Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз» (РИМЛЫЛАРГА 12:17).

1. Нинди тәртип киң таралган?

БАЛАНЫ икенче бала этеп җибәрсә, ул да, гадәттә, аны этәргә тырыша. Кызганычка каршы, андый тәртип балалар белән генә чикләнми. Күп кенә олылар да шулай эшли. Рәнҗетелгәндә, алар үч алырга телиләр. Дөресен әйткәндә, олыларның күбесе турыдан-туры этеп җибәрмәс, ә яшертен җавап кайтарачак. Бәлкем, алар үпкәләтүче турында зарарлы гайбәт таратырлар я ул уңышлы булмасын өчен аңа комачауларга башка юллар табырлар. Нинди генә ысул алар кулланмасын, аларның максаты бер — үч алу, җавап кайтару.

2. а) Ни өчен чын мәсихчеләр үч алу теләгенә каршы тора? б) Без нинди сорауларны һәм Изге Язмаларның нинди бүлеген карап чыгарбыз?

2 Үч алу теләге кешенең гадәтенә сеңгән булса да, чын мәсихчеләр бу теләккә каршы торалар. Алар рәсүл Паулның мондый киңәшен тотарга тырышалар: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз» (Римлыларга 12:17). Бу югары принцип буенча яшәргә безне нәрсә дәртләндерәчәк? Без кемгә яманлык белән кайтармаска тиеш? Без үзебезне үч алудан тыйсак, нинди файда алырбыз? Бу сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез Паул сүзләренең контекстын һәм римлыларга язылган хатның 12 нче бүлеген карап чыгыйк. Һәм үч алудан тыелу дөрес, ярату тулы һәм тыйнак тәртип икәнен күрербез. Бу өч якны берәм-берәм карап чыгарбыз.

«Шулай итеп... сезгә ялварам»

3, 4. а) Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегеннән башлап, Паул нәрсә турында әйтә, һәм ни өчен ул «шулай итеп» дигән кереш сүзне кулланган? б) Римдагы мәсихчеләргә Аллаһының рәхим-шәфкате ничек тәэсир итәргә тиеш булган?

3 12 нче бүлектән башлап, Паул мәсихчеләр тормышына тәэсир иткән бер-берсе белән бәйле дүрт якны карап чыга. Бу — безнең Йәһвә белән, имандашларыбыз белән, Йәһвәгә ышанмаган кешеләр белән һәм хакимлек итүче кешеләр белән мөнәсәбәтләр. Паул: «Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам»,— дип әйтеп, начар омтылышларга, шул исәптән үч алу теләгенә, каршы торыр өчен төп сәбәпнең барлыгын күрсәтә (Римлыларга 12:1). «Шулай итеп» дигән кереш сүзгә игътибар итик, ул «өстә әйтелгәнне исәпкә алып» дигәнне аңлата. Паул асылда: «Инде сезгә аңлаткан нәрсәләрне исәпкә алып, мин сезгә әйтәчәк нәрсәләрне башкаруыгызны ялварам»,— дип әйтә. Паул Римдагы мәсихчеләргә нәрсәне инде аңлаткан?

4 Үз хатының беренче 11 бүлегендә Паул яһүдләр һәм яһүд булмаганнарга Аллаһы Патшалыгында Мәсих белән хакимнәр булырга искиткеч мөмкинлек ачылганы турында әйтә, ләкин бу мөмкинлекне Исраил халкы кулланмаган (Римлыларга 11:13—​36). Бу кыйммәтле өстенлек «Аллаһының рәхим-шәфкате» ярдәмендә генә мөмкин булган. Мәсихчеләр Аллаһының бу бөек мәрхәмәтенә ничек карарга тиеш булган? Аларның йөрәге тирән рәхмәт хисе белән тулырга тиеш булган, бу аларны Паулның мондый сүзләрен үтәргә дәртләндерер иде: «Үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була» (Римлыларга 12:1). Әмма беренче гасыр мәсихчеләре үзләрен ничек Аллаһыга «корбан итеп тәкъдим итә» алганнар?

5. а) Кеше ничек үзен Аллаһыга «корбан итеп тәкъдим итә» ала? б) Мәсихченең тәртибенә нинди принцип тәэсир итәргә тиеш?

5 Паул болай дип дәвам итә: «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2). Мәсихчеләр бу дөнья рухына үз фикер йөртүләрен үзгәртергә юл куймаска тиеш булган. Аларга үз зиһеннәрен Мәсихнең фикер йөртүе буенча яңартырга кирәк булган (1 Көринтлеләргә 2:16; Филиппуйлыларга 2:5). Бу принцип барлык чын мәсихчеләрнең, шул исәптән бүген безнең дә, көндәлек тәртибенә тәэсир итәргә тиеш.

6. Паулның Римлыларга 12:1, 2 дәге сүзләре буенча, нәрсә безне үч алудан сакланырга дәртләндерәчәк?

6 Паулның Римлыларга 12:1, 2 дәге сүзләре ничек безгә ярдәм итә? Римдагы майланган мәсихчеләр кебек, без дә тормышыбызның һәр көнендә Аллаһының безгә карата күп яклардан һәм өзлексез күрсәткән һәм күрсәтүен дәвам иткән рәхим-шәфкате өчен бик рәхмәтле. Шулай итеп, рәхмәт тулы йөрәк безне бөтен көчебез, мөмкинлекләребез һәм сәләтләребез белән Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндерә. Бу эчкерсез теләк шулай ук безне бу дөнья кебек түгел, ә Мәсих кебек фикер йөртер өчен көчебездән килгәнне эшләргә этәрә. Без Мәсихнең уй-фикерләренә ия булсак, бу безнең башкалар белән — имандашлар һәм Йәһвәгә ышанмаган кешеләр белән — мөгамәлә итүебезгә йогынты ясаячак (Гәләтиялеләргә 5:25). Мәсәлән, без Мәсих кебек фикер йөртәбез икән, без үч алу теләгенә каршы торачакбыз (1 Петер 2:21—23).

«Мәхәббәтегез саф булсын»

7. Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендә яратуның нинди төре карала?

7 Без яманлыкка каршы яманлык кылудан тыелабыз, чөнки бу — дөрес тәртип. Ләкин сәбәбе анда гына түгел, бу — ярату тулы тәртип тә. Римлыларга язган хатында рәсүл Паул мәхәббәт сыйфатын карап чыга. Анда Паул Аллаһының һәм Мәсихнең мәхәббәте турында әйткәндә, «мәхәббәт» (грекча ага́пи) дигән сүзне берничә мәртәбә куллана (Римлыларга 5:5, 8; 8:35, 39). Әмма 12 нче бүлектә Паул ага́пи дигән сүзне кешеләрнең бер-берсенә күрсәткән мәхәббәте турында әйткәндә куллана. Паул төрле рухи бүләкләр турында әйтә һәм алар кайбер имандашларда бар дип яза. Моны искә алганнан соң, ул мәхәббәтне барлык мәсихчеләр үстерергә тиеш дип әйтә. «Мәхәббәтегез саф булсын»,— ди ул (Римлыларга 12:4—9). Башкаларны ярату — бу чын мәсихчеләрнең төп билгесе (Марк 12:28—31). Без мәсихчеләр буларак күрсәткән ярату эчкерсезме? Паул безне моны тикшереп торырга чакыра.

8. Безнең мәхәббәтебез ничек саф була ала?

8 Аннары Паул мәхәббәт саф булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында әйтә. «Яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз»,— ди ул (Римлыларга 12:9). «Нәфрәт итү» һәм «ихлас күңелдән бирелгән булу» — бу көчле сүзләр. Без яманлыкның нәтиҗәсен генә түгел, ә шулай ук яманлыкның үзен нәфрәт итәргә тиеш (Мәдхия 96:10). «Ихлас күңелдән бирелгән булу» дигән сүзләр сүзгә-сүз «ябышырга» дигән мәгънә йөрткән грек фигыленнән тәрҗемә ителгән. Саф мәхәббәткә ия мәсихче яхшылык сыйфатына шулхәтле нык ябышкан ки, хәтта бу сыйфат аның аерылгысыз өлеше булып китә.

9. Паул кат-кат нинди киңәш бирә?

9 Мәхәббәтнең бер үзенчәлеген Паул кат-кат искә ала. Ул болай ди: «Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз». «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз». «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз». «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (Римлыларга 12:14, 17—19, 21). Без Йәһвәгә иман итмәгән кешеләр белән, хәтта безгә каршы чыккан кешеләр белән, ничек үзебезне тотарга тиеш? Паулның сүзләре бу сорауга ачык җавап бирә.

«Эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз»

10. Безне эзәрлекләүчеләрне без ничек фатихалый алабыз?

10 Безгә Паулның: «Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз»,— дигән киңәшен ничек үтәргә? (Римлыларга 12:14). Гайсә үзенең шәкертләренә: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дип әйткән (Маттай 5:44; Лүк 6:27, 28). Димәк, без эзәрлекләүчеләр өчен дога кыла алабыз: әгәр алар безгә хакыйкатьне белмәгәнгә күрә каршы торалар икән, Йәһвә аларның күзләрен ачсын дип Аллаһыдан сорый алабыз (2 Көринтлеләргә 4:4). Әлбәттә, Аллаһыдан эзәрлекләүчеләрне фатихала дип сорау сәер булып күренергә мөмкин. Әмма безнең фикер йөртүебез Мәсихнекенә охшаган саен, безгә дошманнарыбызга карата яратуны күрсәтергә җиңелрәк булачак (Лүк 23:34). Андый яратуның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

11. а) Эстефән мисалыннан без нинди сабак алабыз? б) Паулның тормышы күрсәткәнчә, кайбер эзәрлекләүчеләр белән нинди үзгәреш булырга мөмкин?

11 Үзен эзәрлекләүчеләр өчен дога кылган кешеләрнең берсе Эстефән булган, һәм аның догасы юкка гына булмаган. Бу нәрсәдән күренә? Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң озак та үтмәгән мәсихче җыелышка каршы булган кешеләр Эстефәнне кулга алганнар, аны Иерусалимнан алып чыгып, таш атып үтергәннәр. Үләр алдыннан ул: «Раббым! Бу эшне аларга гөнаһ дип санама»,— дип кычкырган (Рәсүлләр 7:58—8:1). Эстефән үзен үтерүчеләр өчен дога кылган, ул кешеләр арасында Шаул да булган, ул барысын күреп торган һәм хуплаган. Соңрак терелтелгән Гайсә Шаулга күренгән. Һәм бу эзәрлекләүче Мәсихнең шәкерте һәм соңрак римлыларга хат язган рәсүл Паул булып киткән (Рәсүлләр 26:12—18). Эстефән догасы буенча, Йәһвә, күрәсең, Паулны эзәрлекләүче булганы өчен кичергән (1 Тимутегә 1:12—16). Шуңа күрә Паул мәсихчеләргә: «Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз»,— дигән, һәм моңа шаккатасы да юк! Ул кайбер эзәрлекләүчеләр Аллаһының хезмәтчеләре булып китәргә мөмкин икәнен үз тәҗрибәсеннән белгән. Безнең көннәрдә дә кайбер эзәрлекләүчеләр Йәһвә хезмәтчеләренең тыныч тәртибе аркасында Йәһвәгә иман итә башлыйлар.

«Барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»

12. Римлыларга 12:9 һәм 12:17 дә язылган сүзләр ничек бер-берсе белән бәйле?

12 Имандашлар һәм Йәһвәгә ышанмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга икәне турында Паул тагын мондый киңәш бирә: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз». Бу сүзләр аның элек: «Яманлыкны нәфрәт итегез»,— дип әйткән сүзләреннән килеп чыга. Чыннан да, әгәр кеше башкаларга үч кайтарам дип яманлык эшли икән, ул яманлыкны нәфрәт итәм дип әйтә аламы? Алай эшләү «мәхәббәтегез саф булсын» дигәнгә каршы булыр иде. Аннан соң Паул: «Барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз»,— дип әйтә (Римлыларга 12:9, 17). Бу сүзләрне без ничек кулланабыз?

13. «Барлык кешеләр алдында» безгә үзебезне ничек тотарга?

13 Элегрәк үзенең көринтлеләргә язылган хатында Паул рәсүлләр кичергән эзәрлекләүләр турында язган. Ул болай дигән: «Аллаһы безне дөнья, фәрештәләр һәм кешеләр өчен тамаша итте... Безгә ләгънәт укыйлар — без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр — без түзәбез. Безгә яла ягалар — без яхшылык белән җавап бирәбез» (1 Көринтлеләргә 4:9—13). Шулай ук бүген дә бу дөньядагы кешеләр чын мәсихчеләрне күзәтеп торалар. Безнең белән гаделсез эш итсәләр дә, без яхшы эшләр эшлибез, һәм моны күргән тирә-ягыбыздагы кешеләр мәсихче хәбәребезне теләбрәк тыңларга мөмкин (1 Петер 2:12).

14. Кешеләр белән тату яшәр өчен никадәр без тырышырга тиеш?

14 Әмма кешеләр белән тату яшәр өчен, никадәр без тырышырга тиеш? Без кулыбыздан килгәнчә тырышырга тиеш. Паул мәсихче кардәшләренә: «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»,— дип әйтә (Римлыларга 12:18). «Әгәр мөмкин булса» һәм «кулыгыздан килгәнчә» дигән сүзләр башкалар белән тату яшәүнең кайвакыт мөмкин булмавын да күрсәтә. Мәсәлән, без кеше белән тынычлыкны саклар өчен генә Аллаһының әмерләрен бозмаячакбыз (Маттай 10:34—36; Еврейләргә 12:​14). Әмма без «барлык кешеләр белән дә тату» яшәр өчен, гадел принципларны бозмыйча, кулыбыздан килгәннең барысын эшлибез.

«Үзегез үч алмагыз»

15. Римлыларга 12:19 да үч алудан тыелыр өчен нинди сәбәп язылган?

15 Паул без ни өчен үч алмаска тиеш икәнебезгә тагын бер җитди сәбәп китерә. Үч алмаганда без үз-үзебезне тыйнак тотабыз. Паул болай ди: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Римлыларга 12:19). Үзе үч алырга тырышкан мәсихче үз-үзенә чамадан тыш ышана. Ул Аллаһының ролен үз өстенә ала (Маттай 7:1). Өстәвенә, шулай итеп, ул Йәһвәнең: «Үзем кайтарып бирәчәкмен»,— дигән сүзләренә ышанмаганын күрсәтә. Чын мәсихчеләр исә Йәһвәнең «Үзе сайлаганнарны... яклаячак» икәненә ышаналар (Лүк 18:7, 8; 2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8). Алар тыйнаклык күрсәтеп, яманлык өчен үч алуны Аллаһыга калдыралар (Иремия 30:23, 24; Римлыларга 1:18).

16, 17. а) Кемнеңдер «башына утлы күмер өяргә» дигән сүзләр нәрсә аңлата? б) Йәһвәгә иман итмәгән кешенең йөрәген яхшы эшләр йомшартканын сезнең күргәнегез бармы? Булса, мисал китерегез.

16 Дошманнан үч алу аны рәхимсез итәр, ләкин аңа карата игелекле булу аның йөрәген йомшартырга мөмкин. Ни өчен? Паулның Римдагы мәсихчеләргә әйткән сүзләренә игътибар итик. Ул болай ди: «Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең» (Римлыларга 12:20; Гыйбрәтле сүзләр 25:21, 22). Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

17 «Аның башына утлы күмер өяргә» дигән сүзләр — бу Изге Язмалар язылган чорда металл эретү ысулыннан чыккан образлы әйтем. Бу ысул буенча, руданы мичкә күмер өстенә салып, аның өстен дә күмер белән каплаганнар. Руданың өстендә өелгән утлы күмер шулхәтле нык кызган ки, каты руда эрегән һәм андагы кирәкмәгән кушылмалар аерылган. Шулай ук дошманга игелекле эшләр эшләп, без аны «эретә» алабыз, һәм аның яхшырак сыйфатлары күренәчәк (4 Патшалык 6:14—23). Чыннан да, мәсихче җыелыштагы күп кенә кешеләр чын гыйбадәт кылуга Йәһвәнең хезмәтчеләре аларның хакына башкарган игелекле эшләр аркасында җәлеп ителгән булган.

Ни өчен без үч кайтармыйбыз?

18. Ни өчен үч алмау — бу дөрес, ярату тулы һәм тыйнак тәртип?

18 Ни өчен без «беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмыйбыз»? Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлеген кыскача карап чыккач, без моңа берничә мөһим сәбәп күрдек. Беренчедән, үч кайтарудан тыелу — бу дөрес тәртип. Аллаһының безгә күрсәтелгән рәхим-шәфкатен исәпкә алсак, Йәһвәгә үзебезне тәкъдим итүебез һәм аның әмерләренә, шул исәптән дошманнарыбызны яратырга дигән әмергә дә, әзерлек белән буйсынуыбыз— бу дөрес һәм акыллы. Икенчедән, яманлыкка каршы яманлык кылудан баш тарту — бу ярату тулы тәртип. Үч алудан тыелып һәм тынычлыкка омтылып, без хәтта мәрхәмәтсез каршы килүчеләргә, алар Йәһвәнең хезмәтчеләре булсын өчен, ярдәм итәргә өметләнәбез. Өченчедән, үч алуны кире кагу — бу тыйнак тәртип. Үзебез өчен үч алу — бу чамадан тыш үзебезгә ышану булыр иде, чөнки Йәһвә: «Үч алу — Минем эш»,— дип әйткән. Аллаһы Сүзендә шулай ук болай диелә: «Тәкәббергә ияреп хурлыгы да килеп җитәр; әмма тыйнакларга ияреп зирәклек килер» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Үч алуны акыллылык күрсәтеп Аллаһыга калдыру безнең тыйнак булуыбызны күрсәтә.

19. Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

19 Паул үзеңне ничек башкалар белән тотарга кирәк икәнен карап чыкканнан соң, мондый нәтиҗә ясый: «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (Римлыларга 12:21). Нинди яманлык белән без бүген очрашабыз? Без яманлыкны ничек җиңә алабыз? Бу һәм башка сорауларга җавапны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

Аңлата аласызмы?

• Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендә кат-кат нинди киңәш бирелә?

• Үч алудан тыелырга безне нәрсә дәртләндерәчәк?

• Без «яманлыкка каршы яманлык кылмасак», бу безгә һәм башкаларга нинди файда китерәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге рамка]

Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендә мәсихченең

• Йәһвә

• имандашлар

• Йәһвәгә иман итмәгән кешеләр белән

мөнәсәбәтләре турында әйтелә

[23 биттәге иллюстрация]

Паулның римлыларга язган хатында мәсихчеләр өчен гамәли киңәшләр бар

[25 биттәге иллюстрация]

Шәкерт Эстефән мисалыннан без нинди сабаклар алабыз?