Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез Аллаһының исемен беләсезме?»

«Сез Аллаһының исемен беләсезме?»

«Сез Аллаһының исемен беләсезме?»

БУ СОРАУ Урта Азиянең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәгән бер хатында кызыксыну уяткан. Ул «Уяныгыз!» журналының 2004 ел, 22 гыйнвар санының тышлыгында бастырылган булган. Бу журнал «Күзәтү манарасы» белән бергә чыга. Бу хатын шул журналны бастыручыларга мондый хат язган: «Сезнең журналыгыз миңа укый башлау белән ошады. Йөрәгемдә барысы яхшы якка үзгәрә башлады. Дөньяга карашым яңара бара. Мин һәрбер кешегә Аллаһыбыз турында һәм аның турындагы белем китерә торган тынычлык турында сөйлим».

Әйе, күп җирләрдә, «хәтта дөньяның читендә» дә, кешеләр Аллаһының исеме белән танышалар (Рәсүлләр 1:8). Алар аның исеме Йәһвә икәнен белә башлыйлар. Мәсәлән, төрекмән телендә бу исем Ехова дип яңгырый, һәм аны төрекмән телендә бастырылган Изге Язмаларда күреп була. Зәбур китабында: «Әй Ходай [«Йәһвә», ЯД], безнең Аллабыз, Синең исемең бөтен җир йөзендә ничек бөек!» — дип әйтелә (Мәдхия 8:1).

Йәһвә Аллаһы турында күбрәк белер өчен, сез Йәһвә Шаһитләреннән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны сорый аласыз.