Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тискәре мөнәсәбәтне ничек җиңәргә?

Тискәре мөнәсәбәтне ничек җиңәргә?

Тискәре мөнәсәбәтне ничек җиңәргә?

ИСПАНИЯДӘ футбол матчы барганда арбитр уенны туктаткан. Ни өчен? Чөнки трибуналарда утырган кешеләр Камерун иленең уенчысын мыскыл итеп кычкыра башлаганнар, шуңа күрә ул уенны ташлап китәм дип куркыткан. Африка, Азия, һәм Латин Америка илләреннән килгән кешеләрне кыйнау һәм үтерү Россияда гадәти хәл булып китте. Андый очраклар саны 2004 елда 55 процентка үскән, һәм 2005 елда 394 андый очрак булган. Бөек Британия илендә Азиядән килгән һәм кара тәнле кешеләр арасында үткәрелгән сорашу шуны күрсәткән: аларның 30 проценты үз эшен тән төсе аркасында югалткан дип исәпли. Бу мисаллар бөтен дөнья хәлен күрсәтә.

Кешегә карата тискәре мөнәсәбәт төрлечә чагылырга мөмкин: мәсәлән, кешене мыскыл итү, җәберләү. Кайбер илләрдә берәр кешеләр төркемен юк итүне хәтта үзләренең милли сәясәте итәләр *. Тискәре мөнәсәбәтнең төп сәбәбе нәрсәдә? Безгә үзебезне андый тәртиптән ничек сакларга? Бар халыклар бер көн тату яши башларлар дип өметләнә алабызмы? Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бирелә.

Җәберләү һәм нәфрәт итү

«Кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә»,— дип әйтелә Тәүрат китабында (Яратылыш 8:21). Чыннан да, кайберәүләр башкаларны җәберләп ләззәт алалар. Изге Язмаларда болай дип тә әйтелә: «Әнә, күзләре яшьле җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә җәберләүчеләре дә, боларының кулында — көч-куәт» (Вәгазьче 4:1).

Изге Язмаларда кешеләрнең бер-берсенә тискәре мөнәсәбәте инде күптән булган дип әйтелә. Мәсәлән, б. э. к. 18 гасырда Мисыр фиргавене Якъкуб исемле яһүдне һәм аның зур гаиләсен үз иленә яшәргә чакырган. Әмма соңрак, башка фиргавен бу зур санлы халыктан курка башлаган. «[Фиргавен] үз халкына болай дип әйткән: менә, Исраил улларының халкы күп санлы һәм бездән көчлерәк; ул үрчемәсен өчен анардан хәйләлерәк булыйк... Һәм аның өстеннән аны авыр эшләр белән хәлсезләндереп бетерер өчен эш башлыкларын куйганнар»,— дип әйтелә Тәүратта (Чыгыш 1:9—11). Мисырлылар хәтта Ягъкуб нәселендә туган бар сабый малайларны үтерергә кушканнар (Чыгыш 1:15, 16).

Тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбе

Бу дөнья диннәре кешеләр арасындагы тискәре мөнәсәбәтне юк итәр өчен бер нәрсә эшләмәде дип әйтеп була. Әйе, кайберәүләр җәберләүгә каршы чыккан, әмма диннәр тулаем алганда еш кына җәберләүчеләр ягында торган. Мәсәлән, Кушма Штатларда кара тәнле кешеләрне төрле законнар чыгарып һәм судсыз хөкем итеп җәберләгәннәр. Бу илдә шулай ук 1967 елга кадәр катнаш никахны тыя торган закон гамәлдә торган. Моңа охшаш хәл Көньяк Африкада апартеид вакытында булган. Кечкенә төркем кешеләре үз югары дәрәҗәләрен якларга тырышып законнар, шул исәптән расаара никахлашуны тыючы закон чыгарганнар. Һәрбер очракта, тискәре мөнәсәбәтне күрсәткән кешеләр арасында бик дини кешеләр дә булган.

Ләкин Изге Язмаларда тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбе тирәнрәк икәне күрсәтелә. Анда ни өчен бер халык башка халык кешеләрен җәберли икәне аңлатыла. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул. Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам“,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:8, 20). Бу сүзләр тискәре мөнәсәбәтнең төп сәбәбен күрсәтә. Ышанамы кеше Аллаһыга яки юкмы, ул Аллаһыны белмәгәнгә яки аны яратмаганга башкаларны нәфрәт итә.

Аллаһы турында белем — халыкара татулык өчен нигез

Аллаһыны белү һәм аны ярату ничек халыкларга тату яшәргә булыша? Аллаһы Сүзеннән алынган белем ничек кешеләрне үзләреннән аерылып торган башка кешеләрне җәберләүдән тоткарлап кала? Изге Язмаларда Йәһвә бар кешеләрнең Атасы дип әйтелә. «Безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бөтен нәрсә — Аңардан»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Көринтлеләргә 8:6). Анда шулай ук: «Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте»,— дип язылган (Рәсүлләр 17:26). Шуңа күрә бар кешеләр — кардәшләр дип әйтеп була.

Һәр халык горурлана ала: алар тормышны Аллаһыдан алган. Ләкин бар халыкларга үз чыгышлары белән гарьләнер өчен сәбәп бар. Инҗилне язуда катнашкан Паул болай дип язган: «Бер кеше аркылы гөнаһ... дөньяга үтеп керде». Шулай итеп, «барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» (Римлыларга 3:23; 5:12). Йәһвә — күптөрлелек Аллаһысы, һәм ул барлыкка китергәннәр арасында бер-берсенә охшаш кеше юк. Ул шулай ук бер халыкка башка халыктан үзен өстенрәк куяр өчен сәбәп бирмәгән. Бер халык башка халыктан яхшырак дигән киң таралган караш Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Шуңа күрә, Аллаһы биргән белем халыкларга татулыкта яшәргә булыша.

Аллаһы бар халыклар турында кайгырта

Берәрсе мондый сорау бирергә мөмкин: «Аллаһы исраиллеләргә аерым илтифат күрсәтеп һәм аларга үзләрен башка халыклардан читтә тотарга кушып, башка халыкларга карата тискәре мөнәсәбәткә үзе юл куймаганмы?» (Чыгыш 34:12). Чыннан да, Аллаһы исраиллеләрнең ыруг башлыгы Ибраһимның нык иманы аркасында бу халыкны үзенеке иткән. Ул үзе исраиллеләр белән аларга хакимнәр сайлап һәм законнар биреп җитәкчелек иткән. Исраил Аллаһы җитәкчелеге буенча яшәгәндә, башка халыклар Аллаһы идарәсе һәм кеше идарәсе китергән нәтиҗәләрнең аермасын күрә алганнар. Йәһвә исраллеләрне шулай ук шуңа өйрәткән: кешелек Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрен кире кайтарыр өчен йолымга мохтаҗ. Шулай итеп, Йәһвәнең Исраил белән мөнәсәбәтләре бар халыкларга файда китергән. Бу Аллаһының Ибраһимга әйткән сүзләреннән күренә: «Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» (Яратылыш 22:18).

Өстәвенә, яһүдләргә Аллаһының изге сүзләрен игълан итәргә хөрмәт күрсәтелгән булган, һәм бу халыкта Мәсих туган. Ләкин бу да бар халыклар фатиха ала алсын өчен башкарылган булган. Яһүдләргә бирелгән Еврей Язмаларында күңелне дулкындыра торган сүзләр язылган. Анда бар халыклар зур фатихалар алачак вакыт турында әйтелгән: «Күп халыклар барачак һәм әйтәчәк: килегез, һәм Ходай тавына һәм Ягъкуб Аллаһысының йортына меник, Ул безне үз юлларына өйрәтәчәк... Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк, һәм сугышырга бүтән өйрәнмәячәк. Әмма һәрберсе үзенең йөзем куагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм аларны беркем дә куркытмаячак» (Михей 4:2—4).

Гайсә Мәсих яһүдләргә вәгәзьләсә дә, ул болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар» (Маттай 24:14). Бу яхшы хәбәрне бар халыклар ишетәчәк. Шуңа күрә Йәһвә бар халыкларга бертигез карап яхшы үрнәк күрсәтә. «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 10:34, 35).

Аллаһының борынгы исраиллеләргә биргән законнары да ул бөтен халыклар турында кайгырта икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Тәүратта: «Сездә урнашкан килмешәк сезнең өчен бу җирдә яшәүче кеше кебек булсын; аны үзеңне яраткан кебек ярат; чөнки сез дә Мисыр җирләрендә килмешәк булдыгыз»,— дип әйтелә (Левиләр 19:34). Исраиллеләргә бирелгән Канунда башка халык кешеләрен түзеп кенә түгел, ә алар хакына күбрәкне эшләргә кирәк икәне күрсәтелгән булган. Аллаһы биргән күп законнарда килмешәкләргә игелек күрсәтергә кирәк дип әйтелгән булган. Мәсәлән, Гайсәнең нәсел шәҗәрәсендәге Богаз исемле бер кеше уңыш калдыкларын җыеп йөргән ярлы, чит ил хатынын күргәч, Аллаһы Кануны буенча эш иткән: үз уракчыларына ул хатын уңыш калдыкларын җыя алсын өчен күбрәк башак калдырырга кушкан (Рут 2:1, 10, 16).

Гайсә игелекле булырга өйрәтә

Аллаһы турында иң күп белем Гайсә биргән. Ул үз шәкертләренә башка халыкларга карата ничек игелекле булырга икәнен күрсәткән. Бер тапкыр ул самарея хатыны белән сөйләшә башлаган. Күп яһүдләр самареялеләргә җирәнеп караган, шуңа күрә бу хатын гаҗәпләнгән. Гайсә хатынга игелек күрсәткән һәм мәңгелек тормышны ничек алырга икәнен аңларга булышкан (Яхъя 4:7—14).

Гайсә шулай ук башка халыкларга караш нинди булырга тиеш икәнен аңлаткан. Моның өчен ул игелекле самареяле турында ачык мисал китергән. Бу кеше бик нык яраланган яһүд яныннан үтеп барган. Бу яһүдне юлбасарлар кыйнап талаганнар. Самареяле: «Ни өчен мин бу яһүдкә булышырга тиеш? Яһүдләр бит безгә җирәнеп карыйлар»,— дигән уйларга бирешмәгән. Гайсә самареяленең башка халык кешеләренә карашы бүтән булган икәнен күрсәткән. Бу яралы кеше яныннан башка юлчылар да үткән, әмма самареяле генә «аны күреп бик кызганган» һәм аңа зур ярдәм күрсәткән. Гайсә бу ачык мисалны шундый сүзләр белән тәмамлаган: Аллаһының илтифатына ия булыр өчен, бу самареяле кебек эш итәргә кирәк (Лүк 10:30—37).

Рәсүл Паул Аллаһы хуплавын алырга теләгән кешеләр үз фикер йөртүләрен үзгәртергә һәм башка халыкларга Аллаһы карашы белән карарга тиеш дип өйрәткән. Ул болай дип язган: «Сез бөтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз. Һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора. Шуңа күрә яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, сөннәтле һәм сөннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар... арасында бернинди дә аерма юк... Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:9—14).

Аллаһы турында белем кешене үзгәртә аламы?

Йәһвә Аллаһыны белү кешенең башка халыкларга карата карашын үзгәртә аламы? Әйдәгез Азиядән Канадага күчеп килгән бер хатын мисалын карап чыгыйк. Аның өмете өзелгән, чөнки ул бу урында раса ягыннан дискриминацияләү белән очрашкан. Ул Йәһвә Шаһитләре белән танышкан һәм алар белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Соңрак ул аларга рәхмәтен белдереп хат язган. «Сез бик ягымлы һәм игелекле кешеләр. Сез ак тәнле башка кешеләрдән аерылып торасыз, һәм мин моның сәбәбе турында уйлана башладым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: сез — Аллаһы хезмәтчеләре. Күрәсең, сәбәбе Изге Язмаларда яшеренгән. Җыелышларыгызда мин төрле тәнле кешеләрне күрдем, әмма аларның йөрәкләре бер төсле, чөнки алар кардәшләр иделәр. Кем аларны шундый ягымлы кешеләр итеп үзгәрткән? Хәзер мин беләм: бу сезнең Аллаһыгыз».

Аллаһы Сүзендә «җир... Ходай турында белем белән тулачак» вакыт турында пәйгамбәрлек язылган (Ишагыйя 11:9). Хәтта бүген дә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлә, һәм «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» чыккан миллионлаган бихисап күп кеше хак Аллаһыга бердәм гыйбадәт кылалар (Ачылыш 7:9). Йәһвә Ибраһимга: «Җир өстендә барлык кабиләләр... фатиха алачак»,— дип әйткән. Бу миллионлаган кешеләр бөтен дөньяда яшәгән кешеләр арасындагы нәфрәтнең ярату белән алмашынуын һәм Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсенең үтәлешен көтәләр (Рәсүлләр 3:25).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Бу мәкаләдә искә алынган принциплар раса аркасында дискриминацияләүгә генә түгел, ә шулай ук милләт, дин, тел яки культура ягыннан аерылып торган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәткә кагыла.

[4, 5 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Кануны буенча, исраиллеләр килмешәкләрне яратырга тиеш булган

[5 биттәге иллюстрация]

Без игелекле самареяле турындагы ачык мисалдан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы бер халыкка да үзен башка халыклардан өстенрәк куяр өчен сәбәп бирмәгән