Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә синең тыңлаучанлыгыңны кадерли

Йәһвә синең тыңлаучанлыгыңны кадерли

Йәһвә синең тыңлаучанлыгыңны кадерли

«И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 27:11).

1. Бүгенге җәмгыятьтә нинди рух хөкем сөрә?

БҮГЕНГЕ дөньяда бәйсезлек һәм тыңламаучанлык рухы хөкем сөрә. Моның сәбәбен рәсүл Паул Эфес мәсихчеләренә язган хатында болай аңлатып бирә: «[Кайчандыр] сез бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи көчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез» (Эфеслеләргә 2:1, 2). Әйе, Шайтан Иблис, «һавадагы рухи көчләр белән идарә итүче», бөтен дөньяны тыңламаучанлык рухы белән агулаган дип әйтеп була. Ул беренче гасырда шулай эшләгән, ә күктән бәреп төшерелгәннән соң, якынча беренче бөтендөнья сугышы вакытында, тагы да күбрәк көч куеп моны эшли (Ачылыш 12:9).

2, 3. Йәһвәгә тыңлаучан булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

2 Без, мәсихчеләр буларак, шуны беләбез: Йәһвә Аллаһы безнең чын күңелдән тыңлаучан булуыбызга лаеклы, чөнки ул — безнең Барлыкка Китерүчебез, безгә яшәү көче Биреп Торучы, яратучан Хаким һәм безнең Коткаручыбыз (Мәдхия 148:5, 6; Рәсүлләр 4:24; Көлессәйлеләргә 1:13; Ачылыш 4:11). Муса көннәрендә яшәгән исраиллеләр Йәһвә аларның Яшәү Бирүчесе һәм Коткаручысы булганын белгәннәр. Шуңа күрә Муса аларга: «Карагыз, Ходай Аллаһыгыз сезгә кушканча эш итегез»,— дигән (Канун 5:32). Әйе, Йәһвә аларның тыңлаучан булуына лаек булган. Әмма алар бик тиз үз Хакимнәренә тыңламаучан булып киткән.

3 Галәмне Барлыкка Китерүчегә безнең тыңлаучан булуыбыз никадәр мөһим? Бер тапкыр Аллаһы Шамуил пәйгамбәр аша Шаул патшага: «Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»,— дигән (1 Патшалык 15:22, 23). Ни өчен тыңлаучанлык шулкадәр мөһим?

«Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»

4. Без Йәһвәгә нәрсә бирә алабыз?

4 Бездә булган бар нәрсә Йәһвәнеке, чөнки ул Барлыкка Китерүче. Алай булгач, бездә аңа бирерлек берәр нәрсә бармы? Әйе, без аңа бик кыйммәтле нәрсә бирә алабыз. Нәрсәне? Бу сорауга җавапны мондый киңәштән табып була: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Без Аллаһыга үзебезнең тыңлаучанлыгыбызны бирә алабыз. Безнең шартларыбыз һәм чыгышларыбыз төрле. Әмма тыңлаучан булып, һәрберебез Шайтанның кешеләр сынаулар алдында Аллаһыга тугрылыгын сакламаячак дигән явыз сүзләренә җавап бирә ала. Нинди зур хөрмәт безгә күрсәтелгән!

5. Тыңламаучанлык ничек Барлыкка Китерүчегә тәэсир итә? Мисал китер.

5 Аллаһы без кабул иткән карарлар белән кызыксына. Әгәр без аны тыңламасак, бу аңа тәэсир итә. Ничек? Кешеләр акылсыз карарлар кабул иткәндә, ул рәнҗи (Мәдхия 77:40, 41). Әйтик, диабет белән авыручы кеше, билгеләнгән диетаны тотмыйча, үзенә зыян китергән ризыкны ашый. Аны дәвалаучы табиб нәрсә хис итәчәк? Һичшиксез, Йәһвә кешеләр аны тыңламаса, рәнҗи, чөнки ул аның тормышка карата бирелгән күрсәтмәләрен үтәмәү нинди нәтиҗәләргә китерә икәнен белә.

6. Безгә Аллаһыга тыңлаучан булырга нәрсә булышачак?

6 Безнең һәрберебезгә тыңлаучан булырга нәрсә булышачак? Без, Сөләйман патша кебек, Аллаһыдан «акыллы», ягъни тыңлаучан, йөрәк сорый алабыз. Сөләйман андый йөрәкне үз халкын, исраиллеләрне, хөкем иткәндә «яхшылык белән яманлыкны аера» алыр өчен сораган (3 Патшалык 3:9). Бүген дөньяда тыңламаучанлык рухы хөкем сөрә, һәм без яхшылык белән яманлыкны аера белергә теләсәк, безгә дә тыңлаучан йөрәк кирәк. Андый йөрәккә ия булыр өчен, Аллаһы безгә үз Сүзен, аны өйрәнер өчен басмалар, мәсихче очрашулар һәм җыелышта кайгыртучан мәсихче өлкәннәр биргән. Ярату белән бирелгән бу бүләкләрне без яхшы итеп кулланабызмы?

7. Ни өчен Йәһвәгә корбаннарга караганда тыңлаучан булу мөһимрәк?

7 Шуны искә төшер: үткәндә Йәһвә үзенең борынгы халкына тыңлаучанлык хайваннарны корбанга китерүдән дә мөһимрәк дип әйткән (Гыйбрәтле сүзләр 21:3, 27; Һошея 6:6; Маттай 12:7). Ни өчен мөһимрәк булган? Йәһвә үзе бит үз халкына хайваннарны корбанга китерергә кушкан. Уйлап кара: корбанны китерергә кешене нәрсә дәртләндерә? Ул моны Аллаһыга яраклы булыр өчен эшлиме? Яисә ул йоланы гына үтиме? Әгәр дә Аллаһының хезмәтчесе чыннан да аңа яраклы булырга теләсә, ул Аллаһының бар әмерләренә буйсынырга тырышачак. Аллаһыга малдан торган корбаннар кирәкми, ләкин без аңа бердәнбер кыйммәтле нәрсә бирә алабыз — бу безнең тыңлаучанлыгыбыз.

Кисәтүче мисал

8. Ни өчен Аллаһы Шаул патшаны кире каккан?

8 Изге Язмаларда язылган Шаул патша турындагы хәбәр тыңлаучан булуның үтә мөһимлеген күрсәтә. Шаул патшалык итә башлаганда юаш һәм тыйнак, үз-үзе алдында «кече булган». Әмма вакыт узу белән карарлар кабул иткәндә аның белән горурлык һәм дөрес булмаган фикер йөртү җитәкчелек итә башлаган (1 Патшалык 10:21, 22; 15:17). Бер тапкыр Шаул филистиләр белән сугышырга тиеш булган. Шамуил Шаул патшага үзен көтәргә кушкан: ул Йәһвәгә корбаннар китерергә һәм аңа нәрсә эшләргә икәнен әйтергә тиеш булган. Әмма Шамуил аны көткән вакытка килмәгән, һәм халык тарала башлаган. Моны күреп, Шаул «яндыру корбаны китергән». Бу Йәһвәгә яраклы булмаган. Шамуил ниһаять килгәч, патша үз тыңламаучанлыгын аклый башлаган. Ул Шамуил соңга калганга, аның үзенә Йәһвәнең хуплавын алыр өчен корбанны яндырырга туры килде дип әйткән. Шаул патша өчен бу корбанны китерү Шамуилның килүен һәм корбан китерүен көтәргә дигән җитәкчелекне тыңлауга караганда мөһимрәк булган. Шамуил аңа болай дигән: «Син, Ходай Аллаһыңның сиңа бирелгән әмерен үтәмичә, акылсыз эш иттең». Йәһвәгә тыңламаучан булганга Шаул үзенең патша хакимлеген югалткан (1 Патшалык 10:8; 13:5—13).

9. Аллаһыга тыңламаучан булу Шаулның гадәте булып киткәне нәрсәдән күренә?

9 Шаул патша бу очрактан сабак алганмы? Юк! Соңрак Йәһвә Шаулга Амалик халкын юк итәргә кушкан, чөнки ул халык элегрәк Исраил халкына бер сәбәпсез һөҗүм иткән. Шаул хәтта аларның малларын да юк итәргә тиеш булган. Ул Йәһвәне бер яктан гына тыңлаган: «Хавилдан алып Сураның тирә-ягына кадәр Амаликны тар-мар иткән». Шамуил аны каршы алырга чыккач, Шаул җиңгәнгә күрә күтәренке рух белән: «Ходай алдында син фатихаланган; мин Ходайның сүзен үтәдем»,— дигән. Әмма, ачык күрсәтмәләргә карамастан, Шаул һәм аның халкы Агаг патшаны һәм «сарык белән үгезләрнең иң яхшыларын һәм симез бәрәннәрне» исән калдырганнар һәм «яхшы нәрсәләрне» юк итмәгәннәр. Шаул патша үз тыңламаучанлыгын аклап: «Халык сарык белән үгезләрнең иң яхшыларын Ходайга, синең Аллаһыңа, корбанга китерер өчен саклап калды»,— дигән (1 Патшалык 15:1—​15).

10. Шаул нинди сабакны үзләштерә алмаган?

10 Шамуил Шаулга болай дигән: «Әллә Ходайга яндыру корбаннары һәм корбаннар Ходай тавышына буйсыну кебек үк шатлык китерәме? Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак һәм буйсыну сарыклар маеннан яхшырак» (1 Патшалык 15:​22). Йәһвә ул хайваннарны юк ителүгә билгеләгән икән, алар корбанга китерер өчен яраксыз булганнар.

Һәрнәрсәдә тыңлаучан бул

11, 12. а) Йәһвә хезмәтебездә аңа яраклы булыр өчен куйган тырышлыгыбызга ничек карый? б) Кеше, Аллаһы ихтыярын үтим дип уйлап, ә чынлыкта тыңламаучан булып, үзен ничек алдарга мөмкин?

11 Йәһвәнең хезмәтчеләре эзәрлекләүләргә карамастан нык калалар, күпчелек кеше ваемсыз булса да, Патшалык турында вәгазьлиләр һәм яшәргә акча эшләп табу кыен булса да, мәсихче очрашуларга йөриләр. Әлбәттә, Йәһвәне мондый тугрылык шатландыра! Әйе, рухи тормышыбызның бу мөһим якларында тыңлаучан булу аның йөрәген сөендерә. Без Йәһвәне яратканга күрә аңа хезмәт итсәк, ул безнең тырышлыгыбызны кадерли. Кешеләр безнең авыр хезмәтебезне күрмәскә мөмкин, ләкин Аллаһы безнең эчкерсез эшләребезне күрә һәм аларны онытмый (Маттай 6:4).

12 Әмма Аллаһыга һәрнәрсәдә яраклы булыр өчен, без тормышыбызның бар якларында тыңлаучан булырга тиеш. Әгәр без Аллаһыга гыйбадәт кылуга кагылышлы бурычларыбызны тугры үтибез икән, кайбер Аллаһы таләпләрен үтәмәсәк тә була дип, үзебезне беркайчан да алдарга тиеш түгел. Мәсәлән, кеше гыйбадәт кылуның кайбер якларында катнашса, ул әхлаксызлык я башка җитди гөнаһ эшләп җәзасыз кала ала дип уйларга һәм шулай итеп үзен алдарга мөмкин. Нинди хаталы фикер! (Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

13. Берүзебез булганда, Йәһвәгә тыңлаучанлыгыбыз ничек сыналырга мөмкин?

13 Шуңа күрә без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин көндәлек эшләремдә, хәтта шәхси булып күренгән эшләремдә дә, Йәһвәгә тыңлаучанмы?» «Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр»,— дигән Гайсә (Лүк 16:10). Безне башкалар күрмәгән «йортыбызда» без йөрәгебездә «гөнаһсыз килеш» йөрибезме? (Мәдхия 100:2). Әйе, йортыбызда булганда, безнең сафлыгыбыз сыналырга мөмкин. Күп илләрдә компьютер һәрбер өйдә бар диярлек, һәм әдәпсез күренешләрне бик җиңел ачып була. Берничә ел элек кеше андый күренешләрне әхлаксыз күңел ачулар булган махсус урыннарга барып кына карый алган. «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип әйткән Гайсә. Без аның сүзләренә колак салып, тыңлаучан булырбызмы? Әхлаксыз күренешләргә хәтта күз төшерүдән дә баш тартырбызмы? (Маттай 5:28; Әюб 31:1, 9, 10; Мәдхия 118:37; Гыйбрәтле сүзләр 6:24, 25; Эфеслеләргә 5:3—5). Ә мәрхәмәтсезлек тулы телевизион программалар турында нәрсә әйтеп була? «Мәсхәрәләүне сөючене... [Аллаһы] җаны нәфрәт итә». Без Аллаһыбызның карашы белән ризамы? Ә беркем күрмәгәндә спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш эчүгә ничек карыйбыз? Изге Язмаларда эчкечелек хөкем ителә, һәм анда шулай ук мәсихчеләр өчен «бик күп шәраб» (ЯД) эчүгә бирелмәскә дигән киңәш тә бар (Титуска 2:3; Лүк 21:34, 35; 1 Тимутегә 3:3).

14. Без Аллаһыга тыңлаучан булуыбызны акча белән бәйле эшләрдә ничек күрсәтә алабыз?

14 Шулай ук акча белән бәйле эшләрдә дә без үзебезне сак тотарга тиеш. Мәсәлән, тиз генә баерга теләккә бирелеп, шик тудыра торган эшләрдә катнашырбызмы? Салым түләүдән качар өчен, законга каршы чаралар эзләрбезме? Яисә, киресенчә, «һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса — салым» дигән әмергә буйсынырбызмы? (Римлыларга 13:7).

Яратуга нигезләнгән тыңлаучанлык

15. Ни өчен син Йәһвәнең әмерләренә буйсынасың?

15 Аллаһының әмерләренә буйсыну фатихалар китерә. Мәсәлән, тәмәке тартудан тыелып, әхлаклы тормыш алып барып һәм канның изгелеген хөрмәт итеп, без кайбер авырулардан сакланып калабыз. Өстәвенә, тормышның башка якларында Изге Язмалардагы нормаларны кулланып, без экономик, социаль яктан тормышыбызны яхшырта алабыз һәм гаиләдә бәхетле булабыз (Ишагыйя 48:17). Һичшиксез, бу — фатихалар, һәм алар Аллаһы әмерләренең файдалы булуын күрсәтә. Әмма Йәһвәгә тыңлаучан булуыбызның төп сәбәбе — бу аңа карата яратуыбыз. Без Аллаһыга үзебезгә файда эзләп хезмәт итмибез (Әюб 1:9—11; 2:4, 5). Аллаһы безгә сайлау иреге бирә: кемгә без буйсынырга телибез, шуңа буйсынабыз. Без Йәһвәгә буйсынабыз, чөнки аңа яраклы булырга һәм дөрес булганны эшләргә телибез (Римлыларга 6:16, 17; 1 Яхъя 5:3).

16, 17. а) Гайсә Аллаһыны яратканга күрә, аңа тыңлаучан икәнлеген ничек күрсәткән? б) Без Гайсәгә ничек охшарга тырыша алабыз?

16 Гайсә буйсыну ягыннан камил үрнәк биргән: ул Йәһвәне чын күңелдән яратканга аңа тыңлаучан булган (Яхъя 8:28, 29). Җирдә яшәгәндә, Гайсә «Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән» (Еврейләргә 5:8, 9). Ничек? Гайсә «Үзен түбәнсеткән һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булган» (Филиппуйлыларга 2:7, 8). Гайсә күктә тыңлаучан булган булса да, аның тыңлаучанлыгы җирдә сыналган. Без шуңа ышана алабыз: Гайсә үзенең рухи кардәшләренә һәм иман итүче башка кешеләргә Баш Рухани булып хезмәт итәр өчен бар яклардан әзерләнгән (Еврейләргә 4:15; 1 Яхъя 2:1, 2).

17 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Гайсә Аллаһы ихтыярына тыңлаучан булуны беренче урынга куйган, без бу яктан аңардан үрнәк ала алабыз (1 Петер 2:21). Һәм без Йәһвәне яратканга аның әмерләрен үтәгәндә, киресен эшләргә басым ясалса да я башкача эшләргә теләгебез туса да, зур канәгатьлек кичерәбез (Римлыларга 7:18—20). Мәсәлән, без үз өсләренә Аллаһы оешмасында җитәкчелек алган кардәшләрне, алар камил булмаса да, әзерлек белән тыңлыйбыз (Еврейләргә 13:17). Йәһвә безнең шәхси тормышыбызда аның әмерләренә буйсынуыбызны кадерли.

18, 19. Аллаһыга чын күңелдән тыңлаучан булу нәрсәгә китерә?

18 Бүген, Йәһвәгә буйсыныр өчен һәм тугрылыкны саклар өчен, безгә, бәлкем, эзәрлекләүләр кичерергә туры килә (Рәсүлләр 5:29). Шулай ук Йәһвәнең вәгазьләргә һәм өйрәтергә дигән әмеренә буйсыныр өчен, безгә бу дөнья төзелешенең ахырына кадәр нык булып калырга кирәк (Маттай 24:13, 14; 28:19, 20). Безгә, дөньяның көчле басымын сизсәк тә, кардәшләребез белән җыелуыбызны дәвам итәр өчен, ныклык кирәк. Безнең яратучан Аллаһыбыз бу әмерләрне үтәр өчен куйган тырышлыгыбызны күреп тора. Һәрнәрсәдә тыңлаучан булыр өчен, без гөнаһлы тәнебез белән көрәшергә, яманлыкка нәфрәт, ә яхшылыкка ярату үстерергә тиеш (Римлыларга 12:9).

19 Безне Йәһвәгә ярату һәм рәхмәт тулы йөрәк хезмәт итәргә дәртләндерсә, без бүләк алачакбыз, чөнки Аллаһы үзен «ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен» бирә (Еврейләргә 11:6). Тиешле корбаннар кирәк, һәм алар Йәһвәне сөендерә, әмма яратуга нигезләнгән һәрнәрсәдә тыңлаучанлык аны күбрәк шатландыра (Гыйбрәтле сүзләр 3:1, 2).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без Йәһвәгә нәрсә бирә алабыз?

• Шаул нинди хаталар ясаган?

• Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак икәнен син ничек күрсәтә аласың?

• Йәһвәгә тыңлаучан булырга сине нәрсә дәртләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Пациент табибның күрсәтмәләрен санга сукмаса, табиб нәрсә хис итәчәк?

[14 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Йәһвә Шаул патша белән канәгать булмаган?

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Берүзең өйдә булганда, син Аллаһының әмерләренә буйсынасыңмы?