Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәнне үтәргә булышыгыз

Кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәнне үтәргә булышыгыз

Кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәнне үтәргә булышыгыз

«Ә орлыкларның уңдырышлы җиргә төшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр» (ЛҮК 8:15).

1, 2. а) «Хак тәгълиматлар» дигән китап нинди максат белән бастырылган? б) Соңгы елларда Йәһвә үз халкын Мәсих шәкертләре әзерләү эшендә ничек фатихалый?

 «БУ КИТАП искиткеч. Ул кешеләргә дә, минем үземә дә ошый. Бу китапны кулланып, Изге Язмалар буенча өйрәнүне ишек янында башлап була». Бу сүзләрне «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» a дигән китап турында гомуми пионер булып хезмәт иткән бер Йәһвә Шаһите әйткән. Олы яшьтәге бер вәгазьче бу китап турында болай дигән: «Мин инде 50 ел вәгазьлим һәм күп кешеләргә Йәһвә белән танышырга булыштым. Әмма мин шунсын әйтергә тиеш: бу китапка тиң басма юк. Андагы ачык мисаллар һәм рәсемнәр мине сокландыра». Бу китап турында әйтелгән сүзләр белән син ризамы? Изге Язмалар буенча өйрәнүләр үткәрер өчен бастырылган бу китап сиңа Гайсә Мәсихнең мондый әмерен үтәргә булышачак: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20).

2 Йәһвәнең 6 600 000 гә якын Шаһите Гайсәнең шәкертләр әзерләргә дигән әмерен ашкынып үти. Һичшиксез, бу Йәһвәне шатландыра! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Һәм ул үз хезмәтчеләренең тырышлыкларын фатихалый. Мәсәлән, 2005 хезмәт елында яхшы хәбәр 235 илдә һәм территориядә вәгазьләнде. Уртача 6 061 500 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелде. Нәтиҗәдә, күп кешеләр Аллаһы Сүзен ишеткәннәр һәм аны «кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иткәннәр» (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Соңгы ике елда Мәсихнең 500 000 нән артык яңа шәкерте үз тормышларын Изге Язмаларның нормаларына туры китереп, үзләрен Йәһвәгә багышладылар.

3. Бу мәкаләдә «Хак тәгълиматлар» дигән китапка бәйле нинди сораулар каралачак?

3 Әлбәттә, кеше белән Изге Язмаларны өйрәнү шатлык китерә! Бөтен җир шарында әле дә «ихлас һәм яхшы күңелле» кешеләрне очратып була. Алар Аллаһы сүзен ишеткәч, «сүзне тоталар... түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр» (Лүк 8:11—15). «Хак тәгълиматлар» дигән китапны шәкертләр әзерләү эшендә ничек кулланырга? Әйдә моны карап чыгыйк. Без өч сорауга җавап алырбыз: 1) Изге Язмалар буенча өйрәнүне ничек башларга? 2) Ничек аны оста үткәрергә? 3) Ничек кешегә Изге Язмалар өйрәнүче генә түгел, ә шулай ук Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булырга булышырга?

Изге Язмалар буенча өйрәнүне ничек башларга?

4. Ни өчен кайбер кешеләр Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашмаска мөмкин, һәм ничек аларга булышырга?

4 Сиңа киң инешнең икенче ярына сикереп чыгарга тәкъдим итсәләр, син, бәлки, ризалашмассың. Әмма инеш төбенә икенче якка чыгарга уңайлы итеп ташлар куелса, син бәлкем теләп ризалашырсың. Нәкъ шулай ук эше күп булган кеше дә Изге Язмаларны өйрәнер өчен күп вакыт һәм көч кирәк булачак дип уйлап, өйрәнергә ризалашмыйдыр. Андый кешегә ничек булышырга? Аның белән тирән мәгънәле темага кыска гына фикер алышып алырга кирәк. «Хак тәгълиматлар» китабы ярдәмендә кызыксынган кешедә Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнергә теләк үстереп була. Яхшы әзерләнеп килсәң, һәрбер очрашу кешене Йәһвә белән дуслыкка тагын бер адым ясарга дәртләндерәчәк.

5. Ни өчен «Хак тәгълиматлар» китабын укып чыгарга кирәк?

5 Әмма «Хак тәгълиматлар» китабы буенча өйрәнү башлар алдыннан, сиңа үзеңә аның белән танышып чыгарга кирәк. Син бу китапны укып чыктыңмы? Бер ир белән хатын ял итәргә киткәндә бу китапны үзләре белән алганнар. Алар пляжда ятканда аны укый башлаганнар. Пляжда сатып йөрүче бер хатын алар янына килгәч «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны күргән. Берничә сәгать элек бу хатын Аллаһыга дога кылып Изге Язмаларны аңларга булышсын дип үтенгән һәм моның турында аларга сөйләгән. Ир белән хатын аңа бу китапны шатлык белән биргәннәр. Бу басманы укып яки кабат укып чыгар өчен син вакыт белән «дөрес файдаланасыңмы»? (Эфеслеләргә 5:15, 16). Аны, мәсәлән, берәрсен көткәндә, эштәге төшке аш яки мәктәптәге тәнәфес вакытында укып була. Шулай итеп син бу китап белән яхшырак танышырсың. Өстәвенә, синең башка кешеләр белән бу басма турында сөйләшергә мөмкинлек туачак.

6, 7. Ничек «Хак тәгълиматлар» дигән китап ярдәмендә Изге Язмалар буенча өйрәнү башлап була?

6 Вәгазьдә бу китапны тәкъдим иткәндә 4, 5 нче битләрдәге рәсемнәрне һәм Изге Язмалардан алынган өзекләрне һәм 6 нчы биттәге сорауларны куллан. Сөйләшүне болай башлап була: «Бүген кешеләр күп авырлыклар белән очраша. Ничек аларны чишәргә? Ышанычлы җитәкчелекне кайдан табып була?» Кеше биргән җавапны игътибар белән тыңлагач, 2 Тимутегә 3:16, 17 дә язылган сүзләрне укып чык. Һәм шуны аңлат: Изге Язмаларда кешеләрнең проблемаларын ничек чишәргә икәне әйтелә. Шуннан соң китапның 4, 5 нче битләрен ач һәм сорау бир: «Сез бу үзгәрешләрнең кайсысын күрергә теләр идегез?» Кеше рәсемнәрнең берәрсен сайлагач: «Китапны тотып торыгызчы»,— дип әйт тә һәм Изге Язмалардан тиешле шигырьне укып бир. Яки китапның үзеннән укы. Шуннан соң 6 нчы биттәге текстны укы һәм: «Бу алты сорауның кайсысына сез җавап алырга теләр идегез?» — дип сора. Кеше аларның берәрсен сайлагач, бу сорауга җавап бирелә торган бүлекне күрсәт, аңа китапны калдыр, һәм бу бүлекне карап чыгар өчен кабат килеп-китү турында сөйләшеп куй.

7 Мондый кереш сүзләр өчен 5 минутка якын вакыт кирәк. Әмма бу вакыт эчендә син кешене борчыган сорау белән танышасың, Изге Язмалардан ике өзек укыйсың һәм кабат килеп-китү өчен нигез сала аласың. Бу кыска гына сөйләшү кешегә, бәлкем, нык тәэсир итәчәк. Шуңа күрә хәтта эше күп булган кеше дә синең белән кабат очрашырга шат булыр, һәм син аңа «тормышка керә торган» юлга басар өчен чираттагы адымны ясарга булышырсың (Маттай 7:14). Соңрак, кеше күбрәк кызыксына башлагач, өйрәнү өчен күбрәк вакыт бүлеп куярга кирәк. Моның өчен кешегә утырырга һәм өйрәнүне озаграк үткәрергә тәкъдим итеп була.

Ничек өйрәнүне оста үткәрергә

8, 9. а) Өйрәнүчене булачак сынауларга һәм киртәләргә ничек әзерләп була? б) Нык иманны «төзер» өчен, утта янмый торган материалларны кайдан табарга?

8 Кеше Изге Язмаларда әйтелгәнне үти башлагач, аңа, бәлки, рухи үсүенә комачаулый алган киртәләр аша үтәргә туры килер. «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дигән рәсүл Паул (2 Тимутегә 3:12). Ул андый сынауларны ялкын белән чагыштырган: ялкын алтын, көмеш һәм асылташларга зыян китермичә башкасын юк итә (1 Көринтлеләргә 3:10—13; 1 Петер 1:6, 7). Изге Язмаларны өйрәнүчегә сынауларда нык калырга булыша торган сыйфатлар кирәк. Аңа аларны үстерергә булышыр өчен утта янмый торган төзү материаллардан төзергә кирәк.

9 Мәдхия җырлаучы «Ходайның сүзләрен» «балчыктан арчылып, утта җиде тапкыр эретеп чистартылган көмеш» белән чагыштырган (Мәдхия 11:7). Чыннан да Изге Язмаларда нык иманны «төзер» өчен бар кыйммәтле материаллар бар (Мәдхия 18:8—12; Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6). Ә «Хак тәгълиматлар» дигән китаптан ничек Изге Язмаларны тормышта кулланырга икәнен белеп була.

10. Ничек өйрәнүчене Изге Язмаларга игътибар итәргә өйрәтеп була?

10 Өйрәнү үткәргәндә бүлекләрдә китерелгән Изге Язмалар шигырьләренә игътибар ит. Сораулар ярдәмендә өйрәнүчегә Изге Язмаларның төп шигырьләрен үзләштерергә һәм ничек аларны үзеңә карата кулланырга икәнен аңларга булыш. Кешегә ул ничек эшләргә тиеш икәнен аңлатыр урынына Гайсә үрнәген тоту яхшырак. Муса Канунын яхшы белгән кеше Гайсәгә сорау биргәч, ул аңа болай дип җавап кайтарган: «Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсың?» Ир-ат Аллаһы Сүзеннән өзек китергән, ә Гайсә аңа бу принципны ничек кулланырга икәнен аңлаткан. Өстәвенә, Гайсә ачык мисал китергән, һәм бу мисал ир-атка нинди нәтиҗәләр ясарга кирәк икәнен аңларга булышкан (Лүк 10:25—37). «Хак тәгълиматлар» дигән китапта күп кенә гади мисаллар китерелә. Алар ярдәмендә өйрәнүчене Изге Язмаларның принципларын кулланырга өйрәтеп була.

11. Өйрәнү барганда ничә абзац үтәргә кирәк?

11 Гайсә катлаулы нәрсәләрне гади сүзләр белән аңлаткан, нәкъ шулай ук бу китапта да Аллаһы Сүзе гади тел белән аңлатыла (Маттай 7:28, 29). Син дә шул принцип буенча эш ит. Фикерләрне гади, аңлаешлы һәм төгәл итеп аңлатырга тырыш. Материалны тизрәк карап чыгарга ашыкма. Абзацларны өйрәнүченең сәләтенә һәм шартларына карап үтегез. Гайсә үз шәкертләренең мөмкинлекләре чикле икәнен аңлаган һәм алар үзләштерә алганнан күбрәк сөйләмәгән (Яхъя 16:12).

12. Ничек Кушымтаны кулланырга?

12 «Хак тәгълиматлар» дигән китапның Кушымтасы бар. Анда 14 тема карала. Син өйрәтүче, һәм син өйрәнүченең ихтыяҗларын исәпкә алып ничек бу материал аңа күбрәк файда китерә ала икәнен беләргә тиеш. Мәсәлән, кеше берәр теманы авыр үзләштерсә яки элеккеге карашлары аркасында сораулар туса, Кушымтаның тиешле темасын күрсәтергә кирәк. Ул чакта ул үзе бу теманы карап чыга алачак. Әмма башка очракларда Кушымтаны бергәләп карап чыгарга кирәк. Кушымтада Изге Язмаларга нигезләнгән мөһим сорауларга җавап бар: мәсәлән, «„Җан“ һәм „рух“ дигән сүзләр нәрсә аңлата?» «„Бөек Бабыл“ нәрсә ул?». Бу темаларны өйрәнүче белән бергә карап чыгу файдалы булыр иде. Кушымтадагы темаларга сораулар китерелми. Шуңа күрә яхшы сораулар бирер өчен, аның эчтәлеген яхшы белергә кирәк.

13. Ничек дога иманны ныгыта?

13 «Әгәр йортларны Ходай салдырмаса, төзүчеләр юкка гына тырыша»,— дип әйтелә Мәдхия 126:1 дә. Шуңа күрә, өйрәнүгә әзерләнгәндә, Йәһвәгә ярдәм сорап дога кыл. Өйрәнү башында һәм азагында әйтелгән догалар шуны күрсәтсен: синең күктәге Атаң белән җылы мөнәсәбәтләрең бар. Өйрәнүчене Йәһвәгә дога кылырга дәртләндер: ул аның Сүзен аңларга акыллылык һәм Изге Язмалар принципларын кулланырга көч бирсен дип сорасын (Ягъкуб 1:5). Ул чакта кызыксынган кеше сынауларда нык калыр өчен үз иманын ныгытачак һәм рухи яктан үсәчәк.

Өйрәнүчеңә өйрәтүче булырга булыш

14. Өйрәнүчеләр нәрсәгә омтылырга тиеш?

14 Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Гайсә үз шәкертләренә «кушканнарның барын да» үтәргә өйрәнергә тиеш. Димәк, аларга Изге Язмаларны өйрәнергә дә һәм Аллаһы Сүзенә өйрәтүчеләр дә булырга кирәк (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 1:6—8). Ничек аларга булышырга?

15. Ни өчен өйрәнүчене мәсихче очрашуларга килергә өндәргә кирәк?

15 Беренче өйрәнүдән башлап өйрәнүчене үзең белән җыелыш очрашуларына йөрергә чакыр. Аңа шуны аңлат: бу очрашуларда Аллаһы Сүзенә өйрәтүчеләргә кирәкле киңәшләр бирелә. Берничә атна дәвамында һәрбер өйрәнү азагында әз генә вакыт бүлеп куй: өйрәнүчегә мәсихче очрашуларда һәм конгрессларда алган рухи өйрәтү турында сөйлә. Алар сиңа нинди файда китерә икәнен күтәренке рух белән сөйләп бир (Еврейләргә 10:24, 25). Кеше очрашуларга регуляр рәвештә килсә, ул Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булачак дип өметләнеп була.

16, 17. Өйрәнүче үзе ирешерлек нинди максатлар куя ала?

16 Өйрәнүчегә үзенә ирешерлек максатлар куярга булыш: Изге Язмалардан алынган белемнәрен дусларына һәм якыннарына сөйләргә дәртләндер. Шулай ук ул үзенә Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга максат куйсын. Кешегә Изге Язмаларны уку графигын булдырырга һәм аны тотарга булышсаң, бу гадәт аңа суга чумдырылу үткәч тә рухи яктан үсәргә булышачак. Шулай ук өйрәнүчегә «Хак тәгълиматлар» дигән китапның һәрбер бүлегеннән ким дигәндә Изге Язмаларның бер төп шигырен истә калдырырга тәкъдим ит. Шулай итеп, ул «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче» булып китәчәк (2 Тимутегә 2:15).

17 Берәрсе Изге Язмаларны өйрәнүчедән үз иманын аңлатып бирергә сораса, аңа дөрес җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Ул Изге Язмаларның шигырьләрен яттан сөйләп яки аларның эчтәлеген әйтеп бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ул тиешле шигырьне китерергә дә һәм аны аңлатып бирә алырга да тиеш. Шуңа күрә өйрәнүчегә ярдәм ит: үзең аңа иманы турында сорау бирүче хезмәттәше яки туганы бул, ә ул бу сорауларга җавап бирсен. Шуннан соң аңа ничек «басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә» икәнен күрсәт (1 Петер 3:15).

18. Әгәр өйрәнүче вәгазьдә катнашырга яраклы икән, аңа нинди ярдәм күрсәтеп була?

18 Вакыт узу белән өйрәнүче вәгазьдә катнашыр өчен яраклы булыр. Вәгазьдә катнашу — бу зур хөрмәт икәнен аңлатып бир (2 Көринтлеләргә 4:1, 7). Җыелыш өлкәннәре өйрәнүче белән сөйләшеп алып, ул суга чумдырылу үтмәгән вәгазьче булырга яраклы дигән нәтиҗәгә килсәләр, аңа гади кереш сүзләр әзерләргә булыш, һәм бергә вәгазьгә барып килегез. Аннан соң аны үзең белән вәгазьнең төрле төрләрендә катнашырга чакыр, моны регуляр рәвештә эшлә. Аны кабат килеп-китүләргә әзерләнергә һәм моны дөрес эшләргә өйрәт. Синең үрнәгең яңа вәгазьчегә яхшы яктан тәэсир итәчәк (Лүк 6:40).

«Үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткар»

19, 20. Без нинди максатлар куярга тиеш һәм ни өчен?

19 Һичшиксез, кеше «хакыйкатьне тануга ирешсен» өчен күп тырышлык куярга кирәк (1 Тимутегә 2:4). Әмма кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәннәр буенча яшәргә булышу сиңа зур шатлык һәм канәгатьлек китерәчәк (1 Тессалуникәлеләргә 2:19, 20). Безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: «без — Аллаһының хезмәттәшләре», һәм без бөтен дөньяда алып барыла торган шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз (1 Көринтлеләргә 3:9).

20 Тиздән Йәһвә Гайсә Мәсих һәм фәрештәләр аша «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартачак» (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8). Кешеләрнең тормышы куркыныч астында. «Хак тәгълиматлар» дигән китапны кулланып, бер өйрәнү булса да үткәрә аласыңмы? Бу эштә катнашып, син «үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутегә 4:16). Кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәннәрне үтәргә аеруча безнең көннәрдә булышу мөһим.

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез нәрсә белдегез?

• «Хак тәгълиматлар» дигән китап нинди максат белән чыгарылган?

• «Хак тәгълиматлар» дигән китап ярдәмендә ничек Изге Язмалар өйрәнүен башларга?

• Өйрәнүне ничек үткәрергә?

• Өйрәнүчегә Аллаһы Сүзен өйрәтүче булырга ничек булышырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Син бу китапны оста кулланасыңмы?

[14 биттәге иллюстрация]

Кыска гына сөйләшү кешедә Изге Язмаларга карата кызыксыну уятырга мөмкин

[15 биттәге иллюстрация]

Без кешене Изге Язмаларга игътибар итәргә ничек өйрәтә алабыз?

[16 биттәге иллюстрация]

Өйрәнүчегә рухи яктан үсәргә булыш