Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син «Аллаһы каршында баймы»?

Син «Аллаһы каршында баймы»?

Син «Аллаһы каршында баймы»?

«Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була» (ЛҮК 12:21).

1, 2. a) Нәрсә өчен кешеләр зур авырлыклар алдында да туктап калмаска әзер? б) Мәсихчеләр нәрсә белән очраша һәм нинди куркыныч бар?

ГАСЫРЛАР дәвамында күп кешеләр бар көчләрен куеп баерга тырышканнар. Мәсәлән, XIX гасырда Австралия, Көньяк Африка, Канада һәм Кушма Штатларда алтын тапканнар, һәм күп кешеләр аны эзләргә киткән. Алар йортларын һәм яраткан кешеләрен калдырып, таныш булмаган илләргә, кайчакта кеше яшәмәгән җирләргә, бәхет эзләргә барырга әзер булганнар. Әйе, күп кешеләр баерга теләп, үзләрен куркыныч астына куярга һәм зур авырлыклар алдында да тукталып калмаска әзер.

2 Бүген күпчелек кеше турыдан-туры алтын эзләми, шулай да аларга яшәр өчен бик күп эшләргә туры килә. Безнең көннәрдә бу бик авыр булырга, күп көч алырга һәм мәшәкатьле булырга мөмкин. Без бик җиңел генә ризык, кием һәм яшәү урыны турында чиктән тыш борчыла башларга мөмкин. Нәтиҗәдә, мөһимрәк әйберләргә әзрәк игътибар бирәбез һәм алар хәтта онытыла да (Римлыларга 14:17). Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядә кешенең андый гадәте бик төгәл тасвирлана. Бу мисал Лүк 12:16—21 дә язылган.

3. Гайсәнең Лүк 12:16—21 дәге мисалын кыскача сөйләп бирегез.

3 Гайсә бу мисалны комсызлыктан сакланырга киңәш биргәч сөйләгән, моны без җентекләп узган мәкаләдә карап чыккан идек. Бу мисал бер бай кеше турында. Аның төрле мал белән тулы амбарлары булган, ләкин ул моның белән канәгать булмаган. Тагы да күбрәк мал җыяр өчен, ул амбарларын сүтеп, зуррак амбарлар төзергә карарга килгән. Ул үзен ял итәргә һәм яхшы тормышның рәхәтен күрергә әзер дип уйлагач кына, Аллаһы аңа аның тормышы тәмамланды һәм ул җыйган бөтен мал башка берәр кешегә булачак дигән. Ахырда Гайсә: «Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була»,— дигән нәтиҗә ясаган (Лүк 12:21). Бу гыйбрәтле хикәядән без нинди сабак алабыз? Бу сабакны ничек тормышыбызда кулланырга?

«Инде миңа нәрсә эшләргә?»

4. Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендә кеше нинди булган дип әйтеп була?

4 Гайсә сөйләгән хәл еш кына безнең көннәрдә дә була. Игътибар итик, Гайсә бу мисалны гади генә сүзләр белән башлаган. «Бер байның кырда ашлыгы бик уңган»,— дигән ул. Гайсә бу кешене начар, ул үз байлыгын хәйләле яки законсыз юл белән туплаган дип әйтмәгән. Гайсә сүзләреннән мондый нәтиҗә ясап була: бу кеше тырыш эшче булган. Һәрхәлдә, ул киләчәк турында уйлаган һәм, бәлкем, үз гаиләсенең иминлеген кайгыртып, мал җыйган. Шулай итеп, кеше карашыннан чыгып әйтсәк, ул эшчән һәм үз бурычларына җитди караган кеше булган.

5. Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендәге кеше нинди авыр хәлгә эләккән?

5 Ничек кенә булмасын, Гайсә бу кешене бай кеше дип атап, инде күп материаль әйберләргә ия булган кешене күздә тоткан. Әмма, Гайсә сүзләре буенча, бу бай кеше авыр хәлгә эләккән. Аның басуында ул көткән, аңа кирәк булган яки ул саклый алган ашлыктан күбрәк ашлык уңган. Ул нәрсә эшләр инде?

6. Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре нинди сайлау ясарга тиеш?

6 Бүгенге көндә Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре бай кешенең хәленә охшаш хәлгә эләгәләр. Чын мәсихчеләр намуслы, тырыш һәм ихласлы эшчеләр булырга тырышалар (Көлессәйлеләргә 3:22, 23). Мәсихчеләр кайда гына эшләмәсен, алар гадәттә үз эшләрен яхшы башкаралар һәм хәтта зур уңышларга ирешәләр. Алар алдында яңа мөмкинлекләр ачылганда, мәсәлән аларга хезмәттә күтәрелү тәкъдим ителгәндә, аларга сайлау ясарга кирәк: бу мөмкинлекләрне кулланырга яки юкмы? Мәктәптә дә күп кенә яшь мәсихчеләр үз уңышлары белән аерылып тора. Нәтиҗәдә, алар бүләкләнергә яки аларга берәр абруйлы институтта укыр өчен стипендия тәкъдим ителергә мөмкин. Алар нәрсә эшләр: тәкъдимне кабул итәрме яки юкмы?

7. Гайсәнең ачык мисалындагы кеше нәрсә эшләгән?

7 Гайсә сөйләгән мисалга кире кайтыйк. Бай кеше, аның кыры мул итеп уңыш биргәч һәм ашлыгын салыр урыны булмагач, нәрсә эшләгән? Ул амбарларын сүтеп, зуррак амбарлар салырга һәм бөтен ашлыгын, бөтен малын шунда җыярга карарга килгән. Бу карарга килгәч, ул, күрәсең, үзен куркынычсыз хис итә башлаган, бу аңа канәгатьлек китергән, һәм ул болай дип уйлаган: «Үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“,— диярмен» (Лүк 12:19).

Ни өчен «акылсыз»?

8. Гайсәнең ачык мисалындагы кеше нәрсәне исәпкә алмаган?

8 Әмма, Гайсәнең сүзләре буенча, бу бай кешенең планыннан туган куркынычсызлык хисе чын булмаган. Аның планы яхшы булып күренсә дә, бу планда иң мөһим як — Аллаһы ихтыяры исәпкә алынмаган. Бу кеше үзе турында гына, үзенең ял итәчәге, ашаячагы, эчәчәге, тормышның рәхәтен күрәчәге турында гына уйлаган. Ул үзендә күп «мал» булса, аның «күп еллары» да булачак дип уйлаган. Ләкин ул ялгышкан. Гайсә әйткәнчә, «кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Шул ук төнне бу кешенең туплаган бөтен малы кинәт аның өчен файдасыз булып киткән, чөнки Аллаһы аңа болай дигән:«Әй, син, акылсыз! Шушы төндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең өчен җыйганнарың кемгә калыр соң?» (Лүк 12:20).

9. Ни өчен ачык мисалдагы кеше акылсыз дип аталган?

9 Без монда Гайсә мисалының төп фикерен күрәбез: Аллаһы бу кешене акылсыз дип атаган. Бер сүзлектә аңлатылганча, грек телендә бу сүзнең төрләре «һәрвакыт нәрсәнедер аңлап җитмәүне күрсәтә». Шул ук сүзлек буенча, бу ачык мисалда Аллаһы бу сүзне «бай кешенең киләчәккә планнарының мәгънәсезлеген» күрсәтер өчен куллана. Бу сүз белән акылы булмаган кеше түгел, ә «Аллаһыга бәйле булуын танудан баш тарткан кеше» күрсәтелә (Exegetical Dictionary of the New Testament). Гайсәнең бай кешене сурәтләве аның соңрак беренче гасырда Кече Азиядәге Лаудикея җыелышының мәсихчеләренә әйткән мондый сүзләрен искә төшерә: «Син: „Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк“,— дисең. Әмма син үзеңнең барысыннан да бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың» (Ачылыш 3:17).

10. Ни өчен күп «малга» ия булу «күп елларның» булачагына гарантия бирми?

10 Безгә бу мисал турында уйланырга кирәк. Без, бәлки, күп «малга» ия булыр өчен, бик күп эшләп, «күп еллар» яшәр өчен кирәклесен эшләмибездер. Без бу кешегә охшаш булып китмибезме? (Яхъя 3:16; 17:3). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас». «Байлыкка гына өмет итүче — егылыр» (Гыйбрәтле сүзләр 11:4, 28). Шуңа күрә Гайсә үз ачык мисалын мондый сүзләр белән тәмамлый: «Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була» (Лүк 12:21).

11. Ни өчен байлыкка өметләнеп яшәү файдасыз?

11 Гайсә «менә шулай була» диеп, шуңа басым ясаган: ачык мисалдагы бай кеше белән нәрсә булган булса, байлыкка гына өметләнеп яшәгән кешеләр белән дә шулай булачак. Кешенең хатасы «үзе өчен хәзинә туплавында» түгел, ә аның «Аллаһы каршында бай булырга» омтылмавында. Шәкерт Ягъкуб та моңа охшаш кисәтү ясаган. «Бүген яки иртәгә без шундый-шундый шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торырбыз, сату итәрбез һәм зур табыш алырбыз»,— дип сөйләүчеләргә Ягъкуб болай дигән: «Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез». Алар нәрсәдә ялгышкан? Ягъкуб болай дип дәвам итә: «Аның урынына сез: „Әгәр Раббы теләсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез“,— дип әйтергә тиеш» (Ягъкуб 4:13—15). Кеше ничек кенә бай булмасын яки күпме генә аның мал-мөлкәте булмасын, ул Аллаһы алдында бай булмаса, бөтенесе файдасыз булачак. Әмма Аллаһы алдында бай булу нәрсәне аңлата?

Аллаһы каршында бай булу

12. Аллаһы каршында бай булыр өчен нәрсә эшләргә?

12 Гайсә Аллаһы каршында бай булуны хәзинә туплауга, яки үзеңне баетуга каршы куя. Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, безнең тормышта төп кайгыртуыбыз байлык җыю яки булган әйберләребездән рәхәтлек табу булырга тиеш түгел. Без үз мөмкинлекләребезне һәм байлыгыбызны Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен һәм шулай итеп үз тормышыбызны баетыр өчен кулланырга тиеш. Шулай эшләп, без Аллаһы каршында бай булачакбыз. Ни өчен? Чөнки ул безне мул итеп фатихалаячак. Изге Язмаларда болай диелә: «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара» (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

13. Йәһвәнең фатихасы ничек «баета»?

13 Йәһвә үз халкына фатихалар бүләк иткәндә, һәрвакыт иң яхшысын бирә (Ягъкуб 1:17). Мәсәлән, Йәһвә исраиллеләргә яшәр өчен җир биргәч, бу «сөт һәм бал агып торган җир» булган. Мисыр иле дә шундый ук сүзләр белән сурәтләнгән булса да, Йәһвә исраиллеләргә биргән җир ким дигәндә бер мөһим ягы белән аерылып торган. «Бу җир турында Раббы Аллаһыгыз Үзе кайгырта»,— дип әйткән Муса исраиллеләргә. Башкача әйткәндә, Йәһвә үзе кайгыртканга күрә, алар рәхәтләнеп яшәргә тиеш булган. Исраиллеләр Йәһвәгә тугры булганда, ул аларны мул итеп фатихалаган, һәм алар барлык күрше халыклардан күпкә яхшырак яшәгән. Әйе, Йәһвәнең фатихасы «баета»! (Саннар 16:13; Канун 4:5—8; 11:8—15).

14. Аллаһы каршында бай кешеләрнең нинди фатихалары бар?

14 Бай кешеләрне гадәттә башка кешеләр алар турында нәрсә уйлый икәне борчый, һәм бу еш кына аларның яшәү рәвешендә чагыла. Алар Изге Язмаларда «тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» дип аталган әйберләре белән кешеләргә тәэсир итәргә телиләр (1 Яхъя 2:16). Аллаһы каршында бай кешеләр исә Аллаһы хуплавын, илтифатын һәм мәрхәмәтен мул итеп алалар һәм аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия. Аллаһы каршында бай булу аларны бәхетле итә һәм алар үзләрен куркынычсыз хис итәләр. Моны байлык бирә алмый (Ишагыйя 40:11). Әмма Аллаһы каршында бай булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Аллаһы каршында ничек бай булырга?

15. Аллаһы каршында бай булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Гайсә мисалындагы кеше үзен баетыр өчен генә план корган һәм күп эшләгән, һәм ул акылсыз дип аталган. Димәк, Аллаһы каршында бай булыр өчен, без тырышып эшләргә һәм Аллаһы алдында чыннан да мөһим һәм кыйммәтле эшләрдә бар көчебезне куеп катнашырга тиеш. Бу эшләр арасында Гайсәнең: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән әмере дә бар (Маттай 28:19). Вакытыбызны, көчләребезне һәм сәләтләребезне бу дөньяда бай яшәр өчен түгел, ә Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү өчен куллансак, без акча салабыз дип әйтеп була. Шулай эшләгән кешеләр рухи яктан бай табыш алалар. Бу аста китерелгән очраклардан күренә (Гыйбрәтле сүзләр 19:17).

16, 17. Нинди тормыш юлы кешене Аллаһы каршында бай итә? Мисаллар китерегез.

16 Көнчыгыш илендә яшәгән бер мәсихче ир-атның мисалын карап чыгыйк. Ул компьютерлар белгече булган һәм яхшы түләүле эштә эшләгән. Әмма аның эше бик күп вакытын алган, һәм ул рухи яктан ачлык сизә башлаган. Шуңа күрә ул эшеннән киткән һәм, рухи эшләренә күбрәк вакыт калсын өчен, туңдырма ясарга керешеп аны урамда сата башлаган. Аның элекке хезмәттәшләре аны мыскыллап көлгәннәр. Әмма нәтиҗәсе нинди булган? «Дөресен әйткәндә, материаль яктан мин яхшырак яши башладым,— дип әйтә ул.— Мин хәзер бәхетлерәк тә, чөнки элекке эшемдәге кебек күп эшләмим һәм борчылмыйм. Ә иң мөһиме: мин Йәһвә белән якынлаштым». Андый үзгәреш бу мәсихчегә тулы вакытлы хезмәт башларга мөмкинлек биргән, һәм хәзер ул үз илендәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итә. Йәһвәнең фатихасы чыннан да «баета».

17 Икенче мисал бер хатын-кыз турында. Ул белем алу югары бәяләнгән гаиләдә үскән. Ул Франция, Мексика һәм Швейцариядәге университетларда белем алган, һәм аның яхшы карьера ясарга өмете булган. «Мин уңышларга ирештем; мине хөрмәт иттеләр һәм минем төрле өстенлекләрем бар иде,— дип әйтә ул.— Ләкин күңелемдә бушлык иде, һәм мин зур канәгатьсезлек сизә идем». Шуннан соң бу хатын-кыз Йәһвә турында белем ала башлаган. Ул болай ди: «Рухи яктан үскән саен, мин тагы да Йәһвәгә яраклы булырга һәм аңа аның биргәннәре өчен рәхмәтемне белдерергә теләдем. Бу миңа дөрес юлны табарга — тулы вакытлы хезмәтне башларга ярдәм итте». Ул карьерасын калдырган һәм тиздән суга чумдырылу үткән. Инде 20 ел дәвамында ул тулы вакытлы хезмәт итә һәм зур шатлык таба. Ул болай дип сөйли: «Кайберәүләр мин үз сәләтләремне әрәм иттем дип уйлыйлар, ләкин алар минем бәхетле икәнемне таныйлар һәм мин тормышымда кулланган принципларны хөрмәт итәләр. Мин һәр көн Йәһвәдән миңа басынкы булырга һәм аның хуплавын алырга ярдәм итүен сорыйм».

18. Без, Паул кебек, ничек Аллаһы каршында бай була алабыз?

18 Рәсүл Паул булып киткән Шаулның яхшы карьера ясарга мөмкинлеге булган. Әмма соңрак ул болай дип язган: «Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм» (Филиппуйлыларга 3:7, 8). Паул өчен Мәсих аша алган байлыгы бу дөнья тәкъдим итә алган бар нәрсәдән дә өстенрәк булган. Шулай ук без дә, эгоистик омтылышларны калдырып һәм Аллаһыга тугры тормыш алып барырга омтылып, Аллаһы каршында бай була алабыз. Аллаһы Сүзендә безнең өчен мондый ышандыру бар: «Басынкы булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш» (Гыйбрәтле сүзләр 22:4).

Аңлата аласызмы?

• Гайсәнең ачык мисалындагы кеше нинди авыр хәлгә эләккән?

• Ни өчен бу кеше акылсыз дип аталган?

• Аллаһы каршында бай булу нәрсә аңлата?

• Без Аллаһы каршында ничек бай була алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Мәсихче алдында ачылган мөмкинлекләр ничек чын сынау булып китәргә мөмкин?

[30 биттәге иллюстрация]

«Раббының фатихасы — кешене баета»

[32 биттәге иллюстрация]

Ни өчен бай кеше акылсыз дип аталган?