Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син изге рухка каршы гөнаһ эшләгәнсеңме?

Син изге рухка каршы гөнаһ эшләгәнсеңме?

Син изге рухка каршы гөнаһ эшләгәнсеңме?

«Үлемгә китерүче гөнаһ бар» (1 ЯХЪЯ 5:16).

1, 2. Аллаһының изге рухына каршы гөнаһ эшләү мөмкин икәнен без кайдан беләбез?

«МИН изге рухка каршы гөнаһ эшләдем дип борчыла идем». Бу сүзләрне Германиядә яшәүче Аллаһыга хезмәт иткән бер мәсихче хатын-кыз язган. Мәсихче чыннан да Аллаһының изге рухына, яки эш итүче көченә, каршы гөнаһ эшли аламы?

2 Әйе, Йәһвәнең изге рухына каршы гөнаһ эшләү мөмкин. «Кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм көферлекләре кичерелер,— дип әйткән Гайсә Мәсих,— әмма Аллаһы Рухына каршы көферләнү кичерелмәс» (Маттай 12:31). Изге Язмаларда мондый кисәтү бар: «Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлар өчен инде бернинди корбан да калмый. Ә ул чагында инде хөкемне... куркынып көтеп торасы гына кала» (Еврейләргә 10:26, 27). Рәсүл Яхъя да: «Үлемгә китерүче гөнаһ бар»,— дип язган (1 Яхъя 5:16). Әмма авыр гөнаһ эшләгән кеше «үлемгә китерүче гөнаһ» эшләгәнме икәнен үзе билгеләргә тиешме?

Тәүбә итү кичерүгә китерә

3. Без кылган гөнаһыбыз аркасында нык кайгырсак, нәрсә дип әйтеп була?

3 Гөнаһ кылган кешеләргә ахыргы хөкемне Йәһвә чыгара. Безнең һәрберебез аңа хисап бирергә тиеш, ә ул һәрвакыт гадел эш итә (Яратылыш 18:25; Римлыларга 14:12). Без кичерелми торган гөнаһ эшләдекме яки юкмы — моны Йәһвә билгели, һәм ул гына бездән үзенең рухын ала ала (Мәдхия 50:13). Без кылган гөнаһыбыз аркасында нык кайгырсак, чын күңелдән тәүбә итәбез дип әйтеп була. Әмма нәрсә ул чын күңелдән тәүбә итү?

4. а) Нәрсә ул тәүбә итү? б) Ни өчен Мәдхия 102:10—14 тәге сүзләр безне юата?

4 Тәүбә итү — бу без эшләгән яки эшләргә җыенган гөнаһка карата үз карашыбызны үзгәртү. Бу шулай ук безнең кайгырганыбызны, үкенгәнебезне һәм гөнаһлы юлны калдырганыбызны да аңлата. Әйтик, без авыр гөнаһ эшләгәнбез. Әмма тәүбә итүебезне күрсәтүче кирәкле адымнар ясаганбыз икән, без мәдхия җырлаучының мондый сүзләреннән юату ала алабыз: «[Йәһвә] безгә канунсызлыгыбыз буенча кылмаган, һәм безгә гөнаһларыбызга карап бирмәгән. Чөнки күк җирдән ни хәтле югары булса, Үзеннән куркучыларга Ходайның мәрхәмәте шул хәтле. Көнчыгыш көнбатыштан ничек ерак булса, Ул шул чаклы канунсызлануларыбызны бездән ерак итте. Ата үз улларын кызганган күк, Ходай да Үзеннән куркучыларны кызгана. Чөнки Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый» (Мәдхия 102:10—14).

5, 6. 1 Яхъя 3:19—22 дәге төп фикерләрне әйтеп бирегез һәм рәсүл сүзләренең мәгънәсен аңлатып бирегез.

5 Рәсүл Яхъяның сүзләре дә юату китерә. Ул болай дип язган: «Шуның белән без үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм йөрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландырырбыз. Чөнки Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә. Сөеклеләрем! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, димәк, Аллаһыда ышанычыбыз бар, һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чөнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез» (1 Яхъя 3:19—22).

6 Без «үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны беләбез», чөнки без кардәшләрне яратабыз һәм гөнаһ эшләмәскә тырышабыз (Мәдхия 118:11). Әгәр без берәр сәбәп аркасында үз-үзебезне хөкем итәбез икән, безгә шуны истә тотарга кирәк: «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә». Йәһвә безгә мәрхәмәт күрсәтә, чөнки ул безнең «имандашларыбызга риясыз мәхәббәт күрсәткәнебезне», гөнаһка каршы көрәшкәнебезне һәм аның ихтыярын үтәр өчен куйган тырышлыгыбызны белә (1 Петер 1:22). Без Йәһвәгә ышансак, кардәшләрне яратсак һәм белә торып гөнаһ эшләмәсәк, «йөрәгебез безне гаепләмәячәк». Дога кылганда безнең «Аллаһыда ышанычыбыз бар», һәм ул догаларыбызга җавап бирәчәк, чөнки без аның әмерләрен үтибез.

Алар рухка каршы гөнаһ эшләгәннәр

7. Гөнаһ кичерелерлек я юкмы икәнен нәрсә билгели?

7 Нинди гөнаһлар кичерелми? Бу сорауга җавап алыр өчен, Изге Язмалардан кайбер мисалларны карап чыгыйк. Без авыр хаталар кылып тәүбә иткән булсак та, бик нык борчылабыз икән, бу мисаллар безне юата ала. Алар нинди гөнаһлар кичерелә, ә ниндиләре юк икәнен аңларга ярдәм итәр. Без шуны күрербез: кешенең нинди гөнаһ эшләгәне алай ук мөһим түгел, ә аның моны эшләргә дәртләндергән эчке теләкләре, ул вакыттагы йөрәк торышы һәм бу гөнаһ белеп эшләнгәнме яисә юкмы икәне мөһим.

8. Беренче гасырдагы яһүдләрнең дини җитәкчеләре ничек изге рухка каршы гөнаһ эшләгәннәр?

8 Беренче гасырда яшәгән яһүдләрнең дини җитәкчеләре изге рухка каршы гөнаһ эшләгәннәр: алар явыз ният белән Гайсә Мәсихкә каршы килгәннәр. Гайсә Йәһвәне данлаган могҗизалар күрсәткәндә, алар аңарда Аллаһы рухының эш итүен күргәннәр. Әмма Мәсихнең бу дошманнары бу көч Шайтан Иблиснеке дигәннәр. Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһының изге рухына каршы андый көфер сүзләр әйткән кешеләр «хәзерге заманда да, киләчәктә дә» кичерелмәс гөнаһ эшләгәннәр (Маттай 12:22—​32).

9. Нәрсә ул көферләнү, һәм Гайсә моның турында нәрсә әйткән?

9 Көферләнү — бу хурлыклы, мыскыллы яки мәсхәрәле сүзләр әйтү. Изге рухның чыганагы — Аллаһы, шуңа күрә аның рухына каршы сүз әйтү Йәһвәгә каршы әйтү белән бер. Тәүбә итмичә андый сүзләрне әйтү — кичерелмәслек гөнаһ. Гайсәнең андый гөнаһ турында әйтелгән сүзләреннән шуны күрәбез: ул белә торып Аллаһының изге рухының эш итүенә каршы торган кешеләр турында әйтә. Гайсә Йәһвә рухы белән эш иткән, әмма аның дошманнары бу көч Иблиснеке дигәннәр: шулай итеп алар рухка каршы көфер сүз әйткәннәр һәм гөнаһ кылганнар. Шуңа күрә Гайсә болай дигән: «Изге Рухка каршы көфер сүз әйтүче мәңге кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле» (Марк 3:20—29).

10. Ни өчен Гайсә Яһүд турында «һәлак булырга тиешлесе» дип әйткән?

10 Яһүд Искариот мисалын да карап чыгыйк. Ул үзенә ышанып тапшырылган акча янчыгыннан урлап, үзен намуссыз тоткан (Яхъя 12:5, 6). Соңрак Яһүд яһүдләрнең дини җитәкчеләренә барып, Гайсәне 30 көмеш тәңкәгә сатарга сөйләшкән. Әйе, хыянәт иткәннән соң, Яһүд вөҗдан газабы кичергән, әмма ул беркайчан да үзенең белеп эшләнгән гөнаһында тәүбә итмәгән. Шуңа күрә Яһүд терелтелүгә лаек түгел, һәм Гайсә аның турында «һәлак булырга тиешлесе» дип әйткән (Яхъя 17:12; Маттай 26:14—16).

Алар рухка каршы гөнаһ кылмаган

11—13. Давыт патша Бирсәбия белән нинди гөнаһ эшләгән, һәм Аллаһының алар белән мөгамәлә итүеннән нинди юаныч алып була?

11 Кайвакыт җитди гөнаһларын таныган һәм җыелыш өлкәннәреннән рухи ярдәм алган мәсихчеләр элек Аллаһы канунын бозганнары өчен һаман борчылырга мөмкин (Ягъкуб 5:14). Андый хисләр безне интектерсә, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда гөнаһлары кичерелгән кешеләр турында әйтелгәнне карап чыгу, бәлки, безнең өчен файдалы булыр.

12 Давыт патша Үрия хатыны Бирсәбия белән җитди гөнаһ эшләгән. Үз йортының түбәсеннән ул матур хатынның коенганын күргән. Давыт аны үз сараена китерткән һәм аның белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән. Соңыннан, Бирсәбия балага узганын белгәч, Давыт зина кылуны яшерергә тырышкан: ул Үрия үз хатыны белән ятсын өчен план корган. Бу план үтәлмәгәч, патша Үрияне сугышта үтерсеннәр дип хәйлә корган. Шуннан соң, Бирсәбия Давыт хатыны булып киткән һәм бала тапкан. Әмма ул бала үлгән (2 Патшалык 11:1—27).

13 Йәһвә бу очракта нәрсә эшләгән? Аллаһы, күрәсең, Давытның тәүбә итүен һәм аның белән төзелгән Патшалык турындагы килешүне исәпкә алып, аны кичергән (2 Патшалык 7:11—16; 12:7—14). Һичшиксез, Бирсәбия дә тәүбә иткән, шуңа күрә аңа хөрмәт күрсәтелгән булган: аңардан Сөләйман патша туган, һәм ул Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән (Маттай 1:1, 6, 16). Әгәр без гөнаһ эшләгәнбез икән, безгә шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә безнең чын күңелдән тәүбә итүебезне исәпкә ала.

14. Манашше патша мисалыннан Аллаһының кичерергә әзерлеге ничек күренә?

14 Йәһвәнең кичерергә әзерлеге шулай ук Яһүдия патшасы Манашше мисалыннан күренә. Манашше Йәһвә каршында явызлык эшләгән. Ул Багалга корбан китерү урыннары төзегән, «бар күк гаскәрләренә» табынган һәм хәтта Аллаһы йортының ике ишегалдында да ялган илаһларга корбан китерү урыннары төзегән. Ул үз улларын уттан үткәргән, сихерчелекне хуплаган, һәм Яһүдия белән Иерусалимда яшәүче кешеләрне «Ходай Исраил улларының йөзе алдыннан юк иткән халыклардан да начаррак эшләр башкарырга» этәргән. Алар Аллаһы пәйгамбәрләре әйткән кисәтүләргә игътибар итмәгәннәр. Нәтиҗәдә, Ашур патшасы Манашшены әсирлеккә алып киткән. Әсирлектә Манашше тәүбә иткән һәм басынкылык күрсәтеп Аллаһыга дога кылган. Аллаһы аны кичергән һәм аны кабат Иерусалимда патша итеп утырткан. Манашше хак гыйбадәт кылуны торгыза башлаган (2 Паралипоменон 33:2—17).

15. Рәсүл Петер тормышындагы нинди вакыйга Йәһвә әзерлек белән кичерә икәнен күрсәтә?

15 Гасырлар узганнан соң рәсүл Петер Гайсәдән ваз кичеп авыр гөнаһ эшләгән (Марк 14:30, 66—72). Әмма Йәһвә Петерне әзерлек белән кичергән (Ишагыйя 55:7). Ни өчен? Чөнки Петер чын күңелдән тәүбә иткән (Лүк 22:62). Аллаһы аны кичергән, һәм бу 50 көн үткәч ачык күренгән: Илленче көн бәйрәмендә Петергә Гайсә турында кыюлык белән шаһитлек бирергә хөрмәт күрсәтелгән булган (Рәсүлләр 2:14—36). Аллаһы безнең көннәрдә дә чын күңелдән тәүбә иткән мәсихчеләрне кичерә. Әллә моңа ышанмаска нигез бармы? «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр? — дип язган мәдхия җырлаучы.— Әмма ярлыкау Синдә» (Мәдхия 129:3, 4).

Борчылуларны ничек җиңәргә?

16. Аллаһы кичерсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

16 Без изге рухка каршы гөнаһ эшләгәнбез дип уйлыйбыз икән, өстә китерелгән мисаллар борчылуларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Алар шуны күрсәтә: Йәһвә тәүбә иткән кешеләрне кичерә. Иң мөһиме — Аллаһыга чын күңелдән дога кылу. Без гөнаһ эшләгәнбез икән, без камил булмавыбызны танып һәм тугры хезмәтебез турында искә алып, Йәһвәнең шәфкате һәм Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерү сорый алабыз. Йәһвәнең мәрхәмәтен белеп, без кичерү алачагыбызга бер дә шикләнмибез (Эфеслеләргә 1:7).

17. Гөнаһ кылып, рухи ярдәмгә мохтаҗ булсак, нәрсә эшләргә кирәк?

17 Без, гөнаһ кылганга һәм рухи яктан көчсез калганга дога кыла алмыйбыз икән, нәрсә эшләргә? Шәкерт Ягъкуб мондый киңәш бирә: «Шул [кеше] иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гөнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр» (Ягъкуб 5:14, 15).

18. Кеше җыелыштан чыгарылган булса да, ни өчен бу ул кичерелми торган гөнаһ эшләгән дигәнне аңлатмый?

18 Гөнаһ эшләгән кеше тәүбә итмәсә дә һәм җыелыштан чыгарылган булса да, бу ул кичерелми торган гөнаһ эшләгән дигәнне аңлатмый. Гөнаһ кылган һәм Көринттәге җыелыштан чыгарылган майланган бер мәсихче турында Паул болай дип язган: «Мондый берәүгә күпләр тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек. Шуңа күрә, мондый берәү чиктән тыш көенмәсен өчен, сез аны гафу итегез һәм рухландырыгыз» (2 Көринтлеләргә 2:6—8; 1 Көринтлеләргә 5:1—5). Әмма рухи яктан сәламәтләнер өчен, гөнаһ эшләгән кешеләргә мәсихче өлкәннәрдән Изге Язмаларга нигезләнгән рухи ярдәмне кабул итәргә һәм чын күңелдән тәүбә иткәннәрен күрсәтергә кирәк. Алар «агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәннәрен эш белән күрсәтергә» тиеш (Лүк 3:8).

19. Безгә «иманда... нык торырга» нәрсә ярдәм итәчәк?

19 Без изге рухка каршы гөнаһ кылганбыз дип тагын нинди сәбәпләр аркасында уйларга мөмкин? Бу сәбәпләр — үзеңә чиктән тыш таләпчән булу яки начар сәламәтлек. Безгә дога һәм өстәмә ял файдалы булырга мөмкин. Без Шайтанга үзебезне боектырырга һәм Аллаһыга хезмәтебезне туктатырга юл куймаска тиеш. Йәһвәгә явызларның үлеме шатлык китерми икән, ул үз хезмәтчеләренең һәлак булуын бигрәк тә теләми. Шуңа күрә, рухка каршы гөнаһ кылганбыз дип уйлыйбыз икән, безгә Аллаһы Сүзеннән, мәсәлән Мәдхия китабыннан, рухи көч һәм юату алуыбызны дәвам итәргә кирәк. Шулай ук безгә җыелыш очрашуларына йөрергә һәм Патшалык турындагы вәгазь эшендә катнашырга кирәк. Шулай эшләү безгә «иманда... нык торырга» һәм борчылулардан арынырга ярдәм итәчәк (Титуска 2:2).

20. Изге рухка каршы гөнаһ кылмаганын аңларга кешегә нинди сораулар ярдәм итә ала?

20 Изге рухка каршы гөнаһ кылдым дип уйлаган кеше үзенә мондый сораулар бирә ала: «Мин изге рухка каршы көфер сүзләр әйттемме? Мин эчкерсез тәүбә иттемме? Аллаһы кичерә икәненә мин ышанаммы? Мин рухи яктылыкны кире каккан мөртәт булып киттемме?» Кеше үзенә андый сораулар биреп, изге рухка каршы көфер сүзләр әйтмәгәнен һәм мөртәт булып китмәгәнен аңлар. Ул тәүбә иткән һәм Аллаһы кичерә икәненә нык ышана. Ә бу ул Йәһвәнең изге рухына каршы гөнаһ эшләмәгәнен аңлата.

21. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Изге рухка каршы гөнаһ эшләмәгәнебезне белү безне бик юата! Бу тема белән бәйле башка сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак. Мәсәлән, без үзебездән болай дип сорый алабыз: «Минем белән чыннан да Аллаһының изге рухы җитәкчелек итәме? Аның җимеше минем тормышымда күренәме?»

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без изге рухка каршы гөнаһ эшләү мөмкин дип әйтә алабыз?

• Тәүбә итү нәрсә ул?

• Гайсә җирдә булганда кем рухка каршы гөнаһ кылган?

• Кичерелмәс гөнаһ кылганбыз дип уйласак, борчылуларны ничек җиңеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Петер Гайсәдән баш тарткан булса да, ул кичерелми торган гөнаһ эшләмәгән