Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яманлыкны яхшылык белән җиң»

«Яманлыкны яхшылык белән җиң»

«Яманлыкны яхшылык белән җиң»

«Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (РИМЛЫЛАРГА 12:21)

1. Ни өчен без яманлыкны җиңә алганыбызга бер дә шикләнмибез?

ЧЫН гыйбадәт кылуга көчле каршылык күрсәткән кешеләргә каршы торып буламы? Безне бозык дөньяга кире кайтарырга тырышкан көчләрне җиңү мөмкинме? Әйе. Ни өчен бу ике сорауга да без шундый җавап бирә алабыз? Чөнки рәсүл Паул римлыларга язган хатында болай дип әйтә: «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (Римлыларга 12:21). Без Йәһвәгә өметләнсәк һәм бу дөньяга үзебезне җиңәргә юл куймасак, яманлык безне җиңмәячәк. Моннан тыш, «яманлыкны... җиң» дигән сүзләр шуны күрсәтә: без яманлыкка каршы рухи көрәшебезне дәвам итсәк, без аны җиңә алабыз. Уяулыгын киметкән һәм көрәшүен туктаткан кешеләрне генә бу явыз дөнья һәм аның явыз хакиме, Шайтан Иблис җиңәчәк (1 Яхъя 5:19).

2. Ни өчен без Нихами тормышыннан кайбер вакыйгаларны карап чыгачакбыз?

2 Паул сүзләренең дөреслеген Аллаһының бер хезмәтчесе күрсәткән; ул Паулга кадәр якынча 500 ел алдарак Иерусалимда яшәгән. Бу Аллаһы кешесе, Нихами, бозык кешеләр каршылык күрсәткәндә дә нык калган, һәм шулай ук яманлыкны яхшылык белән җиңгән. Нинди авырлыклар белән ул очрашкан? Бу авырлыкларны җиңәргә аңа нәрсә булышкан? Без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз? Бу сорауларга җавап алыр өчен, Нихами тормышыннан кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк *.

3. Нихами нинди кешеләр арасында яшәгән, һәм ул нинди эш башкарган?

3 Нихами Фарсы иленең Артаксеркс патшасы сараенда хезмәт иткән. Йәһвәгә иман итмәгән кешеләр арасында яшәгән булса да, Нихами ул көннәрдәге «дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмаган» (Римлыларга 12:2). Яһүдиядә ярдәм кирәк булгач, ул үзенең уңайлы тормышын корбан итеп, Иерусалимга авыр сәяхәт ясаган, һәм шәһәр стенасын торгызу буенча зур эшкә керешкән (Римлыларга 12:1). Иерусалимның җитәкчесе булса да, Нихами көн саен исраиллеләр белән бергә «таң атканнан алып йолдызлар чыкканга кадәр» эшләгән. Нәтиҗәдә, ике ай эчендә генә стеналар торгызылган булган (Нихами 4:21; 6:15). Бу искиткеч эш булган, чөнки төзү эшләре барганда исраиллеләр төрле каршылыклар белән очрашкан. Нихамига кем каршы килгән, һәм аларның максаты нинди булган?

4. Нихами дошманнарының максаты нинди булган?

4 Нихаминың төп дошманнары Яһүдия янында яшәгән Санаваллат, Товия һәм Гешем исемле абруйлы кешеләр булган. Алар Аллаһы халкының дошманнары булган, шуңа күрә Нихаминың «Исраил уллары иминлеге турында кайгыртыр өчен килүе аларны гарьләндергән» (Нихами 2:10, 19). Нихами дошманнары аның төзү эшләрен, хәтта мәкерле юллар кулланып, туктатырга тырышканнар. Нихами «яманлыкка үзен җиңәргә юл куермы»?

«Ачуланган һәм күп гарьләнгән»

5, 6. а) Нихами дошманнары төзелеш эшләренә ничек караганнар? б) Ни өчен Нихами каршы килүчеләрдән курыкмаган?

5 Нихами кыюлык белән үз кешеләрен: «Иерусалим стенасын төзик»,— дип дәртләндергән. Алар: «Төзиячәкбез»,— дигәннәр. Нихами болай дип сөйли: «Алар кулларын яхшы эшкә ныгыттылар», әмма каршы килүчеләр «бездән көлделәр һәм җирәнеп болай диделәр: Сез нәрсә эшлисез? Патшага каршы чыгарга уйлыйсызмы әллә?» Нихами аларның мыскыл итүләреннән һәм ялган гаепләүләреннән курыкмаган. Ул каршы килүчеләргә болай дигән: «Күктәге Аллаһы, ул безгә ярдәм итәчәк, һәм без, аның коллары, төзиячәкбез» (Нихами 2:17—20). Нихами «яхшы эшне» дәвам итәргә тәвәккәл булган.

6 Каршы килүчеләрнең берсе Санаваллат «ачуланган һәм күп гарьләнгән» һәм мыскыллы сүзләр әйтә башлаган. «Бу мескен яһүдләр нәрсә эшлиләр? — дип көлгән ул.— Әллә алар көл өемнәреннән ташларны җанландырырлармы?» Товия да: «Төлке барыр һәм аларның таш стеналарын җимерер»,— дип, аңа мыскыллауда кушылган (Нихами 4:1—3). Нихами үзен ничек тоткан?

7. Нихами үзенең каршы килүчеләренең гаепләүләренә ничек караган?

7 Нихами мыскыллы сүзләргә игътибар итмәгән. Ул Аллаһы әмерен тоткан һәм үч алырга тырышмаган (Левиләр 19:18). Ул бу эшне Йәһвәгә тапшырган һәм болай дип дога кылган: «Безнең Аллаһыбыз, безне нәфрәт итәләр, син ишет, һәм сүгенүләрен үз башларына юнәлдер» (Нихами 4:4). Нихами Йәһвәнең: «Үч алу — минем эш, үзем кайтарып бирәчәкмен»,—дигән сүзләренә ышанган (Канун 32:35). Шулай ук Нихами һәм аның кешеләре «стенаны төзегәннәр». Алар үзләрен эштән бүлдерергә юл куймаганнар. Нәтиҗәдә, «стена яртысына кадәр төзелгән булган. Һәм халык чын күңелдән эшләгән» (Нихами 4:6). Чын гыйбадәт кылуның дошманнары төзү эшләрен туктата алмаган! Без Нихамидан ничек үрнәк ала алабыз?

8. а) Каршы килүчеләр безгә ялган гаеп ташлаганда, без ничек Нихами үрнәген тота алабыз? б) Үч алмау акыллы икәнлеген күрсәтүче үзегез белән булган яки ишеткән очракны сөйләгез.

8 Бүген мәктәптә, эштә һәм хәтта өйдә дә каршы килүчеләр безне мыскыл итәргә һәм гаепләргә мөмкин. Әмма еш кына андый ялган гаепләүләргә җавап итеп Изге Язмалардагы «дәшмәү вакыты бар» дигән принцип буенча эш итү яхшырак (Вәгазьче 3:1, 7). Димәк, без, Нихами кебек, тупас сүзләр белән җавап кайтармыйбыз (Римлыларга 12:17). Без Аллаһының: «Үзем кайтарып бирәчәкмен»,— дигән сүзләренә ышанып, аңа дога кылабыз (Римлыларга 12:19; 1 Петер 2:19, 20). Шулай итеп без каршы килүчеләребезгә үзебезне без алып барырга тиеш булган рухи эштән бүлдерергә юл куймыйбыз. Бу рухи эш — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше (Маттай 24:14; 28:19, 20). Мыскыллы сүзләргә һәм гаепләүләргә карамастан, вәгазьләү эшендә катнашканда, без дә, Нихами кебек, тугрылык күрсәтәбез.

Без сезне «кырып бетерәбез»

9. Нихаминың дошманнары нинди каршылык күрсәткәннәр, һәм Нихами үзен ничек тоткан?

9 Нихами көннәрендәге чын гыйбадәт кылуның дошманнары «Иерусалим стеналары торгызыла» икәнен ишеткәч, «Иерусалимга каршы сугышырга» дип кылычларын алганнар. Яһүдләр өчен хәл өметсез булып күренгән. Төньякта самареялеләр, көнчыгышта аммонлулар, көньякта гарәпләр, көнбатышта азотлулар булган. Иерусалим чолгап алынган булган; төзүчеләр тозакка эләккәннәр! Алар нәрсә эшләгән? «Без Аллаһыбызга дога кылдык»,— дип әйтә Нихами. Дошманнар: «Без... аларны кырып бетерәбез, һәм эшне туктатабыз»,— дип аларны куркытканнар. Нихами исә шәһәрне саклар өчен «кылычлары, сөңгеләре, җәяләре белән» төзүчеләрне куйган. Әйе, кешеләр карашыннан яһүдләрнең кечкенә төркеме дошманның зур көчләренә каршы тора алмаган, әмма Нихами аларны болай дип дәртләндергән: «Алардан курыкмагыз, бөек һәм куркыныч Ходайны истә тотыгыз» (Нихами 4:7—9, 11, 13, 14).

10. а) Ни өчен Нихаминың дошманнары һөҗүмнәрен туктаткан? б) Нихами нинди чаралар күргән?

10 Әмма хәл кинәт кенә үзгәргән. Дошманнар һөҗүмнәрен туктаткан. Ни өчен? «Аллаһы аларның ниятен җимергән»,— дип әйтә Нихами. Әмма ул дошманнар һаман да куркыныч икәннәрен белгән. Шуңа күрә ул акыллылык күрсәтеп төзүчеләрнең эш ысулларын үзгәрткән: шуннан бирле, алар «бер кул белән эшләгәннәр, ә икенче кул белән сөңге тотканнар». Нихами шулай ук төзүчеләрне дошманнарның һөҗүме турында «быргы тавышы белән» кисәтер өчен кешене билгеләп куйган. Һәм иң мөһиме ул халыкны: «Аллаһыбыз безнең өчен көрәшәчәк»,— дип ышандырган (Нихами 4:15—​20). Ныгытылган һәм һөҗүмгә әзерләнгән төзүчеләр эшләрен дәвам иткәннәр. Бу вакыйгадан без нинди сабаклар алабыз?

11. Патшалык эше тыелган илләрдә чын мәсихчеләргә яманлыкка каршы торырга нәрсә ярдәм итә, һәм ничек алар яманлыкны яхшылык белән җиңәләр?

11 Кайчакта чын мәсихчеләр каты каршы килүләр белән очраша. Чыннан да, кайбер илләрдә чын гыйбадәт кылуның дошманнары каты каршы киләләр, һәм алар бик көчле. Кешеләр карашыннан безнең ул илләрдәге имандашларыбыз каршы тора алмыйлар. Ләкин ул Шаһитләр «Аллаһы алар өчен көрәшәчәк» икәненә бер дә шикләнмиләр. Чыннан да, үз иманнары өчен эзәрлекләнгән мәсихчеләр кат-кат шуңа ышана: Йәһвә аларның догаларына җавап бирә һәм көчле дошманнарның «ниятен җимерә». Хәтта Патшалык эше тыелган илләрдә дә мәсихчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен төрле юллар табалар. Иерусалимдагы төзүчеләр эш ысулларын үзгәрткән кебек, бүген дә Йәһвә Шаһитләре каршы килүләр булганда, вәгазьләү ысулларын акыллылык белән үзгәртәләр. Әлбәттә, алар сугыш коралы кулланмыйлар (2 Көринтлеләргә 10:4). Хәтта аларга көч куллану белән янасалар да, алар вәгазь эшен туктатмыйлар (1 Петер 4:16). Киресенчә, бу кыю кардәшләр «яманлыкны яхшылык белән җиңәләр».

«Кил, һәм очрашырбыз»

12, 13. а) Нихаминың дошманнары нинди мәкер кулланганнар? б) Ни өчен Нихами дошманнарның очрашырга тәкъдимен кире каккан?

12 Нихами дошманнары үзләренең ачык һөҗүмнәре уңышлы булмаганын күргәч, яшертен юллар кулланганнар. Алар өч мәкер уйлап чыгарган.

13 Беренчедән, Нихами дошманнары аны алдарга тырышкан. Алар болай дигәннәр: «Кил, һәм Оно тигезлегендәге бер авылда очрашырбыз». Оно тигезлеге Иерусалим белән Самарея арасында урнашкан булган. Дошманнар Нихамига фикер каршылыкларын юк итәр өчен ике шәһәр арасының уртасында очрашырга тәкъдим иткәннәр. Нихамида мондый уйлар туа алган: «Бу акыллы булып күренә. Сугышуга караганда сөйләшү яхшырак». Әмма Нихами аларның тәкъдимен кире каккан. Ул моны болай дип аңлаткан: «Алар миңа явызлык эшләргә ниятләде». Ул аларның ниятен аңлаган һәм алданмаган. Дүрт тапкыр каршы килүчеләренә ул: «Мин очраша алмыйм; мин эшне калдырып сезнең белән очрашсам, эш туктар иде»,— дип әйткән. Дошманнар Нихамины алдый алмаган: ул үз эшен калдырмаган һәм алар белән очрашмаган. Ул игътибарын төзү эшләренә туплаган (Нихами 6:1—4).

14. Ялган гаепләүчеләренә Нихами ничек җавап кайтарган?

14 Икенчедән, Нихами дошманнары ялган тарата башлаган: алар Нихамины Артаксеркс патшага каршы фетнә күтәрүдә гаепләгәннәр. Нихамига тагын: «Кил һәм бергә киңәшләшербез»,— дигәннәр. Ул яңадан баш тарткан, чөнки дошманнарның ниятен аңлаган. Нихами болай дигән: «Алар барысы безне куркыталар иде һәм: алар өметсезлеккә бирелеп, эшләрен туктатырлар дип уйлыйлар иде». Ләкин бу юлы Нихами дошманнарның гаепләүләрен кире каккан. Ул болай дигән: «Син әйткән сүзләр дөрес түгел, син бу сүзләрне үзең уйлап тапкансың». Өстәвенә, Нихами Йәһвәгә ярдәм сорап: «Кулларымны ныгыт!» — дип дога кылган (ЯД). Ул шуңа ышанган: Йәһвә ярдәме белән ул аларның явыз ниятен җимерә алачак һәм төзелешне дәвам итәчәк (Нихами 6:5—9).

15. Ялган пәйгамбәр нинди киңәш биргән, һәм ни өчен Нихами аның киңәшен кабул итмәгән?

15 Өченчедән, Нихами дошманнары аны Аллаһы канунын бозарга этәрер өчен хыянәтчене, Шемаия исемле исраиллене кулланганнар. Шемаия Нихамига болай дигән: «Аллаһы йортына, гыйбадәтханә эченә барыйк һәм гыйбадәтханә ишекләрен артыбыздан ябып куйыйк, чөнки сине үтерергә киләчәкләр». Шемаия Нихамины үтерергә телиләр, ләкин гыйбадәтханәдә качып, ул тормышын саклап кала ала дип әйткән. Әмма Нихами рухани булмаган. Аллаһы йортында яшеренеп, ул гөнаһ эшләр иде. Үз тормышын саклап калыр өчен ул Аллаһы канунын бозармы? Нихами болай дип җавап биргән: «Минем кебек кеше гыйбадәтханәгә кереп, исән кала алырмы? Бармыйм». Нихами үзенә әзерләнгән тозактан ничек кача алган? Ул шуны белгән: Шемаия исраилле булса да, «Аллаһы аны җибәрмәгән». Чыннан да, чын пәйгамбәр аңа беркайчан да Аллаһы канунын бозарга киңәш бирмәс иде. Бу очракта да Нихами явыз дошманнарга үзен җиңәргә юл куймаган. Тиздән ул: «Стена Елул аеның егерме бишенче көнендә, илле ике көн эчендә тәмамланды»,— дип әйткән (Нихами 6:10—15; Саннар 1:51; 18:7).

16. а) Ялган дуслар, ялган гаепләүчеләр һәм ялган кардәшләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш? б) Син өйдә, мәктәптә яки эштә Аллаһы әмерләрен бозарга теләмәгәнеңне ничек күрсәтәсең?

16 Безгә дә, Нихамига кебек, ялган дуслар, ялган гаепләүчеләр һәм ялган кардәшләр каршы килергә мөмкин. Кайберәүләр, бәлкем, безгә компромисска барырга тәкъдим итәрләр. Алар Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынуыбыз кимрәк булса, без бу дөньяда да уңышлы була алыр идек дип безне ышандырыр өчен көч куярга мөмкин. Әмма Аллаһы Патшалыгы безнең тормышыбызда беренче урында торганга, без компромисска бармыйбыз (Маттай 6:33; Лүк 9:57—62). Каршы килүчеләр шулай ук безнең турында ялган гаепләүләр тараталар. Нихамины патшага каршы фетнә күтәргән дип гаепләнгәннәр. Шулай ук безне дә кайбер илләрдә без дәүләт иминлеге өчен куркыныч дип гаеплиләр. Кайбер гаепләүләр судлар аша кире кагылган булган. Аерым очракларда нәтиҗә башкача да булырга мөмкин, шулай да без Йәһвәгә өметләнәбез, һәм аңардан вакыйгалар белән үз ихтыяры буенча идарә итүен сорыйбыз (Филиппуйлыларга 1:7). Безгә шулай ук үзләрен Йәһвәнең хезмәтчеләре дип атаган кешеләр дә каршы килергә мөмкин. Нихаминың милләттәше аны үз тормышын саклар өчен Аллаһы канунын бозарга этәргән кебек, элек Йәһвә Шаһите булган мөртәтләр дә безне берәр яктан Аллаһы әмерен бозарга өндәргә мөмкин. Әмма без мөртәтләрне тыңламыйбыз, чөнки без беләбез: без тормышыбызны Аллаһы канунын бозып түгел, ә аны тотып саклыйбыз! (1 Яхъя 4:1). Әйе, Йәһвә ярдәме белән без һәркайсы яманлыкны җиңә алабыз.

Каршы килүләргә карамастан яхшы хәбәрне вәгазьлибез

17, 18. а) Шайтан һәм аның ярдәмчеләре нәрсәгә ирешергә тырышалар? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

17 Аллаһы Сүзендә Мәсихнең майланган кардәшләре турында болай дип әйтелә: «Туганнарыбыз [Шайтанны] ... шаһитлек сүзләре белән җиңделәр» (Ачылыш 12:11). Димәк, Шайтанны — явызлык чыганагын — җиңү һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү арасында туры бәйләнеш бар. Менә ни өчен Шайтан кешеләрне майланган калдыкка һәм «бихисап күп кешегә» каршы чыгарга этәреп, аларга бертуктаусыз һөҗүм итә (Ачылыш 7:9; 12:17).

18 Шулай итеп, каршы килүләр төрле булырга мөмкин: мәсәлән, мыскыллап сөйләү, көч куллану белән куркыту һәм башка яшертен юллар куллану. Һәрхәлдә Шайтанның максаты бер — вәгазь эшен туктату. Әмма, ул уңышлы булмаячак, чөнки Аллаһы халкы, Нихами кебек, «яманлыкны яхшылык белән җиңәргә» тәвәккәл. Алар яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен, аны Йәһвә туктатканчы, дәвам итәчәк! (Марк 13:10; Римлыларга 8:31; Филиппуйлыларга 1:27, 28).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Бу вакыйгалар турында Нихами 1:1—4; 2:1—6, 9—20; 4:1—23; 6:1—15 тә укыгыз.

Хәтерлисезме?

• Аллаһы хезмәтчеләре нинди каршы килүләр белән үткәндә очрашкан һәм бүген очраша?

• Нихами дошманнарының төп максаты нинди булган, һәм бүген Аллаһы дошманнарының максаты нинди?

• Без бүген яманлыкны яхшылык белән ничек җиңәбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге рамка/иллюстрация]

Нихами китабыннан сабаклар

Аллаһы хезмәтчеләре

• мыскыллаулар

• янаулар

• ялган

белән очрашалар

Алдау белән

• ялган дуслар

• ялган гаепләүчеләр

• ялган кардәшләр

кулланалар

Аллаһы хезмәтчеләре яманлыкны

• Аллаһы биргән йөкләмәне үтәп

җиңәләр

[27 биттәге иллюстрация]

Нихами һәм аның хезмәттәшләре каты каршылыкларга карамастан Иерусалимның стенасын төзегәннәр

[31 биттәге иллюстрация]

Чын мәсихчеләр яхшы хәбәрне курыкмыйча вәгазьлиләр