Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Йәһвә Сүзе тере

Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

БАБЫЛ патшасы б. э. к. 609 елның декабрь аенда Иерусалимны яулап алыр өчен, аны соңгы тапкыр чолгап алган. Моңа кадәр Йәзәкилнең Бабылдагы әсирләргә сөйләгән хәбәре аларның яраткан шәһәрләре Иерусалимның яулап алынуы һәм җимерелүе турында булган. Әмма хәзер Йәзәкил пәйгамбәрлекләренең темасы үзгәрә, һәм ул мәҗүси халыкларның киләчәге турында сөйли. Бу халыклар Аллаһы халкы бәла-каза белән очрашкач моңа шатланачак. Иерусалим яулап алынганнан соң 18 ай үткәч, Йәзәкилнең хәбәре тагын бер тапкыр үзгәрә: хәзер ул чын гыйбадәт кылуның искиткеч торгызылуы турында сөйли.

Йәзәкил китабында 25 нче бүлегеннән алып 48 нче бүлегенә кадәр Исраилнең күрше халыклары турында һәм Аллаһы халкының котылуы турында пәйгамбәрлекләр язылган *. Йәзәкил китабының бу өлеше хронологик һәм тематик тәртиптә бара. Ләкин Йәзәкил 29:17—20 хронологик тәртиптә түгел, ә тематик тәртиптә язылган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше буларак, Йәзәкил китабындагы хәбәр «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

«БУ ҖИР ЕДЕМ БАКЧАСЫ СЫМАН БУЛЫП КИТКӘН»

(Йәзәкил 25:1—39:29)

Йәһвә Иерусалимның яулап алынуына Аммон, Моав, Эдом, Филистия, Тир һәм Сидон халыкларының мөнәсәбәтен алдан күреп, Йәзәкилгә алар турында пәйгамбәрлекләр әйтергә куша. Мисыр җимерелгән булачак. «Мисыр патшасы, фиргавен, һәм аның халкы» кедр белән чагыштырыла. Аны «Бабыл патшасының кылычы» кисеп аударачак (Йәзәкил 31:2, 3, 12; 32:11, 12).

Б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелүеннән соң, алты айга якын вакыт үткәч, исән калган бер кеше Йәзәкил янына килә һәм аңа болай дип әйтә: «Шәһәр җимереп бетерелгән!» Һәм пәйгамбәр сөргендәге кешеләргә сөйли башлый (Йәзәкил 33:21, 22). Ул торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләрне игълан итәчәк. Йәһвә «алар өстеннән бер көтүчене... [үз] колын, Давытны куячак» (Йәзәкил 34:23). Эдом җимерелгән булачак, ләкин аның янындагы җир — Яһүдия «Едем бакчасы сыман булып китәчәк» (Йәзәкил 36:35). Йәһвә үзенең яңадан торгызылган халкын «Гогның» һөҗүменнән якларга вәгъдә бирә (Йәзәкил 38:2).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

29:8—12 — Мисырның 40 еллык ташландык хәле кайчан башланган? Б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгәннән соң, Яһүдләрнең калдыгы, Иремия пәйгамбәрнең кисәтүенә карамастан, Мисырга качкан (Иремия 24:1, 8—10; 42:7—22). Алар барыбер бабыллылардан кача алмаган, чөнки Набуходоносор Мисырга каршы чыгып аны җиңгән. Күрәсең, Мисырның 40 еллык ташландык хәле бу вакыйгадан соң башланган. Моның турында дөньяви тарихта төгәл фактлар булмаса да, без ташландык хәлнең булганына шикләнмибез, чөнки Йәһвә һәрвакыт үз пәйгамбәрлекләрен үти (Ишагыйя 55:11).

29:18 — «Бар башлар пеләшләнгән һәм бөтен иңбашлар» ничек «кырылган» булган? Камалыш вакытында диңгез кырыенда урнашкан Тир шәһәре Набуходоносор гаскәрләренә бик каты каршы торган. Нәтиҗәдә, гаскәрләрнең башлары башлык йөрткәнгә пеләшләнгән һәм иңбашлары төзелеш материал күтәреп йөрү аркасында кырылган. Алар бу материалны кулланып, манаралар һәм шәһәрне яулап алыр өчен башка кирәк нәрсәләр төзәгәннәр (Йәзәкил 26:7—12).

Безнең өчен сабаклар:

29:19, 20. Тирда яшәүчеләр утрауда урнашкан шәһәрләренә байлыкларының зур өлешен алып качканга күрә, Набуходоносор патша бу шәһәрдән бик аз табыш алган. Набуходоносор горур, эгоист, мәҗүси хаким булса да, Йәһвә аны хезмәте өчен бүләкләгән: ул «аның гаскәрләренә бүләк итеп» Мисырны биргән. Без дә хак Аллаһыдан үрнәк алып, хөкүмәтләргә безнең хакка башкарган эшләре өчен салымнарны түләргә тиеш түгелме? Дөньяви хакимиятләрнең тәртибе дә һәм салымнарны куллану юллары да салымны түләмәс өчен сәбәп түгел (Римлыларга 13:4—7).

33:7—9. Хәзерге сакчы сыйныфы — майланган калдык — һәм аларның хезмәттәшләре һәрвакыт Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә һәм кешеләрне «зур афәтнең» килүе турында кисәтергә тиеш (Маттай 24:21).

33:10—20. Котылыр өчен начар юлларны калдырырга һәм Аллаһы таләпләренә буйсынып яшәргә кирәк. Йәһвә юлы чыннан да гадел.

36:20, 21. «Ходай халкы», исраиллеләр, үз исемнәре буенча яшәмәгәннәр, шуңа күрә халыклар арасында Аллаһының исеме хурланган. Без бу исраиллеләр кебек булмыйк.

36:25, 37, 38. Без бүген «күп санлы изгеләр» (ЯД) белән рухи оҗмахта шатланып яшибез. Шуңа күрә, без саф булып калырга тырышырга тиеш.

38:1—23. Йәһвә үз халкын Магог җиреннән Гогның һөҗүменнән коткарачак. Моны белү безне юата! Гог дигән исем «бу дөньяның мирзасына», күкләрдән җиргә бәреп төшерелгән Шайтан Иблискә бирелгән. Магог җире дигән исем Җиргә якынлыкны күрсәтә, Шайтан белән аның җеннәре шул урында гына була ала (Яхъя 12:31; Ачылыш 12:7—12).

«МИН СИҢА КҮРСӘТӘЧӘК БАР НӘРСӘЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ИТ»

(Йәзәкил 40:1—48:35)

Иерусалимның җимерелгәненә 14 нче ел бара (Йәзәкил 40:1). Сөргендә әле 56 ел яшисе бар (Иремия 29:10). Йәзәкилгә 50 яшь тулып бара. Күренештә аны Исраил җирләренә күчерәләр. Аңа болай дип әйтәләр: «Адәм улы! Күзләрең белән кара һәм колакларың белән тыңла, һәм мин сиңа күрсәтәчәк бар нәрсәләргә игътибар ит» (Йәзәкил 40:2—4). Йәзәкил яңа гыйбадәтханә турында күренеш алгач, бик нык дулкынлангандыр!

Йәзәкил күргән мәһабәт гыйбадәтханәдә 6 капка, 30 ашау бүлмәсе, Изге урын, Иң изге урын, агачтан ясалган корбан китерү урыны һәм тулаем яндыру корбаннары өчен корбан китерү урыны бар. Гыйбадәтханәдән агып су чыга һәм ташкын суларына әверелә (Йәзәкил 47:1). Йәзәкил күренештә шулай ук кабиләләр арасында бүленгән җирне күрә: һәрбер кабиләгә көнчыгыштан алып көнбатышка кадәр сузылган җир участогы бирелгән, Яһүдия белән Беньямин җирләре арасында хакимлек итү өчен билгеләнгән җир урнаша. «Ходайның изге урыны» һәм Йәһвә-Шамма, ягъни «Йәһвә анда» дип аталган «шәһәр» бу җирдә урнаша (Йәзәкил 48:9, 10, 15, 35).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

40:3—47:12 — Йәзәкилгә күренештә күрсәтелгән гыйбадәтханә нәрсә сурәтли? Күренештә күрсәтелгән бу гаять зур гыйбадәтханә беркайчан да төзелгән булмаган. Ул Аллаһының рухи гыйбадәтханәсен — безнең көннәрдәге гыйбадәтханә сыман чын гыйбадәт кылуның төзелешен аңлата (Йәзәкил 40:2; Михей 4:1; Еврейләргә 8:2; 9:23, 24). Бу күренеш «соңгы көннәрдә» үтәлә. Ул вакытта руханилар сыйныфы чистартыла (2 Тимутегә 3:1; Йәзәкил 44:10—16; Малахий 3:1—3). Әмма бу күренеш тулысынча Оҗмахта үтәләчәк. Гыйбадәтханә күренеше аша сөргендә яши торган яһүдләргә вәгъдә бирелгән: саф гыйбадәт кылу торгызылган булачак һәм яһүдләрнең һәрбер гаиләсенә мирас итеп җир биреләчәк.

40:3—43:17 — Гыйбадәтханәне үлчәү нәрсә аңлата? Гыйбадәтханәне үлчәү — бу Йәһвәнең саф гыйбадәт кылу турындагы нияте һичшиксез үтәләчәк икәненә билге.

43:2—4, 7, 9 — Бу шигырьләрдә гыйбадәтханәдән чыгарылырга тиешле нинди «патшаларның үлекләре» турында сүз бара? Үлекләр — бу, күрәсең, потлар. Иерусалимдагы хакимнәр һәм халык Аллаһы гыйбадәтханәсен потлар белән пычраткан, һәм асылда аларны үз патшалары итеп куйган.

43:13—20 — Йәзәкилнең күренешендәге корбан китерү урыны нәрсә символлаштыра? Символик корбан китерү урыны — бу Аллаһының ихтыяры. Ул Гайсә Мәсих йолым корбаны белән бәйле. Бу йолым корбаны нигезендә майланганнар тәкъва дип, ә «бихисап күп кеше» Аллаһы каршында саф дип игълан ителә (Ачылыш 7:9—14; Римлыларга 5:1, 2). Менә ни өчен, күрәсең, Сөләйман төзегән гыйбадәтханәдәге «коелма диңгез» — руханилар юыныр өчен кулланылган савыт — Йәзәкил күргән гыйбадәтханәдә булмаган (3 Патшалык 7:23—26).

44:10—16 — Рухани сыйныфы кемне сурәтли? Рухани сыйныфы безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләрнең төркеменә прообраз. Аларны чистарту 1918 елда үткәрелгән. Бу елны Йәһвә аларны үз рухи гыйбадәтханәсендә «яңадан эреткән» һәм «чистарткан» (Малахий 3:1—5). Чистартылган яки тәүбә иткән кешеләр үз изге хезмәтләрен дәвам итә алганнар. Шуннан соң, алар «үзләрен, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклар» өчен тырышлык куярга тиеш булганнар. Моның белән алар «бихисап күп кешеләргә», ягъни рухани буыныннан булмаган кешеләргә үрнәк бирәләр (Ягъкуб 1:27; Ачылыш 7:9, 10).

45:1; 47:13—48:29 — «Җир» һәм аны участокларга бүлү нәрсәне сурәтли? Җир — Аллаһы халкы үз эшен алып бара торган өлкә. Йәһвә хезмәтчесе кайда гына булмасын, ул хак гыйбадәт кылу ягында торса, торгызылган җирдә яши. Җирне бүлү турындагы пәйгамбәрлек яңа дөньяда соңгы тапкыр үтәләчәк. Ул вакытта һәрбер тугры кеше җир участогы мирас итеп алачак (Ишагыйя 65:17, 21).

45:7, 16 — Руханиларга һәм начальникка җир бирү нәрсә аңлата? Рухи гыйбадәтханәдә бу күбрәк рухи ярдәмне аңлата. Аларга ярдәм итәләр һәм хезмәттәшлек рухы күрсәтәләр.

47:1—5 — Йәзәкил күренештә күргән ташкын суы бу нәрсә? Су — бу Йәһвәнең яшәү өчен биргән рухи бүләкләре: мәсәлән, Гайсә Мәсихнең йолым корбаны һәм Изге Язмаларда язылган Аллаһы турында белем (Иремия 2:13; Яхъя 4:7—26; Эфеслеләргә 5:25—27). Ташкын аккан саен тирәнәя һәм яңа кешеләргә чын гыйбадәт кылуга кушылырга мөмкинлек бирә (Ишагыйя 60:22). Ташкын Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында тагын да көчлерәк тереклек суы булып агачак, һәм бу суларның өлеше — ачылачак китаплардан бирелгән белем (Ачылыш 20:12; 22:1, 2).

47:12 — Җимешле агачлар нәрсә сурәтли? Символик агачлар кешеләрне камиллеккә кайтарыр өчен Аллаһының рухи үгет-нәсихәтләрен сурәтли.

48:15—19, 30—35. Йәзәкил күренештә күргән шәһәр нәрсәне сурәтли? «Йәһвә анда» дигән шәһәр бар кешеләр кулланыла торган җирдә урнашкан, һәм ул җирдәге берәр нәрсәне сурәтләргә тиеш. Шәһәр, күрәсең, — бу тәкъва «яңа җиргә» файда китерүче җирдәге эшләрне алып бару (2 Петер 3:13). Һәр яктагы капка шәһәр ачык икәнен күрсәтә. Аллаһы халкының күзәтчеләре белән аралашу җиңел булырга тиеш.

Безнең өчен сабаклар:

40:14, 16, 22, 26. Гыйбадәтханә капкаларының кырыендагы стеналарга пальма сурәтләре уелып төшерелгән: әхлакый яктан саф булып калучыларга гына гыйбадәтханәгә керергә рөхсәт ителә (Мәдхия 91:13). Безнең өчен сабак: без саф булып калсак кына, гыйбадәт кылуыбыз Йәһвәгә яраклы булачак.

44:23. Хәзерге рухани сыйныфының эшләре өчен без бик рәхмәтле! «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» үз вакытында рухи ризыкны бирүдә үз өстенә җитәкчелекне ала. Бу ризык безгә Йәһвә каршында нәрсә чиста һәм нәрсә пычрак икәнен белергә булыша (Маттай 24:45).

47:9, 11. Символик суның мөһим ягы — белем — ярдәмендә безнең көннәрдә гаҗәеп дәвалау башкарыла. Бу белемне кабул иткән кешеләр рухи яктан терелә (Яхъя 17:3). Икенче яктан, тереклек суын кабул итмәүчеләр «тоз өчен калдырылган» булачак — алар мәңгегә юк ителәчәк. «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» булыр өчен тырышлык куйыйк. Бу мөһим! (2 Тимутегә 2:15).

«Мин үз бөек исемемне изгеләндерәчәкмен»

Хак Аллаһы Давыт нәселеннән соңгы патша төшерелгәч, күп вакыт үтүен рөхсәт иткән. Шуннан соң идарә итәргә «законлы хокукы» (ЯД) булган зат килгән. Ләкин Аллаһы Давыт белән төзелгән килешүдән баш тартмаган (Йәзәкил 21:27; 2 Патшалык 7:11—16). Йәзәкил пәйгамбәрлегендә «Минем колым Давыт» искә алына. Ул киләчәктә «көтүче» һәм «патша» булачак (Йәзәкил 34:23, 24; 37:22, 24, 25). Бу — Патша булып идарә итүче Гайсә Мәсих (Ачылыш 11:15). Йәһвә Мәсих Патшалыгы ярдәмендә «үз бөек исемен изгеләндерәчәк» (Йәзәкил 36:23).

Тиздән Аллаһының изге исемен хурлаучылар юк ителәчәк. Ә Йәһвәгә ул хуплаганча гыйбадәт кылып, аның исемен изгеләндерүчеләр мәңгелек тормыш алачак. Шуңа күрә, әйдәгез, безнең көннәрдә мул итеп агып торган тереклек суы белән тулысынча файдаланыйк һәм тормышыбызда чын гыйбадәт кылуны беренче урынга куйыйк.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Йәзәкил 1:1—24:27 дәге хәбәрләр «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 июль санында «Йәһвә сүзе тере. Йәзәкил китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш» дигән мәкаләдә каралган иде.

[25 биттәге иллюстрация]

Йәзәкил күренешендәге мәһабәт гыйбадәтханә

[26 биттәге иллюстрация]

Йәзәкил күренешендәге тереклек суы нәрсә сурәтли?

[Чыганак]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.