Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Йәһвә Сүзе тере

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 613 ел. Иремия пәйгамбәр Яһүдиядә. Ул Иерусалимның җимерелүе һәм Яһүдия җиренең ташландык хәлдә калуы турында курыкмыйча игълан итә. Бабыл патшасы Набуходоносор инде күп яһүдләрне әсирлеккә алып киткән. Бу кешеләр арасында яшь Данил һәм аның өч дусты. Алар халдайлыларның патшасы сараенда хезмәт итә. Әсирләрнең күпчелеге «Халдай җирләрендә» Ховар елгасы янында яши (Йәзәкил 1:1—3). Йәһвә бу әсирләрне ташламаган: ул аларга утыз яшьлек Йәзәкилне пәйгамбәр итеп җибәрә.

Йәзәкил китабы б. э. к. 591 елда язылып беткән һәм 22 еллык чорны үз эченә ала. Йәзәкил бу китапны язганда барысын җентекләп һәм төгәл итеп яза. Ул пәйгамбәрлекләр бирелгән вакытны — хәтта көнен, аен, елын язып бара. Йәзәкил китабының беренче өлешендә Иерусалимны яулап алу һәм аның җимерелүе турында әйтелә. Икенче өлештә тире-яктагы халыкларга каршы чыгарылган хөкемнәр игълан ителә, ә соңгы өлешендә Йәһвәгә гыйбадәт кылуның торгызылуы турында әйтелә. Без бу мәкаләдә Йәзәкил китабының беренче 24 бүлегеннән алынган игътибарга лаек фикерләрне карап чыгарбыз. Без шулай ук Иерусалимга кагылышлы күренешләр, пәйгамбәрлекләр һәм Йәзәкил үз эшләре аша күрсәтеп биргән пәйгамбәрлекләр белән танышырбыз.

«МИН СИНЕ... САКЧЫ ИТЕП КУЙДЫМ»

(Йәзәкил 1:1—19:14)

Йәһвәнең тәхете турындагы курку-хөрмәт уята торган күренештән соң, Йәзәкил Аллаһыдан йөкләмә ала. Йәһвә аңа болай ди: «Мин сине Исраил йорты өчен сакчы итеп куйдым, һәм син минем авызымнан чыккан сүзне тыңлаячаксың, һәм миннән аларны акылга өйрәтәчәксең» (Йәзәкил 3:17). Йәзәкилгә мондый эш тапшырыла: ул Иерусалимның камалышы турында пәйгамбәрлекне һәм моның нәтиҗәсен күрсәтеп бирергә тиеш. Яһүдия иленә мөрәҗәгать итеп, Йәһвә Йәзәкил аркылы: «Менә, мин сезгә кылыч китерәчәкмен, һәм сезнең биек урыннарыгызны җимерәчәкмен»,— дип әйтә (Йәзәкил 6:3). Бу илдә яшәүчеләргә ул болай ди: «Сиңа бәла барып җитте» (Йәзәкил 7:7).

Б. э. к. 612 елда Йәзәкил күренештә Иерусалимга күчерелә. Ул Аллаһының гыйбадәтханәсендә гаять җирәнгеч нәрсәләр күрә! Йәһвә мөртәтләргә үз ачуын күрсәтер өчен, «алты кеше» белән сурәтләнгән күктәге гаскәрләрен җибәрә. Ә «маңгайларына билге куелган» кешеләр коткарылган булачак (Йәзәкил 9:2—6). Әмма башта «янган күмерләр» — Аллаһының җимерү турында ялкынлы хәбәрләре — шәһәр өстенә ташланырга тиеш булган (Йәзәкил 10:2). Йәһвә явызларның «тәртипләрен үз башларына төшерәчәк», әмма Исраилнең таралган кешеләрен яңадан җыярга вәгъдә бирә (Йәзәкил 11:17—21).

Аллаһының рухы Йәзәкилне Халдайга кире кайтара. Йәзәкил Седекия патшаның һәм халыкның Иерусалимнан качуын пәйгамбәрлек итеп күрсәтеп бирә. Ялган пәйгамбәрләр фаш ителгән. Потка табынучылар кире кагылган. Яһүдия бернәрсәгә дә яраксыз йөзем чыбыгы белән чагыштырыла. Йөзем чыбыгы һәм бөркет турындагы табышмакта Иерусалимның Мисырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенең җитди нәтиҗәләре күрсәтелә. Табышмак Аллаһының мондый вәгъдәсе белән тәмамлана: «Нечкә үсентене өзеп зур бөек тауга утыртачакмын» (Йәзәкил 17:22). Әмма Яһүдиядә «хакимнең таягы» булмаячак (Йәзәкил 19:14).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар

1:4—28 — Күктәге арба белән нәрсә күрсәтелә? Күктәге арба — бу Йәһвә оешмасының күктәге өлеше. Ул тугры рухи затлардан тора. Арба Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә хәрәкәт итә. Арбада Утыручы — Йәһвә, ул сүзләр белән тасвирлап бетерә алмаслык данда күрсәтелә. Аның тынлыгы матур салават күпере белән күрсәтелә.

1:5—11 — Дүрт зат кемнәр алар? Йәзәкил күктәге арба турындагы икенче күренештә дүрт затны керубимнәр итеп сурәтли (Йәзәкил 10:1—11; 11:22). Шуннан соң ул үгезнең йөзен «керубимнең йөзе» дип атый (Йәзәкил 10:14). Бу чагыштыру урынлы, чөнки үгез көчне һәм куәтне символлаштыра, һәм керубимнәр дә — көчле рухи затлар.

2:6 — Ни өчен Йәзәкил кат-кат «Адәм улы» дип атала? Йәһвә Йәзәкилгә бу сүзләр белән дәшеп, ул кеше генә икәнен аның исенә төшерә. Ул шулай итеп басым ясый: кеше-хәбәрче һәм хәбәрнең Чыганагы — Аллаһы — арасында зур аерма бар. Шул ук исем Инҗилдә 80 тапкыр Гайсә Мәсихкә карата кулланыла, һәм бу шуны ачык күрсәтә: Аллаһы Улы кеше тәнен алган рухи зат булып түгел, ә кеше булып килгән.

2:9—3:3 — Ни өчен елау һәм ыңгырашу төргәге Йәзәкил өчен баллы булган? Йәзәкилгә аның үзенә тапшырылган йөкләмәсенә карашы аркасында төргәк баллы булып күренгән. Йәзәкил Йәһвәнең пәйгамбәре булып хезмәт итәргә шат булган.

4:1—17 — Йәзәкил Иерусалимның киләсе камалышын чыннан да күрсәтеп биргәнме? Йәзәкил Йәһвәдән ризыкны әзерләр өчен ягулылыкны алмаштырырга үтенгән, һәм Йәһвә моны эшләргә рөхсәт иткән. Бу шуны күрсәткән: пәйгамбәр чыннан да бу камалышны күрсәтеп биргән. Йәзәкил ун буынлы патшалыкның 390 ел кылган хаталары өчен сул якта яткан. Бу вакыт б. э. к. 997 елда, патшалыкның тууы белән башланган һәм б. э. к. 607 елда, Иерусалимның җимерелүе белән тәмамланган. Йәзәкилнең уң ягында ятуы Яһүдиянең 40 ел гөнаһ эшләгәнен күрсәткән. Бу вакыт б. э. к. 647 елда, Иремияне пәйгамбәр булып билгеләнүе белән башланган һәм б. э. к. 607 елда тәмамланган. 430 көнлек вакыт дәвамында Йәзәкил бик әз ризык һәм су белән тукланып яшәгән. Ул аларны алдан ук әзерләп куйган. Шулай итеп Иерусалимның камалышы вакытында ачлык булачак икәне пәйгамбәрлек итеп күрсәтелгән.

5:1—3 — Йәзәкилнең җилгә ташлаган чәчләрнең бер өлешен алып итәгенә төрүе нәрсә аңлата? Яһүдия 70 ел ташландык хәлдә ятканнан соң, анда калдык кайтачак һәм чын гыйбадәт кылу торгызылачак (Йәзәкил 11:17—20).

17:1—24 — Ике зур бөркет кемнәр алар, кедрдан яшь үсентеләр ничек өзелгән булган, һәм Йәһвә нинди «нечкә үсентене» күчереп утырткан? Ике бөркет — бу Бабылның һәм Мисырның идарә итүчеләре. Беренче бөркет кедр башы — Давыт патша нәселеннән идарә итүче — янына очып килгән. Бу бөркет яшь үсентенең башын өзгән: Яһүдиянең Еһоякин патшасын Седекия белән алмаштырган. Седекия тугры булам дип ант бирсә дә, ярдәмне башка бөркеттән, Мисырның идарә итүчесеннән эзләгән, ләкин ул уңышсыз булган. Седекияне әсирлеккә алып китәчәкләр, һәм ул Бабылда үләчәк. Йәһвә дә «нечкә үсентене» —Мәсих-Патшаны өзеп алган. Ул аны «югары һәм бөек тауга» — күктәге Сион тавына күчереп утырткан. Ул анда «зур кедр», ягъни җир өчен чын фатихалар чыганагы булачак (Ачылыш 14:1).

Безнең өчен сабаклар:

2:6—8; 3:8, 9, 18—21. Без явыз кешеләрдән курыкмаска тиеш. Без шулай ук Аллаһының явыз кешеләр өчен кисәтүләрне үз эченә алган хәбәрен игълан итүдән дә үзебезне тыярга тиеш түгел. Ваемсызлык яисә каршылык белән очрашканда, безгә алмаз кебек каты булырга кирәк. Ләкин сак булыйк: мәрхәмәтсез, ваемсыз яисә рәхимсез булып китмик. Гайсә вәгазьләгәндә кешеләрне кызганган. Бу сыйфат безне дә башкаларга вәгазьләргә дәртләндерсен (Маттай 9:36).

3:15. Йәзәкил йөкләмә алгач, игълан ителәчәк хәбәр турында уйланып, Тел-Авивда «гаҗәпләнеп җиде көн» яшәгән. Без дә тирән рухи хакыйкатьләрне аңлар өчен тырышып өйрәнергә һәм уйланырга вакыт бүлеп куярга тиеш, шулай бит?

4:1—5:4. Йәзәкилгә ике пәйгамбәрлекне күрсәтеп бирер өчен басынкылык һәм кыюлык кирәк булган. Аллаһының төрле йөкләмәләрен үтәгәндә, бу сыйфатлар безгә дә кирәк.

7:4, 9; 8:18; 9:5, 10. Без Аллаһы хөкем иткән кешеләрне жәлләргә яисә аларга карата кызганучан булырга тиеш түгел.

7:19. Йәһвә бу дөнья төзелешенә чыгарган хөкемнәрен үтәгәндә, акча бернинди дә файда китермәячәк.

8:5—18. Мөртәтлек Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне боза. «Монафикъ кеше [«мөртәт», ЯД] үзенең мәкерле теле белән якынын һәлак итәр» (Гыйбрәтле сүзләр 11:9). Бездә туган: «Мөртәтләрне тыңлап карарга иде»,— дигән фикерне кире каксак, акыллы эш итәбез.

9:3—6. Билгене алу шуны күрсәтә: без Аллаһыга багышланган, суга чумдырылу үткән һәм мәсихче тормышы алып барган аның хезмәтчеләре. Бу билге «зур афәттә» исән калыр өчен кирәк (Маттай 24:21). Кулына язу приборы алган кеше — бу майланган мәсихчеләр. Алар билге кую эше, ягъни Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше, белән җитәкчелек итәләр. Без үз билгебезне сакларга теләсәк, аларга бу эштә ашкынып ярдәм итәргә тиеш.

12:26—28. Йәзәкил аның хәбәреннән мыскыллап көлүчеләргә дә: «[Йәһвәнең] бер сүзе дә инде кичектерелгән булмаячак»,— дип әйтергә тиеш булган. Без башкалар, Йәһвә бу дөнья төзелешен юк иткәнче, Аллаһыга өмет баглап яшәргә өйрәнсен өчен, бар көчебезне куярга тиеш.

14:12—23. Без үзебез генә үзебезне коткара алабыз. Беркем дә безнең өчен моны эшли алмый (Римлыларга 14:12).

18:1—29. Үз эшләребез өчен без үзебез җаваплы.

«БӘРЕП ТӨШЕРӘЧӘКМЕН, ТӨШЕРӘЧӘКМЕН, ТӨШЕРӘЧӘКМЕН»

(Йәзәкил 20:1—24:27)

Б. э. к. 611 елда, әсирлекнең җиденче елында, исраиллеләрнең өлкәннәре «Ходайдан сорарга» Йәзәкил янына килә. Алар Исраилнең озак вакытка сузылган фетнәсе турында ишетә һәм шундый кисәтү ала: Йәһвә аларга каршы «үз кылычын чыгарачак» (Йәзәкил 20:1; 21:3). Исраилнең башлыгына (Седекиягә) мөрәҗәгать итеп, Йәһвә болай дип әйтә: «Патша башлыгын алып куй һәм таҗны да сал; бу инде булмаячак; түбәнсетелгән күтәреләчәк һәм югары кимсетелгән булачак. Бәреп төшерәчәкмен, төшерәчәкмен, төшерәчәкмен һәм, Аның Иясе [Гайсә Мәсих] килгәнче, ул булмаячак, һәм мин аңа бирәчәкмен» (Йәзәкил 21:26, 27).

Иерусалим хөкем ителә. Оголаның (Исраил) һәм Оголиваның (Яһүдия) гаебе фаш ителгән. Огола инде «сөяркәләрнең кулларына, Ашур улларының кулларына» бирелгән булган (Йәзәкил 23:9). Оголиваның да җимерелү көне якынлаша. Б. э. к. 609 елда Иерусалимның 18 айлык камалышы башланган. Ахыр чиктә шәһәр яулап алынгач, яһүдләр шул хәтле аптырашта калган ки, хәтта үз кайгыларын белдерә алмаган. Йәзәкил, «коткарылган кешедән» шәһәрнең җимерелүе турында хәбәр алынганчы, Аллаһы хәбәрен әсирләргә әйтмәскә тиеш (Йәзәкил 24:26, 27).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар

21:3 — Йәһвә кыннан нинди «кылыч» чыгара? Йәһвә Иерусалим белән Яһүдиягә чыгарган хөкемен үтәр өчен «кылычны» — Бабыл патшасы Набуходоносорны һәм аның гаскәрләрен куллана. Бу «кылычның» өлеше шулай ук Аллаһы оешмасының күктәге өлеше — куәтле рухи затлар да — булырга мөмкин.

24:6—14 — Казан юшкыны [«тутыгы», ЯД] нәрсә аңлата? Камалыштагы Иерусалим зур казан белән чагыштырыла. Казан тутыгы — бу шәһәрнең әхлакый шакшылыгы: пычраклык, азгын тәртип һәм кеше үтерү. Иерусалимның шакшылыгы шулхәтле зур ки, хәтта буш казанны күмергә куеп та аның тутыгын бетереп булмый.

Безнең өчен сабаклар:

20:1, 49. Исраил өлкәннәренең җавабы шуны күрсәткән: алар Йәзәкилнең әйткәннәренә шикләнеп караган. Аллаһы кисәтүләренә беркайчан да шикләнеп карамыйк.

21:18—22. Мәҗүси идарәче Набуходоносор, фал ачып, Иерусалимга беренче кем һөҗүм итәчәк икәнен белергә тырышса да, Иерусалимга каршы чыгарга аны Йәһвә дәртләндергән. Бу шуны күрсәтә: хәтта җеннәр дә Йәһвәнең ниятен үтәр өчен җибәрелгән кешеләрне туктата алмый.

22:6—16. Йәһвә яла ягу, әхлаксыз тәртип, хакимлекне дөрес кулланмау, һәм ришвәт алуны нәфрәт итә. Мондый эшләрдән качыйк!

23:5—49. Сәяси союзларны төзү аркасында Исраил һәм Яһүдия бу союзникларның ялган табынуын үзләштергән. Әйдәгез, иманыбызны җимерә ала торган бу дөнья белән дус булудан үзебезне саклыйк! (Ягъкуб 4:4).

Тере һәм куәтле хәбәр

Изге Язмалардагы Йәзәкил китабының беренче 24 бүлегеннән без үзебез өчен гаҗәеп сабаклар алабыз! Анда Аллаһының хупламавына нәрсә китерә, ничек без аның шәфкатенә ия була алабыз, һәм ни өчен без бозык кешеләрне кисәтергә тиеш икәне күрсәтелә. Иерусалим җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек Йәһвәне яңа вакыйга әле булганчы, аны үз халкына игълан итүче Аллаһы итеп ачык күрсәтә (Ишагыйя 42:9).

Йәзәкил 17:22—24 һәм 21:26, 27 дә язылган пәйгамбәрлекләрдә күктә Мәсих Патшалыгының урнаштырылуы турында әйтелә. Тиздән бу патшалык ярдәмендә Аллаһының ихтыяры бөтен җирдә үтәләчәк (Маттай 6:9, 10). Бу Патшалык китерәчәк фатихаларны без нык ышаныч белән көтә алабыз. Әйе, «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[18 биттәге иллюстрация]

Күктәге арба белән нәрсә күрсәтелгән булган?

[20 биттәге иллюстрация]

Вәгазьдә ашкынып катнашу «билгебезне» сакларга булыша