Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көнен көткәндә чыдам булыгыз

Йәһвә көнен көткәндә чыдам булыгыз

Йәһвә көнен көткәндә чыдам булыгыз

«Иманыгызга... өстәгез... сабырлыкны» (2 ПЕТЕР 1:5, 6)

1, 2. Чыдамлылык нәрсә ул, һәм ни өчен ул мәсихчеләргә кирәк?

ЙӘҺВӘНЕҢ бөек көне бик якын (Йоил 1:15; Софония 1:14). Мәсихчеләр буларак, без Аллаһы каршында саф булып калырга тәвәккәл һәм Йәһвәнең хакимлеге акланачак вакытны түземсезлек белән көтәбез. Ә әлегә үз иманыбыз аркасында без нәфрәт, хурлау белән очрашабыз, безне эзәрлеклиләр һәм үтерәләр (Маттай 5:10—12; 10:22; Ачылыш 2:10). Шуңа күрә безгә чыдамлы булырга кирәк. Сабырлык, ягъни чыдамлылык — бу авырлыкларны, кыенлыкларны кичерә алу сәләте. «Иманыгызга... өстәгез... сабырлыкны»,— дип әйтә безгә рәсүл Петер (2 Петер 1:5, 6). Шулай ук Гайсә: «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дигән. Шуңа күрә безгә чыдамлылык кирәк (Маттай 24:13).

2 Без шулай ук авырыйбыз, якын кешеләребезне югалтабыз һәм башка сынаулар аша үтәбез. Иманыбызны югалтсак, Иблис бик куаныр иде! (Лүк 22:31, 32). Ләкин Йәһвә ярдәме белән без сынауларны кичереп чыга алабыз (1 Петер 5:6—11). Йәһвә көнен чыдамлылык белән һәм иманда нык калып көтеп була. Бу мөмкин икәнен күрсәтә торган мисалларны карап чыгыйк.

Авырсалар да, Аллаһыга хезмәт итәләр

3, 4. Без авыруларыбызга карамастан Йәһвәгә тугры хезмәт итә алабыз икәнен күрсәтүче мисал китер.

3 Безнең көннәрдә Аллаһы кешеләрне могҗиза эшләп савыктырмый, әмма ул авыруга бирешмичә чыдамлылык белән яшәр өчен көч бирә (Мәдхия 40:2—4). «Сабый чактан ук,— дип сөйли Шэрон,— мин инвалидлар коляскасына утырып йөрим. Мин тумыштан ук церебраль параличыннан интегәм, ул минем балачак шатлыгымны урлады». Шэрон Йәһвә турында белем алган һәм аның кешеләргә камил сәламәтлек бирергә вәгъдәсе турында белгән, һәм бу Шэронда өмет уяткан. Аңа бер урыннан икенче урынга күчү һәм сөйләшү авыр булса да, мәсихчеләр хезмәте аңа шатлык китерә. Якынча 15 ел элек ул болай дип әйткән иде: «Сәламәтлегем вакыт узу белән, бәлки, тагы да начарланыр, ләкин мин һәрвакыт Аллаһыга өметләнеп һәм аның белән мөнәсәбәтләремә шатланып яшәячәкмен. Йәһвә хезмәтчесе булу һәм Аллаһыдан һәрвакыт ярдәм алу мине бәхетле итә!»

4 Рәсүл Паул Тессалуникәдәге мәсихчеләргә «кайгырган җаннарны юатыгыз» (ЯД) дип әйткән (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Төрле сәбәпләр, мәсәлән өмет өзелү аркасында, кеше депрессия авыруыннан интегә башларга мөмкин. 1993 елда Шэрон болай дип язган: «Мин үземне бернәрсәгә дә яраксыз итеп хис итә идем... Шуңа күрә өч ел депрессиядән интектем. [...] Җыелыш өлкәннәре мине юаттылар һәм киңәшләр бирделәр. [...] Йәһвә „Күзәтү манарасы“ ярдәмендә депрессия кебек каты авыру нәрсә икәнен йомшак кына аңлатып бирә иде. Ул чыннан да үз халкы хакында кайгырта һәм кеше хәленә керә ала» (1 Петер 5:6, 7). Шэрон Йәһвәнең бөек көнен көтеп, Аллаһыга тугры хезмәтен дәвам итә.

5. Мәсихчеләр, аларны үткәндә кичергәннәре борчыса да, нык булып кала алалар икәне нәрсәдән күренә?

5 Кайбер мәсихчеләрне үткәндә кичергәннәре борчый. Мәсәлән, Харли мисалын карап чыгыйк. Икенче бөтендөнья сугышындагы канлы бәрелешләр аның уенда уелып калган. Төнлә ул тыныч йоклый алмаган: «Сак бул! Кач!» — дип кычкырган һәм тиргә батып уянган. Шулай да ул Аллаһы хуплаган тормыш алып бара алган, һәм вакыт узу белән сугышта күргәннәре сирәк төшенә керә башлаган һәм ул инде алай ук нык интекмәгән.

6. Бер мәсихче үз авыруы белән ничек көрәшкән?

6 Эмоциональ авыру белән чирләгән бер мәсихчегә йорттан-йортка вәгазьләү бик авыр булган. Шулай да ул үз дигәнендә нык торып, бу эшне дәвам иткән. Ул бу хезмәт үзенә дә һәм яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләргә дә коткару китерә икәнен аңлаган (1 Тимутегә 4:16). Кайвакыт аның хәтта звонок төймәсенә басарга батырлыгы җитмәгән. Шулай да ул болай дип әйтә: «Ахыр чиктә мин үземне кулга ала идем һәм тагын бер тапкыр басып карар өчен чираттагы ишек янына бара идем. Мин Аллаһыга хезмәт итүемне дәвам иттем һәм үземнең рухи сәламәтлегем турында көчемнән килгәнчә кайгырттым». Аның өчен очрашуларга да килү үзе бер сынау булган, әмма ул имандашлар белән аралашу бик мөһим дип санаган. Шуңа күрә җыелышларга килер өчен, ул бар көчен куйган (Еврейләргә 10:24, 25).

7. Кайберәүләр халык алдында чыгыш ясаудан һәм кешеләр арасында булудан курыкса да, ничек чыдамлылык күрсәтәләр?

7 Кайбер мәсихчеләр фобиядән — берәр нәрсәдән яисә берәр хәлдән чиктән тыш куркудан интегәләр. Мәсәлән, аларга халык алдында чыгыш ясау куркыныч. Кайберләре хәтта күп кешеләр җыелган урында булырга курка. Андый кешеләргә Теократик хезмәт мәктәбендә чыгыш ясау яисә җыелышта комментарий бирү никадәр авыр икәнен күз алдына китереп карагыз! Шулай да алар бирешмиләр, һәм безнең белән бергә калалар. Без моңа бик шат. Без, шулай ук, аларның җыелышларда катнашуларын бик кадерлибез.

8. Эмоциональ авырлыклар белән көрәшергә аеруча нәрсә ярдәм итә?

8 Җитәрлек йокласак һәм ял итсәк, бу эмоциональ авырлыкларны җиңәргә булыша ала. Бәлки, табибның ярдәме кирәк булыр. Әмма аеруча Аллаһыга дога кылып таяну булыша. «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр,— дип әйтелә Мәдхия 54:23 тә.— Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас». Шуңа күрә «бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Якын кешенең үлеме

9—11. a) Якын кешенең үлеме китергән кайгыны җиңәргә безгә нәрсә ярдәм итә ала? б) Безгә бу яктан Ханна мисалы ничек булыша?

9 Якын кешебез үлгәндә бу безгә зур кайгы китерә. Ибраһимның яраткан хатыны Сара үлгәч, ул бик нык кайгырган (Яратылыш 23:2). Хәтта камил кеше Гайсә дә дусты Лазар үлгәч елаган (Яхъя 11:35). Шуңа күрә якын кешеләребез үлгәнгә кайгыру табигый. Ләкин мәсихчеләр үлеләрнең терелтелүе булачак икәнен белә (Рәсүлләр 24:15). Һәм алар «өметсез кешеләр кебек кайгырмыйлар» (1 Тессалуникәлеләргә 4:13).

10 Безгә кайгыны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк? Бер мисал. Әйтик, дустыбыз берникадәр вакытка башка җиргә киткән. Шулай да без әллә ни нык кайгырмыйбыз, чөнки шуны беләбез: ул кайтачак һәм без кабат күрешәчәкбез. Әгәр тугры мәсихченең үлеменә шундый ук караш белән карасак, бу кайгыны җиңәргә булышачак, чөнки без аның тереләчәген беләбез (Вәгазьче 7:1).

11 «Шәфкать Атасына» тулысынча таяну безгә чыдам булып, кайгыга бирешмәскә ярдәм итәчәк (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Шулай ук беренче гасырда яшәгән Ханна исемле тол хатын мисалы турында уйлану файдалы. Ул ире белән нибары 7 ел гына яшәп калган. Ләкин 84 яшендә дә ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә изге хезмәтне дәвам иткән (Лүк 2:36—38). Һичшиксез, хезмәткә тулысынча бирелү Ханнага кайгыны җиңәргә һәм үзен ялгыз хис итмәскә булышкан. Мәсихчеләр хезмәтендә, шул исәптән Патшалыкны вәгазләүдә регуляр рәвештә катнашу якын кешенең үлеме китергән кайгыны җиңәргә булышачак.

Төрле сынауларны җиңәбез

12. Кайбер мәсихчеләр гаиләләрендә нинди сынаулар аша үтә?

12 Кайбер мәсихчеләргә төрле сынаулар аша үз гаиләләрендә үтәргә туры килә. Мәсәлән, ир яисә хатын зина кылса, моның нәтиҗәләре коточкыч булырга мөмкин! Аның тормыш иптәше кайгы һәм борчылу аркасында хәтта төннәр буе йокламас. Кайвакыт аның күз яшьләре үзеннән-үзе ага башларга мөмкин. Аңа кечкенә эшләрне дә башкару авыр бирелә башлый, кул эшкә ятмый. Ул хәтта берәр бәлагә дә эләгергә мөмкин. Бәлкем, ризык үтми башлар, ул ябыгыр, җан әрнүеннән газапланыр; аңа мәсихчеләр хезмәтендә катнашу бик авыр бирелергә мөмкин. Ә күпме газап бу балаларга китерер!

13, 14. a) Сөләйманның гыйбадәтханәнең тантаналы ачылышы вакытында әйтелгән догасы ничек безне юата? б) Ни өчен безгә изге рух турында дога кылырга кирәк?

13 Андый сынаулар аша үткәндә Йәһвә безгә кирәкле ярдәмне бирә (Мәдхия 93:19). Аллаһы үз хезмәтчеләрен ишетә. Без моны Сөләйман патша әйткән догадан күрәбез. Йәһвә гыйбадәтханәсенең тантаналы ачылышы вакытында ул болай дип дога кылган: «Синең бөтен халкың Исраилдән берәр кеше үз күңелендә бәла-казаны сизгәч һәм шушы гыйбадәтханәгә үз кулларын сузгач, һәркайсы догасын һәм һәркайсы үтенечен үзең яшәгән урыннан, күктән ишет һәм шәфкать күрсәт; һәрбер кешенең юллары буенча, син аның йөрәгендә күргәнеңчә, эшлә һәм бир, чөнки син генә бар кеше улларының йөрәкләрен беләсең: алар синнән, син безнең аталарга биргән җирдә яшәгән бар көннәрендә курыксын өчен [эшлә һәм бир]» (3 Патшалык 8:38—​40).

14 Изге рух сорап өзлексез әйтелгән догалар аеруча ярдәм итәргә мөмкин (Маттай 7:7—11). Изге рух җимешенең өлешләре — бу шатлык һәм тынычлык (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Күктәге Әтиебез догабызга җавап биргәндә кайгы шатлык белән, ә газаплар җан тынычлыгы белән алмашына һәм без җиңеллек сизәбез!

15. Борчылуны киметергә Изге Язмалардан нинди шигырьләр булыша?

15 Авыр сынаулар белән очрашканда борчылулар барыбер булачак. Әмма Гайсә болай дигән: «Тормышыгыз өчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. [...] Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:25, 33, 34). Бу сүзләрне истә тотып, борчылуларны киметеп була. Рәсүл Петер: «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип язган (1 Петер 5:6, 7). Әлбәттә, авырлыкны чишәр өчен тырышлык кую дөрес, әмма көчебездән килгәннең барысын эшләгәч башка инде борчылмыйк — дога кылыйк. «Юлыңны Ходайга күрсәтеп тор, Аңа өметлән, Ул булдырып җиткерер»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 36:5).

16, 17. a) Ни өчен борчылулар барыбер булачак? б) Без Филиппуйлыларга 4:6, 7 дәге сүзләрне куллансак, без нәрсә кичерәчәкбез?

16 Паул болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Әйе, Адәмнең камил булмаган буыннарын һәрвакыт нәрсә булса да борчыячак (Римлыларга 5:12). Эсауның хиттиле хатыннары Аллаһыдан куркып яшәгән әти-әнисе, «Исхак белән Ребека өчен йөрәк әрнеткеч бер яра булдылар» (Яратылыш 26:34, 35). Тимуте белән Трофим кебек мәсихчеләргә аларның авырулары бик күп газап китергәндер (1 Тимутегә 5:23; 2 Тимутегә 4:20). Паул үз кардәшләре хакында борчылган (2 Көринтлеләргә 11:28). Әмма Догалар тыңлаучы үзен яраткан кешеләрне тыңларга һәрвакыт әзер (Мәдхия 64:3).

17 Без Йәһвә көнен көткәндә, «иминлек Аллаһысы» безгә таяныч бирә һәм безне юата (Филиппуйлыларга 4:9). Йәһвә «кызганучан вә мәрхәмәтле», ул «ярлыкаучы һәм шәфкатьле», ул «туфрак икәнебезне онытмый» (Чыгыш 34:6; Мәдхия 85:5; 102:13, 14). Шуңа күрә әйдәгез «Аллаһы каршында үтенечләребезне» белдерик, һәм ул чакта кеше акылыннан өстенрәк тынычлык — «Аллаһы иминлеге» безнең белән булачак.

18. Әюб 42:5 буенча нинди мәгънәдә Аллаһыны «күреп» була?

18 Догаларыбызга җавап алганда без Аллаһы безнең белән икәнен күрәбез. Бар сынаулары аша үткәч Әюб Йәһвәгә: «Мин синең турында колагым белән ишеткән идем, хәзер исә минем күзләрем сине күрә»,— дип әйткән (Әюб 42:5). Аллаһының безнең хакка эшләгәннәренә һәм безгә карата мөнәсәбәтенә иман күзләре белән карасак, аның эшләгәннәрен аңласак һәм рәхмәтле булсак, без аны тагы да яхшырак «күрәчәкбез». Аллаһы белән андый якын мөнәсәбәтләр безгә гаҗәеп җан тынычлыгы бирә!

19. Без «барлык мәшәкатьләребезне Аллаһыга йөкләсәк», нәрсә хис итәчәкбез?

19 «Барлык мәшәкатьләребезне Аллаһыга йөкләсәк», без сынауларда нык калырбыз һәм җаныбыз тынычланачак, ә бу йөрәк белән акылыбызны саклаячак. Безнең символик йөрәгебездә дулкынлану, курку һәм хафалану кебек хисләр калмаячак. Акылыбыз билгесезлектән җәфаланмаячак һәм аны бернәрсә борчымаячак.

20, 21. a) Эстефән мисалы эзәрлекләүләр вакытында үзеңне тыныч хис итеп була икәнен ничек күрсәтә? б) Сынаулар вакытында үзләрен тыныч хис иткән кардәшләр мисалларын китер.

20 Гайсәнең шәкерте Эстефәннең иманы сыналганда, ул үзен тыныч хис иткән. Соңгы шаһитлеген бирер алдыннан «аның йөзе фәрештәнеке кебек» булган. Моны Киңәшмәдә утыручы барлык кешеләр күргән (Рәсүлләр 6:15). Аллаһының хәбәрчесе фәрештәнең йөзендә тынычлык чагылган кебек, Эстефәннең йөзендә дә тынычлык чагылган. Ул Киңәшмәдә утыручыларны Гайсәнең үлемендә гаепләгәннән соң, алар «ачуларыннан тешләрен шыкырдатканнар». «Изге Рух белән тулы булган Эстефән... күккә карап, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күргән». Бу күренеш аны ныгыткан һәм ул үлеменә кадәр тугры калган (Рәсүлләр 7:52—60). Безгә күренешләр бирелми, ләкин эзәрлекләүләр вакытында без Аллаһы биргән тынычлыкны хис итә алабыз.

21 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән кайбер мәсихчеләрнең хисләренә игътибар итик. Аларның берсе судтагы хәл турында болай дип сөйли: «Мине үлемгә хөкем иттеләр. Приговорны тыңлап бетергәч мин Раббының: „Үлемгә кадәр тугры бул“ дигән сүзләрен һәм тагын берничә сүзен әйттем. Шуның белән барысы тәмамланды. Кайгырмагыз. Мин үземне бик тыныч хис итәм, минем җанымдагы тынычлыкны сез хәтта күз алдына китерә алмыйсыз!» Бер яшь мәсихче гильотинада үтерелер алдыннан үз әти-әнисенә болай дип язган: «Төн уртасы да инде үтеп китте. Минем кире уйларга әле вакытым бар. Әмма Раббыбызга хыянәт итеп, мин бу дөньяда бәхетле яши алырмынмы? Әлбәттә, юк! Ләкин мин бу дөньяны бәхетле булып калдырам һәм җан тынычлыгы хис итәм. Моңа бер дә шикләнмәгез». Һичшиксез, Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренә таяныч бирә.

Син чыдамлык белән барысын җиңеп чыга аласың!

22, 23. Йәһвә көнен чыдамлылык белән көтеп син нәрсәгә ышана аласың?

22 Бәлкем, син өстә каралган сынаулар белән очрашмыйсыңдыр. Шулай да Аллаһыдан куркып яшәгән Әюбнең: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган»,— дигән сүзләре белән ризалашырсың (Әюб 14:1). Бәлки, син балалар үстерәсеңдер һәм бар көчеңне куеп аларга рухи җитәкчелек бирергә тырышасыңдыр. Әлбәттә, мәктәптә алар төрле сынаулар белән очраша. Ләкин алар Йәһвә һәм аның тәкъва принциплары ягында нык торганда син һичшиксез шатланасың! Синең үзеңә дә эштә төрле авырлыклар һәм вәсвәсәләр белән очрашырга туры килә торгандыр. Ләкин бу һәм башка хәлләрдә чыдап барысын җиңеп чыгу мөмкин, чөнки Йәһвә «йөгебезне җиңеләйтә» (Мәдхия 67:20).

23 Син үзеңне кечкенә кеше дип саныйсыңдыр, ләкин исеңдә тот: Йәһвә синең хезмәтеңне дә һәм син аның изге исеменә күрсәткән мәхәббәтеңне дә онытмаячак (Еврейләргә 6:10). Аллаһы ярдәме белән син чыдап иман сынауларын җиңеп чыга аласың. Шул ук вакыт догаларың һәм планнарың синең өчен Аллаһы ихтыярын үтәү мөһим икәнен күрсәтергә тиеш. Ул чакта син, чыдамлылык белән Йәһвә көнен көтеп, Аллаһының таяныч һәм фатиха бирәчәгенә ышанып яши аласың.

Син ничек җавап бирер идең?

• Ни өчен мәсихчеләргә чыдамлылык кирәк?

• Авырганда һәм якын кешебез үлгәндә нык калырга безгә нәрсә булыша ала?

• Сынауларда нык калырга дога ничек ярдәм итә?

• Ни өчен Йәһвә көнен көткәндә, чыдам булу мөмкин?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Чын күңелдән әйтелгән дога иман сыналганда нык булып калырга булыша