратканыбызны һәм никадәр нык аңа ышанганыбызны безнең шәхси догаларыбыз күрсәтә. Гайсә еш кына аулакта дога кылырга мөмкинлек эзләгән, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк. Бер тапкыр ул дога кылыр өчен «яктырганчы ук... торган». Икенче тапкыр «аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга менгән». Ә 12 рәсүлне сайлар алдыннан ул төне буе дога кылган (Марк 1:35; Маттай 14:23; Лүк 6:12, 13).
10. Догаларыбыз эчкерсез булганда һәм аларда тирән хисләребез чагылганда, нәрсәгә шикләнмәскә була?
10 Йәһвә үз Улының чын күңелдән әйтелгән догаларын бик зур игътибар белән тыңлагандыр! Кайвакыт «Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елаган... һәм... Аллаһы ихтыярына буйсынучы буларак, Аның ялваруы Аллаһыга барып ирешкән» (Еврейләргә 5:7; Лүк 22:41—44). Догаларыбыз эчкерсез булганда һәм аларда тирән хисләребез чагылганда, күктәге Атабыз аларны игътибар белән тыңлый һәм безнең хәлгә керә. Моңа бер дә шикләнмәскә була. Әйе, «чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын» (Мәдхия 144:18).
11. Безнең башкалар күрмәгәндә эшләгән эшләребез Йәһвәгә ничек тәэсир итә?
11 Әгәр Йәһвә безнең үзенә яшертен дога кылуыбызны кадерли икән, беркем күрмәгәндә аңа буйсынуыбыз аның өчен тагы да кадерлерәк! Әйе, Йәһвә безнең ялгыз калып эшләгән эшләребезне күрә (1 Петер 3:12). Беркем дә күрмәгәндә Аллаһыга тугры һәм тыңлаучан булып калуыбыз Йәһвәгә «бөтен йөрәгебез белән» хезмәт итүебезне, ягъни безнең эчке теләкләребез саф икәнен һәм безнең дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булуыбызны күрсәтә (1 Паралипоменон 28:9). Андый тәртип Йәһвә йөрәген сөендерә! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; 1 Яхъя 3:22).
12, 13. Ничек без үз акылыбызны һәм йөрәгебезне саклый алабыз, һәм ничек без тугры шәкерт Натанаил кебек була алабыз?
12 Тугры мәсихчеләр акыл белән йөрәкне боза торган яшерен гөнаһлардан үзләрен саклый. Мәсәлән, алар порнография һәм көч куллану белән бәйле бернәрсә дә карамыйлар. Әйе, кешеләрдән кайбер гөнаһларны яшереп була, әмма: «Аллаһы... алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Аңа хисап бирәчәкбез». Без моны бик яхшы аңлыйбыз (Еврейләргә 4:13; Лүк 8:17). Йәһвә яратмаганны эшләмәскә тырышып, без вөҗданыбызны саф килеш саклыйбыз, һәм Аллаһы безне хуплый икәнен белеп шатланабыз. Йәһвә, һичшиксез, «шиксез йөрүче, дөреслек кылучы, күңелендә хакны сөйләүче» кешене кадерли (Мәдхия 14:1, 2).
13 Ничек соң безгә явызлык белән тулган бу дөньяда яшәп, үз акылыбызны һәм йөрәгебезне сакларга? (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Эфеслеләргә 2:2). Безгә Йәһвә рухи яктан биргән бар нәрсәне кулланырга кирәк. Шулай ук безгә игелек эшләргә һәм явызлыктан качарга кирәк. Без моны тизрәк эшләргә тиеш: дөрес булмаган теләкләр бездә ныгып гөнаһ кылуга китермәсен (Ягъкуб 1:14, 15). Гайсә Натанаил турында: «Менә... [кеше], аңарда һичнинди мәкер юк»,— дигән. Безнең турыда Гайсә шулай әйтсә, без шатланыр идек (Яхъя 1:47). Натанаил, ягъни Бартулумай, соңрак Гайсәнең 12 рәсүленең берсе булып киткән (Марк 3:16—19).
«Рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани»
14. Башкалардан аермалы буларак, Гайсә Мәрьям эшләгән эштә нәрсә күргән?
14 Гайсә «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» буларак, Аллаһыга чын күңелдән хезмәт иткән кешеләргә рәхмәтле, чөнки ул үз Әтисенең, Йәһвәнең, үрнәген камил рәвештә тота (Көлессәйлеләргә 1:15). Мәсәлән, үлеменә биш көн калганда, ул үзенең кайбер шәкерте белән Бәйтәния авылындагы Шимун йортында кунак булган. Шул кичне Лазар белән Мартаның апасы Мәрьям «нард үсемлегеннән ясалган бер кадак бик кыйммәтле (хезмәтченең еллык хезмәт хакына тиң) хуш исле саф май алып», Гайсәнең аякларына һәм башына салган (Яхъя 12:3). «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә?» — дип сораган берсе. Әмма Гайсә Мәрьям эшләгән эшкә башка караш белән караган. Ул бу эштә зур юмартлык һәм тирән мәгънә күргән, чөнки тиздән ул үләргә тиеш булган һәм аны күмәргә тиеш булганнар. Шуңа күрә Гайсә Мәрьямне шелтәләмәгән, ә мактаган һәм: «Яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләгәне хакында сөйләячәкләр»,— дигән (Маттай 26:6—13).
15, 16. Гайсәнең җирдә яшәве һәм Аллаһыга хезмәт итүе безгә нинди файда китерә?
15 Безнең кеше хәленә керә алучы һәм шундый рәхмәтле Юлбашчыбыз — Гайсә Мәсих бар! Йәһвә Гайсә өчен мөһим рольне алдан билгеләп куйган, һәм җирдәге тормышы Гайсәне бу эшне үтәргә әзерләгән. Ул башта майланган мәсихчеләрнең, аннан соң бөтен дөньяның Баш Рухание һәм Патшасы булырга тиеш булган (Көлессәйлеләргә 1:13; Еврейләргә 7:26; Ачылыш 11:15).
16 Гайсә кешеләрне әле җиргә килгәнче махсус ярату белән яраткан (Гыйбрәтле сүзләр 8:31). Җирдә яшәгәндә ул безнең Аллаһыга хезмәт иткәндә кичергән авырлыкларыбызны тагы да яхшырак аңлый башлаган. «Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Чөнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала»,— дип язган Паул. Гайсә «безнең җитешмәгән якларыбызны аңлый» һәм «безгә теләктәшлек итә» ала, чөнки «Ул безнең кебек үк сыналган, ләкин һич кенә дә гөнаһ кылмаган» (Еврейләргә 2:17, 18; 4:15, 16).
17, 18. а) Кече Азиядәге 7 җыелышка язылган хатлар Гайсә үз шәкертләренең хәленә керә ала һәм аларны кадерли икәнен ничек күрсәтә? б) Майланган мәсихчеләр нәрсәгә әзерләнгән?
17 Гайсә аның шәкертләре сынаулар кичергәндә, аларның хәлен аңлый. Бу аеруча аның терелтелүеннән соң күренгән. Гайсәнең Кече Азиядәге 7 җыелышка рәсүл Яхъя аша биргән хатларын карап чыгыйк. Смурна җыелышына ул: «Синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм»,— дигән. Гайсәнең асылда болай дип әйтәсе килгән: «Мин син кичергән авырлыкларны бик яхшы аңлыйм; сиңа нәрсәләр аша үтәргә туры килә икәнен беләм». Гайсә үзе газап чиккән һәм хәтта үлем аша үткән, шуңа күрә ул аларның хәленә керә алган һәм аның: «Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен»,— дип әйтергә хакы булган (Ачылыш 2:8—10).
18 Җиде җыелышка язылган хатлар шуны күрсәтә: Гайсә үз шәкертләренең авырлыкларын бик яхшы белә һәм аларның саф калуларын бик кадерли (Ачылыш 2:1—3:22). Шуны онытмыйк: Гайсә бу хатларны күктә үзе белән бергә идарә итәргә өметләнгән майланган мәсихчеләргә язган. Үз Раббыларының эзләре буенча барып, алар кеше хәленә керә алучы руханилар булырга — бик мөһим роль үтәргә әзерләнгәннәр. Алар савыктыруга мохтаҗ кешелеккә Мәсихнең йолым корбаныннан файда алырга булышачак (Ачылыш 5:9, 10; 22:1—5).
19, 20. Бихисап күп кеше санына кергән кешеләр Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтләрен ничек белдерәләр?
19 Әлбәттә, Гайсә, үзенең майланган шәкертләрен яраткан кебек, үзенә тугры булган «башка сарыкларны» да ярата. «Башка сарыклар» — бу «һәр милләттән» чыккан «бихисап күп кешене» тәшкил иткән миллионлаган кеше, һәм алар булачак «зур газапны» кичереп чыгачак (Яхъя 10:16; Ачылыш 7:9, 14). Алар Гайсәнең йолым корбанын һәм үзләренең җирдә мәңге яшәү өметен кадерлиләр, шуңа күрә аның янына җыелалар. Алар үз рәхмәтләрен ничек белдерәләр? Алар Аллаһыга «көне-төне хезмәт итәләр» (Ачылыш 7:15—17).
20 27—30 нче битләрдә күрсәтелгән 2006 хезмәт елының бөтендөнья отчеты бу тугры хезмәтчеләр чыннан да Йәһвәгә «көне-төне хезмәт итәләр» икәнен күрсәтә. Бер ел эчендә алар майланган мәсихчеләрнең чагыштырмача кечкенә төркеме белән вәгазьдә 1 333 966 199 сәгать үткәргәннәр. Бу 150 000 елдан артык вакыт дигән сүз!
Һәрвакыт рәхмәтле бул!
21, 22. а) Ни өчен мәсихчеләр аеруча бүген рәхмәтле булырга тиеш? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?
21 Йәһвә һәм аның Улы камил булмаган кешеләрнең хәленә керә ала һәм аларга рәхмәтле. Әмма кешеләрнең күпчелеге, кызганычка каршы, үз мәшәкатьләренә «чумып» яши һәм Аллаһы турында әз уйлый. «Соңгы көннәр» турында язганда, рәсүл Паул: «Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан [булырлар]... яхшылыкны белмәсләр»,— дигән (2 Тимутегә 3:1—5). Чын мәсихчеләр андый кешеләрдән аерылып тора: алар эчкерсез дога кылып, тыңлаучан булып һәм чын күңелдән хезмәт итеп, Аллаһы алар хакына эшләгән бар нәрсә өчен рәхмәтләрен белдерә! (Мәдхия 61:9; Марк 12:30; 1 Яхъя 5:3).
22 Чираттагы мәкаләдә без Йәһвәнең безгә ярату белән биргән кайбер рухи бүләкләрен карап чыгарбыз. Бу безгә Аллаһы безнең хакка эшләгән бар «игелекле... бүләкләр» өчен тагы да рәхмәтлерәк булырга булышачак (Ягъкуб 1:17).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Йәһвә үзенең рәхмәтле Аллаһы булуын ничек күрсәтә?
• Безне беркем күрмәгәндә, без Йәһвә йөрәген ничек сөендерә алабыз?
• Гайсә рәхмәтле булуын ничек күрсәткән?
• Җирдәге тормышы Гайсәгә кызганучан һәм рәхмәтле идарәче булып китәргә ничек булышкан?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[18 биттәге иллюстрация]
Әни кеше өчен үз баласының гади генә бүләге бик кадерле. Йәһвә дә без аңа иң яхшысын биргәндә моны кадерли