Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һәрвакыт рәхмәт хисен үстерегез

Һәрвакыт рәхмәт хисен үстерегез

Һәрвакыт рәхмәт хисен үстерегез

«Синең уйларың миңа бик кадерле, әй Ходай, Син ничек күп беләсең!» (МӘДХИЯ 138:17).

1, 2. Ни өчен без Аллаһы Сүзен кадерләргә тиеш, һәм мәдхия җырлаучы бу китап өчен үз рәхмәтен ничек белдергән?

 ЙӘҺВӘНЕҢ Иерусалимдагы гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре барганда, искиткеч әйбер табыла. Баш рухани Хелкия «Муса кулы белән бирелгән Ходай законнарының китабын» таба. Ул якынча 800 ел элек язылган булган! Бу китапны Аллаһыдан куркып яшәгән Йошия патша янына китерәләр. Йошиянең нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп карагыз! Ул бу китап никадәр кыйммәтле икәнен белә һәм шунда ук Шафан исемле күчереп язучыга бу китапны кычкырып укырга куша (2 Паралипоменон 34:14—18).

2 Безнең көннәрдә Аллаһы Сүзен тулысынча яки өлешчә миллионлаган кеше укый ала. Бу аның кыйммәтлеген, мөһимлеген киметәме? Әлбәттә юк! Чөнки анда безнең файдабыз өчен Чиксез кодрәтле Аллаһының фикерләре язылган (2 Тимутегә 3:16, 17). Аллаһы Сүзенә карата үз хисләрен белдереп, мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «Әй Алла, синең уйларың миңа бик кадерле, әй Ходай, Син ничек күп беләсең!» (Мәдхия 138:17).

3. Давыт Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кадерли торган кеше булган икәнен нәрсә күрсәтә?

3 Давыт Йәһвәне, аның Сүзен һәм аның чын гыйбадәт кылуга кагылышлы күрсәтмәләрен һәрвакыт хөрмәт иткән. Давыт үз хисләрен чагылдырып, күп матур мәдхияләр язган. Мәсәлән, Мәдхия 26:4 тә ул болай дип язган: «Гомеремнең бар көннәрендә дә Ходай өендә торуны, Ходайның матурлыгын күрүне, Аның изге йортына йөрүне... [«сокланып карап торуны», ЯД] Ходайдан сорадым, бары тик шуны гына эзлим». Борынгы еврей телендә «сокланып карап тору» дигән сүзләр уйланып туктап тору, игътибар белән, шатлык, рәхәтлек кичереп карау дигәнне аңлата. Әйе, Давыт Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кадерли торган кеше булган, ул Йәһвәнең рухи бүләкләре өчен рәхмәтле булган һәм Йәһвә ачкан хакыйкатьләрдә рәхәтлек тапкан. Аның рәхмәтле булуы үрнәк алырлык (Мәдхия 18:8—12).

Аллаһы Сүзендәге хакыйкать өчен рәхмәтле булыгыз

4. Ни өчен «Гайсә, Изге Рух белән шатланган»?

4 Кеше, бәлки, акыллыдыр яки бу дөньяда тәкәбберлеккә китерә алучы белем алгандыр, әмма Аллаһы Сүзен аңлау моңа бәйле түгел. Бу аңлауны игелек күрсәтеп Йәһвә бирә. Аллаһы андый игелекне эчкерсез йөрәкле, үзләренең рухи ихтыяҗларын аңлый торган басынкы кешеләргә күрсәтә (Маттай 5:3; 1 Яхъя 5:20). Гайсә, камил булмаган кайбер кешеләрнең исемнәре күктә язылганы турында сөйләгәндә, «Изге Рух белән шатланып әйтте: „Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм“» (Лүк 10:17—​21).

5. Ни өчен Гайсәнең шәкертләренә Патшалык турында ачыла торган хакыйкатьләрне кадерләргә кирәк булган?

5 Мондый эчкерсез догадан соң Гайсә үз шәкертләренә таба борылып болай дигән: «Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле! Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр». Әйе, Гайсә үз шәкертләрен Патшалык турында ачылган хакыйкатьләрне кадерләргә чакырган. Бу хакыйкатьләр Аллаһының моңа кадәр яшәгән хезмәтчеләренә билгеле булмаган. Алар шулай ук Гайсә көннәрендәге «зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән» яшерелгән булган (Лүк 10:23, 24).

6, 7. а) Аллаһы ачкан хакыйкатьләр өчен рәхмәтле булырга нинди сәбәпләр бар? б) Бүген ялган һәм хак дин арасында нинди аерма күренә?

6 Безнең көннәрдә рухи хакыйкатьләрне кадерләргә тагы да күбрәк сәбәпләр бар, чөнки Йәһвә үзенең халкына үз Сүзен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша тагы да тирәнрәк аңларга булыша (Маттай 24:45; Данил 12:10). Данил ахыр заманда «белем артыр» дип язган (Данил 12:4). Безнең көннәрдә Аллаһы турында «белем арта» һәм Йәһвә халкы мул итеп рухи ризык ала. Әллә алай түгелме?

7 Аллаһы халкы рухи яктан гөрләп алга бара, ә Бөек Бабыл үзенең дини карашларында буталып беткән. Нинди зур аерма! Бу аерманы күреп, ялган диннең биргән вәгъдәләренә ышанмый башлаган һәм аңа җирәнеп караган күп кешеләр хак дингә таба борылалар. Бу эчкерсез йөрәкле кешеләр Бөек Бабылның «гөнаһларында катнашырга» яки «аның бәла-казаларына дучар булырга» теләми. Йәһвә һәм аның хезмәтчеләре барлык андый кешеләрне чын мәсихчеләр җыелышына чакыралар (Ачылыш 18:2—4; 22:17).

Рәхмәтле кешеләр Аллаһыга килә

8, 9. Аггей 2:7 дәге сүзләр бүген ничек үтәлә?

8 Йәһвә үзенең гыйбадәт кылу өчен рухи йорты турында болай дип алдан әйткән булган: «Бар халыкларны селкетәм, һәм... [«бар халыклардан асылташлар килер», АМТ], һәм бу йортны дан белән тутырырмын» (Аггей 2:7). Бу гаҗәеп пәйгамбәрлек Аггей көннәрендә үтәлгән. Ул көннәрдә Аллаһы халкының туган иленә кайткан калдыгы Иерусалимда яңа гыйбадәтханә төзегән. Без Аггейның бөек рухи гыйбадәтханә турында әйткән сүзләре бүген дә үтәлә икәнен күрәбез.

9 Миллионлаган кеше Аллаһыга «рух вә хакыйкать белән табыныр» өчен бу символик гыйбадәтханәгә инде килгән. Һәр ел «бар халыклардан» йөзләгән мең «асылташлар» бу гыйбадәтханәгә җыела (Яхъя 4:23, 24). Мәсәлән, 2006 хезмәт елының бөтендөнья отчетыннан шуны күрәбез: 2006 елны 248 327 кеше Аллаһыга багышлануын күрсәтеп, суга чумдырылу үткән. Димәк, көненә уртача 680 кеше чумдырылу үткән! Алар хакыйкатьне яраталар һәм Йәһвәгә Патшалык вәгазьчеләре булып хезмәт итәргә телиләр, һәм бу Аллаһы аларны үзенә җәлеп иткәнен күрсәтә (Яхъя 6:44, 65).

10, 11. Кешеләрнең Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерли башлавын күрсәтүче мисал сөйләп бирегез.

10 Бу эчкерсез йөрәкле кешеләрнең күбесе «тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт иткән һәм аңа хезмәт итмәгән кеше арасындагы аерманы» күргәнгә, хакыйкатьне кабул иткәннәр (Малахий 3:18). Ирле-хатынлы Уэйн белән Вирджиния мисалын карап чыгыйк. Алар протестантлар динен тотканнар, әмма үзләренең күп сорауларына җавап тапмаганнар. Алар сугышны нәфрәт иткәннәр һәм руханилар солдатлар белән сугыш коралын фатихалаганда, моңа гаҗәпләнгәннәр. Вирджиния чиркәүнең якшәмбе мәктәбендә күп еллар укыткан булса да, алар олыгая барган саен үз чиркәүләрендә беркемгә дә кирәкми икәннәрен сизә башлаганнар. «Безнең янга беркем дә килми иде һәм безнең рухи хәлебез белән кызыксынмый иде,— дип сөйли алар.— Чиркәүгә безнең акчабыз гына кирәк иде. Без аптырашта идек». Ә чиркәүләре гомосексуалистларга ирек бирә башлагач, аларның күңеле тагы да ныграк суынган.

11 Шул вакытта аларның оныгы, ә соңыннан кызлары да Йәһвә Шаһите булып киткән. Бу башта Уэйн белән Вирджиниянең күңелен төшерсә дә, соңрак аларның Йәһвә Шаһитләренә карашы үзгәргән, һәм алар Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. «Өч айда,— дип сөйли Уэйн,— без Изге Язмалар турында үткән 70 елда белгәннәр белән чагыштырганда күпкә күбрәк белдек! Без Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белми идек, Патшалык һәм оҗмах җире турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк иде». Тиздән бу эчкерсез кешеләр җыелыш очрашуларына йөри һәм вәгазьдә катнаша башлаганнар. «Без бар кешеләргә хакыйкать турында сөйләргә телибез»,— дип әйтә Вирджиния. 2005 елда алар икесе дә суга чумдырылу үткән. Ул вакытта алар инде 80 нән узып киткән иде. «Без чын мәсихчеләрне таптык»,— дип әйткән алар.

Өйрәтү өчен рәхмәтле булыгыз

12. Йәһвә үз хезмәтчеләренә һәрвакыт нәрсә бирә, һәм бу безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

12 Йәһвә һәрвакыт үзенең хезмәтчеләренә үз ихтыярын үтәргә булыша. Мәсәлән, Аллаһы Нухка көймә төзергә кушкан һәм аңа төзү буенча ачык күрсәтмәләр биргән. Ул барысын, ялгышмыйча, төгәл үтәп барырга тиеш булган. Һәм Нух бу йөкләмәне үтәгән. Ни өчен? Чөнки ул «Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәгән» (Яратылыш 6:14—22). Бүген дә Йәһвә үз ихтыярын үтәр өчен үз хезмәтчеләрен әзерли. Безгә, иң беренче итеп, Аллаһының урнаштырылган Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм лаек булганнарга Гайсә Мәсихнең шәкерте булырга булышырга кирәк. Аллаһыга тыңлаучан булсак, без, Нух кебек, уңышлы булабыз. Без Йәһвәнең үз Сүзе һәм оешмасы аша биргән күрсәтмәләрен төгәл үтәргә тиеш (Маттай 24:14; 28:19, 20).

13. Йәһвә безне ничек өйрәтә?

13 Безгә бирелгән эшне үтәп чыгар өчен, без төп коралыбыз белән — Аллаһы Сүзе белән — дөрес кулланырга өйрәнергә тиеш. «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен... [Аллаһы Сүзе] өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 2:15; 3:16, 17). Йәһвә безгә, беренче гасырда кебек, мәсихче җыелыш аша бик мөһим өйрәтү бирә. Бүген бөтен дөньяда 99 770 җыелыш бар. Безгә хезмәтебездә булышыр өчен, һәр атна Теократик хезмәт мәктәбе һәм хезмәт очрашуы үткәрелә. Сез бу мөһим очрашуларга регуляр рәвештә килеп һәм анда алган белемнәрне кулланып, аларны кадерләгәнегезне күрсәтәсезме? (Еврейләргә 10:24, 25).

14. Йәһвә хезмәтчеләре Аллаһыга хезмәт итү хөрмәте өчен рәхмәтләрен ничек белдерә? (27—30 нче битләрдәге таблицага комментарийлар китерегез.)

14 Җирдә яшәгән миллионлаган кеше мондый өйрәтү өчен үз рәхмәтләрен вәгазьдә ашкыну белән катнашып күрсәтә. Мәсәлән, 2006 хезмәт елында вәгазьнең төрле төрләрендә Патшалыкның 6 741 444 вәгазьчесе катнашты. Алар вәгазьдә, шул исәптән өйдә 6 286 618 Изге Язмаларны өйрәнү үткәреп, тулаем алганда 1 333 966 199 сәгать үткәрде. Андый саннар безгә көч өсти. Бу бөтендөнья отчетында китерелгән саннарның кайберсе генә. Бу отчетны игътибар белән карап чыгыгыз. Беренче гасырда кардәшләр вәгазь эшенең уңышлары турында хәбәрләр алгач шатланганнар. Отчетны карап чыккач, сез дә көч алырсыз дип ышанабыз (Рәсүлләр 1:15; 2:5—11, 41, 47; 4:4; 6:7).

15. Ни өчен кеше чын күңелдән хезмәт иткәндә әз эшләсә дә, борчылырга тиеш түгел?

15 Йәһвәне белү һәм аның турында шаһитлек бирү — Йәһвә хезмәтчеләре өчен зур хөрмәт. Һәм аларның һәр ел көчле тавыш белән Аллаһыны мактаганнары аларның бу хөрмәтне кадерләгәннәрен күрсәтә (Ишагыйя 43:10). Олы яшьтәге, авыру һәм көчсез кардәшләребез китергән мактау корбанын тол хатын салган вак акчалар белән чагыштырып була. Әмма шуны онытмыйк: Йәһвә һәм аның Улы Аллаһыга чын күңелдән хезмәт иткән һәм көчләреннән килгәнне эшләгән бар кардәшләребезне бик кадерлиләр (Лүк 21:1—4; Гәләтиялеләргә 6:4).

16. Соңгы ун елда Йәһвә өйрәнүләр үткәрер өчен нинди басмалар биргән?

16 Йәһвә безне хезмәткә әзерли һәм шулай ук үз оешмасы аша искиткеч басмалар бирә. Соңгы ун елда «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать», «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың», «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китаплар бастырылган, һәм күптән түгел генә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап чыккан. Бу басмаларны чыннан да кадерләгән кешеләр аларны вәгазьдә уңышлы кулланалар.

«Хак тәгълиматлар» дигән китапны кулланыгыз

17, 18. а) Сез «Хак тәгълиматлар» дигән китапның нинди өлешләрен кулланырга яратасыз? б) Бу китап турында бер район күзәтчесе нәрсә дип әйткән?

17 «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап аңлаешлы, гади тел белән язылган. Аның 19 бүлеге һәм җентекле кушымтасы бар. Бу китап хезмәтебезне уңышлы алып барырга булыша. Мәсәлән, 12 нче бүлектә «Аллаһыны сөендереп яшә» дигән тема карала. Анда өйрәнүче Аллаһы дусты була алсын өчен киңәшләр бирелә. Күп кешеләр моны хәтта күз алдына да китерә алмый (Ягъкуб 2:23). Бу китап турында кайбер кешеләрнең әйткән сүзләрен карап чыгыйк.

18 Австралиядә яшәүче бер район күзәтчесе болай ди: «Бу китап шунда ук игътибарны үзенә җәлеп итә, һәм вәгазьне тыңлаган кеше сөйләшүдә катнаша башлый». Күзәтче китапны куллану җиңел ди һәм болай дип өсти: «Күп кенә Патшалык вәгазьчеләре хезмәттә кабат кыюлык һәм шатлык белән катнаша башладылар. Шуңа күрә кайберәүләр сары тышлыклы бу китапны алтын китап дип атый!»

19—21. «Хак тәгълиматлар» дигән китапның файдалы булуын күрсәтә торган мисаллар китерегез.

19 «Сезне, күрәсең, Аллаһы җибәргән»,— дип әйткән Гайанада яшәүче бер хатын үзе янына кергән пионерга. Күптән түгел генә бу хатынны аның белән бергә торучы ир-ат ташлап киткән, һәм ул ике бәләкәй бала белән калган. Пионер «Хак тәгълиматлар» дигән китапның 1 нче бүлеген ачкан да һәм аңа «Гаделсезлек Аллаһыда нинди хисләр уята?» дип исемләнгән бүлекчәнең 11 нче абзацын укып күрсәткән. «Андагы сүзләр шулхәтле аңа тәэсир иттеләр ки, ул елый башлады һәм үз кибетенең икенче башына китеп үксеп елады»,— дип әйтә пионер. Бу хатын якында гына яшәгән бер апа-кардәш белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, һәм хәзер рухи яктан үсүен дәвам итә.

20 Испаниядә яшәүче Хосе исемле кешенең авариягә эләгеп хатыны үлгән. Ул үзен юатырга тырышкан: наркотиклар куллана башлаган, психологлардан ярдәм сораган. Аны: «Ни өчен Аллаһы хатынымның үлүен рөхсәт итте?»,— дигән сорау борчыган, әмма психологлар бу сорауга җавап бирә алмаганнар. Бер тапкыр ул үзе белән бер фирмада эшләгән Франческ исемле ир-ат белән танышкан. Франческ аңа «Хак тәгълиматлар» дигән китапның «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә» дигән бүлекне карап чыгарга тәкъдим иткән. Изге Язмаларга нигезләнгән бу аңлату, шулай ук укытучы белән укучы турындагы мисал аңа бик нык тәэсир иткән. Хосе Изге Язмаларны тырышып өйрәнә башлаган, район конгрессына барган һәм хәзер Патшалык Залында үтә торган җыелыш очрашуларына йөри.

21 Польшада яшәүче Роман исемле 40 яшьлек бер бизнесмен Аллаһы Сүзенә хөрмәт белән караган. Әмма ул эштә күп вакыт үткәргән, шуңа күрә Изге Язмаларны яхшы итеп өйрәнә алмаган. Шулай да ул өлкә конгрессына барган һәм анда «Хак тәгълиматлар» дигән китапны алган. Шуннан соң аның Изге Язмаларны өйрәнүгә карашы үзгәргән. «Бу китап ярдәмендә Изге Язмаларның барлык төп тәгълиматлары бер рәсем булып күренә башлый»,— дип әйтә Роман. Хәзер ул регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнә һәм рухи яктан тиз үсә.

Рәхмәт хисен һәрвакыт үстерегез

22, 23. Бездә булган өмет өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

22 «Котылу якын!» дигән өлкә конгрессларда әйтелгәнчә, чын мәсихчеләр Аллаһы вәгъдә иткән «мәңгелек котылуны» бик көтәләр. Бу котылу Гайсә Мәсихнең түгелгән каны ярдәмендә мөмкин. Бу кыйммәтле өмет өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Иң яхшы юл — бу «тере Аллаһыга хезмәт итә алыр өчен... үлемгә китерүче гамәлләрдән чистаруыбызны» дәвам итү (Еврейләргә 9:12, 14).

23 Безнең көннәрдә күпчелек кеше үзе өчен генә яши. Шул ук вакыт 6 миллионнан артык Патшалык вәгазьчеләре Аллаһыга тугры хезмәтләрен дәвам итәләр. Бу чыннан да могҗиза. Һәм моннан шуны күрәбез: Йәһвәнең хезмәтчеләре «күрсәткән хезмәтләре Раббы алдында бушка булмаячагын белеп», Аллаһыга хезмәт итү бу зур хөрмәт икәнен аңлыйлар һәм моны кадерлиләр. Әйдәгез, һәрвакыт рәхмәт хисен үстерик! (1 Көринтлеләргә 15:58; Мәдхия 109:3).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Аллаһы биргән рухи ризык өчен рәхмәтле булуда мәдхия җырлаучы нинди үрнәк калдырган?

Аггей 2:7 дәге сүзләр ничек бүген үтәлә?

• Йәһвә үз хезмәтчеләренә үзенә уңышлы хезмәт итәр өчен нәрсә бирә?

• Син Йәһвәнең игелеге өчен үз рәхмәтеңне ничек белдерә аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә безгә үзенең ихтыярын үтәр өчен барысын бирә

[Таблица, 27—30 битләр]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2006 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ

(Басманы кара)