Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без «искиткеч итеп тудырылган»

Без «искиткеч итеп тудырылган»

Без «искиткеч итеп тудырылган»

«Мин искиткеч итеп тудырылган» (МӘДХИЯ 138:14).

1. Ни өчен күп акыллы кешеләр табигатьтәге могҗизалар өчен Аллаһыны данлыйлар?

ДӨНЬЯ барлыкка китерелгән нәрсәләр белән тулы. Алар гаҗәеп һәм соклану уята. Ничек алар барлыкка килгән? Кайберәүләр бу сорауга җавапны акылга ия Барлыкка Китерүчене исәпкә алмыйча да табып була дип уйлый. Башкалар Барлыкка Китерүчене үзсүзлеләнеп кире кагу тирә-яктагы дөньяны аңларга комачаулый дип ышана. Алар җирдәге тереклек бик катлаулы, күп төрле һәм гаҗәеп, шуңа күрә бу тереклек үзеннән-үзе килеп чыга алмаган дип саный. Куп кешеләр өчен, шул исәптән галимнәр өчен дә, моның барысы Галәмнең акылга ия, куәтле һәм игелекле Иҗат Итүчесе булганына дәлил булып тора *.

2. Давытны Йәһвәне мактарга нәрсә дәртләндергән?

2 Борынгы Исраил патшасы Давыт Иҗат Итүче үзенең бу гаҗәеп эшләре өчен мактауга лаек дип санаган. Давыт яшәгән заманда фән бүгенге кебек булмаса да, ул тирә-як Аллаһының гаҗәеп иҗади эшләре белән тулы булуын аңлаган. Давыт кеше тәненең төзелеше турында белгән, һәм инде бу белемнәр генә аңарда Аллаһының иҗади осталыгы алдында тирән курку-хөрмәт уяткан. Ул: «Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый»,— дип язган (Мәдхия 138:14).

3, 4. Ни өчен безнең һәрберебезгә Йәһвәнең эшләре турында җитди уйланырга кирәк?

3 Давыт мондый нәтиҗәгә җитди уйланудан соң килгән. Бүген мәктәпләрдә кешенең барлыкка килүе турында төрле теорияләр укыталар, шул ук хәлне масса-күләм мәгълүмат чараларында да күреп була. Бу теорияләр Аллаһыга иманны җимерәләр. Шуңа күрә, иманыбыз Давытныкы кебек булсын өчен, безгә дә җитди уйланырга кирәк. Башка кешеләргә безнең өчен уйларга рөхсәт итмик. Бу аеруча Иҗат Итүченең барлыгы һәм аның роле кебек мөһим сораулар каралганда хак.

4 Өстәвенә, Йәһвә эшләре турында уйланганда, без аңа карата рәхмәтебезне үстерәбез һәм аның вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгытабыз. Бу, үз чиратында, безне Йәһвәне яхшырак белергә һәм аңа хезмәт итәргә дәртләндерә. Шуңа күрә әйдәгез, Давытның без «искиткеч итеп тудырылган» дигән сүзләрен хәзерге фән ничек исбат итә икәнен карап чыгыйк.

Безнең организмның искиткеч үсеше

5, 6. a) Безнең тормышыбыз ничек башланган? б) Бөерләр нинди роль уйный?

5 «Чөнки мине бөтен эчем [«бөерләрем», ЯД] белән Үзеңнеке иттең, һәм анам карыныннан мине Син күтәреп алдың» (Мәдхия 138:13). Безнең тормышыбыз әни карынындагы бер кечкенә күзәнәктән башланган. Ул бу җөмлә азагындагы нокта хәтле генә булса да, бик катлаулы булган. Аны кечкенә химия лабораториясе дип атап була. Ул бик тиз үскән. Икенче айның азагына синең инде төп органнарың, шул исәптән бөерләрең дә, формалашкан булган. Синең туачак көнеңә алар каныңны чистартырга — файдалы матдәләрне организмда калдырып, төрле агулы матдәләрне һәм артык суны чыгарырга инде әзер иделәр. Кешенең канында якынча 5 литр су бар, һәм сәламәт бөерләр бу суны һәр 45 минут эчендә чистартып чыга!

6 Бөерләр шулай ук кандагы минераллар белән кислоталарның күләмен һәм кан басымын күзәтә. Алар яшәү өчен мөһим булган күп башка эшләр башкара. Мәсәлән, D витаминын актив төренә үзгәртәләр, ә бу сөякләр тиешле итеп үссен өчен кирәк. Бөерләр шулай ук җелектә эритроцитларны булдыруны стимуллаштыра торган эритропоэтинны эшләп чыгара. Әйе, бөерләр башкарган «эшләр» чыннан да гаҗәпләндерә! *

7, 8. a) Әле тумаган баланың үсешен тасвирлап бир. б) Нинди мәгънәдә бала «җирнең тирәнлекләрендә» кебек үсә?

7 «Яшерендә Син булдырган сөякләрем дә, анам карынында [«җирнең тирәнлекләрендә», ЯД] (булдырылган) гәүдәм дә, Синнән яшерен түгел» (Мәдхия 138:15). Беренче күзәнәк бүленгәч, барлыкка килгән яңа күзәнәкләр дә бүленә башлый. Тиздән алар нерв, мускул, тире һәм башка күзәнәкләр булып үзгәрә башлыйлар. Бер төрле күзәнәкләр бергә җыела башлый: алардан башта тукыма, ә аннан соң органнар барлыкка килә. Мәсәлән, яралгының өченче атнасында синең сөякләрең барлыкка килә башлый. Җиденче атнага, синең яралгың якынча 2,5 сантиметр булганда, синең инде кешедә булган 206 сөякнең барысы да бар. Әмма әлегә алар йомшак һәм бик кечкенә.

8 Яралгының бу искиткеч үзгәрешләре ана карынында, тирән җир астында кебек, кеше күзенә күренмичә үтә. Чыннан да, бу үзгәрешләрнең күбесен кеше хәтта белми дә. Алыйк мәсәлән, күзәнәкләрнең нерв, мускул, тире һәм башка күзәнәкләр булып үзгәрүен. Күзәнәктәге билгеле геннарны андый үзгәрешләр башларга нәрсә этәрә? Вакыт узу белән фән моны ачыклар да, әмма Давытның чираттагы абзацта китерелгән сүзләре бу үзгәрешләр Иҗат Итүчебез Йәһвәгә һәрвакыт билгеле булган икәнен күрсәтә.

9, 10. Яралгының үсеше нинди мәгънәдә Аллаһы «китабында язылган»?

9 «Синең күзләрең яралгымны ук күрделәр; Синең китабыңда, минем өчен билгеләнгән, бар көннәрем [«яралгының бар кисәкләре», ЯД] язылган, әмма әле аларның берсе дә булмады» (Мәдхия 138:16). Синең беренче күзәнәгеңдә тәнеңнең үсү планы булган. Бу план буенча син әниең карынында 9 ай дәвамында, ә тугач тагы 20 елдан артык вакыт үскәнсең. Бар бу вакыт дәвамында синең тәнең беренче күзәнәктә язылган программа буенча күп үзгәрешләр аша үткән.

10 Давыт күзәнәкләр һәм геннар турында бернәрсә белмәгән, аның хәтта микроскобы да булмаган. Әмма ул шуны яхшы аңлаган: аның организмның үсеше алдан төзелгән план бар икәнен күрсәтә. Яралгының үсеше турында Давытның, бәлки, берникадәр белеме булгандыр, шуңа күрә ул һәрбер үзгәреш алдан билгеләнгән план һәм расписание буенча үтәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килә алган. Шигъри тел кулланып Давыт бу план Аллаһы «китабында язылган» дип әйткән.

11. Безгә хас тышкы үзенчәлекләребезне нәрсә билгели?

11 Безнең көннәрдә билгеле булганча, әти-әниләрдән мирас итеп күчкән буебыз, йөзебез, күз белән чәч төсе һәм меңләгән башка үзенчәлекләребез өчен геннар җаваплы. Синең һәрбер күзәнәгендә дистәләгән меңнәр ген бар һәм һәрбер ген — озын ДНК (дезоксирибонуклеин кислотасы) молекуланың бер өлеше генә. Синең тәнеңне «төзер» өчен күрсәтмәләр ДНК молекуланың химик төзелешендә «язылган». Яңа күзәнәкләр барлыкка килсен өчен һәм искеләрен алмаштырыр өчен, күзәнәк бүленгәндә ДНК үзендә сакланган бу күрсәтмәләрне яңа күзәнәккә тапшыра. Бу сиңа яшәргә һәм үзеңә хас тышкы үзенчәлекләрне сакларга мөмкинлек бирә. Бу күктәге Барлыкка Китерүчебезнең куәтен һәм акылын күрсәтүче искитәрлек мисал!

Гаҗәеп акылыбыз

12. Кешеләр хайваннардан аеруча нәрсә белән аерылып тора?

12 «Әй Алла, синең уйларың миңа бик кадерле, әй Ходай, Син ничек күп беләсең! Санасам, алар комнан да күп» (Мәдхия 138:17, 18 а). Хайваннар да «искиткеч итеп тудырылган», һәм аларның кайберләрендә билгеле тойгылар һәм сәләтләр кешенекеннән яхшырак. Ләкин Аллаһы кешеләргә акыл сәләте биргән, һәм бу аларны хайваннардан югарырак итә. «Без, кешеләр, башка җан ияләренә охшаш булсак та, Җирдә яшәгән бар тереклек арасында бездә генә сөйләшү һәм фикерләү сәләте бар»,— дип әйтелә бер фәнни китапта. Аннан соң бу китапта болай дип әйтелә: «Безнең шулай ук үзебез турында беләсебез килә. Тәнебезнең төзелеше нинди? Безнең организм ничек формалашкан?» Без бу сорауларга җавап алырга телибез. Шундый ук сораулар турында Давыт та уйланган.

13. a) Давыт Аллаһының уйларын ничек аңлый алган? б) Без Давытның үрнәге буенча ничек эш итә алабыз?

13 Әмма безне хайваннардан аерып тора торган иң мөһим нәрсә — бу безнең уникаль сәләтебез: без Аллаһының «уйлары» турында уйланып, аларны аңлый алабыз *. Бу махсус бүләк без «Аллаһыга охшатып» яратылганга бездә бар (Яратылыш 1:27). Давыт, һичшиксез, бу сәләтне кулланган. Ул Аллаһының барлыгын күрсәтүче дәлилләр турында һәм аның искиткеч сыйфатлары турында уйлаган. Бу сыйфатлар тирә-яктагы дөньяда күренеп тора. Шулай ук Давытта Изге Язмаларның беренче китаплары булган, ә анда Аллаһы үзен һәм үз эшләрен ачыклый. Бу китаплар Давытка Аллаһының уйларын, аның шәхесен һәм аның ниятен аңларга булышкан. Давыт Аллаһы Сүзе, аның иҗади эшләре һәм Аллаһының аның хакына эшләгәннәре турында уйланган, һәм бу аны Иҗат Итүчене данларга дәртләндергән.

Нәрсә ул Аллаһыга иман итү?

14. Ни өчен Аллаһыга иман итәр өчен, аның турында барысын белү кирәк түгел?

14 Давыт Аллаһының иҗади эшләре һәм аның Сүзе турында күбрәк уйлаган саен шуны яхшырак аңлаган: ул Аллаһыда булган белемне һәм аның куәтен тулысынча белә алмаячак (Мәдхия 138:6). Без дә моны белә алмаячакбыз. Без беркайчан да Аллаһының бар иҗади эшләрен тулысынча аңлап бетермәячәкбез (Вәгазьче 3:11; 8:17). Ләкин Изге Язмалар һәм табигать аша Аллаһы җитәрлек белем ачып биргән. Алар ярдәмендә төрле заманда яшәгән, хакыйкатьне эзләүче кешеләр дәлилләргә нигезләнгән иманга ия була алганнар (Римлыларга 1:19, 20; Еврейләргә 11:1, 3).

15. Аллаһыга иман итү һәм аның белән дуслык бер-берсе белән ничек бәйле? Мисал китер.

15 Иман итү — бу яшәүгә һәм Галәмгә башлангычны ниндидер югары Акыл биргән дип тану гына түгел, Аллаһыга иман итү күбрәкне аңлата. Иман — бу Йәһвәгә реаль шәхескә буларак ышаныч, бу үзе белән танышуын һәм үзе белән якын дуслык үстерүен теләгән Шәхескә ышаныч (Ягъкуб 4:8). Мондый иманны яратучан әтигә ышаныч белән чагыштырып була. Әйтик, кемдер бәла булса, әтиең сиңа ярдәмгә килмәячәк дип шикләр белдерә. Бәлки, син бу кешене әтиеңнең ышанычка лаек булуына ышандыра алмассың. Ләкин син үз әтиең белән озак вакыт аралашып ул игелекле һәм ышанычка лаек икәнен белсәң, син шуңа ышаначаксың: ул сине беркайчан да авыр хәлдә калдырмаячак. Шулай ук без дә Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһының иҗади эшләре турында уйланып һәм аның догаларыбызга җавап бирүен күреп, Аллаһы белән танышсак, Йәһвәгә карата ышанычыбыз үсә. Моның барысы безне Йәһвә турында тагы да күбрәк белем алырга һәм риясыз ярату белән тугрылык күрсәтеп, аны мәңге данларга дәртләндерә. Кеше үз алдына андый максат куйса, тормыш итүнең иң яхшы юлын сайлый (Эфеслеләргә 5:1, 2).

Безнең Иҗат Итүченең җитәкчелеген эзлә!

16. Давытның Йәһвә белән якын дуслыгыннан без нинди сабак ала алабыз?

16 «Әй Алла, мине сына, һәм күңелемне бел; мине сына да, сукмакларыңны аңыш. Һәм кара, мин куркыныч юлда түгелме, һәм мине мәңгелек юлыңа бастыр» (Мәдхия 138:23, 24). Давыт Йәһвә аны яхшы белә икәнен аңлаган. Иҗат Итүчегә Давытның бар уйлары, сүзләре һәм эшләре билгеле булган (Мәдхия 138:1—12; Еврейләргә 4:13). Шуңа күрә Давыт, үз яратучан әти-әнисе куенында утырган бала кебек, тыныч булган. Ул Йәһвә белән якын дуслыкның кадерен белгән һәм аның эшләре турында тирән уйланып һәм аңа дога кылып, бу дуслыкны сакларга тырышкан. Әйе, Давытның күп мәдхияләре, шул исәптән 138 нче мәдхия дә, музыкага салынган догалар. Уйлану һәм дога кылу безгә дә Йәһвәгә якынлашырга булыша ала.

17. a) Ни өчен Давыт Йәһвәдән үз күңелен тикшереп чыгуын сораган? б) Ихтыяр иреге белән куллану юлыбыз тормышыбызга ничек тәэсир итә?

17 Аллаһыга охшатып яратылганга, безгә ихтыяр иреге бирелгән. Без үзебез яхшылыкны яисә явызлыкны сайлый алабыз. Ләкин бу безне әхлакый яктан җаваплы итә. Давыт үзен бозыклар рәтенә кертүен теләмәгән (Мәдхия 138:19—22). Ул куркыныч юллардан читтә торырга теләгән. Шуңа күрә Йәһвәнең шактый зур белеме турында уйланып, Давыт Аллаһыдан үз күңеленең яшерен почмакларын сынарга, яки тикшерергә, үтенгән һәм үзен тормыш юлына бастырырга басынкылык белән сораган. Аллаһының тәкъва нормаларын һәрбер кеше үтәргә тиеш, шуңа күрә безгә дә дөрес сайлау ясарга кирәк. Йәһвә безне барыбызны аңа буйсынырга чакыра. Бу безгә файда китерәчәк, һәм без Аллаһы хуплавын алачакбыз (Яхъя 12:50; 1 Тимутегә 4:8). Әгәр без һәр көн Йәһвә белән йөрсәк, хәтта җитди авырлыклар белән очрашсак та, җан тынычлыгына ия булабыз (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

Искиткеч Иҗат итүченең җитәкчелегенә буйсын!

18. Иҗади эшләр турында уйлаганда, Давыт нинди нәтиҗәгә килгән?

18 Яшь чагында Давыт басуларда еш кына сарыкларны көткән. Сарыклар ашап йөргәндә, Давыт күзләрен күккә күтәргән. Төнге караңгылыкта ул Галәмнең бөеклеге турында һәм бу бөеклек нәрсә аңлата икәне турында уйлаган. «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора. Көн көнгә сүз әйтә, төн төнгә белем бирә»,— дип язган Давыт (Мәдхия 18:2, 3). Давыт шуны аңлаган: аңа бар нәрсәне шундый гаҗәеп итеп булдырган Шәхесне эзләргә һәм аның җитәкчелегенә буйсынырга кирәк. Безгә дә шулай эшләргә кирәк.

19. Яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә «искиткеч итеп тудырылганнары» турында уйланып нәрсәгә өйрәнә ала?

19 Давыт улы Сөләйман яшьләргә болай дип язган: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал... Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:1, 2, 13). Давыт әле бу сүзләр язылганчы яшәгән булса да, алар буенча эш иткән. Әле яшь булганда ул үзенең «искиткеч итеп тудырылганын» аңлаган. Бу сүзләрне истә тотып яшәү аңа зур фатихалар китергән. Әгәр без барыбыз да — яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә — Бөек Барлыкка Китерүчебезне данласак һәм аңа хезмәт итсәк, без хәзер дә һәм киләчәктә дә бәхетле булачакбыз. Йәһвә белән дуслыкны саклаган һәм аның тәкъва принциплар буенча яшәгән кешеләр турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алар картлыкларында җимеш бирерләр, тәмле һәм саф торырлар, Ходай Аллабызның дөреслеген... белдереп торырлар» (Мәдхия 91:15, 16). Шулай ук безнең алда Иҗат Итүченең гаҗәеп эшләре белән мәңге сокланырга искиткеч мөмкинлек ачыла.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Уяныгыз» журналының 2004 ел, 22 июнь санын карагыз. Рус телендә дә бар.

^ 6 абз. Шулай ук «Уяныгыз!» журналының 1997 ел 8 август санында «Бөерләр — яшәү өчен мөһим фильтр» дигән мәкаләне карагыз. Рус телендә дә бар.

^ 13 абз. Күрәсең, Давытның Мәдхия 138:18б дагы сүзләре шундый мәгънә йөртә: ул йоклар алдыннан көне буе Йәһвә уйларын санаса да, иртән торгач, ул бу уйларны санавын дәвам итәргә мәҗбүр булган.

Сез аңлата аласызмы?

• Яралгының үсеше без «искиткеч итеп тудырылганны» ничек күрсәтә?

• Ни өчен безгә Йәһвәнең уйлары турында уйланырга кирәк?

• Йәһвәгә иман итү һәм аның белән дуслык бер-берсе белән ничек бәйле?

Сез аңлата аласызмы?

• Яралгының үсеше без «искиткеч итеп тудырылганны» ничек күрсәтә?

• Ни өчен безгә Йәһвәнең уйлары турында уйланырга кирәк?

• Йәһвәгә иман итү һәм аның белән дуслык бер-берсе белән ничек бәйле?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Баланың үз әнисе карынында үсеше алдан билгеләнгән схема буенча бара

ДНК

[Чыганак]

Unborn fetus: Lennart Nilsson

[10 биттәге иллюстрация]

Бала яратучан әтисенә ышанган кебек, без дә Йәһвәгә ышанабыз

[11 биттәге иллюстрация]

Давыт Йәһвәнең башкарган эшләре турында уйланып аны данларга теләк сизгән