Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешенең үлемсез җаны бармы?

Кешенең үлемсез җаны бармы?

Кешенең үлемсез җаны бармы?

Нәрсә ул кеше? Кан һәм тән генәме? Без тәнне тәшкил иткән элементлар җыелмасы гына түгелдер бит? Без бүген яшибез, ә иртәгә без инде юк дигән сүзләр хакмы? Яисә безнең үлемнән соң яшәвен дәвам итүче ниндидер күзгә күренми торган өлешебез бармы?

ДӨНЬЯ диннәрендә үлемнән соң яшәү хакында күп төрле фикерләр бар, әмма алар барысы да кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итә дип өйрәтә. Күпләр бу җан дип ышана. Ә сез нәрсәгә ышанасыз? Нәрсә ул җан? Кешенең үлемсез җаны бармы? Кем без? Моны белү бик мөһим!

«Кеше тере җан булган»

Җан — бу кеше үлгәч яшәвен дәвам итә торган аның ниндидер бер өлешеме? Бер сүзлек буенча, «җан дип еш кына кешене үзен атыйлар» («Holman Illustrated Bible Dictionary»). Мәсәлән, Тәүратта болай дип әйтелә: «Ходай Аллаһы кешене җир туфрагыннан барлыкка китерде, һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде, һәм кеше тере җан булды» (Яратылыш 2:7). Беренче кеше, Адәм, җан булган.

Изге Язмаларның башка урыннарында да «җан» дигән сүз белән кеше аталырга мөмкин икәнен күрәбез. Мәсәлән, Тәүратта җан берәр төрле эш башкара ала дип әйтелә (Левиләр 23:30). Җан турында аңа авыр, ул газаплана, ул эри, аны курку биләп ала һәм ул кайгыра дип әйтелә Изге Язмаларда (Хакимнәр 16:16; Әюб 19:2; Мәдхия 118:28; Рәсүлләр 2:43, ЯД; Мәдхия 7:6). Рәсүлләр 7:14 тә җан дип кеше үзе атала: «Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен гаиләсен, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырган». Ә 1 Петер 3:20 дә болай дип әйтелә: «Нух көннәрендә... бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган». Изге Язмаларның бу урыннарында җан бу кешенең үлемнән соң яшәвен дәвам итә торган ниндидер өлеше дип әйтелми.

Ә хайваннар һәм үсемлекләр хакында нәрсә әйтеп була? Алар җаннармы? Әйдәгез, Тәүратта тереклекнең барлыкка китерелүе турында әйтелгәнне карап чыгыйк. Аллаһы: «Су тере җанны... барлыкка китерсен»,— дип әйткән. Барлыкка китерүнең икенче көнендә ул болай дип боерган: «Җир йөзе төрле токымдагы җанны — кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын» (Яратылыш 1:20, 24). Шуңа күрә бар тереклек — кешеләр дә, хайваннар да — җаннар. Изге Язмаларда үсемлекләр җаннар дип аталмый.

«Җан» дигән сүзнең башка мәгънәсе дә бар. Әюб 33:22 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Аның җаны — кабергә, гомере үлемгә якынлаша». Бу шигырьдә «җан» һәм «гомер» дигән сүзләр синонимнар итеп кулланылган. Бер сүз икенче сүзнең мәгънәсен киңрәк аңлата. Шуңа күрә «җан» дигән сүз тере җанның, ягъни кешенең, гомерен аңлата. Инҗилдә Ильясны үтерергә җыенган кешеләр аның җанын эзләгәннәр дип әйтелә (Римлыларга 11:3). Анда шулай ук Гайсә Мәсих турында болай дип әйтелә: «Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде» (1 Яхъя 3:16).

Изге Язмаларда «җан» дигән сүз гади итеп аңлатыла һәм тиешле урында куелган. «Җан» дигән сүз белән кеше, тереклек яки тере затның гомере аталырга мөмкин. Үлгәндә, җан белән нәрсә була? Изге Язмаларда моның турында әйтелгән сүзләр җан хакында әйтелгән белән туры килә. Хәзер без моны карап чыгарбыз.

«Гөнаһ кылучы җан үләчәк»

Изге Язмаларда: «Гөнаһ кылучы җан үләчәк»,— дип әйтелә (Йәзәкил 18:4). Ильяс пәйгамбәр өметсезлеккә бирелеп, «үз җанына үлем сораган» (3 Патшалык 19:4). Инҗилдә: «Гөнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр»,— дип әйтелә (Ягъкуб 5:20). Әйе, кеше үлгәч, җан да үлә. Җан үлемсез түгел. Кеше — бу җан, һәм кеше үлгән дип әйтү — бу аның җаны үлгән дип әйтү.

Изге Язмаларның кайбер шигырьләрендә җан кешедән чыга һәм кире кайта дип әйтелә. Бу шигырьләрне ничек аңларга? Мәсәлән, Тәүратта, Рахилә бала тапканда, болай дип әйтелә: «Рахилә инде үлем түшәгендә иде. Җаны чыгып барганда, ул үзенең дөньяга яңа килгән угылына Бенони дип исем кушты. Ләкин атасы аның исемен Беньямингә алыштырды» (Яратылыш 35:18). Ә бер тол хатынның улының терелтелүе турында 3 Патшалык 17:22 дә болай дип әйтелә: «Ходай [дога кылган] Ильясның тавышын ишетте, һәм бу баланың җаны аңа кире кайтты, һәм ул терелде». Бу өзекләрдән җан — бу кеше тәнен калдырып кире тәнгә кайта ала торган аның ниндидер күзгә күренми торган өлеше дигән нәтиҗә ясап буламы?

«Җан» дигән сүзнең бер мәгънәсе — бу «гомер» икәнен искә төшерик. Шуңа күрә Рахиләнең гомере тәмамланып барганга җаны чыгып барган дип әйтеп була. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «җаны чыгып барганда» дигән сүзләр «Рахилә үлгән» (Современный перевод) яисә «соңгы сулышын алганда» («Священное Писание», Стамбул) дигән сүзләр белән бирелә. Нәкъ шулай ук тол хатынның улына җаны кайтты дигән сүзләр ул кабат яши башлаганны аңлата (3 Патшалык 17:23).

Нәрсә ул кеше?

Шулай итеп, Изге Язмаларда: «Нәрсә ул кеше?» — дигән сорауга җавап бирелә. Кешенең җаны юк, ул үзе җан. Шуңа күрә үлгән кешеләр өчен киләчәктә яшәргә бердәнбер өмет — бу терелтү. «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр — яшәү өчен, ә явызлык эшләгәннәр — хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дип әйтелә Инҗилдә (Яхъя 5:28, 29). Үлгән кешеләр өчен өметнең чын нигезе — үлемсез җан турында тәгълимат түгел, ә терелтүнең булачагына ышанычлы вәгъдә.

Нәрсә ул терелтү, һәм ул кешеләргә нәрсә китерәчәк? Бу сорауга җавап алу бик мөһим! Шулай ук Аллаһы һәм Мәсих хакында белем алырга кирәк. Гайсә үз Атасына дога кылганда болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Якында гына яшәгән Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмалардан белем алырга шатлык белән булышачак. Шулай итеп сез Аллаһы хакында, аның вәгъдәләре һәм Гайсә Мәсих турында күбрәк белерсез. Без сезгә Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итәргә яки бу журналны чыгаручыларга язарга тәкъдим итәбез.

[4 биттәге иллюстрацияләр]

Алар барысы да җан

[Чыганак]

Goat: CNPC​—Centro Nacional de Pesquisa de Caprinos (Sobral, CE, Brasil)